8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Дипломные работы / Разное

Төрки телләрдә гомоген тамыр-нигезләр барлыкка килүнең шартлары - Дипломная работа

Содержание

КЕРЕШ.3

БҮЛЕК I. Төрки телләрдә гомоген тамыр-нигезләр барлыкка килүнең шартлары

I.1. Төрки телләрдә гомоген тамырлар мәсьәләсе (өйрәнелү дәрәҗәсе һәм төп юнәлешләр).8

I.2. Гомоген тамыр-нигезләр барлыкка килүенең семасиологик шартлары.15

I.3. Мәктәптә сүзнең тамырын һәм нигезен өйрәнү.21

БҮЛЕК II. Авазларның тарихи чиратлашуы нәтиҗәсендә ясалган гомоген тамыр-нигезләр

II.1. Сузык авазларның чиратлашуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тамыр-нигезләр.25

II.2. Тартык авазларның чиратлашуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тамыр-нигезләр.27

БҮЛЕК III. Сузык-тартык (СТ) тибындагы гомоген тамыр-нигезләр.32

БҮЛЕК IV. Тартык-сузык-тартык (ТСТ) тибындагы гомоген тамыр-нигезләр.38

ЙОМГАК.64



Введение (выдержка)

Тамыр – кардәш телләрнең лексик системасының үзәк өлешен тәшкил итә. Лексикология өлкәсендә ретроспектив юнәлештә алып барылган эзләнүләр, төрки телләрнең агглютинатив төзелешен күрсәткән һәрбер күзәтү тарихи тамырлар мәсьәләсе белән бәйле.

Тюркологиядә, кызганычка каршы, “тамыр” төшенчәсе әле булса бер төрле генә караштан чыгып аңлатылмый. Мәсәлән, Н.К.Дмитриев “тамыр” һәм “нигез” төшенчәләрен тиңләштереп карый, кыргыз галиме Б.М.Юнусалиев “тамыр” төшенчәсен тарихи яктан аңлата. Шулай ук, тамыр структурасы һәм бер иҗекле тамыр нигезләр проблемасы күп кенә галимнәр исеме белән бәйле: О.Бетлингк, Г.Вамбери, К.Гренбек, В.Банг, А.Габен, Г.Рамстедт, Җ.Г.Киекбаев, А.Зайончковский, К.Менгес, В.Котвич, Г.Дерфер, Н.И.Золотницкий, В.В.Радлов, Б.М.Юнусалиев, А.Н.Кононов, Н.А.Баскаков, Б.А.Серебренников, А.М.Щербак, И.В.Кормушин, Э.В.Севортян, Т.М.Гарипов, А.Т.Кайдаров, Е.Кажибеков, А.Г.Шайхулов һ.б. Сүзнең тамыры иң гади, кыска һәм шул ук вакытта мөһим тел элементы буларак, тел феноменының үзе кебек үк, бик борынгы катламны тәшкил итә. А.Т.Кайдаров фикеренчә, “Төрки тамыр – телнең агглютинатив үсеш нәтиҗәсендәге фоно-морфо-семантик үзгәрешләргә карамастан, үзенең асылын саклап калган реаль берәмлек. Ул структур яктан бер иҗектән артмаса, беренчел сүз белән тәңгәл килә. Калган очракларда тамыр телнең ясалма берәмлеге була, анда тамыр статиканы, ә сүз динамиканы күрсәтә” [Кайдаров, 1986, 24]. Димәк, төрки телләрдә беренчел (этимологик, тарихи) тамырларга нигезләнеп ясалган күпсанлы икенчел тамырлар табыла.

Төрки тел белемендә тарихи тамырларның табигате турында фикерләрнең каршылыклы булуы, тамырны һәм нигезне аңлата торган күптөрле терминнарның яшәп килүе бүгенге көндә бу мәсьәләнең актуальлеге турында сөйли. Мәсәлән, фәнни әдәбиятта сүз тамыры, тамыр морфема, тамыр сүз, беренчел сүз, төп морфема, тамыр нигез, сүзнең ясагыч формасы, ясагыч нигез, беренчел нигез һ.б атамалары кулланыла. Тамырларның таркалуы, үзаллылыгы, бер иҗекле булуы турында сүз барганда А.Т.Кайдаров тамыр-нигез терминын куллана. Безнең хезмәттә танылган галим тарафыннан кабул ителгән нәкъ шушы термин файдаланылды.

Төрки телләрдәге тамыр-нигезләрнең гомогенлыгы, ягъни уртак борынгы чыганакка каравы, килеп чыгышы буенча тиңдәш булуы – тарихи грамматиканың мөһим мәсьәләсе. Бигрәк тә татар теле материалында бу сорауны тикшерү башлангыч дәрәҗәсендә тора.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты – төрки телләрдәге гомоген тамыр-нигезләрне фонетик һәм семантик яктан тикшереп, аларның татар телендәге тәңгәл вариантларын анализлау. Максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычларны үтәү күз уңында тотыла:

- тюркологиядә гомоген тамыр-нигезләр мәсьәләсен өйрәнүдәге төп юнәлешләргә күзәтү ясау, телче галимнәрнең бу өлкәдәге казанышларын билгеләү;

- гомоген тамыр-нигезләр барлыкка килүнең шартларын ачыклау, семасиологик факторларның әһәмиятен күрсәтү;

- Сузык һәм тартык авазларның тарихи чиратлашуы нәтиҗәсендә яңа лексик берәмлекләр буларак гомоген тамыр-нигезләрнең барлыкка килүен татар теле материалында ачыклау;

- сузык+тартык (СТ), тартык+сузык+тартык (ТСТ) тибындагы гомумтөрки тамыр-нигезләрне эчке (мәгънәви) уртаклыгы нигезендә семантик оялар эчендә карау, хәзерге татар телендәге лексик параллельләре белән янәшә куеп анализлау.

