8-841-274-5838
(с 9-00 до 20-00 МСК)
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

Төрки телләрдә тамыр төзелешен тикшерү тарихы - Курсовая работа

Содержание

КЕРЕШ .3

ТӨП ӨЛЕШ

БҮЛЕК I

Төрки телләрдә тамыр төзелешен тикшерү тарихы.5

БҮЛЕК II.

*Тï тамыры белән бәйле семантик кырның төзелеше.12

БҮЛЕК III.

Татар телендә *Тï тамырының семантик үсеше.16

ЙОМГАК .22

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ .25



Введение (выдержка)

Төрки телләрнең сүз төзелешенә, аерым алганда аның тамырына багышланган күп кенә кызыклы эзләнүләр булса да, бу мәсьәлә тюркологиядә бүгенге көндә дә һаман әле аз тикшерелгән өлкә булып кала килә.

Төрки телләрдә сүзләрнең тамыр төзелешен ачыклау, барлау, анализлау торышы түбәндәге юнәлешләрдә билгеләнә:

а) төрки лексикологиядә;

б) төрки телләренең тарихи – чагыштырма грамматикасында;

в) тарихи лексикологиядә;

г) аерым төрки телләрнең тарихи грамматикасында;

д) лексиканың төрки катламында (пластында) гомумтөрки («общетюркский») һәм ареаль («межтюркский») катламнары билгеләүдә;

е) гомумалтай һәм ностратик лексикологиядә һәм грамматикада.

Кызганычка каршы, тюркологиядә «тамыр» төшенчәсе әле булса бер төрле генә караштан чыгып аңлатылмый. Мәсәлән, Н.К.Дмитриев «тамыр» һәм «нигез» төшенчәләрен тиңләштереп карый, кыргыз галиме Б.М. Юнусалиев «тамыр» төшенчәсен тарихи яктан аңлата.

Татар телендә тарихи тамырларны тикшерүгә багышланган хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Бу мәсьәләне өйрәнүгә бәйле теоретик хезмәтләр бары тик соңгы елларда гына күренә башлады. Аларда тамырлар тарихи – чагыштырма планда карала һәм агглютинатив тел буларак татар телендәге борынгы тамырлар ретроспективада, ягъни сүзләр тарихының төпкеленә тагын да тирәнрәк үтеп тикшерелә. Бу курс эшендә төрки телләрдә киң таралыш тапкан этимологик *Тï тамырының тарихи үсешен, аның хәзерге татар телендә фонетик, семантик чагылышын тикшерүне максат итеп куйдык.

Бу максатка алдагы бурычларны чишү нигезендә ирешергә мөмкин:

• Төрки телләрдә тамыр проблемасы белән бәйле хезмәтләрне анализлау, бу мәсьәләне тикшергән галимнәрнең фикерләренә күзәтү ясау;

• *ТÏ тамырына караган сүзләрне «Борынгы төрки сүзлеге»ннән һәм Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгет әт төрк» сүзлегеннән барлап чыгу;

• этимологик *Тï тамырының семантикасын һәм фонетика өлкәсендәге үзгәрешләрен хәзерге татар әдәби теле белән чагыштыру;

Курс эшендә тикшерү объекты итеп хәзерге әдәби телендә үзаллыкулланылган (мәсәлән, ту- « родиться, появиться на свет») шулай ук үзаллы кулланылмаган, ләкин составында тарихи *Тï тамыры булган төрле фонетик вариантларда күзәтелгән (туган – тумача «родственник», тулы «полный» һ.б.) лексик берәмлекләре сайлап алынды.

Курс эшендә түбәндәге метод һәм алымнар кулланылды:

• тарихи – чагыштырма метод «Борынгы төрки сүзлеге»н һәм Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгат әт төрк» сүзлегенең, язма истәлекләренең хәзерге татар теле белән тәңгәл килгән сүзләрне чагыштырып, аларның килеп чыгышын һәм генетик кардәшлеген билгели;

• эчке реконструкция методы язма истәлекләргә, тарихи авазлар чиратлашуына таянып эш итә;

• тышкы реконструкция *ТÏ тамырының тышкы (аваз) ягын чагыштыру өчен кулланылды;

• семантик кырлар методы тирән гомумиләштерелгән мәгънәләрнең һәм аларның *Тï тамыры белән бәйләнешен анализлый.

Тикшеренүләр өчен кулланылган чыганаклар:

• « Борынгы төрки сүзлеге » ( Л.,1969);

• Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгат әт төрк» сүзлеге ( Тошкент, 1967);

• Татар теленең аңлатмалы сүзлеге ( III томда);

Курс эшешең структурасы: кереш өлеше, өч бүлек, йомгаклау өлеше, кулланылган әдәбият.



