8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Ашберн
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

Төрки телләрдә 12-еллык хайван циклы атамаларының үзенчәлекләре - Курсовая работа

Содержание

КЕРЕШ.4

ТӨП ӨЛЕШ

БҮЛЕК I. 12-еллык хайван циклы атамаларын өйрәнү өчен язма чыганаклар….5

БҮЛЕК II. Төрки телләрдә 12-еллык хайван циклы атамаларының үзенчәлекләре.15 БҮЛЕК III. 12-еллык хайван циклына караган елларга кыскача характеристика.18ЙОМГАК.22КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.23



Введение (выдержка)

Борынгы төрки ата – бабаларыбыз даими рәвештә тәбигатьне күзәткәннәр, вакыт бүленешен йолдызлар, планеталар хәрәкәте буенча, кояшка, айга карап билгеләгәннәр.

Төрки телендәге хайван атамалары белән бәйле циклга карата галимнәр араында төрле карашлар бар. Бер яктан мондый бүленешне Көнчыгыш халыклары тарихы белән бәйләп карыйлар. Икенче яктан, ата- бабаларыбызда бик борынгы заманнарда ук вакытны кабатлана торган циклларда бүлеп карау киң таралган булган. Моны Орхон – Енисей язмаларында ук хайван циклы атамаларының еш кулланылуы күрсәтә.

Хәзерге төрки халыкларда да астрология, зодиак билгеләре белән бәйле фикерләр киң таралыш алган.

Кешенең характерын аның кайы елда, нинди айда тууына карап билгеләү бүгенге көндә дә актуаль. Монда ел фасылларына карата күп төрле сынамышларның күп гасырлар буена яшәп килүен дә өстәргә кирәк.

Төрки телләрдә 12 – еллык хайван циклы атамаларын тикшерүнең төрле фонетик вариантларда кулланылуы һәм семантик яктан үзгәрешләренә дучар булуы белән дә аңлатыла. Икенче төрле иклга караган ай атамалары буларак хайван исемнәре теге яки бу телнең лексик системасының бер катламын тәшкил әйтәләр.

Курс эшенең максаты – төрки телләрендә 12 – еллык хайван циклы атамаларын тарихи чагыштырма яссылыкта тикшерү. Максатка яраклы рәвештә түбәндәге рәвешләр куелды:

• Төрки телләрендә иклга караган ел исемнәренә күзәтү ясау.

• А.Н.Самойловичның 12 – еллык хайван циклы атамаларына караган мәкаләсенә анализ ясау.

• Борынгы төрки язма истәлекләреннән – Орхон – Енией язмаларыннан, Мәхмүт Кашгарыйның “ Диване лөгат эт – төрк” сүзлегеннән, Йосыф Баласагунның “Котадгу билиг” поэмасыннан – хайван атамалары белән бәйле өзекләрне туплау аларны татар теленә тәрҗемә итү, чагыштырма яссылыкта тикшерү.

• Иклга караган һәрбер елның билгеләрен ачыклау, аларның атамасы бирелгән хайванның гадәт – холыклары белән чагыштыру.

Татар халкында ел атамалары белән бәйле сынамышлар, мәкаль әйтемнәр җыю.

Курс эшенең өйрәнү объекты 12 – еллык хайван циклының атамалары, өйрәнү предметы – атамаларны фонетик һәм семантик яктан тикшерү. Хезмәтне башкаруда тарихи – чагыштырма метод һәм аның алымнары кулланылды, лексиканы система буларак тикшерү төп методик нигезе булды, төрки телләрдә хайван атамалары, гомумән, синонимик, анонимик, деривацион мөнәсәбәтләр урнаштыру ягыннан бай һәм катлаулы структур тәшкил итәләр.

Курс эшенең практик әхәмияте – тупланган материалларны борынгы һәм хәзерге төрки телләрне өйрәнүдә, кардәш халыкларның, ата – бабаларыбызның дөньяга карашын билгеләүдә, кулланырга мөмкин булуында.

Структур яктан хезмәт кереш, төп өлеш, йомгак, әдәбият исемлегеннән тора, төп өлеш өч бүлекне үз эченә ала.



Основная часть (выдержка)

БҮЛЕК I

12-ЕЛЛЫК ХАЙВАН ЦИКЛЫ АТАМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ЯЗМА ЧЫГАНАКЛАР

А.Н.Самойлович хайваннар циклы турында аңа кадәр өйрәнелгән фактларны үзе тапкан фактлар белән чагыштырып ике мәкалә яза. Автор үзенең эзләнүләрендә мәсьәләгә тулы җавап бирү максатын куймый һәм алга таба өйрәнү әһәмиятен билгеләп, ачык сораулар калдыра. Ләкин ул сорауларны берсе дә күтәрергә уйламый.

