8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Ашберн
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

ХӘЗЕРГЕ ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘ АВАЗ ИЯРТЕМНӘРЕНӘ НИГЕЗЛӘНЕП ЯСАЛГАН КОШ ИСЕМНӘРЕ - Курсовая работа

Содержание


КЕРЕШ.3

ТӨП ӨЛЕШ

БҮЛЕК I. Борынгы төрки телендә кош атамалры һәм аларның хәзерге төрки телләрдәге параллельләре.5

БҮЛЕК II. Хәзерге төрки телләрдә аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган кош исемнәре

II.1. Кош тавышларына нигезләнеп ясалган атамалар.16

II.2. Төс үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган атамалар.22

ЙОМГАК….26

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ….28



Введение (выдержка)

Кардәш телләрне тарихи-чагыштырма тикшерү бу телләрнең борынгы формаларына үтеп керү, аларның чыганагын эзләп табу, үсеш закончалыкларын ачып салу максатын куя. Телнең барлык баскычлары да күрсәтелгән мәсьәләне чишүдә бертөрле якын килә. Тарихи лексикология материаллары бу яктан аеруча әһәмиятле. Сүз лексик берәмлек буларак материаль аваз тышчасына ия, тел берәмлегенең барлыкка килү, үсеш эзләрен ачык саклый. Моннан тыш сүз мәгънәгә ия, әйләнә-тирә турындагы уй-фикерләрне чагылдыра. Сүзнең дөньяны танып белү чарасы булуы, шушы танып белүнең эзләрен күрсәтә алу табигате телнең лексик байлыгында тематик төркемнәр аерып чыгарырга мөмкинлек бирә. Телче галимнәр фикеренчә, тематик төркемнәрне (гәүдә өлешләре, хайван атамалары, үсемлек исемнәрен белдерүче сүзләр һ.б.) бүлеп күрсәтү генә дә тикшерүчегә телнең лексик запасының гомум күләмен һәм теге яки бу өлкәдә детальләштерү дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.

Сүзләрнең ничек барлыкка килүе мәсәләсен галимнәр күптәннән чишәргә тырышалар. Моңа карата берничә теория дә эшләнгән. Шуларның берсе аваз ияртемнәре (ымлыклар) теориясе. Бу теория буенча сүзләр табигатьтә булган тавыш-өннәргә охшатырга тырышып әйтелгән авазлардан барлыкка килгәннәр. Борынгы заманда да, хәзерге кебек үк, аваз ияртемнәре, хәрәкәт ияртемнәре, образлы иртемнәр, кайбер тикшеренүчеләр, мәсәлән, Н.К.Ашмарин, Н.И.Дмитриев, В.И.Абаевлар терминологиясе белән әйткәндә, ономопоэтик, мимеологик һәм авазы символик тамыр сүзләр бик күп булмаган. Әмма телләр үсеше дәвамында үзгәрә барып, бер тамыр сүздән дә бик күп яңа сүзләр ясалырга мөмкин. Кош тавышлары белән бәйле аваз ияртемнәре шундый продуктив нигезләрнең берсен тәшкил итә.

Курс эшенең максаты – төрки телләрдә аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган кош исемнәрен тарихи чагыштырма яссылыкта тикшерү. Максат белән бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

- төрки телләрдә аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган кош исемнәрен туплау, аларның картотекасын төзү;

- аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган кош исемнәренең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлекләрдән ачыклау, аларда семантик компонент буларак кош тавышларын, образлы ияртемнәрне, төс атамаларын аерып чыгару;

- борынгы язма истәлекләр буенча кош атамаларын туплау, аларның мәгънәви үзенчәлекләренә күзәтү ясау;

- кош атамаларына этимологик анализ ясау;

- аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган кош исемнәренең күчерелмә мәгънәләрен тикшерү, аларның ярдәмендә ясалган фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен ачыклау.

Төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы, лексикологиясе өлкәсендә алып барылган фәнни тикшеренүләр тәкдим ителгән хезмәтнең методологик нигезе булып торды.

Күзәтүләр өчен материаллар татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән, борынгы төрки сүзлегеннән, татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлегеннән (Р.Г.Әхмәтьянов), төрки телләрнең лексик байлыгын чагыштырма яссылыкта тикшерүгә багышланган хезмәтләрдән (“Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика”; Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. “Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества: опыт-лексико-семантического и идеографического словаря») тупланды.

Структур яктан курс эше Кереш, Төп өлеш, Йомгак, Библиографиядән тора. Төп өлеш ике бүлекне үз эченә ала. Беренче бүлектә борынгы төрки телендә кош атамалры һәм аларның хәзерге төрки телләрдәге параллельләре тикшерелә. Икенче бүлектә кош тавышларына, төс үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган кош атамалары анализлана.