Основная часть (выдержка)

БҮЛЕК I

ТӨРКИ ТЕЛЛӘРДӘ ТАМЫР ТӨЗЕЛЕШЕН ТИКШЕРҮ ТАРИХЫ

Төрки телләрдә тамыр лексика үзәк урынны алып тора, шуңа күрә төрки галимнәрне бигрәк тә тамырның табигате кызыксындыра. Тамыр, иң кечкенә гади берәмлек буларак, телнең төп һәм әһәмиятле, шул ук вакытта борынгы элементы булып тора, ансыз телләрнең генетик кардәшлеген күз алдына да китереп булмас иде .

Төрки тамырны өйрәнү ул тарихи лексикологиянең объекты, һәм этимология, семасиология, фонетика, лексикография кебек бүлекләр белән тыгыз бәйләнгән. Башка тел белеме бүлекләреннән аермалы буларак, тарихи лексикология ретроспектив характерда, ягъни телнең үткәненә, тарихның төрле этапларындагы торышына игътибар итә.

Борынгы һәм хәзерге төрки телләрнең фактларына таянып, тамырлар алар синхрон һәм диахрон аспектларда каралырга мөмкин һәм телнең пратөрки хәлен реконсрукцияләү максатын куя.

Шуны да әйтергә кирәк, төрки тамырның табигатен белгечләр төрле күзлектән карыйлар: тарихи-генетик, этимологик, лексикографик, төрки һәм алтай, фонетик, семантик, структур- морфологик һ.б.

Төрки тамырларны рус, чит ил һәм совет белгечләре 100 елдан артык өйрәнәләр. Беренчеләрдән булып XIX йөзнең 70 елларында төрки тамырларының чагыштырма сүзлеген Н.И.Золотницкий төзегән, ә этимологик сүзлек Г.Вамбери тарафыннан төзелә. Соңыннан алтаистика күзлегеннән чыгып тамыр лексикасы В. Котвич, М.Рясянен, Г.И.Рамстедт һәм башкалар карыйлар, шулай ук этимологик яктан (Г. Вамбери, Э.В.Севортян, Л.С.Левитская, С.Калужский, В.Г.Егоров), тарихи яктан (А.Н.Кононов, Г.Айдаров, И.А. Батманов), лексикологик яктан (В.В. Радлов, Н.А.Баскаков, Н.Ф.Катанов, А.М.Щербак) тикшерәләр.

Сүзнең нигез өлешен тәшкил иткән бер иҗекле тамырлар төрки телләрдә үзәк урынны алып торалар. Ә инде тарихи лексикология күзлегеннән һәм этимологик яктан тикшергәндә, белгечләр нәкъ шушы үзәкнең мәгънәсен күрсәтүне максат итеп куялар. Телчеләр бу максатка һәрберсе үз юлы белән бара. Ләкин, шулай булса да, төрки тамырлар мәсьәләсе һаман да чишелеп бетмәгән, аның табигате үз эченә күп кенә аңлашылмаган сорауларны алган, шуның өчен ул кызык та, мавыктыргыч та, һәм шуңа күрә телчеләр эзләнүне, тарихи аназлизлауны дәвам иттеләр. Бу проблема күпме генә яңа фактлар һәм карашлар белән тулыландырылмасын, белгечләр алдына яңа проблемалар туа. Нәтиҗәдә күп төрле карашлар барлыкка килә.

А.Зайончковский, А.Н.Кононов, Э.В.Севортян төрки тамырларын фонетик – фонологик яктан үзгәрүчән һәм вариатив дип күрсәтәләр.«Тамыр» сүзенә төрки әдәбиятта төрлечә аңлатма бирелә. Әйтик, 100 ел элек ул нигез, нигез иҗек, төп сүз терминнары белән белдерелгән. Г.Вамбери моның авыр сорау булуын билгеләп, болай ди: «Мин әлегә нигез төшенчәсен генә куллана алам, чөнки тамыр сүздән һәм аңа кушылган аффикстан ясалган тамырлар да бар. Мондый шикле мәсьәләне мисалларны бөртекләп тикшерүдән соң гына чишәргә була.» Ул мондый мисал китерә : * ит яисә ип (~ он) «мука» сүзләре оq ~ov «төю, сыту» сүзләреннән ясала.