Бер иҗекле СТ, ТСТ тибындагы гомумтөрки гомоген тамыр-нигезләр тәкъдим ителгән хезмәтнең объектын тәшкил итсә, аларның семантик уртак компонентын билгеләү, хәзерге татар телендәге материаллар белән янәшә куеп карау фәнни эшнең предметы булып тора. Татар телендә тәңгәл килгән гомоген тел берәмлекләре һәрвакыт бер иҗекле булмаска да мөмкин, кайбер лексемалар хәзерге көн күзлегеннән караганда мәгънәви кисәкләргә таркалмыйлар.

Квалификацион чыгарылыш эшенең методологик нигезен галимнәрнең (Б.М.Юнусалиев, Э.В.Севортян, А.Т.Кайдаров, А.Зайончковский, И.В.Кормушин, Э.Кажибеков, Т.М.Гарипов, А.Г.Шайхулов, Н.У.Халиуллина һ.б.) төрки тел белемендә тарихи тамырларны тикшерүгә багышланган хезмәтләре тәшкил итә. Татар теленең этимологик сүзлеге өстендә эшләгән, тел берәмлекләре арасында деривацион мөнәсәбәтләрне күрсәткән профессор Р.Г.Әхмәтьяновның карашлары шулай ук исәпкә алынды. БДПУ доценты В.Р.Тимирхановның соңгы елларда киң таралыш тапкан лингвофилософия өлкәсенә караган, тамыр сүзләрнең яшәеше белән бәйле фикерләре дә безнең күзәтүләр өчен этәргеч булды.

Гомоген тамыр-нигезләрнең төрки телләрдә реаль булуы ватаныбыз һәм чит ил тюркологларның хезмәтләрендә тулы тасвирланган. Галимнәр тамыр-нигезләрнең гомогенлыгы мәсҗәләсе омонимия һәм синкретизм, корреляөия төшенчәләре белән янәшә карала. Бу юнәлешнең ныклы урын алуы Э.В.Севортян, Э.З.Кажибеков, А.Т.Кайдаров исемнәре белән бәйле.

“Омонимия”, “синкретизм” терминнарын аңлатып, Э.В.Севортян болай дип яза: “Терминнарның беренчесе төрки телләрнең бүгенге көндәге торышы күзлегеннән туры килгән исем һәм фигыль тамыр-нигезләренең квалификациясе булып хезмәт итә. Терминнарның икенчесе шул ук туры килгән очракларның төрки телләр тарихының беренче баскычларындагы квалификациясе булып тора” [Севортян, 1962, 362]. Шулай итеп, “омоним” – “омонимик” терминнары мәсьәләнең синхрон, ә “синкретизм” – “синкретик” – диахрон ягын тәшкил итә. Б.М.Юнусалиев фигыль-исем парларының коррелятларын “беренчел” һәм “лексик-грамматик омонимнар” дип билгели; “беренчел” сүзе астында ул бу күренешнең төрки телләр үсешенең борынгырак чорларында таралганлыгын ассызыклый [Юнусалиев, 1953, 69].

Гомоген тамыр-нигезләрне безнең тикшерүнең объекты итеп сайлау очраклы түгел. Төрки телләрдә сүзнең тамыры ясалма сүзформалрдан җиңел аерыла гына түгел, ул шулай ук үзе дә лексема – мөстәкыйль сүз-тип булып тора ала. Шуңа күрә грамматиканың күп мәсьәләләрен чишүне гомоген тамыр-нигезләрдән башларга кирәк. Тюркологиянең мөһим мәсьәләләрен санаганда, К.М.Мусаев “беренче чиратта төрки телендәге бүленми торган тамырларны тикшерергә кирәк” дип билгели. Моның турында шулай ук “тамыр” һәм “нигез” төшенчәләренә багышланган күпсанлы тикшеренүләр дә сөйли. Дж.Клосон фикеренчә, төрки телләрдә башлангыч сүзләр булып кушымчаларын аерып чыгарып булмый торган лексемалар, ягъни морфологик яктан бүленми торган сүзләр торалар.

И.Г.Рамстедт, В.Л.Котвич һәм Ж.Дени тарихи беренчел тамыр бериҗекле булган дип билгелиләр. Ватаныбыз галимнәре дә бу фикер яклы. “Төрки телләрдә иң беренче барлыкка килгән гади формалар, сүзләр – барысы да бер иҗекле булганнар. Ә инде сүзлекнең калган өлеше шушы бериҗекле сүзләр байлыгының озынаюы юлы белән барлыкка килгән дип әйтергә мөмкин” – дип яза Дж.Клосон [Кажибеков, 1986, 7-9]. Ләкин төрки тамырларның күбесе бериҗекле булуына карамастан, барлык моносиллаблар да (этимологик яктан) тамыр була алмыйлар. Мәсәлән, *art- ↔ *art < *ar- ↔ *ar, *bek- ↔ *bek < *berik- ↔ *berik һ.б. Чынлап та, бериҗекле тамыр-нигезләрнең беренчеллеген билгеләгәндә бик сак булырга кирәк, чөнки бериҗекле тамыр-нигезләрнең күбесе ясалма дип исбатланырга мөмкин. Һәм киресенчә, Дж.Клосон билгеләвенчә, икеиҗекле формаларының күбесе тарихи-этимологик анализ барышында бүленми торганнар рәтенә кертелергә мөмкин. Шулай итеп, гомоген тамыр-нигезләр бөтен яктан да төрле булган өлешләргә бүленергә тиеш, мәсәлән, *a:t “имя” ↔ *ajt- “называть”. “нарекать” кебек, һ.б. Т.А.Бертагаев фикеренчә, тамыр дериватлар гомоген комплексының гомум, үзәк, оя мәгънәсен үз эченә ала [Кажибеков, 1986, 10].