Основная часть (выдержка)

БҮЛЕК I

БОРЫНГЫ ТӨРКИ ТЕЛЕНДӘ КОШ АТАМАЛРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ХӘЗЕРГЕ ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘГЕ ПАРАЛЛЕЛЬЛӘРЕ

Борынгы заманнардан башлап күп гасырлар буена киек аулау төрки халыкларның яшәү мәгънәсе, тереклек итүнең төп чыганагы булган. Традицион ау ысуллары арасында кош аулау аеруча зур урын алып торган. Элек-электән бу ысул төрки халкының сәнгате, хәттә халыкара спорт төре дә саналган. Киң таралыш алган кош авы күп кенә төрки халыкларда (кыргызларда, казахларда, башкортларда, татарларда һ.б) бай һәм күптөрле терминологиянең формалашуына китергән. Шулар арасында аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган кош атамалары лингвистик күзәтүләр өчен аеруча әһәмиятле.

Төрки телләрдәге кайбер кош атамаларының лексик-семантик үзенчелекләрен күрсәтер өчен кош исемнәре борынгы язма истәлекләрдән материалларыннан сайлап алынды һәм хәзерге төрки телләр материалы белән чагыштырма яссылыкта тикшерелде.

Кuγu “лебедь”. Кuγu “лебедь” сүзен Мәхмүд Кашгари сүзлегендә һәм башка борынгы төрки истәлекләрендә очратырга була: кuγu “аккош” (МК, ׀׀׀, 225): еr кuγu kuška sokušmyš. – “Ирем аккош белән очрашкан”; кuγu kuš ušty kölynə konmaz – “Аккош очып киткән, үз күленә төшеп тормаган”; Кuγu сүзе күчерелмә мәгънәдә “седина” дигәнне аңлата: кuγu kondy baška – “Минем башка аккош кунды” (ягъни чәчкә чал төште) [ДТС, 464].

Борынгы төрки телендәге формага хәзерге төрек телендәге кuγu “аккош” сүзе иң якыны санала. Хәзерге төрки телләрдә бу сүз күптөрле фонетик вариантларда бирелгән. Мәсәлән: алтай, кыргыз телләрендә куу, кумык телендә къув, төрекмән телендә гув, азербайжан телендә гу׀׀гу гушу, якут телендә куба.

Аккош атамасы, күренүенчә, “ак” сыйфаты белән билгеләнә. Бу билге төрки телләрнең аерым группасын күрсәтә торган үзенчәлек буларак күрсәтелә: үзбәк телендә оķ ķуш, уйгур телендә оķ ķуш, татар һәм телендә аķ ķош, чуваш телендә акăш. Шуннан чыгып саналган телләр бер аерым ареал хасил итәләр.

Икенче ареалны ак куу композитасының очравы буенча аералар: кыргыз телендә аķ ķуу, каракалпак телендә аķ куу, ногай телендә аķ кув, казах телендә аķķу.

Төрки телләрдән бу яклап карачай-балкар теле аерылып тора. Монда “аккош” төшенчәсе къангкъаз׀׀дууадакъ берәмлеге белән белдерелә. Йомгаклап әйткәндә, хәзерге төрки телләрдә “аккош” сүзенең еш кулланыла торган ике формасы бар: гади (кuγu, куу, кув) һәм кушма (аķ ķуш, аķķăш).

Šuŋkar, lačyn, toγan «сокол». Борынгы язма истәлекләрендә “сокол” төшенчәсенең берничә атамасы очрый. Мәхмүд Кашгари сүзлегендә, рун язмаларында, борынгы уйгур истәлекләрендә түбәндәге шоңкар исемнәре теркәлгән: čaγrγ (ДТС, 136), kekük (ДТС, 295), ŝunkar (ДТС, 525), ŝonkar (ДТС, 508), lačyn (ДТС, 332), toγan (ДТС, 571); Мәсәлән, čaγrγ alyp arkun münüp arkari jetär - “Шоңкарны тотып, айгырга утырып, ул куып тота кыр кәҗәләрен”; (МК, 212); čaγrγ kazyγ taraslady – “Шоңкар казларны куган” (МК, 590);

Kekür “шоңкар (МК 287); ŝunkar “шоңкар, алтай шоңкары”: bir ŝunkar kiat niŋ iěäküsin jemäkdä turur – “Шоңкар ашап бетерә бер мөгезнен эчен”; ja birlä ok birlä suŋkarny öltürdi - “Ул үтергән шоңкарны җәя hәм ук белән”;

Šoŋkur “шоңкар”: sačym boldy šoŋkur tüsi teg šašut/sakal boldy jazky gülaf teg urut – “Минем чәчләр шоңкар төсен алдылар, алар көл төскә әйләнделәр, сакалы да янып бетте, яз үләне кебек; kičig uluγka turmušmas kyrγuj sonkurka karyšmas – “Бәләкәй төшми зурга, бүдәнә карчыгасы очраша алмый шоңкар белән. (МК, 95). Еш кулланыла торган форма буларак šuŋkar/ soŋkur лексемасын күрсәтергә кирәк.