А.Н.Самойлович куйган сорауларга тукталыйк:

1. Борынгы һәм хәзерге төрки халыклардан кайсылары 12 – еллык цикл атамаларын кулланалар? Хәзерге халыклар (картлар, хатын-кызлар һ.б.) бу атамалардан ни дәрәҗәдә файдаланалар? Нинди төрки халыклар бу циклны белмиләр?

2. Нинди төрки булмаган халыклар 12 – еллык хайваннар циклы төрки ягъни төрки теленнән тәрҗемә ителгән вариантлары белән кулланганнар һәм кулланалар?

3. Төрки халыкларының 12 – еллык циклына багышланган нинди язма истәлекләре бар?

4. Төрки халыкларның һәрберсендә 12 – еллык циклында еллар ничек атала һәм ул атамаларның аңлатмасы.

5. Хайван циклы атамалары икенче төрки телләрдәге һәм сөйләшләрдәге атамаларга туры киләме? Кайсы хайван циклы атамалары кайбер төрки халыкларга таныш түгел? Циклга кергән ул хайваннарның атамалары аларда ничек?

6. Шушы 12 хайван атамасы, еллардан тыш башка төрле вакыт бүленешендә кулланыламы?

7. Хайваннар циклы атамаларына табу салынганмы, юкмы? Салынган булса, ул елның исемнәре нинди шартларда һәм нинди сүзләр белән алмаштырыла? Шул цикл белән бүтән тыюлар, бәйләнешләр бармы?

8. “Цикл” сүзе төрле төрки телләрендә нинди сүзләр белән йөртелә?

9. Аерым төрки халыкларында 12 – еллык циклы буенча ел кайчан башлана?

10. Циклның килеп чыгуы турында нинди легендалар бар? Ул легендалар башка фольклор әсәрләрендә чагыламы, мәсәлән мәкальләрдә?

11. Аерым төрки халыкларында ел циклы белән нинди сынамышлар бәйләнгәннәр? Ул сынамышлар ничек аңлатыла һәм фольклорда, мәсәлән мәкалләрдә һәм әйтемнәрдә чагыламы?

12. Хайван циклын мөселман, христиан һәм башка ел исәбен белмәгән төрки халыклар ничек ел исәбен ничек алып бааралар?

13. Материаль культурада мәсәлән, көнкүреш әйберләрендә, савыт-сабадагы, киемнәрдәге рәсемнәрдә без цикл хайваннары рәсемнәрен очратырга мөмкинме?

12-еллык хайван циклы атамаларын тикшергәндә түбәндәге чыганаклардан файдаланалар:

1) VIII йөзгә караган Орхон-Енисей язмаларыннан башлап калган борынгы төрки теленең язма истәлекләре. Аларда вакыйгалар 12 – еллык циклы ярдәмендә исәпләнә.

2) Көнчыгыш телләрендәге хронологик һәм астрономик язмаларда төрле, шул исәптән хайван цикллары турында күп язылган. Мондый хезмәтләр Хорәзмлы Бируниның XI йөздә гарәп телендә башкарылган язмаларыннан башлана.

3) Мәхмүт Кашгарыйның “Диване лөгат әт-төрк” сүзлегендә төрки халыклардагы 12 – еллык циклга карата этнографик яссылыктагы бай материал китерелә.

4) Төрки телләрдәге махсус трактатлар, ел фасыллары белән бәйле төрле сынамышлар. Мәсәлән, Н.Н.Пантусов төрки телләрдәге 12-еллык хайван циклына караган төрле сынамышлар тупланган трактатның үрнәген 1901 елда чыгарган булган. Башка шундый хезмәтләр СССР Фәннәр Академиясенең Азия музеенда саклана.

А.Н.Самойлович профессор А.А.Ромаскевичның 1896–1897 елларда фарсы календаре турында язылган хезмәтен таба. Анда түбәндәге юллар китерелә:“Бел, төркестан акыл ияләрендә (хакимнәрдә) ягъни кыпчакларда, уйгурларда 12 – еллык циклы – дәвер бар; һәрбер ел ниндидер хайван исемен йөретә. Һәм елның нинди булуын шул хайванның холкына һәм табигатенә карап юрыйлар. Ул циклны унике яшьле диләр һәм аны “тычкан” (сычкан) елы белән башлыйлар”.

5) Язма истәлекләрдән тыш хәзерге төрки халыкларының көнкүреш һәм фольклор материаллары чыганак буларак әһәмиятле урында торалар.

Димәк, хайван циклы атамалары VIII йөздә үк барлыкка килгәннәр.

Төрле төрки халыкларда 12 – еллык циклның бүленеш тәртибенә күзәтү ясыйк:

1) Тычкан елы.

