8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Сиэтл
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого получить консультацию по курсовой, контрольной, реферату или диплому

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

ОРХОН-ЕНИСЕЙ ЯЗМАЛАРЫНДА САННАРНЫҢ КУЛЛАНЫЛЫШЫ - Курсовая работа

Содержание

КЕРЕШ.3

ТӨП ӨЛЕШ

БҮЛЕК I. Төрки телләрдә сүз төркеме буларак саннарның тарихи үсеше

1.1. Сүз төркеме буларак сан.

1.2. Сан төркемчәләренең тарихи үсеше.

БҮЛЕК II. Орхон-енисей язмаларында саннар кулланылышының үзенчәлекләре (татар теле беләнчагыштырма яссылыкта).

ЙОМГАК.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.



Введение (выдержка)

Орхон-енисей язмалары телен лексик һәм грамматик яктан тикшерү, VI-VIII гасырларда ук борынгы төрки телендә сүз төркемнәре системасы һәм аларның грамматик чаралары төгәл оешып җиткән булуын күрсәтә [Айдаров, 1971, 137]. Семантик-морфологик принцип истәлекләр телендә сүзне теге яки бу сүз төркеменә кертүнең төп ысулы булып тора. Ләкин синтаксисның да ролен юкка чыгарырга ярамый, чөнки борынгы төрки телендә барлык сүз төркемнәре дә теләсә нинди җөмлә кисәге ролендә килә алган.

Сүз төркемнәре үзләренең лексик-семантик, морфологик билгеләре, синтаксик функцияләре буенча ике зур төркемгә бүленәләр: мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш һәм фигыль, ярдәмлек сүз төркемнәренә бәйлек, теркәгеч һәм кисәкчә керә.

Орхон-енисей язмалары телендә һәм, гомумән, сан сүз төркеме тотрыклы булган һәм куланылыш үзенчәлекләренә ия.

Орхон-енисей язмаларын уку, тәрҗемә итү, лингвистик яктан өйрәнү буенча В.Банг, П.М.Мелиоранский, Г.Рамстедт, В.Котвич, Ю.Немет, С.Е.Малов, А.Н.Кононов, И.В.Кормушин, И.А.Батманов, В.М.Насилов, Э.Р.Тенишев, С.Г.Кляшторный, А.В.Самойлович, Э.В.Севортян, А.М.Щербак тарафыннан һ.б. күп эш башкарылган, фәнни хезмәтләр басылып чыккан. Орхон-енисей язмаларын фонетик, морфологик, лексик-семантик, синтаксик, чагыштырма яссылыкта тикшерүгә багышланган диссертацияләр (Г.Айдаров, О языке памятника Тоникука и его отношении к некоторым тюркским языкам, Алма-Ата, 1959), А.Аманжолов, Глагольное управление в языке памятников древнетюркской письменности, Алма-Ата, 1963, Ю.Мамедов. Имя существительное в языке орхоно-енисейской письменности в сравнении с азербайджанским языком, Баку, 1967 һ.б.) якланган, монографияләр, фәнни мәкаләләр (Л.Р.Кызласов, И.А.Батманов, Э.Р.Тенишев һ.б.) басылган. Шулай булуына карамастан, төрки телләрнең этимологик сүзлеге авторы Э.В.Севортян Орхон-енисей язмаларын өйрәнү буенча төрле юнәлештәге эзләнүләрнең әһәмиятен бик дөрес билгеләгән: “Шик юк, төрки телләрнең язма истәлекләренең фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләрен тикшерү алдагы көннәрдә дә тарихи эзләнүләрнең әһәмиятле бурычы булып калачак” [Айдаров, 1971, 10].

Борынгы төрки кабиләләр катлаулы тарихи үсеш юлы үткәннәр, ә аларның телләренең тарихи тамырлары бик тирәнгә китә. Борынгы төрки теленең фонетикасы, грамматик төзелеше һәм лексик байлыгы – күпгасырлык үсеш нәтиҗәсе. Төрки кагантатта яшәгән кабиләләрнең теле бер-берсенә якын булган. Шуңа карамастан, төрки кабиләләрнең теле уртаклыклар белән бергә, көнкүреш һәм иҗтимагый сәбәпләр аркасында төрле үзенчәлекләргә дә ия булган.

В.В.Радлов рун шрифты белән башкарылган барлык язмаларны бер төркемгә – себер диалектына кертә. С.Е.Малов борынгы төрки язмаларны эпитафик-рун теле дип атый һәм борынгы төрки тел төркеме буларак билгели. А.Н.Самойловичның фонетик билгеләргә нигезләнеп ясалган классификациясе буенча Орхон-енисей язмалары теле д-группага карый (“нога”: адак). Н.А.Баскаков Орхон-енисей язмалары телен көнчыгыш хун тармагының уйгур-угыз төркеменә кертә. [Языки мира, 1997, 38-39].