Гомоген тамыр-нигезләрне тикшерү гомумән төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы өлкәсендәге эзләнүләрдә, татар теленең этимологик, идеографик сүзлеген төзүдә, шулай ук сүзлек байлыгын системалы сурәтләүдә әһәмиятле булачак.

Структур яктан чыгарылыш эше Кереш, Төп дүрт бүлек, Йомгак һәм Кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Борынгы төрки теленә караган берәмлекләрне күрсәтүдә “Борынгы төрки сүзлеген”дә кабул ителгән транслитерация кулланылды:

а – а, ä – ә, i – и, ï – ы, э – е, о – о, ö – ө, u – у, ü – ү;

b – б, v – [w], γ – [ғ], g – г, d – д, z – з, δ – з, q – [қ], k – к, l – л, m – м, n – н, r – р, s – с, š – ш, č – ч, t –т, f – ф, ҳ – х, һ – һ, j – й, ž – җ, η – ң.

Төрки телләрдәге гомоген тамыр-нигезләрне тикшерү нәтиҗәләре белән Уфа (2005, 2006, 2008, 2009), Стәрлетамак (2009) шәһәрләрендә үткәрелгән конкурсларда, конференцияләрдә чыгыш ясалды.



Основная часть (выдержка)

БҮЛЕК I

ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘ ГОМОГЕН ТАМЫР-НИГЕЗЛӘР БАРЛЫККА КИЛҮНЕҢ ШАРТЛАРЫ

I.1. Төрки телләрдә гомоген тамырлар мәсьәләсе

(өйрәнелү дәрәҗәсе һәм төп юнәлешләр)

Төрки гомоген тамыр-нигезләрне беренчеләрдән булып Арминий (Герман) Вамбери тикшергән. Ул башта этимологияне тюркология фәненнән мөстәкыйль тармакка аерып чыгара [Севортян, 1976, 47]. Галим фикеренчә, гомумтөрки телдә, ул аерым телләргә бүленмәгән чорда ук, тамыр-нигезләр булган, һәм алар шул телнең нигезен тәшкил иткәннәр. Бу хакта Г.Вамбери “иң кызыгы шунда: без төрки-татар телләренең бу нигезләрен нинди грамматик формада күз алдына китерәбез, ягъни аларны фигыль яки исем дип билгеләргәме яисә алар, башка телләрдә расланган (яки инкарь) ителгәнчә, бер-берсеннән барлыкка килгәннәрме. Без монда күпсанлы сүзләр белән эш итәбез, алар исем дә, фигыль дә түгел, ләкин кушымчалар белән килгәндә беренчесе дә, икенчесе дә була ала” [Севортян, 1974, 15] дип язган. Күрүебезчә, галим бер үк вакытта фигыль дә, исем дә була алган гомоген тамырларның тарихи реальлеге турында фикер йөрткән. Г.Вамбери уйлавынча, *qat, *saq, *sus, *tap һәм *tal кебек тамыр-нигезләр “исем формалары да, фигыль формалары да булырга мөмкин, чөнки *qat – “ряд” һәм “поставь в ряд”, *saq – уйгурча “число” һәм “считать”, *sus – “спокойный” һәм “успокаивать”, *tap – “след” һәм “следить”, *tal – “внизу” һәм “заходить, тонуть” дигәнне аңлаталар” [Севортян, 1974, 18]. Үзенең этимологик сүзлеген төзегәндә Вамбери гомоген тамырларның тарихи яктан реаль булуында икеләнмәгән, шулай ук ул аффиксларның формаль грамматик бүленмәгәнлеген күз уңында тоткан.

Төрки телләрдә мондый нигезләр булуы турында 1899 елда П.М.Мелиоранский да язып чыга. Ул борынгы төрки телләрдә тамырларның исем һәм фигыльләргә бүленүнең, хәзерге кебек, катгый булмавын билгели [Кажибеков, 1986, 12]. Исем һәм императивлар тамырларының омоморфлыгы сәбәпләренең тарихи реальлеге Г.Вамберидан башлап, ахырда Э.В.Севортян, А.М.Щербак, А.Т.Кайдаров һ.б. хезмәтләрендә төрлечә бәяләнсәләр дә, бүгенге көндә тюркологларның байтак өлеше бу фикерне яклап чыгалар. Шулай ук 1912 елда фигыль һәм исемнең ономатопоэтик формаларының туры килүен Г.И.Рамстедт билгели. 1916 елда морфологик синкретизмны исем-фигыль бөтенлеге күзлегеннән тикшергәндә, В.Банг -čï аффиксы ярдәмендә фигыль нигезләрдән исем ясалу очракларын аерып күрсәтә. Шуның нигезендә ул төрки телләрдә “чын фигыль-тамыр” “чын субстантивтан” барлыкка килгән дигән нәтиҗә чыгара. Берничә елдан соң Ж.Дени төрки телләрнең грамматик төзелешендә исемнең урыны мөһимрәк булуын исбатлый. Ләкин төрки телләрдә фигыльдән исем күрсәткечләре ярдәмендә ясалган исемнәр генә түгел, ә шулай ук исемнән фигыль аффикслары ярдәмендә барлыкка килгән исемнәр дә бар (мәсәлән, *köz-egü “лом”, *kur-ğak “засуха”, *tűn-gak “ночной сторож”, *töl-çek “родящая много детей”. Бу ике фикер аерым караганда дөрес була алмый, алар үзләренең берлегендә генә хаклы [Кажибеков, 1986, 13].