Тычкан (сычкан, тышкан, чычкан, шыган атамасы) – төрки халыкларының күбесендә очрый. XV йөздә китерелгән Улугбәк таблицасында һәм уйгур документлары буенча – куску әмма Мәхмуд Кашгарый сүзлегендә XI йөздә уйгурларда сычкан атамасы теркәлгән. Тычкан елын куску дип йөретү, бәлки тычкан сүзен әйтергә ярамагандыр дигән фикер тудыра. Чөнки аның тамыры чыч-, тыч-, тыш- “испражняться” мәгънәсендә килә, шуңа күрә ул сүзне кулланмас өчен башка сүз уйлап тапканнар. Циклдан тыш атама буларак тобол татарларында күскү, сагайларда күскә, азербайҗаннарда кәсәгән формалары очрый.

2) Үгез (яки Сыер) елы

Уд (уж, уi) борынгы төрки язмаларда һәм хәзерге сары уйгурларда, төрки халыкларның сөйләшләрендә, кыргызларда һәм 1896–1897 елларда чыккан фарсы календарендә уj; «Гарәп филологы» текстында һәм Хива үзбәкләрендә - сыгыр (сыр, сёр); Каспий арты һәм Ставрополь төрки халыкларында да шул атама кулланыла, Ю.Миккола буенча болгарларда сыгыр (әмма чувашларга ул сүз таныш түгел); iнак – сойотларда; окуз формасы – азербайҗан һәм Бохара үзбәкләрендә очрый.

3) Барс елы.

Барс (парс, барыс) төрки халыкларының күбесендә (болгарларда исеме сакланмаган) бар: паlаң - азербайҗаннарда, каплан “Гәрәп филологы” текстында , аслан “Гәрәп филологы” текстында (барс, каплан белән бергә).

4) Куян елы.

Тавышкан (тавшан ~ давшан ~ таушан ~ душан ~ тоскан) – күп төрки халыклары телендә; коjан – варианты казахларда, кыргызларда, ногайларда, һәм Ставрополь төрки халыкларында кулланыла.

5) Аждаха (крокодил, балык) елы.

Лу (улу) күпчелек төрки халыкларында (болгарларда сакланмаган), нак (наһаң)- Урта Азия төрки халыкларында, XI гасыр, Мәхмүт Кашгарый буенча; азербайҗаннарда (наһан), балык- “Гарәп филологы” текстында, төрки һәм көнчыгыш төрки халыкларында (лу белән) һәм кайбер азербайҗаннарда.

Җ.Хәләви египет циклга бүленешне мисырлардан күчкән дигән гипотеза китерә белән кызыксынган һәм “крокодил” атамасын тикшергән һәм ул Л.Идлер хезмәтенә таянып, анда “крокодил” (нехенг) дип язылуын билгели. Җ.Хәләви Мәхмүт Кашгарыйда “крокодил” (нак) икәнен белсә, үзенең гипотезасының шикле булуын белер иде, ди А.Н.Самойлович. Хайван циклы атамаларының беренчел бүленеше Фарсыга Көнчыгышка таба күчкән саен үзгәрешләргә дучар булган.

6) Елан елы.

Jылан (Цылан) барлык төрки халыкларында да очрый.

7) Ат елы.

Jonq (jот) лексемасы – борынгы төрки язма истәлекләрендә, сары уйгурларда (jот), ат “Гәрәп филологы” “мирадҗ-намэ” текстында, Бохар үзбәкләрендә, азербайҗаннарда, XI гасырдагы Чагатай язма истәлекләрендә, jonq белән бергә Улугбек таблицасы буенча; jылкы - төркмәннәрдә, казахларда, кыргызларда, Хива үзбәкләрендә, ногайларда теркәлгән булса, борынгы болгарларда морин сүзе кулланыла.

8) Сарык елы.

Koj (kojyn) – күп төрки халыкларында очрый. Миккола үзенең хезмәтендә госманнар кулланган кузу сүзенә таянып, болгарларда кучы (сарык) дип күрсәткән (чаг.: татар телендә кучкар “овен”)

9) Маймыл елы.

Күп очракта төрки халыкларында бечiн (пiчiн, мечин, мешiн, пiчи) кулланыла (болгарларда исеме сакланмаган); маjмун (маjмул, маjмыл) көнчыгыш төрки шивәләрендә, бохар үзбәкләрендә, азербайҗаннарда, кайбер казахларда (маймун белән бергә), көнчыгыш төрки халыкларда хамдуна буларак теркәлгән.

10) Тавык елы.

Такагу (такыгу, такук, тахакуй, таук, тоок) бөтен төрки халыкларында бар, азербайҗаннарда санап киткәннәргә өстәп, куш формасы да очрый.

11) Эт елы.

Ыт (ит) бөтен төрки халыкларында.