Орхон-енисей язмалары теле борынгы һәм хәзерге төрки телләрнең барысының да нигезен тәшкил итә, шуңа күрә аларда һәрбер төрки тел төркеменең үзенчәлекләрен төрле дәрәҗәдә очратырга мөмкин. Орхон-енисей язмаларының теле, аерым алганда морфологик үзенчәлекләре, хәзерге татар теленә мөнәсәбәттә ныклап тикшерелмәгән мәсьәлә санала. Орхон-енисей язмаларында очраган саннарны грамматик категорияләре, күрсәткечләре ягыннан өйрәнү актуаль мәсьәлә санала.

Курс эшенең максаты – Орхон-енисей язмаларындагы саннарның кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерү.

Куелган максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычларны чишү күз уңында тотыла:

- Орхон-енисей язмаларының тел үзенчәлекләрен тикшерү тарихына күзәтү ясау;

- Текстлардан сан сүз төркеменә караган сүзләрне лексик-семантик яктан, грамматик категорияләре, аларның күрсәткечләре, ясалышы, структурасы буенча тикшерү;

- Орхон-енисей язмаларындагы саннарны хәзерге татар теленең морфологик үзенчәлекләре белән чагыштыру.

Күзәтүләр өчен фактик материал Г.Айдаровның “Язык Орхонских памятников древнетюркской письменности VIII века (Алма-Ата, 1971) хезмәтеннән, “Древнетюркский словарь” (Л, 1969) басмаларыннан тупланды. Хезмәтнең методологик нигезен тарихи грамматика һәм лексикология буенча эзләнүләр тәшкил итә һәм күзәтүләрдә тарихи-чагыштырма, структур методлар кулланыла.

Орхон-енисей язма истәлекләрендәге саннарның үзенчәлекләрен тикшерү грамматик категорияләрнең эволюциясен, борынгы төрки халыкларның дөньяга карашын билгеләүдә бигрәк тә әһәмиятле булачак, югары уку йортларында “Борынгы телләр” курсын өйрәнгәндә чыганак булып хезмәт итәргә мөмкин.



Основная часть (выдержка)

БҮЛЕК I

ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘ СҮЗ ТӨРКЕМЕ БУЛАРАК САН

1.1. Сүз төркеме буларак сан

Сүз төркемнәре арасында саннар, башлыча, үзләренең сүзлек составы белән аерылап торалар.

Мәсәлән: бер, ике, өч, дүрт, биш, ун, егерме. йөз, мең, миллион h. б. ш. сүзләрне без башка төркемнәрдән бик җиңел аерабыз. Бу аерылуның нигезендә аларның үзләренә генә махсус хезмәт үтәүләре – предметның микъдарын, исәбен, саның белдерүләре ята.

Сан төркемчәләрен искә алмаганда, татар телендә (hәм гомумән төрки телләрдә) саннарның аерым грамматик категорияләре (төрләнешләре) юк диярлек. Шуңа күрә синтаксик бәйләнештә саннар төрләнмиләр ярашмыйлар, аларга бары тик янәшәлек хас: бер агач, ике агач, йөз агач; ике агачның ике агачка h. б. ш. рәвешчә.

Саннар, семантик мәгънәләре, грамматик төзелешләре hәм сөйләмдә үтәгән функцияләренә карап, үз эчләрендә берничә төркемчәге бүленәләр:

Төп сан (микъдар саны)

Төртип саны.

Бүлем саны.

Чама саны.

Өлеш саны.

Җыю саны.

Тел тарихы өчен бигрәк тә төп саннарның ничек килеп чыгуын ачыкларга тырышу hәм башка сан төркемчәләренең формаларшу үзенчәлекләрен күзәтү әhәмиятле .

Саннар турында сөйләп тә, аларның гомуми атамасы булган сан терминын читләтеп үтү, әлбәттә, урынлы булмас иде. Сан сүзенең хәзерге татар телендә ике төшенчәгә йөртелүен искә алырга кирәк: а) сан счет, число, сан почет. Санга санау санга сукмау тезмәләрендәге сан сүзе почет, зурга кую, мау, мәгънәсен бирә.