Бүгенге көнгә кадәр төрки телләрдәге борынгы (яки тарихи) тамырның төзелеше турында бер–берсен юкка чыгара торган капма-каршы ике фикер яшәп килә. Телче галимнәр әле дә булса сузыкка беткән [Т+С] тибындагы бер иҗекле фигыль тамырлар төрки телләрдә бармы дигән сорауда бер нәтиҗәгә килә алмыйлар. Бер төркем тюркологлар (ВЛ.Котвич) төрки һәм монгол телләренең чагыштырма анализы нигезендә шундый нәтиҗә ясыйлар: төрки телләрнең структур тамыры төрле типта булырга мөмкин: гади һәм бер иҗекле – [С],[Т + С],[С + Т], катлаулы - [Т + С+Т],[(Т)С + Т + Т].Икенчеләре, (Г.Вамбери, В.В.Радлов, И.А. Батманов, Н.А.Баскаков, А.М.Щербак һ.б.) киресенчә, [Т + С+Т],«классик» тибындагы бер иҗекле тамыр иң борынгы структур тип була дип билгелиләр, ягъни төрки телләр өчен «типик тамыр» [ТСТ] була.

Тамыр мәсьәләсен тикшерүдә поляк галиме А Зайончковскиийның чыгышы аерым игътибарга лаек . Аның 1961 елда «Вопросы языкознания» журналында бастырылган мәкаләсе бүгенге көндә дә нигезле санала. Ул үзенең фикерләрен мисаллар ярдәмедә дәлилли.Төрки телләрнең тамыр структурасы төрле типта булырга мөмкин: гади – С, Т + С, С + Т; катлаулы – Т + С + Т, Т (С) + Т + Т.

Төрки телләрдә, бигрәк тә урта гасыр язмаларында, Т + С тамыр тибы еш очрый, - ди ул. М. Кашгарыйның «Диване лөгет әт төрк » язмасыннан ( XI г.) Т + С тибының берничә мисалын күрсәтә:

1) ba-: bar «связывающий, основной, существующий»;

2) ju- «мыть» ;

3) ji-je-«есть, кушать» ;

4) ku- «охранять, беречь»;

5) qa- «складывать пластами (дрова под котел)», 2. «складывать ∕ одежду в сундук)»;

6) qo- «поставить, ставить»;

7) sa- «считать» ;

8) sy- «разрушать, ломать, не исполнять»;

9) su- «он повиновался ему (буквально: протянул ему шею)»,2. «он мне подарил шерстяную нить для того, чтобы сучить»;

10) ti-,te- (tä-) «говорить» ;

11) tu-(аорист tur) «загружать, закрывать». [Зайончковскиий А.К.,30]

А.Зайончковский реконструкцияләгән бер иҗекле тамыр сүзләрнең Т + С моделенә бәйле 11 тамыр китерә:

* ad - : адын - «дивиться, изумляться»; адыр- «различать»; адру - «отличать, выбирать»; adын - «опамятоваться, вытрезвиться»; адын -«другой, иной». Татар телендә аер «различать, отличать» сүзенә тәңгәл килә.

*са-: чай–«бить», чал-«кланяться», чак «выбивать огонь»; чат «прибивать».

* со-: чок-, чоу-«зарезать, убивать»; чал– «быть обрубленным».Татар телендә бу группага чал фигылен кертергә була: «быть обрубленным».

* ja-: йал-«загорать, воспламеняться»; йак-«поджигать, топливо», йан-«сгореть, загораться». Татар телендәге як,ян сүзләре дә тамырдаш, шушы ук мәгънәгә ия.

* ja -: яй-, яну-«простираться, расстилаться распространяться»; яд«распространять»; ят- «находиться в таком состоянии, лежать».Татар телендә җәй «стлать» боерык фигыль формасы ясалган.

* jo -: йоq «исчезать, погибать»; йок –«нет».-чаг.:татар телендә юк «нет», югал «исчезать».

* jü йүq- «грузить»; йүк «кладь, вьюк, тягость»; йүк- «собирать, накапливать». -чаг.: йөк «груз», йөклә «поручить».

* qy -: кул- «делать». - чаг.: кыл «делать» (т.).

* sa -: сач- «разбрасывать, рассеивать»; сал «представлять, излагать, назначать (цену)», сай «плоский. Ровный, равнина, пустыня, степь». Татар телендә сай «мелкий, неглубокий».

* to-: тоq «насыщать(ся), быть сытым»; тоq «полный, целый, весь, совсем»; тол- «выполняться, наполняться»; тор- «полный, целый, весь, целиком»; топ- «складывать, слоями»; ток- «сытый»; tor «наполнять, делать полным». Татар телендә бу тамыр туй «насыщаться, быть сытым»; тул «наполняться»; тук «сытый» сүзләре белән бәйләнеш таба.