Šunkar сүзе урта гасыр язма истәлекләрендә дә күрсәтелгән: ŝunkar “шоңкар – ерткыч кошлар төркеменнән”; сункор|| сункар (шоңкарлар төркеменә кергән кош). Бу чорга караган чыганакларда шоңкарны тышкы галәмәтеннән сыйфатлау белән бәйләнешле исемнәр очрый,: Ак суқнор (үз исеме) “белый сокол”: ак “белый”+ суқнор “сокол”; Кара суқнор (үз исеме) “черный сокол”: кара “черный”+ суқнор “сокол”; шуңкор“сокол” (РСл, т.IV, ч.1).

Борынгы төрки формасы ŝunkar хәзерге төрки телләрдә төрле фонетик вариантларда күрсәтелгән: алтай телендә шонкор, казах телендә сұнқар, каракалпак телендә суңкар, кыргыз телендә шумкар. Әлеге сүз нигезендә сүз кайбер төрки телләрдә (казах, каракалпак һәм кыргыз) кушаматлар ясалган: мәсәлән, каракалпак телендә ақ суңкарың “минем ак шоңкарым” дип иркәләп әйткәндә кулланыла.

Н.К.Дмитриев әйтеп үткәнчә, “кыргыз халкында бик борынгыдан килгән шоңкар аулау йоласы һәм шуның белән бәйле бик бай терминология күрсәтелгән”. [Дмитриев, 1962, 512]. Әйтеп үтәргә кирәк, кыргыз телендә шоңкар исемнәре аның төрләренә карап дифференциацияләнә; ақ шумкар “белый сокол, белый кречет”; кара шумкар “черный сокол” (кара канатлы алтай шоңкары); көк шумкар “сизый сокол”, “старый кречет-сокол”, балдактуу шумкар “кара канатлы, койрык астында аркылы буйлары булган шоңкар”. Моннан тыш кыргыз телендә шоңкарны үстерү, өйрәтү системасына караган берәмлекләр бар: шумкардин табы: “күнектерү, шоңкарны өйрәтү”; шумкарды таптоо “шоңкарны үстерү, өйрәтү”.

Шоңкар исеме ŝunkar формасында кайбер төрки телләрендә күчерелмә мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, казах телендә элимиздин айбанды сункарлары “безнең илнең горур шоңкарлары” (совет летчиклары турында); каракалпак телендә суңқарлар “шоңкарлар” (летчиклар турында); кыргыз телендә биздин родина быздин даңктуу шумкарлары – “Безнең Ватанның данлы шоңкарлары”. Шулай ук әйтеп үтәргә кирәк, ŝunkar сүзе борынгы төрки истәлекләрдән генә түгел, хәзерге кайбер төрки телләрендә дә очрый.

Алда әйтеп үткәнчә, lačyn сүзе борынгы төрки истәлекләрдә, күбрәк хәзерге төрки телләрендә кулланыла. Төрле аңлатмалы сүзлекләрдә бу сүз шулайбирелә: lačyn зоологик термин буларак, “шоңкар, сокол, сапсан” (МК,206); lačyn “шоңкар:” uč kögürčkän adajy lačunka kavjtur erkän – “Өч күгәрчен баласы шоңкарга эләгә” (Мал. ПДД, 398); lačin = şahin denen ĸuş ĸara şahin “кара шоңкар”, lačin kušu, лачын”сокол”; лычын “сокол” (РСл, т.3, ч.1, 735), лачын “голубятник”, “ак шоңкар”. Шунысы кызык, монгол телендә način “шоңкар” сүзе аерым очракларда ау этен аңлата. Шоңкарның борынгы атамасы булган “lačyn” фонетик вариантларда хәзерге төрки телләрендә күрсәтелгән: төркмән, кумык, татар телләрендә лачын, уйгур телендә лачин, үзбәк телендә лочин, ногай телендә лашин, казах телендә лашын, карачай-балкар телендә илячин, башкорт телендә ыласын, кыргыз телендә ылаачын.

Šunkar сүзе, lačyn сүзе кебек күчмә мәгънәсендә дә кулланыла: төркмән телендә биздин юрдумызын шохратлы лачынлары “безнең илнең данлы шоңкарлары турында”; совет лачынлары “совет шоңкарлары (совет летчиклары турында); уйгур телендә лачынларымыз “безнең шоңкарлар (летчиклар турында)”; үзбәк телендә мамлакатимизнинг шонли лочинлари “безнең илнең горур шоңкарлары”.

Шулай ук, lačyn һәм šunkar сүзләре тотрыклы сүзтезмәләрдә һәм мәкәль-әйтемнәр составында да табыла: татар телендә ау лачыны, лачын белән, лачын белән аулау, лачын салу (җибәрү); карга авызын ачар, лачын алып качар; лачын кошка hава кадерле, тугайның тозагына лачын төшмәс, hәр ķош очып лачын булмас, лачын кояштан югары оча алмай.