Cамый 'значительно; 'порядочно', 'довольно много' дигән сүз [Егоров 1956, 1957] икенчедән, борынгы төрки язмаларда сан сүзенең 'число, счет' , сана 'считать', сансыз 'без счета' 'многочисленный' мәгънәләренә йөртелүе сан , сам 'число' сүзләренең тарихын чарга мөмкинлек бирә.

Шул рәвешчә, сан ( сам ) үзенең ерак тарихында күплек төшенчәсенең мәгълүм бер чиген аңлакыч сүз була: сансыз – чиксез (күп ) дигән сүз.

1.2. Сан төркемчәләренең тарихи үсеше

1. Төп саннар

Төп саннар әйбер hәм күренешләрнең санын-микъдарын абстракт рәвештә билгелиләр. Мәсәлән, бер, биш, ун, йөз, мең.

Микъдарларына карап, саннар: гади, кушма, катлаулы дигән атамалар белән йөртеләләр. Мондый бүләнеш, асылда, формаль-грамматик төзелешкә кайтып кала.

Чуваш теләндә күплер категориясен әйтемли торган -сам, -сем кушымчасының да төбендә, күплек төшенчәсенә йөргән сүзенә барып тоташуы турында фикерләр бар. Мәсәлән, В.Д. Аракин чуваш теленә генә хас булган күплек кушымчасы сам, сем төркичә сан число сүзеннән ясалган дип аңла болгар теленнән кереп калган' szam число, номер сүзен, икенче яктан, чуваш hәм татар телләрендә сакланган сум “рубль”

2. Тәртип саны

Тәртип саны саналмыш әйбернең сан ягыннан тәртибен әйтел мәли. Мәсәлән , авылның беренче, икенче урамнары. Айның уныңче тәүлеге h. б.

Ярышта беренчелекне алу: укуда беренче бара; санны белдерми, мондый очлакларда сан дәрәҗәгә күчә. -нчы (-ынчы) -нче (-енче) кушымчасына беренче башлап этимологик анализ ясаучы О.Н. Бетлингк була. [Бетлингк, 167]. Аның билгеләмәсечә, (-ы ) н+чы ике элемент кушылмасыннан тора . Бетлингк -нны сүзнең тамыр өлешенә -сыт, -чыш, -цыт кушымчасына кайталар.

Шул ук фикерне Ю.Немет (Hypotese, 57 б.), Броккельман (Zur ugramm 213 б.) да яклый .

Н .И. Ашмарин, азербайҗан, чуваш hәм татар телләрен чагыштырып, бер + енче формасындагы - ен + че кушымчасы -ем + че кушымчасы төбендә, ем + че ( беремче ) булган булса кирәк , ди , ләкин ни өчен алай дигән сорауга җавап бирми.

В.Банг беренче сүзенең соңгы авызы -э(-е) не тартыш кушымчасы итеп саный, чөнки борынгы төрки язмаларда беренч формасында язганнар. Мисаллар: “токузынч ай”,”бичин йылка йитинч ай”(КТ, (53) (13) cүзләрен күрсәтә [Җәләй, 2000, 83]. В.Д.Аракиның бу аңлатмасы, безнең уебызча, шактый ышандыргыч, чөнки, беренчедән, чуваш теленең үзендә үк гади саннарга 1, 2., 10, 20, 30. 100, 1000. кебек “түгәрәк” микъдарлы саннар гына керәләр. Кушма саннар исә, дистә, йөз, мең. белән берәмлекләрдән торалар: 11, 32., 105, 1001 h.б. Катлаулы саннар йөз, дистә hәм берәмлекләрне эченә алган микъдардан гыйбарәт булалар: 111, 222, 313 , 999 h. б.

Сан төшенчәсе иң гомуми, иң абстракт төшенчәләрнең берсе. Шуңа күрә телдә сан төшенчәсен белдерә торган сүзләрнең тууы, аларның арта – киңәя барып, билгәлә бер системада стабильлшүе кешелек фикерләвенең үсеше белән белән бәйләнгән. Икенче төрле әйткәндә, теләсә нинди әйбер, вакыйга hәм күренешләрнең санын билгеләргә ярый торган универсаль сан исемнәре (мәсәлән, өч, биш, ун, йөз h. б.) фикерләү hәм танып белү уңышларның телдә (сүздә) чагылышы булып тора.