12) Дуңгыз елы.

Тоңуз (доңуз) төрки халыкларының күбесендә; Орхон– Енисей һәм Манихей– уйгур язмаларында лагзын; кара kejik (кара kik) казах һәм үзбәкләрдә (тоңуз белән бергә).

Мәхмүт Кашгарый XI гасырда язылган сүзлегендә 12 – еллык хайван циклын мәңгегәләштерә. Сүзлектә китерелгән легенда буенча, бер төрки патша элегрәк булган сугыш датасын белергә теләгән, ләкин аңың соравына дөрес җавап дөрес әйтеп бирә алмаганнар. Шуннан соң патша үзенең халыклары ялгышмасын өчен, цикллар – дәверләр буенча хронологик дата исәбен алып барырга тәкъдим итә. Циклга 12 ел керергә тиеш була. Ел атамаларын кушуны патша халык карамагына калдыра.

Патша белән барысы да ауга чыга. Кыргый хайваннарын Ил елгасы буена чакырып китерәләр, һәм 12 хайван елганы йөзеп чыгарга тиеш булалар. Ел атамалары елганы йөзеп чыгу эзлеклегендә бирелә. Иң беренче икенче ярга тычкан (~сычкан) йөзеп чыкга – ул иклны башлап җибәрә.

Тагын бер кызыклы легенда бар. Ул легенда казахларда кырым татарларында таралган.

Бу легенда буенча ни өчен бәләкәч кенә тычкан циклны башлавын, ә зур дөянең циклга эләкмәвен беләбез. Легенда буенча 13 хайван цикл елларын үзара бүлешергә тиеш булганнар. Шуннан соң диспут башлана: циклны кем беренче башлый? Дөя белән тычкан арасында бәхәс китә. Кем беренче булырын белер өчен алар кем беренче кояш чыкканын күрә, шул циклны башлый дип килешкәннәр. Дөя үзенең буе зур булуына ышанып беренче булам дип уйлаган. Әмма тычкан качып дөянең өркәченә менеп утырып, кояш чыкканын беренче күреп, алдан кычкыра. Шуның өчен дөя циклга эләкми кала. Казахларда хәтта шундый мәкаль да бар: “Дөя үзенең озын буена ышанып, елсыз торып калган”.



Заключение (выдержка)

Төрки халыклары ходайга ышану алдыннан 12 – еллык хайван циклы календаре белән кулланалар. Төрки–монгол календаре, өч күрсәткечтән тора:

1) Айның ай буе җирне уравы;

2) Җирнең ел буе кояш ягында уравы;

3) Юпитерның кояшны урау вакыты. Төрки галимнәре буеча, Юпитерның тулы уравы 12 елга сузыла. Шуның өчен Юпитер ураган вакытын уникегә бүләләр.

Курс эше шушы календарьнең төрле төрки халыкларында хайван атамаларын тикшерде. Һәм курс эше алдында куйган максатларны тәкъдим иттек.



Литература

1. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности VIII в. – Алма-Ата, 1971.

2. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. – М., 1969.

3. Баскаков Н.А. Алтайская семья языков и её изучение. – М., 1981.

4. Древнетюркский словарь. – Л.,1959.

5. Дмитриев Н.К. Строй тюркских языков. – М., 1962.

6. Кляшторный С.Г. Памятники древнетюркской письменности и этнокультурная, история центральной Азии. – СПб.: Наука, 2006.

7. Мәхмүт Кашгарый. Девону лугат ит турк, Индекс. – Тошкент, 1967.

8. Сравнительно - историческая грамматика тюркских языков. Лексика. – М.: Наука, 1997. – 799 с.

9. Сравнительно - историческая грамматика тюркских языков. Лексика. Пратюркский язык – основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006.

10. Самойлович А.Н. Тюркское языкознание. Филология. Руника [Сост. и отв. ред. Г.Ф. Благова, Д.М. Насилов] – М.: Вост.лит., 2005.

11. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков: Общетюркские и межтюркские основы на гласные. – М., 1974.

12. Сравнительно – историческая грамматика тюркских языков. Морфология. – М.: Наука, 1988.

13. Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало – Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико – семантического и идеографического словаря). Уфа: Восточный университет, 2003. – 172с.

14. Шайхулов А.Г. Лексические взаимосвязи кыпчакских языках Урало – Поволжья (синопсис и таксономия когнитивной сферы «Природа (неживая и живая) в континууме межтюркской и общетюркской лексики). – Уфа, 2000. – 486.



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word

Информация о работе

Тип: Курсовая работа
Страниц: 23
1100 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание авторской работы.
С нами работают более 500 авторов.
Средний балл наших работ: 4,87
Пишем студенческие работы с 2010 года.
Мы помогли 310593 студентам.
X
X