Кыргыз телендә параллель рәвештә шумкар белән ылаачын “сапсан”, формасы да кулланыла, ул башка сүзләр белән килеп төрле шоңкарларны аңлата: кара ылаачин “кара шоңкар”; кызыл ылаачын, тоо ылаачыны “тау шоңкары”, куш кырааны – ылаачын “Шоңкар – иң оста тотучы ау кошы”.

Башкорт телендә үзенчәлекле ыласын формасы кулланыла, ул тезмә сүзләрдә чагылыш таба: haғызak ыласыны “осоед, пчелоед” (кош). Бу очракта ыласын “сокол, кречет” туры мәгънәсе югала.

Борынгы төрки истәлекләрендә югарыда тикшерелгән сүзләр белән беррәттән шоңкар сүзенең аңлатмасын билгеләү өчен toγan сүзе очрый: toγan kuš täŋridin kody tabyšγan tepän kapmyš – “шоңкар һавадан җиргә таба атылды, аны куян дип, шунда ук тотып та алды”; togan (ак төстәге кош төре) “дикая хищная птица”; togan= togan kuѕ; togan (kuš) “шоңкар, кречет” (Мал., ПДП, 431); togan “шоңкар” (РСл, т.3, ч.1, 1159).

Борынгы төрки toγan формасында “шоңкар” төрек һәм азербайҗан телләрендә сакланган

Чуваш һәм якут телләрендә шоңкар мәгънәсендә кǎйкǎр белән мохсоголо. сүзләре кулланыла. Алар арасында: якутча кус мохсоголо “зур карчыга”; чувашча кǎйкǎр çуначěсем ”шоңкар канатлары”. Тува телендә шоңкар төшенчәсен белдерү өчен рус теле кулланыла.

Шулай итеп, шоңкарның борынгы төрки атамаларыннан ŝunkar, lačyn, toγan, kekük – хәзерге төрки телләрендә беренче өчесе генә сакланган, toγan – төрек телендә генәбезнең көннәргә килеп җиткән.

Sanduvač “соловей”. Борынгы төрки истәлекләрендә сандугачның кош исеме буларак берничә фонетик вариантта теркәлгән: sandavač, sanduvač, sanduač (ДТС, 484). Мәсәлән “Кутадгу билиг” белән Мәхмүд Кашгари сүзлегендә: čečäklikdä sanduvač ünin sumlydy/ üdglig ešitti köŋül jalyŋudy – “Чәчкәлектә сандугачның моңлы өнен (сайравын) ишетеп, күңел ялкынланды”; saryγ sanduvač sajrady – “Сары сандугач җырлады!; tatly ötär sanduvač – “Сандугач татлы итеп җырлый” (МК, 1, 529).

Хәзерге төрки телләрдә бу сүзнең ике фонетик төре бар: татар телендә сандугач, башкорт телендә hандуғас. Татар телендә сандугач сайрау башкорт телендә hандуғас hайрау “җырлау” мәгънәсен аңлата. Татар hәм башкорт телләренең диалектларында сандугач hәм hандуғас белән бергә көяз сүзе кулланыла: көяз сандугач, кейәз hандуғас. Ләкин бу очракта алар җырчы кошны белдерәләр. Татар телендә сандугач сүзе белән беррәттән былбыл лексик берәмлеге дә кулланыла. Калган төрки телләрдә sanduvač варианты типик түгел. Шуңа күрә татар hәм башкорт телләре бу яклап аерым төркем тәшкил итәләр.

Төрки телләрнең күбесендә “сандугач” мәгънәсендә күбрәк былбыл сүзе очрый. Ул төрле фонетик төрләрдә теркәлгән: үзбәк, кыргыз, уйгур, карачай-балкар телләрендә булбул, казах телендә бұлбұл, төрек телендә bülbül, азербайҗан телендә бүлбүл, төркмән, ногай билбил, каракалпак телендә булбул, кумык телендә бюлбюл.

Сандугач сүзе күп төрки телләрендә мәкальләр hәм әйтемнәр составында кулланыла. Мәсәлән: кыргыз телендә булбул чечме “чигүнең бер төре булып тора”, үзбәк телендә булбул гÿë “оста телле кеше, сөйләүче”, төркмән телендә bülbülaç oyi oynaz “сандугачны мәсәлләр белән туйдыралмыйсың”; казах телендә бұлбұлдай сайрады; каракалпак телендә булбилдей сайрады “сандугач кебек җырлады” һ.б.

Әгәр кыпчак hәм угыз төрки телләре төркемендә “сандугач” мәгънәсендә булбул сүзе ешрак кулланылса, көнчыгыш төрки телләрендә шушы ук мәгънә икенче нигездән барлыкка килә: тува телендә айлаң кушкаш, алтай телендә тоорчык. Якут hәм хакас телләрендә шушы ук мәгънә рус теленнән алынган сүз белән белдерелә. Чуваш телендә сандугач шâпчâк сүзе белән аңлатыла.