Әмма сан төшенчәсен hәм телдәге саннарны коры фикерләү hәм абстракция нәтиҗәсе дип кенә аңлау хата булыр иде. Саннар иң беренче чираптта реаль тормыштагы, объектов чынбарлыктагы предметларның микъдарын күзәту, шуларны гомумиләштерү нәтиҗәсендә туганнар. “Сан hәм фигура төшенчәсе чынбарлыктан алынган. Кешеләрның санарга, ягъни беренче арафметик гамәлләр чыгарырга өйрәнү чарасы хезмәтен үтәгән ун бармак hич тә гади бер уйлану - фикерләү җимеше гына түгел. Санау өчен аның объекты (әйбере) булу гына җитми, мона сәләт тә кирәк, ягъни ул әйберләнең барлык башка үзенчәлекләреннән читләшә, абстракцияләнә алу кирәк. Мондый сәләт исә тәҗрибә нигезендәге озак тарихи үсеш продукты булып тора”.



Заключение (выдержка)

Саннар үзләренең тарихи тамырлары буенча бик еракка барып тоташалар һәм аларның килеп чыгышында кешелек җәмгыятенең үсеше, санча күзаллаулар, исәп-хисап барлыкка килү сәбәпче булып тора. Беренчел мондый күзаллаулар чикләнгән, санау примитив була. Сан төшенчәсе каяндыр түгел, чынбарлыктан алынган. Санау өчен сан исәбе булган предметлар булу гына җитми, бу әйберләрнең башка сыйфатларын билгеләүдәге кебек читләтелгән фикер йөретү кирәк. Санау сәләте – озын, тәҗрибәгә таянган тарихи үсеш нәтиҗәсе [Җәләй, 2000, 72].

Орхон-енисей язмаларының лексик һәм грамматик яктан тикшерү VI-VIII гасырларда ук борынгы төрки телендә оешып җиткән һәм үсешкә ия булган сүз төркемнәре, аларның грамматик системасы булуын күрсәтә. Язма истәлекләр телендә сүзне иң беренче чиратта семантик һәм морфологик принципларга таянып теге яки бу сүз төркеменә кертергә мөмкин. Шул ук вакытта синтаксик үзенчәлекләрнең дә роле зур, чөнки һәр сүз төркеменең җөмләдә билгеле бер җөмлә кисәге булуы билгеләнә.

Орхон-енисей язмаларында күзәтелгән сүз төркемнәре семантик, морфологик, синтаксик билгеләре буенча ике зур төркемгә бүленәләр: 1) мөстәкыйль сүз төркемнәре; 2) ярдәмче сүз төркемнәре. Ымлыклар, хис-тойгыларны белдерүче сүз төркеме буларак, ташъязмалар телендә очрамыйлар.

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен атаучы (исем) һәм фигыль сүз төркемнәренә аерып карарга мөмкин. К.Насыйри грамматика буенча хезмәтләрендә исемнәрне, сыйфатларны, саннарны, алмашлыкларны “атлар” термины белән күрсәтә, аларның предметны, билгене, микъдарны атавын билгели. Рәвешләр исемнәр һәм фигыльләр арасында торган сүз төркеме буларак карала. Ярдәмче сүз төркемнәреннән язма истәлекләр телендә бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр очрый.

Төрки телләрдә сан исемнәрен тикшерү, аларның этимологиясен нечкәләү мәсьәләсе үткән гасырда ук башлана. В. Шотт (1836-1853 елларда ), О. Бетлингк (1851 елда ), Х. Вамбери (1867), И. Грунцель (1895) h. б. бу өлкәдә беренче юл яручылар булганнар, беренче гипотезаларны тәкъдим иткәннәр. Бу гасырда М. Хартман (1900, 1902), Й. Галеви (1901), Н. Ф . Катанов (1903), Г. И. Рамстед (1907 – 1952), Н. Остроумов (1910), Ю. Немет (1912) В. Банг (1918), В. Котвич (1930) h. б . дәвам иткәннәр .

Совет галимнәреннән В.А.Гордлевский, С.Е.Малов, А.Н. Самойлович, В.В.Бордольд, Чобан–заде, Н.К.Дмитриев, Ф.Г.Исхаков, Н.А.Баскаков, А.Н.Кононов К.К.Юдахин h.б . сан исемнәренең яки сан төркемчәләренең этимологиясенә белән шөгыльләнгәннәр.

Орхон-енисей язмаларында саннар исемнәр белән кулланылганнар һәм аларның санча билгеләрен тәшкил иткәннәр.

Язмалардагы саннар морфологик төзелеше буенча өч төргә бүленәләр:

а) гади яки бериҗекле саннар:

бiр “один”  тат.: бер

екi “два”  тат.: ике

б) кушма:

йетмiш “семьдесят”  тат.: җитмеш

секiз он “восемьдесят”  тат.: сиксән.

в) тезмә:

йетi йүз “семьсот”  тат.: җиде йөз.