Танылган галим К.Гренбек фигыль-исем коррелятларын иң элек төрле сүзләрнең очраклы туры килүе дип аңлата. Г.И.Рамстедт фикеренчә, фигыльнең исемнән өстен булуын тану бик кыен, ә менә исем һәм фигыль нигезләренең тәңгәллеге борынгы һәм, бәлки, очраклы күренешләргә илтә. В.Банг, К.Гренбек, Г.И.Рамстедт артыннан грамматик яктан диффузияләнгән омоформаларны К.Брокельман да билгеләгән [Кажибеков, 1986, 14]. В.Л.Котвич уйлавынча, алтай телләрендә исем һәм фигыль функцияләре кебек, төрле функцияләрдә бернинди морфологик үзгәрүсез кала алган тамырлар һәм сүзләр байтак [Котвич, 1962, 24-25]. Шуның белән бергә бернинди морфологик элементлары булмаган, ләкин исем дә, фигыль дә роленда килә алган тамыр һәм нигезләр тагы да күбрәк [Котвич, 1962, 67-68].

“Тамыр-нигез” термины белән шулай ук младограмматиклар да эш иткәннәр. Ләкин аларның карашларында берморфемалы лексикага карата традицион булган скептик мөнәсәбәт сакланган.

Берморфемалы сүзләр мәсьәләсенә үзенчәлекле карашны француз тел галиме Ж.Вандриес әйтә: “Морфема гына булган сүзләр күп, ләкин шулай ук кайбер очракларда сүзләр була алган морфемалар да була”. Мөстәкыйль бүленми торган сүзләрнең морфемик табигатен кире кагып, бу галим ярдәмче сүз төркемнәренең морфемик бәясе мөмкинлегенә каршы чыкмый. Ж.Вандриес морфеманы грамматик мөнәсәбәт кенә тәшкил иткән элемент дип аңлата [Тимирханов, 2007, 108].

Нәкъ чит ил тел белемендә тамыр-нигез беренче тапкыр лексикографик тикшеренүнең мөстәкыйль объекты булып чыга [Тимирханов, 2007, 109].

Ә инде ватаныбыз тюркологиясенә килгәндә, “тамыр-нигез” термины XX йөз башында кулланылышка килеп керә. Совет вакытында төрки гомоген тамыр-нигезләрне өйрәнү – бу мәсьәләнең үсешендә мөһим баскыч булып тора. Б.М.Юнусалиев, Н.К.Дмитриев, Н.А.Баскаков, А.Н.Кононов, Э.Н.Нәҗип, И.А.Батманов, А.М.Щербак, К.М.Мусаев, А.Т.Кайдаров хезмәтләре тамыр-нигезләргә төрки телләрнең сүзьясалышы тарихында зур роль уйнаган объектив лингвистик факт дип карарга мөмкинлек бирә [Кажибеков, 1986, 26]. Аларны беренче тапкыр лигвистик квалификацияләү хакы Б.М.Юнусалиев исеме белән бәйле [Юнусалиев, 1953]. Бу бик мөһим, чөнки һинд-европа тел белемендә тамыр белән сүз тәңгәллегенә тарихи һәм типологик табу салынган иде. Мондый стереотип хәзерге вакытта да һинд-европа компаративистикасында сакланып килә. Тамырлар сүзләргә кадәр барлыкка килгәннәр һәм аннары сүзләр эченә кереп киткәннәр дигән фикерне А.А.Потебня да яклап чыга [Тимирханов, 2007, 99]. Һинд-европа телләрен өйрәнүчеләр белән чагыштырганда, тюркологларга тамыр-нигез проблемасын тикшерү шактый җиңелрәк. Тюркологларның тикшерү иреклегенең ике сәбәбе бар: синхроник яктан төрки сүзләренең морфемаларга бүленешенең иреклелеге һәм тамыр-нигезләрнең VII гасырдагы Орхон-Енисей, борынгы уйгур язмаларында ук ачык күрсәтелүе.

Кыргыз телендәге тамыр-нигезләрнең үсешен күзәтеп, Б.М.Юнусалиев мөһим теоретик нәтиҗәләр ясый: тамыр-нигез булып төрки телләрдә бериҗекле сүзләр генә килә ала, “тамыр” һәм “тамыр-нигез” төшенчәләре катгый рәвештә аерылырга тиеш, чөнки “кайбер борынгы төрки тамырлар мөстәкыйль лексик берәмлек булып сакланган” [Юнусалиев, 1953, 57-82]. Ләкин Б.М.Юнусалиев фикеренчә, тамыр-нигезләрне киң мәгънәсендә кулланырга кирәк [Юнусалиев, 1953, 84].

Юнусалиев терминының эчтәлеге үз юлында каршылыклар очрамады, шуңа күрә хәзерге вакытта да ватаныбыз тюркологиясендә яшәвен дәвам итә.

Н.А.Баскаков фикеренчә, борынгы заманнарда, каракалпак телендәге юй “дом” һәм “собрать в кучу”, той “пир” һәм “насыщаться” кебек, бүленмәгән фигыль-исем категорияләре яшәгән [Баскаков, 1952, 162-163]. Алардан тамыр һәм ясалма фигыльләр барлыкка килгән. Каракалпак теленең лексик составында Н.А.Баскаков төгәл бер генә сүз төркеменә карамаган сүзләрне аерып чыгара; аларга ой “углублять” ↔ ой “яма, углубленное место” кебек тамыр-нигезләрне һәм къарры- “стареть” ↔ къарры-“старик”, “старый” кебек дериватларны кертә [Баскаков, 1952, 178, 205, 312]. Гомоген фигыль һәм исем нигезләренең күп өлеше, автор фикеренчә, хәзерге телдә шулкадәр үзгәргәннәр ки, этимологик яктан тарихи тамырдаш сүзләр булсалар да, алар омоним рәвешендә өйрәнеләләр (мәсәлән, къыз- “гореть, набирать жар” һәм къыз- “девушка” [Баскаков, 1952, 312]. “Историко-типологическая морфология тюркских языков” хезмәтендә Н.А.Баскаков тамыр-нигезләрнең структурасын анализлауга зур игътибар бирә: аның тарафыннан *ög- “думать, размышлять” ↔ *ög- “разум, мысль”, *čyq- “отсыревать, намокать” ↔ *čyq- “влажность, сырость, влага”, “роса”, *jij- “шить” ↔ *jij- “шов” аерып чыгарыла һәм аңлатыла [Баскаков, 1979, 141-187]. Мондый тәңгәллекләр, галим уйлавынча, төрки телләр үсешенең иң борынгы баскычында ачык күренгәннәр. Ул вакытта сүзләрдәге морфологик күрсәткечләрнең функцияләрен тамыр-нигезләр үтәгәннәр [Баскаков, 1979, 172].