Serä “чыпчык”. Борынгы hәм урта гасырлар язма истәлекләрдә бу сүзнең – унга якын фонетик hәм морфологик төре теркәлгән: sečä “чыпчык” (МК, ׀׀׀, 219), serşe = serçe, sirse; sirşe =serşe sipşik, serşe, şirse, şerse; şipşik = serşe; серче “чыпчык”; чыпчук – серче “кош баласы”; sündiläč “чыпчык” (МК, Мал.ПДП, 423).

Хәзерге төрки телләрдә дүрт төп сыйфат сакланган: төрек телендә serçe, төркмән телендә серче, азербайҗан телендә сәрчә, чуваш телендә çерçи. Бу исемнәр фонетик планда борынгы төркигә якын. Серче “чыпчык” нигезендә, аналитик ысул белән яңа сүзләр, әйтемнәр, мәкальләр барлыкка килә: төрек телендә serçenden ĸorĸan dari eĸmez, төркмән телендә серчеден горкан дары экмез (мәкаль) – “кем чыпчыктан курка, шул тары чәчми”; чуваш телендә çerçи атми “тозак, чыпчык өчен челтәр”, çerçи пуçě пек юр çăвать – “хас чыпчык башы кебек кар ява”. Серче көньяк-көнбатыш (угыз) телләренә хас сүз, шуның буенча аларны аерым ареалга аерып алырга мөмкин.

Борынгы hәм берничә хәзерге төрки телдә “чыпчык” мәгънәсендә түбәндәге сүз кулланыла: үзбәк телендә чумчуқ, кыргыз телендә чымчык, татар телендә чыпчык, каракалпак телендә шымшык, казах телендә шымшық ||торгай, карачай-балкар телендә шърбат чыпчык, кумык телендә жымчыкъ. Үзбәк hәм татар телләрендә чымчук ~ чыпчык компонентлары ярдәмендә башка чыпчыклар төркеменә керә торган вак кошларны белдерә торган атамалар ясалган: үзбәк телендә қарабаш чумчуқ “кызылтүш”, сары чыпчык “чиж”; тоғ чумчуқ “малиновка”; татар телендә коен чыпчыгы зоол. “березовка”, камыш чыпчыгы зоол. “камышевка”; киндер чыпчыгы зоол. “коноплянка”; кычыткан чыпчыгы зоол. “крапивник”; миләш чыпчыгы “дрозд-рябинник”; тау чыпчыгы “ржанка”; чебен чыпчыгы “мухоловка”.

Татар һәм үзбәк телләрендә чумчук, чыпчыг сүзләре белән бик күп әйтемнәр, мәкальләр бар. Берничәсен әйтип үтик: үзбәк телендә чумчук пир этса, унинг юраги шир этади (әйтем) – “Әгәр чыпчык талпынса, аның рухы үкчәгә китә; чумчук сўйса ҳам кассоб сўйсин (мәкаль) – “Хәттә чыпчыкны итче кисәргә тиеш”; татар телендә: илдә чыпчык үлмәс (әйтем) – “Илдә чыпчык ачтан үлмәс”; ат белән чыпчык куу (әйтем) “туптан атырга чыпчыкларга”; hавадагы торнаны тотам дип, кулындагы чыпчыкны җибәрмә (мәкаль). Шулай итеп, чыпчык hәм чумчук || чымчык, сүзләре төрки телләрдә төрле мәгънәләрдә кулланыла ала.

Каz “гусь”. Бу сүз борынгы төрки истәлекләрдә hәм Мәхмүд Кашгари сүзлегендә очрый: каz (ДТС, 438-439); karγa karγa ötgrnsä buty sunur - “Әгәр карга казга тиңләшләсә, ул аякларын сындыра” (МК, 254); каz ördäk kuγu kyl kalykyγ tudy – “Казлар, үрдәкләр, аккошлар күкне тутырганнар”; kuz ašy tytaγynta ud qojyn toŋuz gaz ödiräk taγyguta ulaty üküš telim özlüklärig ölürüp uluγ аš ičkü gylty – “Кызының туена күп итеп үгез, сарык, дуңгыз, каз, үрдәк, тавыклар суйды hәм зур мәҗлес ясады. (“Кутадгу билиг”); kak (ДТС, 422) зоол. “каз нәселе” (КБ, 386); kak (ДТС, 422): kak kuk et- “гаңгылдау (казлар турында)” (МК, 128).

Kаz сүзе урта гасыр язма истәлекләрендә дә теркәлгән: kаз|| kаз: каz tübe kaz; kaz kag kug etti “каз каңгылдаган”; kaz “гусь” (Орхон-Енисей язмалары). Хәзерге телләрдән чуваш телендә xur, якут телендә kās (Мал. ПДД, 413); каз “гусь” (РСл, т 2, ч.1, 360). Шунда ук төрле кыргый төр казлары да күрсәтелә: коңур каз, аķ каз, сар ала каз,ίỉ ала каз; төрек hәм татар, казах белән кыргыз, алтай телләрендә каз, газ, кас вариантлары очрый [Халиуллина, Шайхулов, 2004, ].

