8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Сиэтл
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

ЛЕКСИЧЕСКИЕ И СТИЛИСТИЧЕСКИЕ ОСОБЕННОСТИ В ПОЭЗИИ ВЕНЕРА ФАТТАХОВА (ВЕНЕР ФАТТАХОВ ШИГЪРИЯТЕНДӘ ЛЕКСИК-СТИЛИСТИК УЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ) - Курсовая работа

Содержание

Кереш.5

I БҮЛЕК. Татар телендә лексик һәм стилистик чараларны өйрә-

нүнең теоретик проблемалары.8

II БҮЛЕК. Венер Фәттахов шигъриятендә лексик-стилистик үзенчәлекләр

2.1. Шагыйрьнең әсәрләрендә лексик катламнар.11

2.2. В.Фәттахов әсәрләрендә стилистик үзенчәлекләр чагылы-

шы.20

2.3. Венер Фәттахов әсәрләрендә стилистик фигуралар кулланы-

шы.28

Йомгаклау….…32

Файдаланылган әдәбият исемлеге….…33



Введение (выдержка)

Татар әдәбияты – меңъеллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән әдәбият. Менә шушы бай мираслы әдәбиятка үзеннән ¿леш кертº юнә-лешендә зур көч куйган әдипләр арасында моңлы, көйле шигырь юллары белән бик күпләрне үзенә җәлеп иткән шагыйрь Венер Фәттахов исемен атау да бик мөһим.

Венер Фәттахов иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән үзенчәлекле. Үзенең тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси кичерешләренә бәйле рәвештә туган авылы, аның кешеләре, табигате турында, мәхәббәт хатирәләре турында язылган китапларында шагыйрьнең халыкчан рухлы лирик таланты ачык сиземләнә.

Венер Фәттахов поэзиясендәге ритм стихиясенең югары дәрәҗәгә күтәрелгән бер сыйфаты – аның көйдән, мелодиядән аерылгысыз булуы. Аның поэзиясе көй һәм моң, гармония белән сугарылган. Ләкин мондый көйлелек, музыкальлек кайдан килә, нинди чыганаклардан азыклана? Аның шигъри телендә сүзләрнең мәгънә эчтәлеге генә түгел, аларның эмоциональ һәм музыкаль төсмерләре дә ялтырап китә, шигъри сыгылмалыгы ачыла. Аның шигырьләренең үзләреннән-үзләре җырлап, көйгә салынып торуы күзәтелә. Җыр В.Фәттаховның стихиясе, җыр язганда ул илһамлану кичерә, җырны ул канатланып иҗат итә. Шагыйрьнең көйгә исәп тотып язылмаган шигырьләре дә байтак. Әмма шагыйрьнең монда да татар әдәби теле лексикасы арсеналында булган бай чаралар белән искиткеч оста эш итә,яңа буяулар сала.

Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр әдипнең сөйләм үзенчәлеге күренә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы язучының дөньяга карашын, иҗат ысулының юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа да сүзнең мәгънәлелеген, тәэсирлеген, табу сүз белән эшләүнең бер төре булып тора. Бу шагыйрь Венер Фәттахов иҗатында да ачык чагыла. Бу җәһәттән чыгып, Венер Фәттаховның әсәрләрен өйрәнүгә бик тә лаек шагыйрь икәнлеге ачыклана. Нәкъ менә шулар турында уйланулар курс эшен «Венер Фаттахов шигъриятендә лексик-стилистик үзенчәлекләр» темасына багышларга кирәк дигән фикергә китерде.

Шагыйрь В.Фәттахов иҗатын тикшерүгə багышланган фəнни хезмəтлəр юк, ә әсәрләренең лексик-стилистик үзенчәлекләре бөтенләй дә өйрəнелмəгəн өлкə булып кала. Димәк, В. Фәттахов иҗатына да игътибарның җитешмәве көн кебек ачык. Шулай булгач, В.Фәттаховның иҗатын, аның әсәрләренең лексик-стилистик үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнү аның татар шигъриятендә тоткан урынын күзалларга ярдәм итә түгелме? Шагыйрьнең тел байлыгын, аның стилистик hәм сурәтләү-тасвирлау чараларын өйрәнү әсәргә дөресрәк hәм тулырак бәяләмә бирергә мөмкинчелек биреп кенә калмый, ә ХХI гасыр башындагы татар әдәби телен өйрәнүгә дә ярдәм итә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы язучының дөньяга карашын, иҗат ысулының юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа күрә, милли әдәби телнең үсеш проблемасын хәл итүдә җитди гомуми нәтиҗәләр чыгару өчен язучының индивидуаль телен hәм стилен, туган телнең бөтен байлыгын, төрлелеген үз эченә сыйдырган әсәрләр телен системалы рәвештә hәрьяклап өйрәнү мөһим. Безнең тикшерүләр бүгенге көндә сүз сәнгатенең торышын билгеләүгә дә ярдәм итәчәк. Бу курс эшенең актуальлеген билгели. Һәм югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, курс эшенең актуальлеге В.Фәттахов әсәрләрендәге тел-стиль үзенчәлекләренең хәзерге көндә дә ачылып бетмәве белән дә билгеләнә.