* ty-: тыq- «устремляться, посягать, удерживать»; тык- «стеснить, оттеснить». [Зайончковскиий А.К.,31-32] Татар телендә тамырдаш тот «удерживать», тык > тыгыз «стеснить, оттеснить» фигыльләре бар.

Шулай итеп, башка телчеләрдән аермалы буларак, А.Зайончковский беренчел тамырларны, нигезләре янәшә кую юлы белән реконструкцияләү методикасын эшкәртә. Ләкин , шул ук вакытта, барлык фигыльләрне дә ТС тибына кайтарып калдырып булмый, - ди ул. Телдә тагын С, ТС, СТ, ТСТ иҗек структуралары да булган.



Заключение (выдержка)


Төрки телләрдә сүз тамыры проблемасы ике аспектта карала: синхроник һәм диахроник планнарда.

Билгеле булуынча, төрки чыганаклы тамырларның структур типларын синхроник планда билгеләгәннәр һәм, нигездә, алар галимнәр арасында бәхәс тудырмыйлар. Бер иҗекле һәм ике иҗекле тамырлар аерым күрсәтеләләр, әмма алар семантик планда нечкәлекләре белән әлегә тикшерелмәгәннәр.

Төрки тел белеменең иң катлаулы мәсьәләләренең берсе, беренчедән төрки телләрдәге сүз тамырларының структурасын һәм семантикасын пратөрки чорыннан алып бүгенге көнгәчә килеп җиткән берәмлекләрнең үсеш чорларының этапларын билгеләүне дә күрсәтергә кирәк.

«Тамыр» сүзенә төрки әдәбиятта төрлечә аңлатма бирелә. Мәсәлән, 100 ел элек ул нигез, нигез иҗек, төп сүз терминнары белән белдерелгән. Бүгенге көнгә кадәр төрки телләрдәге борынгы тамырның төзелеше турында бер – берсен юкка чыгара торган капма–каршы ике фикер яшәп килә. Алар, нигездә, тамырларның беренчел иҗек типлары мәсьәләсенә кайтып кала. Бер төркем тюркологлар төрки телләр өчен «типик тамыр» [ТСТ] дип билгелиләр. Мәсәлән, Н.А.Баскаков фикеренчә, кал, бул, кил, кыл рәвешендәге сүзләр – беренчел «классик» тамырлар. Икенчеләре, төрки һәм монгол телләренең чагыштырма анализы нигезендә шундый нәтиҗә ясыйлар: төрки телләрнең структур тамыры төрле типларда булырга мөмкин : гади һәм бер иҗекле, катлаулы. Аларның катлаулылары, үз чиратында, гади типлар нигезендә туганнар. Мәсәлән, поляк галиме Зайончковский А. төрки тамырларның гади – С, Т + С, С + Т һәм катлаулы – Т + С + Т, Т(С) + Т + Т типларын бүлеп чыгара. Ул шулай ук реконструкцияләнгән бер иҗекле тамыр сүзләрен Т + С моделенә бәйле 11 тамыр китерә һәм шулар арасыннан *tï тамырын да күрсәтә. Татар телендә И.В. Кормушин күрсәткән *qa тамырыннан кала кулланылышы буенча активлыгы ягыннан *tï тамырын билгеләргә була. Әлеге хезмәттә бу этимологик тамыр тикшерү объекты булып торды.

Борынгы төрки телдә *tï тамыры киләсе ясалма сүзләрне биргән: ti + в – tï + б – 1.тоткарлау, тотып калу: Аčа ber qapuy tïdma barsa kisi. –(«Кутадгу билиг») [ДТС, 565].- Ача бир капканы. Тотма барган (киткән мәгънәсендә). 2. чикләнгән; 3.туктату; tï + j – киртә булу, комачаулау; tï + ү – үтәмәсләндерү, үтәмәсләү; tï + q -1. тутыру, басып тутыру; 2. тыгу, тыгып кую.

Хәзерге татар телендә tï тамырының лексик – семантик үсешен киләсе микрокырлар рәвешендә китерегә мөмкин:

I. 1.тый – тыю, туктату, туктатып тору: тый + нак «скромный».

2. тык – кадау, чәнчү; тыгу, салу: тыгын < ты + к + ын «бөке, чөмәк», тыгыз < ты + к + ыз «тыгыз, тыгыз итеп», тыг + ыну туйганчы ашау, ашказанны тутыру, тыңк + ычлау « тутыру, тутырып салу, түбәләмә тутыру; нигезле, төгәл, пөхтә».