Борынгы төрки телендәге kaz сүзе хәзерге заман төрки телләрендә төрле фонетик формаларда күрсәтелгән: кыргыз, казах, ногай, татар телләрендә каз, төрек телендә kaz; башкорт телендә kaз; кумык, карачай-балкар къаз; алтай, тува, телендә кас; каракалпак, уйгур телендә ғаз; азербайжан, төркмән телендә газ; үзбәк телендә ғоз; хакас телендә хас; якут телендә хаас; чуваш телендә хур.

Kаz сүзе кушма нигезләр составында актив кулланыла һәм казның берәр төрен яисә башка төшенчәләрне аңлата: киек каз юлы “Млечный путь”, каз ите “гусиное мясо”, каз канаты “гусиное перо”, шулай ук каз оясы “а) корзина, где гусыня высиживает яйца”, б) непричесанная, лохматая голова” һ.б.

Казның тышкы билгеләре күп кенә төрки телләрдә аналитик юл белән ясала: татар, ногай телләрендә ата каз; башкорт телендә ата каз; кумык телендә ата къаз; тува телендә эр кас, уйгур телендә әркәк ғаз, хакас телендә ίргек хас, чуваш телендә хур аси “ата каз”; татар, ногай телендә ана каз, башкорт телендә инә каз, кумык телендә ана къаз; алтай телендә эне кас, тува телендә кыс кас, уйгур телендә чиши ғаз, төркмән телендә уркачы газ, урғочи ғоз, хакас телендә ине хас, чуваш телендә ама хур һәм хурами “ана каз”; татар телендә бала каз, башкорт телендә бала каз, төрки телендә каz pаlаzί, үзбәк телендә ғоз боласы, чуваш телендә хур чĕппи; татар телендә кыр казы, башкорт телендә ķыр казы, төрки телендә yаban kаzί, алтай телендә дъалан кас, тува телендә черлик кас һәм сур ғаз “кыргый каз”; алтай телендә айыл кас, тува телендә азырал кас “йорт казы”; татар телендә кытай казы, кыргыз телендә ак каз.

Хәзерге төрки телләрдә әле каралган сүзләр кергән фразеологик берәмлекләр һәм мәкәль-әйтемнәр дә бар: кыргыз телендә каз айланбас кара зоом “минем ышанычлы яклаучым”; казах телендә барлығы да ķаз калпында (әйтем) “каздан су төшкән кебек”; каракалпак телендә ғаз тойғанға семирмей ди, ķыйғанға семиреди (мәкаль) “каз тук булганда түгел, суда шуга (боз) чыкканда симерә”; ғаз орнына ғарға (әйтем) “тавис каурыйлы карга”; ғаз майынлы “аккош муенлы”; татар телендә мактаганга каз һөнәрең аз (әйтем); төрек телендә yаrίnkί kаzdan bukünkü yumurta yegdίr (мәкаль) “haвадагы торнага караганда, йодрыктагы тургай яхшырак”.

Шулай итеп, борынгы төрки истəлеклəргə теркəлгəн kaz, kaγ, kak “каз” сүзе мәгънәсендә тик kaz формасында гына, урта гасыр язма истәлекләрендә, шулай ук хəзерге вакыт теллəрендə кулланыла. Kaγ формасы безнең заманга кадәр сакланмаган.

Ördäk “үрдəк”. Борынгы төрки истəлеклəрендə үрдəкнең өч исем төре очый: ödiräk (ДТС, 431), ördäk (ДТС, 388), kašγalak (ДТС, 431) һәм šuηa (ДТС, 525).

Болар барысы да орхон-енисей язма истəлеклəрендə, шулай ук Мәхмүд Кашгари сүзлегендә, уйгур язмаларында теркәлгән: ödiräk “үрдəк”: ud kojin tonuz takүγu kaz ödiräk bu muntaγ tүnlүγlar bir küntä uč kata kelip. meni үsururlar sokarlar –“Сыер, сарык, чучка, тавык, каз, үрдəк кебек хайваннар, көненә өч тапкыр мине тешниләр һәм чукыйлар” (О-Е); kaz kopsa ördak kölig igänür “казлар күтәрелсәләр, үрдəкләр күлне басып алалар” (МК 1, 104); ördäk suvka čomdy “үрдəк күлгә чумды”; (МК,2, 26); kaz ördäk kuγu kul kalykyγ tudy “казлар, үрдəкләр, аккошлар күкне капладылар” (Кутадгу билиг); kašγalak зоол. “үрдəк-пеләш”, šuηа “үрдəк” (ДТС, 525).

Υрдәk сүзе борынгы язмаларда киләсе вариантларда очрый: ördäk; ördеk; ördök, ördäk, ördök, өртäк, öрдäк (РСл, ч.1, т.2, 1238).