А.Н.Кононов үзенең үзбәк теле грамматикасының “Первообразные (коренные) основы” дигән бүлегендә тамырларның ике төрен аерып чыгара. Аларның беренчеләрен синкретик фигыль-исем формалары тәшкил итә, мәсәлән: туй “пир” ↔ туй- “насыщаться”, уй “дом” ↔ уй- “складывать”, қари “старый, старик” ↔ қари- “стареть”, қуш “двойной, парный” ↔ қуш- “соединять”, шиш “опухоль” ↔ шиш- “опухать” һ.б., ә икенчеләрен – фигыль яки исем мәгънәсендә генә кулланыла торган һәм синкретизмын югалткан нигезләр [Кононов, 1960, 245-246, 258].

А.М.Щербак фикеренчә, төрки тамыр-нигезләрнең саны кайчандыр зуррак булган һәм ул, хәзерге заманга якынлашкан саен, азая барган. Нәтиҗәдә бер үк тамыр төрле телләрдә охшаш булмаган семантикага ия: бер телдә ул – синкретик, икенчесендә – фигыль мәгънәсендә генә сакланган, ә өченчесендә - исем нигезе рәвешендә кулланыла. Галим реконстукцияләнгән гомумтөрки гомоген сүзләр арасында 44 борынгы төрки фигыль-исем нигезен аерып чыгара, мәсәлән: шïш (~ сïш) (~ чаг.: тат. шеш) 1) “опухоль”, 2) “опухать”; у (~ у) 1) “мелкий”, 2) “тереть”, “растирать”; тÿт (~ төтен) 1) “дым”, 2) “дымить”; тÿ (~ төз)1) “ровный, прямой”, 2) “налаживать, устраивать”; там (~ тамчы) 1) “капля”, 2) “капать” һ. б. [Кажибеков, 1986, 28].

Шулай итеп, нигезләрне исем һәм фигыльләргә бүлеп карау төрки телләрнең хәзерге торышына карата гына кулланылырга мөмкин; һәм тел белеменең бер генә сүз төркеме яшәгән үсеш стадиясе реликт характерда була. Һәм шулай ук хәзерге төрки телләрдә исем яки фигыль мәгънәсе генә йөрткән нигезләрнең саны чикләнгән булса да, хәзерге татар һәм башка төрки телләрнең грамматик категорияләре турында сүз барганда бу күренешне онытмаска һәм билгеләнгән телләрдә нигезләрнең стабилизацияләнү (фигыль яки исем категориясе буенча) процессы тәмамланмаганын күз алдыннан төшермәскә кирәк. Һәрвакыт исем белән фигыль арасында төгәл генә чик куеп булмый дигән нәтиҗәне 1936 елда И.А.Батманов чыгара [Кажибеков, 1986, 28-30]. Мондый синкретик нигезләрнең эволюциясен яки аларның тотрыклану процессын галим ике этап, яки тип, рәвешендә аңлата. Аларның беренчесен фигыль-исем нигезләр тәшкил итсә, икенчесе өч катламнан тора: а) исем; б) фигыль; в) диффуз характер саклаган сүзләр. “В” пункты “а” белән “б” өчен башлангыч булып торган, дип язган И.А.Батманов [Кажибеков, 1986, 30].

Н.К.Дмитриев төрки телләрнең сүз төркемнәрен ике төргә бүлеп караган: “күчеп йөрүче” (I) һәм тотрыклы сүз төркемнәре (II). Күчеп йөрү күренешен (I төркем) кайбер морфологистлар бер сүз төркеменә караган сүзнең төрле синтаксик функцияләрдә кулланылуы белән аңлаталар (сыйфат һәм шул ук сыйфат рәвеш функциясендә). Башка галимнәр фикеренчә, бу омонимия күренеше генә (әйтелеше ягыннан бер, мәгънәләре төрле булган сүзләр). Н.К.Дмитриев буенча, мондый караш “морфологик фикция” генә һәм бу сүз төркемнәренең артык динамикасы аның сәбәбе булып тора, ягъни аларның “синтаксик” сүз төркеменнән “морфологик”ка күчүләре [Кажибеков, 1986, 32]. Галим фикеренчә, төрки фигыльләрнең сүзьясалышының морфологик сериясендә өч адым аерып чыгарып була: 1) формаль яктан туры килүче фигыль һәм исем нигезләр, алар лексик берәмлекләр кебек түгел, ә синтаксик яктан аерылалар, ягъни контекстта гына. Мәсәлән, *tat- “попробовать на вкус” ↔ *tat “вкус”, *eski- “ветшать” ↔ *eski- “ветхий”, *quru- “сохнуть” ↔ *quru- “сухой” һ.б.; 2) фонетик күренешләр ярдәмендә дифференциацияләнгән фигыль һәм исем нигезләр: ротацизм r/z: *kör-//gör- “видеть” ↔ *köz //göz //küz “глаз”, *semir- //simer- //himer- “жиреть” ↔ *semiz //simez //himez “жирный” һ.б.; 3) сүзне ахырына кадәр сүз төркемнәренә дифференциацияләүче аффиксацияләү механизмын барлыкка китерү [Севортян, 1962, 362].