3. а) тым аз сүзле, сөйләшмәүчән, йомыклыкка охшату тым + ызык (күл турында) «әкрен, тыныч», шулай ук том + алау «йому, ымыклау». б) тын – тыну, тынып калу, тынычлану, тыну, туктатып тору: тын + ыч «тыныч; тынычлык», урт. тың + ла «тыңлау, игътибарлы булу» < борынгы төрки tïŋ « тыңлау; яңгырау, яңгыраш». Әлеге лексик берәмлекләр синкретик характерда, фигыль һәм исем формалары коррелятын « тын алу, тын чыгару».

4. тыр – тырпайту, үрмәләп чыгу таралу: тыр + пай «растопыриться».Монда ук деформация, тәртипсез хәрәкәт, нәрсәдер белән тырнау, ярып чыгу белән бәйле семантик компонент күзәтелә: тыр + на «царапать», тыр + нак «ноготь», тыр + ма « грабли» һ.б.

5. тыш – тышкы як (нәрсә белән булса да аерымланган, аерылган як). Бу микрокырга исем – нигез тыш + ау «хомут» кертелә.

Шулай итеп, тамыр нигезнең лексик–семантик үсеше бердәм семантик компонент, икенче төрле әйткәндә гомум мотивацион сыйфат белән бәйле, бу конкрет телдән китерелгән лексик берәмлекләр белән диахрон һәм синхрон планда раслана. Теге яки бу тамыр нигез тирәсендәге лексик берәмлекләр телнең лексик системасындагы бәйләнешләрне һәм үзара йогынты ясауны ачыкларга һәм күзәтергә ирек бирәләр.



Литература


1. Баскаков Н.А.Алтайская семья языков и её изучение. – М .; Наука, 19988. 136 с.

2. Ганиев Ф.А. Некоторые итоги исследования словообразования в современном татарском языке и задачи его дальнейшего изучения // Вопросы татарского языкознания . – Казань, 1971.

3. Дмитриев Н. К. Строй тюркских языков. – М., 1962.

4. Древнетюркский словарь. – Ленинград, 1969. – С 570 - 603.

5. Зайончковский А.К. К вопросу о структуре корня в тюркских языках: Глагольные основы моносиллабического ( односложного) типа С + Г (согласный + гласный) // ВЯ. – 1961 . - № 2 .- с. 31 -32.

6. М.З.Зәкиев Төрки – татар этногенезы. – М.: Инсан, 19998. – 265 – 266 бб.

7. Кажибеков Е.С. Фоно–семантическая характеристика пратюркского корня // Прблемы этимологии тюркских языков. – Алма – Ата: Наука, 1986. – 322 с.

8. Кайдаров А.Т. Структура односложных корней и основ в казахском языке. – Алма – Ата: Наука , 1986. – 24.

9. Котвич В. Исследование по алтайским языкам. М., 1962. – С. 14 – 36

10. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков. – М.: Наука, 1984. – 226с.

11. Рамазанова Д.Б. Семантические изменения древнетюркских слов в татарском языке. – Казань, 1991. – С.17 –19

12. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге . 3 томда. – Казан, I – 1977 – С. 340Татаро – русский словарь. – М.: Наука, 1966.

13. Тимирханов В.Р. Имяславие и лингвистика корня. – М.: МАКС Пресс, 2007.

14. Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало – Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества. Уфа, 2003. – С. 132 – 140.

15. Шайхулов А .Г. Односложные корневые основы в кыпчакских языках Урало – Поволжья ( опыт синхронической и диахронической характеристики). – Уфа: Восточный университет, 2000. – 4.1. – с. 8.

16. Әхмәтьянов Рифгать. Татар теленең кыскача тарихи – этимологик сүзлеге. – Казан. : Тат. Кит. Нәшр., 2001. – 272 б.

17. Әхмәтьянов. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары // Фән һәм тел. – 2000. - № 1. - 16 – 23 б.



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word.

Информация о работе
Страниц: 26
Тип: Курсовая работа
800 p.
Не нашли что искали? У нас Вы можете заказать
Контрольная работа
от 100 p.
cрок: от 1 дня
Реферат
от 600 p.
cрок: от 1 дня
Курсовая работа
от 1000 p.
cрок: от 3 дней
Дипломная работа
от 6000 p.
cрок: от 6 дней
Отчет по практике
от 1000 p.
cрок: от 3 дней
Решение задач
от 150 p.
cрок: от 1 дня
Лабораторная работа
от 200 p.
cрок: от 1 дня
Доклад
от 300 p.
cрок: от 2 дней
Заказать работу очень просто!
Вы оформляете заявку
Получаете доступ в лк
Вносите предоплату
Автор пишет работу
Получаете уведомление
о готовности
Вносите доплату
Скачиваете готовую
работу из лк
X
X