Хәзерге төрки телләрендә иң киң таралыш алган борынгы төрки формасы – ördök// ördеk “үрдəк”. Мәсәлән: төрек телендә ördеk, төркмән телендә өрдек, азербайжан телендә өрдәк, кыргыз телендә өрдөк, кумык телендә оьрдек, алтай телендә öртöк, татар телендә үрдəк, башкорт телендә өйрәк, каракалпак, казах телендә γйрек. Билгеле булуынча, “ördök” ördеk, urdäk иң борынгы төрки һәм урта гасыр истәлекләрендә үк очрый. Шуның белән ул килеп чыгышы буенча һәм гомумтөрки чыганаклы булуын раслый.

Өрдәк “үрдəк” сүзе кыргыз халкының фольклор әсәрләрендә киң кулланыла: куу өрдөк, жез канаттуу өрдөк “бакыр канатлы үрдəк” ; куу өрдөктун эти “бакыр канатлы үрдəкнең ите”; Жез канаттуу өрдөктун этин жеген өлбөйт-деп, ушул дуйнө буткөнчө, аркы жайды көрбөйт-деп (мәкаль) – “Кем бакыр канатлы үрдəкнең итен ашый, шул дөнья беткәнче яши”. Бу мифологик аңлау вакытлар үтү белән кеше аңында үзгәрә, күптөрле хайван, кош исемнәре халык телендә сурәтләү чаралары, аерым алганда, метафоралар, эпитетлар буларак кулланыла башлыйлар. Мәсәлән: кумык телендә къыр оьрдек “кыр үрдəге”; эркер оьрдек “ата үрдəк”; алтай телендә суу гуш орток “су үрдəге”; хакас телендә иргек öртек “ата үрдəк”; тίзί öртек “ана үрдəк”; öртек полазы “бәбкә”; газы öртек , сас öртек “кыр үрдəге”; хол ортек “йорт үрдəге”, кöгин ортек “күгелҗем үрдəк”; татар телендә ата үрдəк, башкорт телендә ата ойрәк, каракалпак телендә еркек үрдəк “ата үрдəк”; татар телендә ана үрдəк, башкорт телендә ана өйрәк, каракалпак телендә мәкийен үйрек “үрдəк”; татар телендә бала үрдəк; башкорт телендә өйрәк бәпкәhе; татар телендә кыр үрдəге; башкорт телендә кыр өйрәге; каракалпак, казах телендә жабайы γйрек “кыр үрдəге”.

Күп кенә төрки телләрендә “үрдəк” сүзе әйтемнәр барлыкка килгәндә нигез булып тора: үзбәк телендә уйда ýрдак сузаяпти “бүлмәдә үрдәкләр йөзә” (өй түбәсеннән су акканда әйтелә); кыргыз телендә беш өрдәкучур (булмаганны сөйләү); тува телендә өдγрээн чассадаа, хөлүн часпас (әйтем) “күлгә тисә дә, үрдəккә тими” (ялгышу); татар телендә үрдəк биреп каз алу “үрдəкне казга алыштыру”; үрдəк очыру “дөресен сөйләмәү”; үрдəк хәбәр “чын түгел сүз”.

Кайбер хәзерге төрки телләрдә – чуваш, якут, карачай-балкар, ногай телләрендә, үрдəкнең башка атамалары да бар: чуваш телендә кăвакал, якут телендә кус, карачай-балкар телендә аръкау, ногай телендә баьпий. Алар нигезендә яңа төр исемнәре ясала: чуваш телендә кăвакал ами “ ана үрдəк”; кăвакал аçи “ата үрдəк”; кайăк кăвакал “кыр үрдəге”; кăвакал чеппи “бәпкә”; килти кăвакал “ йорт үрдəге”; кайăк кăвакал “кыр үрдəге”.

В.Г.Егоров әйтүенчә, кăвакал аваз кабатлау сүзе булып шулай ук башкорт, татар (диалектларда) телендә күгәл, кыргыз телендә көгөл “ата үрдəк”; якут телендә γөл кус “нырковая утка”; кураанах кус “кряква”; таас куhа “диңгез үрдəгенең кыяфәте”; ногай телендә уъй баьпий “йорт үрдəге”; кийик баьпий, данчыл баъпий, тарнан баьпий, туз баьпий “кыр үрдəге”; атаман баьпий “ата үрдəк”.

Якут телендә бу сүз нигезендә әйтемнәр барлыкка килә: кус быhый, ат бөгө “үрдəк кебек үткер, ат кебек көчле (көчле, үткер кешеләр турында); кус туспэтэх уута суох, тиин, ыштыбатах маhа суох – “Үрдəк кайда төшсә дә су юк, тиен йөгереп үтсә дә агач юк” (Якут иленең бай хайваннары турында).

Кош исемнәре башка терминологик берәмлекләр кебек телдә яшәп килгән тамырлар нигезендә ясала. Алар арасында аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган атамалар шактый булуы ачыклана. Мондый атамаларның нигезен ачыклау өчен еш кына тарихи-этимологик анализ ясау һәм башка кардәш телләр материалы белән чагыштырма яссылыктагы тикшеренүләр таләп ителә.