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тюркологларның күбесе үзләренең хезмәтләрендә фигыль белән исемнәрнең туры килү очракларын күрсәтү белән генә чикләнәләр. Бу киң аналогияләр табу мөмкинлеген бирми, шулай ук төрки синкретизмының табигате һәм спецификасы турында бердәм фикер йөртүгә комаучалый. Төрки синкретизмы Э.В.Севортянның “Древнейшее состояние глагольных основ” дигән хезмәтендә тулы итеп бар яктан да яктыртыла. Анда синкретизмның табигате, чыганаклары, фигыль-исем парларында компонентлар мөнәсәбәте, яшәү формалары мәсьәләләре эшкәртелә [Севортян, 1962, 359-447]. “Исем-фигыль” дигән сүзъясалыш моделеның тарихи реальлеген үз эченә күпсанлы синкретик тамыр-нигезләр туплаган “Төрки телләрнең этимологик сүзлегенең” материалы ачык итеп исбатлый [Севортян, 1974,1978]. Э.В.Севортян төрки телләрдәге фигыль-исем корреляцисен тикшерүне үзмаксаты итеп куймаган, ләкин күпмедер дәрәҗәдә бу мәсьәләне кузгаткан тюркологларның тәҗрибәсен гомумиләштергән. Аның хезмәтләре дөнья күргәннән соң, тюркологлар тагы да ешрак фигыль-исем корреляциясе мәсьләсенә игътибар итә башлыйлар. Төрки телләрдәге гомоген тамырларны тикшерүнең тарихы, нигезләре, юнәлешләре казах галиме Е.З.Кажибековның монографиясендә (1986) тулы яктыртыла. Автор монда гомумтөрки, гомумалтай бер иҗекле тамыр-нигезләрне системалаштыра.



Заключение (выдержка)

ХХ йөзнең соңгы елларында тел галимнәре сүз тамырларындагы уртаклыклар җирлегендә телләрнең барлыкка килүенең гомум нигезен табарга тырышалар. Төрле теорияләрнең, юнәлешләрнең яшәп килүе дә шуның белән аңлатыла.

Билгеле булуынча, баба теле аннан ясалган күпсанлы тел формалары өчен нигез булып тора. Димәк, баба телендәге уртак сүзъясагыч тамырларны эзләргә кирәк. Бу тамырлар бүгенге телләрнең лексик составы өчен нигез булып торалар hәм төрле вариацияләрдә яшиләр. Бу урында А.М.Газов-Гинзберг сүзләрен китерү урынлы булыр: «Какие бы все более сложные понятия ни появлялись с развитием человеческого мышления и языка, слова для них образуются из уже имеющегося в языке материала, от уже существующих корней. Поэтому среди слов, обозначающих понятия любой сложности, можно найти немалый процент сохранивших следы ономатопеи в своих корнях» [сноска по: Трегубов, 2002, 172-173].

Күп гасырлар буена сузылган сүз иҗат итү эше иң беренче чиратта тамырга нигезләнә. Кардәш телләрдәге уртак, тиңдәш, ягъни гомоген тамырлар бу телләрнең генетик бәйләнешләрен генә түгел, гомумән, киң яссылыктагы глоттогенез мәсьәләсенә үк барып тоташа. Теләсә нинди телнең сүзлек байлыгы үсешен, шулай ук этимологик эзләнүләрне андагы гомоген тамыр-нигезләрне барлау, аларның фонетик һәм семантик эволюциясен тикшерү белән бәйле булырга тиеш.

Төрки телләрдәге гомоген тамыр-нигезләрне тикшерү нигезендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

- Төрки телләрдәге тамыр-нигезләр гомогенлыгының төп чыганагы булып мәгънәләрнең синкретик, каузатив характеры, борынгы сүзләр семантикасының комплекслы булуы санала. Борынгы вакытта төрки телләрдә бер яктан исем – сыйфат, икенчедән – исем белән фигыль арасында төгәл генә чик булмаган. Моның нәтиҗәсендә борынгы сүзләр телнең күпгасырлык эволюциясеннән соң гына үзләренең лексик-грамматик мәгънәләрен конкретлаштыралар һәм морфологик яктан мөстәкыйль сүз төркемнәре булып формалашалар, ләкин “иң элек аларның чикләре бик ачык итеп билгеләнми”.

- Гомоген тамыр-нигезләрнең яшәеше архетипларның мәгънәләре комплекслылыгы нәтиҗәләре, фигыль-исем корреляциясе белән генә чикләнми; алар төрки сүзләренең киң фоно-морфо-семантик хәрәкәтләренең нигезе булып торалар. Мәсәлән, *bula- /bulγa- фигыленең күптөрле мәгънәләре бар: “перемешать” → “сделать мутным”, “мутить” → ”пачкать”; “мешать” /“помешивать” → “помахивать” /“махать”; күчерелмә “возбуждать недовольство”, “сеять смуту”; “досаждать”, “обижать”; “запутывать” һ.б.

- Гомоген сүзнең мәгънәләре бер үк күренешнең төрле якларын (эшнең исемен, урынын, нәтиҗәсен, коралын предметын һәм эш/ процессның башка атрибутларын) билгелиләр. Ләкин алар чыгышы буенча төрле процессларның охшаш якларын күрсәтмиләр. Сүзнең мәгънәләре, аның төшенчә эчтәлеге арасында һәрвакытта да аерма бар, ләкин ул бер өлкә эчендәге аерма. Шушы охшашлык, “гомум семантик компонент” бер полисемантик сүзнең төрле мәгънәләре арасында булган бәйләнеш турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

- Тамыр-нигезләр һәм аларның вариантлары барлыкка килүнең фонологик факторы булып сузык һәм тартык авазлар тора