Истәлекләрдә микъдар, тәртип, җыю, катнаш, өлеш, чама саннары теркәлгән.

Микъдар саннары үзләре дүрт төркемчәгә аерыла:

1) Берәмлекләр: бир, екi, үч, төрт, бес, алты, йетi, секiз, токуз.

2) Дистәләр: он, йегiрмi отуз, кырқ, елiг, йетмiш, секiз он:

3) Йөзләр: йүз “сто” - тат.: йөз

4) Меңнәр: Бiң “тысяча” - тат.: мең.

Орхон-енисей язмаларында, хәзерге татар һәм төрек телләреннән аермалы буларак, катнаш (кушма) саннар икенче төрле ысул белән ясалалар:

йетi йегiрмi “семнадцать” - тат.: унҗиде

алты отуз “двадцать шесть” - тат.: егерме алты

бiс йегiрмi “пятнадцать” - тат.: унбиш

Мәсәлән, Йетi йегiрмi йашыма таңут тапа сүледiм. – “На семнадатом году я ходил с войском на таңгутов” (Мог.). – тат.: Унҗиде яшемдә белән Тангутка сугыш белән бардым.

Мондый санау системасының “серен” В.Банг чишә. Борынгы ата-бабаларыбыз тулы дистәләр белән фикер йөрткәннәр, ягъни тулы дистәдән соң тулы булмаган дистәгә кадәр ничә сан киткән.

Димәк, саннарның төп чыганагы - объектив чынбарлыкта. Ә инде кешенең шул чынбарлыктагы әйберләрнең микъдарын саның алу сәләте аның бик озак заманнар буе хезмәт hәм гомумиләштерү көче шактый үскәч кенә, барлыкка килгән була.



Литература


1. Азнабаев А.М. Башкорт теленең тарихи грамматикасы (Фонетика. Морфология) – Уфа: Изд-во БГПУ, 2002.

1. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности VII века. – Алма-Ата, 1971.

2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар һәм башкорт телләренең чагыштырма-тарихи грамматикасы (фонетика). – Бөре, 2002.

3. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. – М.: Наука, 1969.

4. Гарипов Т.М. Кыпчакские языки Урало-Поволжья: Опыт синхронической и диахронической характеристики. – М., 1979.

5. Дмитриев Н.К. Строй тюркских языков. – М., 1962.

6. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969.

7. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – М.: Инсан, РФК, 1998.

8. Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников (VII-IX вв.). – Л., 1980.

9. Левин Г.Г. Лексико-семантические параллели орхоно-тюркского и якутского языков (в сравнении с алтайским, хакасским, тувинским языками) // Автореферат дисс. . канд филол. наук. – Якутск, 1997.

10. Малов С.Е.Памятники древнетюркской письменности. – М.-Л., 1951.

11. Махмуд Кашгари. Девану лугат ит турк, Индекс. – Тошкент, 1967.

12. Насилов В.М. Язык орхоно-енисейских памятников. – М., 1960.

13. Нигъматуллов М.М. Орхон-енисей язмалары теле (Борынгы төрки тел): Лекцияләр курсы һәм гамәли эшләр. – Алабуга, 2002.

14. Самойлович А.Н. Тюркское языкознание. Филология. Руника / А.Н.Самойлович [Сост. и отв. ред. Г.Ф.Благова, Д.М.Насилов]; Отд-ние ист.-филол.наук РАН. – М.: Вост. лит., 2005.

15. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика. – М.:Наука, 1984.

16. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. – М.:Наука, 1988.

17. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика. – М.:Наука, 1997.

18. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции. – М.:Наука, 2002.

19. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006.

20. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.I-III. – Казан, I – 1977. – 476 c; II – 1979. – 726 б.; III – 1981. – 832 б.

21. Татар грамматикасы. – Т.1. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1998.

22. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря): Словарь. – Уфа: Восточный университет, 2004. – Ч.1.

23. Халиуллина Н.У. Борынгы телләр: тарихи-чагыштырма цикл. – Уфа, 2006.

24. Щербак А.М. ВВедение в сравнительное изучение тюркских языков. – СПб., 1994.

25. Языки мира. Тюркские языки. – Бишкек, 1997.

26. Языкознание. Большой энциклопедический словарь. – М., 1998.

27. Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: Фикер, 2000.



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word

Информация о работе

Тип: Курсовая работа
Страниц: 27
1100 p.
Не нашли что искали?

Закажите написание авторской работы.
С нами работают более 500 авторов.
Средний балл наших работ: 4,87
Пишем студенческие работы с 2010 года.
Мы помогли 310628 студентам.
X
X