Заключение (выдержка)

Кешеләр һәрвакыт кошлар сайравын тыңлаганнар, алар чыгарган төрле тавышларга игътибарлы булганар. Кош тавышлары, гадәттә, барлык табигатьтәге тавышларга караганда кешегә эмоциональ яктан ныклы тәэсир итү көче белән аерылып тора. Мифологик традицияләрдә реаль дөньяның кошлары катлаулы символик мәгънәгә ия. Кошларны шулай ук илаһи затлар дип аңлау да бар. Шуңа күрә кеше кошлар телен аңларга, аны чишәргә омтылган.

Кош тавышларының табигатьтәге иң гади чагылышы буларак саф фонетик аваз ияртемнәренә нигезләнгән ошатулар чыгыш ясый: ки-ки-ри-күк, кыт-кыт, кәк-күк, кар-кар һ.б. Һәрбер тәкълиди (охшатулы) сүздән берничә фигыль ясала ала. Бу сүзләрдән, үз чиратында, яңа сүзләр ясала. Мәсәлән, сызгыру авазын белдергән ссс аваз ияртеме нигезендә сызгыру ~ сыйңыру ~ сыргыру ~ сыйгызу фигыльләре ясалган. Алар барысы да “сызгыру, сайрау” мәгънәсендә. Бу фигыльләр нигезендә борынгы төрки сыйгырчык, хәзерге татар сыерчык (сызгыручан кошчык) кош атамасы ясалган. Әкренләп дәвам иткән аваз үзгәрешле сүзләр тамырларын җуялар Тукран (тукылдатучы кош) исеме дә шулай ясалган. Димәк, аерым авазларның бер-берсен алыштыруы, бер-берсенә күчеше, озын сүзләрнең һаман кыскаруга омтылуы күп гасырлар, меңъеллыклар дәвам иткәнлектән, бик күп сүзләрнең охшатулы килеп чыгышы хәзер инде танылмый.

Төрки телләрдәге кош атамаларын тарихи-чагыштырма тикшерү нигезендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

- Кuγu “лебедь”, Šuŋkar, lačyn, toγan «сокол», Sanduvač “соловей”. Serä , чыпчык “воробей”, Ördäk “утка”, Каz “гусь” атамалары борынгы төрки язма истәлекләрдә үк теркәлгән булган.

- Хәзерге төрки телләрдә сандугач, тургай, сыерчык, чыпчык, саескан, каз, үрдәк, ләкләк, байгыш, суер, кыйгыр, кәккүк атамалары кош тавышларына нигезләнеп ясалганнар. Алар кардәш телләрдә төрле фонетик чиратлашуларга дучар булганнар.

- Карга атамасына карата галимнәрнең фикере икегә аерыла. Беренчедән, ул төс буенча бирелгән атама, икенчедән, бу кош чыгарган тавышка нигезләнеп ясалган дип карала;

- Акчарлак, аккош, күгәрчен кошларның төс үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалган. Аларның бер компоненты буларак төс атамасы чыгыш ясый.

- Аваз ияртемнәренә нигезләнеп ясалган кош атамалары еш кына күчерелмә мәгънәдә кулланылалар һәм фразеологик әйтелмәләр составында килә алалар;

- Хезмәттә тикшерелгән кош атамалары борынгы һәм хәзерге төрки телләрнең барысында да диярлек очрый, шуңа күрә алар лексик байлыкның бик борынгы, гомумтөрки катламын тәшкил итәләр. Кайбер кош атамаларының кулланылышы буенча ареаллар аерыла (мәсәлән, чыпчык~чымчык ~ кушкач ~ серче “воробей”, аккош ~ ак кув (< кuγu) “лебедь” һ.б.



Литература


1. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности VII века. – Алма-Ата, 1971.

2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.

3. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969.

4. Ибрагимов К. Некоторые древнетюркские названия птиц и их параллели в современых тюркских языках // Советская тюркология, 1974, № 6.

5. Мусаев К.М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении. – М., 1975.

6. Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречй: В 4-х тт. – СПб., 1899-1911.

7. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков (основы на гласные). – М., 1974

8. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика. – М.: Наука, 1997.

9. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.I-III. – Казан I - 1977, II – 1979, III – 1981.

10. Садыкова З.Р. Названия домашних и диких животных // Зоологическая лексика татарского языка. – Казань, 1994.

11. Торопцев И.С. Очерки русской ономасиологии (Возникновение знаменательных лексических единиц) – Л., 1970.

12. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря). Словарь. Т.1, – Уфа: Восточный университет, 2004.

13. Щербак А.М. Названия домашних и диких животных в тюркских языках // Историческое развитие лексики тюркских языков. – М., 1961.



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word.

Информация о работе

Тип: Курсовая работа
Страниц: 29
1300 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание авторской работы.
С нами работают более 500 авторов.
Средний балл наших работ: 4,87
Пишем студенческие работы с 2010 года.
Мы помогли 310593 студентам.
X
X