Гомоген тамыр-нигезләрне тикшерү бүгенге көн күзлегеннән тамырдаш булмаган сүзләр арасында тәңгәллекләр табарга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, квалификацион чыгарылыш эешендә тикшерелгән ТСТ иҗек тибына караган кайбер семантик оялар моны бигрәк тә ачык күрсәтәләр. Мәсәлән, гомумтөрки “Көй < *küj- ↔ *köz ~ *kör” тамыр-нигезе түбәндәге гомоген тел берәмлекләрен берләштерә: *köj- “быть пригорелым”, “гореть”, “жечься” һәм *köz “уголь (горящий)”, “угли”; *kўp “мелкие угли (вместе с золой)”, *köz “горячие угли”, “жар”; *küj- ~ *köj- ~ *kiw- “сжечься, обгореть”, “печалиться, горевать”, “гореть” ↔ *köz ~ *kös “горячие уголья”, “жар”, “искра”; “раскаленный уголь”. Борынгы төрки *kez I “нагар от молока и других продуктов на дне кастрюли”. Шулай ук *küjük- “заботиться”, “беспокоиться”, “гореть любовной страстью”, “не быть в состоянии перевести дух” ↔ *küjük “горе”, “ехидный”, “елкий (о слове)”; “гарь”, “горелый”, *küjük “ожог” һәм метафорик мәгънәдә “горе”, “печаль”.

Татар телендә көй- “кырые, тышкы ягы яну; янудан чит-читләре күмергә әйләнү”, “шиңү, шиңеп кору (үсемлекләр турында)”, “кызу, эссегә әйләнү” фигыле һәм аның омонимы көй- “кайгыру, хәсрәтләнү” билгеле. Аларга гомоген булып киләсе исемнәр килә: көйдергеч “яндырып, көйдереп ала торган”, күчерелмә мәгънәдә “бик көчле, ачы хис турында”, көйгәләк “тиз борчулычан, тиз кайгыручан”. Гомоген тамыр-нигезләр рәтенә кызу “эсселәнү, югары температура барлыкка килү”, “утта пешү” ↔ кызу “кызган, эсселәнгән; югары температуралы, бик эссе”, “эссе һавалы; эссе”, татар диалектларында яшәгән куз “утлы күмер” исеме керә.

Гомоген тамыр-нигезләр рәтен *küj ↔ *kün II берәмлегенең фонетик вариантлары дәвам итә: *küj “гореть” һәм *kün “солнце”, *köj- ~ *kön- ~ *küj- “гореть”, “сжечь”, *kön-ük- “становиться загоревшим”, *qujas ~ *qïjas ~ *künäš “солнце”, “место, освещенное солнцем”; ук монда чув. *χәvεl “солнце”, төрк. *kunal “солнце” һ. б.

Фонологик табигатьләре буенча төрле булган тамыр-нигез вариантларының барлыкка килүен төрки телләргә хас булган төзек һәм бер-бер артлы килгән үсеш закончалыкларының нәтиҗәсе дип санарга кирәк. Тамыр-нигезләрнең фономорфологик һәм семантик структураларындагы үзгәрешләр төрки телләрнең барлык үсеш чорларында да булган. Шуңа күрә хәзерге төрки телләрнең һәрберсендә дә, шулай ук татар телендә дә, структур үсешнең үткән, бүгенге һәм киләчәк баскычларының сыйфатларын табарга мөмкин. Төрки тамыр-нигезләре, үзләренең төзелешләрендә борынгы элементларны саклап, үсешләрен дәвам итәләр.



Литература

1. Асланов В.И. К проблеме реконструкции корневых морфем // СТ, 1971, №2

2. Ахметов М.А. Синкретичные глагольно-именные корни-основы в языке орхоно-енисейских памятников. – Уч. зап. БГУ, серия филолог. наук, 1975, вып. 85, № 28.

3. Ахтямов М.Х. Образование лексико-грамматических омонимов (омоформ) в башкирском языке. – В кн.: Башкирская лексика. – Уфа, 1966.

4. Алексеев В.П. Возникновение человека и общества. – В сб.: Первобытное общество. – М., 1975.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003

6. Әхмәтьянов Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан.: Тат.кит.нәшр., 2001

7. Байрамов Ф. Аналитическое глаголообразование в языке эпоса “Книга моего деда Коркуда”. – В кн.: Проблемы лигвистического анализа. М., 1966.

8. Баскаков Н.А. Историко-типологическая фонология тюркских языков. – М.:Наука, 1988

9. Баскаков Н.А. Каракалпакский язык: Фонетика и морфология: Части речи и словообразование. –М., 1952.

10. Басырова Ф.А., Гарипов Т.М., Доброгост Л.А. Семантическое развитие корневой морфемы // Germanica, Slavica, Turkica. К 60-летию профессора Рахима Закиевича Мурасова. Сборник научных статей. – Уфа, 2000

11. Батманов И.А. Части речи в киргизском языке: (материалы к стандартной схеме морфологии киргизского языка): – Фрунзе, 1936

12. Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. – Казань, 1934.

13. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000

14. Ганиев Ф.А. Некоторые итоги исследования словообразования в современном татарском языке и задачи его дальнейшего изучения // Вопросы татарского языкознания. – Казань, 1971.

15. Гарипов Т.М. Кыпчакские языки Урало-Поволжья: Опыт синхронической и диахронической характеристики. – М.: Наука, 1979.

16. Дмитриев Н.К. Строй тюркских языков. – М., 1962.

17. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969

18. Зайончковский А.К. К вопросу о структуре корня в тюркских языках: Глагольные основы моносиллабического (односложного) типа С+Г (согласный+гласный) // ВЯ.- 1961.- №2

19. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – Казан: Фикер, Мәскәү: Инсан, 1998

20. Зубкова Е.А. История лексики с этимологическим корнем *sta: *stə в русском языке // Автореф. дисс. … канд. филол. наук. – Уфа, 2000

21. Ишбердин Э.Ф. Историческое развитие лексики башкирского языка. – М., 1986.

22. Кажибеков Е.С. Фоно-семантическая характеристика пратюркого корня // Проблемы этимологи тюркских языков. – Алма-Ата, 1990

23. Кайдаров А.Т., Кажибеков Е.З. Гомогенные корни и их лексико-семантическое развитие (на примере *qa- ~ *qa). – СТ, 1980, № 3.

24. Кайдаров А.Т. Структура односложных корней и основ в казахском языке. – Алма-Ата: Наука, 1986

25. Кайдаров А.Т. О критериях определения синкретичных основ в тюркских языках. – Изв. АН КазССР. Сер. филолог., 1977. № 3.

26. Климов Г.А. Реконструкция и диахроническая интерпретация в компаративистике // ВЯ. – 1988. - №3

27. Колшанский Г.В. Семантика слова в логическом аспекте. – В сб.: Язык и мышление. М., 1967.

28. Кононов А.Н. О фузии в тюркских языках // Структура и история тюркских языков. – М.: Наука, 1971

29. Кормушин И.В. Лексико-семантическое развитие корня *qa в алтайских языках // Тюркская лексикология и лексикография. – М.: Наука, 1971.

30. Котвич В. Исследование по алтайским языкам. – М., 1962

31. Макаев Э.А. Проблемы и методы современного сравнительно-исторического индоевропейского языкознания. // ВЯ, 1965, №4.

32. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. – М.-Л., 1959.

33. Манкеева Ж.А. Реконструкция первичных корней глагольных основ казахского языка. – Алма-Ата: «Гьлым», 1991

34. Махмуд Кашгари. Девану лугат ит турк, Индекс. – Ташкент, 1967

35. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков. – М.: Наука,1984

36. Наджип Э.Н. Историко-сравнительный словарь тюркских языков XIV века: На материале «Хосрау и Ширин» Кутба. – М., 1979, кн. 1.

37. Покровская Л.А. Термины родства в тюркских языках // Историческое развитие лексики тюркских языков. – М., 1961

38. Рамазанова Д.Б. Семантические изменения древнетюркских слов в татарском языке. – Казань, 1991

39. Русско-татарский словарь/ под ред. Ганиева Ф.А./ – Москва: Инсан, 1997

40. Сафиуллина Ф.С., Галиуллин К.Р. Тематический русско-татарский словарь. – Казань, 1989

41. Савченко А.Н. Части речи и категории мышления. – В кн.: Язык и мышление. М., 1967.

42. Севортян Э.В. Об “Этимологическом словаре тюркских языков”. – ВЯ, 1971, № 6.

43. Севортян Э.В. Несколько замечаний к тюркологическим исследованиям грамматики // СТ. – 1970. – №3

44. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков: Общетюркские и межтюркские основы на гласные. – М.,1974

45. Севортян Э.В. Аффиксы глаголообразования в азербайджанском языке. М., 1962.

46. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. – М.: Наука, 1997

47. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Лексика – М.: Наука, 1984

48. Сыромятников Н.А. Определение родственности корней // ВЯ.-1972. №2.

49. Татаринцев Б.И. О реконструкции мотивирующего семантического признака в процессе этимологизации (на материале тюркских языков) // Теория и практика этимологических исследований. М., 1985

50. Татарская грамматика: В 3-х тт. – Казань, 1955. – Т.I

51. Татарско-русский словарь. – М.: Наука, 1966

52. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т. I-III. – Казан, II-1979. – 726 б., III-1981

53. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005

54. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан, 1963

55. Тимирханов В.Р. Приоритет языкового знания в формировании семантики корневой морфемы // Актуальные проблемы современного языкознания. – Уфа, 1998

56. Тимирханов В.Р. Имяславие и лингвистика корня: Монография. – М.: МАКС Пресс, 2007.

57. Трегубов А.Н. Фоносемантический подход к семантическому анализу лексики //Язык и литература в межкультурной коммуникации народов Евразии: Материалы международной научной конференции 30 сентября – 2 октября 2002 г. – Уфа: РИО БашГУ, 2002.

58. Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества. – Уфа, 2003. – Ч. I

59. Халиуллина Н.У. Кардәш телләрнең лексик системасын өйрәнүнең методологик нигезләре: гомум тел белеме буенча уку әсбабы. – Уфа, 2007

60. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического словаря): Словарь. Ч. I, II. – Уфа: Восточный университет, 2004

61. Харитонов Л.Н. Типы глагольной основы в якутском языке. – М.- Л., 1954.

62. Шайхулов А.Г. Структура и идеографическая парадигматика односложных корневых основ в кыпчакских языках Урало-Поволжья в континууме ареальной, межтюркской и общетюркской лексики. – Уфа, РиО БашГУ, 2000.

63. Шафиков С.Г. Языковые универсалии и проблемы лингвистической семантики. – Уфа, 1998

64. Щербак А.М. О морфологической структуре слова в тюркских языках // Морфологическая слова в языках различных типов. – М.; Л., 1963

65. Щербак А.М. Введение в сравнительное изучение тюркских языков. – СПб., 1994

66. Щербак А.М. Состояние работы и задачи составления этимологических словарей тюркских языков. – СТ, 1975, № 4.

67. Щербак А.М. Сравнительная фонетиика тюрксих языков. –Л., 1970.

68. Юлдашев А.А. К «Сравнительно-исторической грамматике тюркских языков». Т.4:Лексика. – М., 1981.

69. Юнусалиев Б.М. Развитие корневых слов в киргизском языке. Дисс. докт. филол. Наук. – М., 1953.

70. Юсупов Р.А., Зиннәтуллина К.З., Гайфуллина Т.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 5нче сыйныфы өчен дәреслек. – Төзәт. һәм тулыл. 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000.



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word.

Информация о работе
Страниц: 72
Тип: Дипломная работа
2300 p.


X
X