Җырчы шагыйрьнең зур талант көче «Яшен артыннан йөгерәм», «Үзе рәхәт,үзе кыен», «Үксеп елый яралар», «Ышанасы килә», «Язларда калдың», «Учакларда еллар яна» җыентыкларында тулы ачыла. Әлеге курс эше эшенә җирлек итеп нәкъ менә шул җыентыкларга кергән әсәрләрне алу максатка ярашлы булыр дип табылды.

Хезмәтебезнең максаты: Шагыйрь В.Фәттахов шигъриятен тикшереп, аның индивидуаль стилен, әсәрләренең лексик-стилистик үзенчәлекләрен, сүзләр палитрасы белән ничек файдалану үзенчәлекләрен, сүз сәнгате өлкәсендә тоткан урынын ачыклау.

Максатыбызга ирешү өчен, алга түбәндәге бурычлар куелды:

– татар һәм рус галимнәрнең лингвостилистика өлкәсенә караган фәнни хезмәтләрен өйрәнү;

– В.Фәттаховның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;

– В.Фәттаховның шигырьләрен укып, лексик-стилистик үзенчәлекләренә игътибар бирү, тел-стиль чараларына бәя бирү, анализлап, гомумиләштерүләр ясау;

– В.Фәттаховның туган телнең төрле мөмкинлекләрен үзенә генә хас алымнар белән иҗади файдалану осталыгын күрсәтү;

– әдипнең әсәрләрендә аларның нинди урын алып торуларын күрсәтү.

Бу хезмәтне язганда без әдәби контекстта сүз кулланылышының үзенчәлеген аерып күрсәтү максатында, лингвостилистик һәм контекстуаль анализ методына таяндык.

Югары уку йортларында әдәби әсәрләр телен өйрәнү махсус курс булып үтелүен, язучы, шагыйрь, драматург теле турында дипломнар, курс эшләре язылуын, «Әдәби текстка лингвистик анализ» курсы керә башлавын искә алсак, студентлар өчен бу хезмәт практик әhәмияткә ия булыр дигән фикер туа.

Курс эшенең теоретик һәм методологик нигезен татар язучылары һәм галимнәре Г.Әхәтов, А.Әхмәдуллин, И.Бәширова, А.Булатова, Г.Галиуллина, Р.Гәрәева, Й.Гәрәй, Д.Заһидуллина, А.Исмәгыйлева, Х.Корбатов, И.Низамов, С.Поварисов, Ф. Сафиуллина, В.Хаков, Ф.Хатипов, рус галимнәре В. Виноградов, А.Ефимов, А.Квятковский, В.Жирмунский, В.Сидельников, Л.Тимофеев, В.Хализев, В.Чичеров хезмәтләре тәшкил итә.

Әлеге курс эше төзелеше ягыннан керештән, ике бүлектән, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.



Основная часть (выдержка)

Беренче бүлек. Татар телендә лексик һәм стилистик чараларны өйрәнүнең теоретик проблемалары

Язучының иҗаты, геройлары, тема-идеясе, образлары аның телендә гәүдәләнә һәм бары тик аның теле аша гына аңлашыла. В.В.Виноградов язучының стилен, поэтикасын, дөньяга карашын тикшерүне аның телен төпле һәм нечкә итеп өйрәнүдән башка күз алдына китереп булмавы турында яза.

Телдә лексик һәм стилистик чараларны өйрәнү галимнәрнең, тел белгеч-ләренең, тикшеренүчеләрнең игътибар үзәгендә тора. 60-70нче елларда күре-некле галимнәрнең лингвостилистика өлкәсенә караган бик күп фәнни хезмәтләре дөнья күрде. Рус галимнәре Л.И.Тимофеевның «Основы теории литературы», Г.Я. Солганикның «Стилистика русского языка», В.В.Вино-градовның «Стилистика. Теория поэтической речи. Поэтика», «О языке худо-жественной литературы», А.И.Ефимовның «Изучение языка художественных произведений», Х.Г.Корбатовның «Татарская лингвистическая стилистика и поэтика», В.Х.Хаковның «Стилистика һәм сүз сәнгате», Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы», Ф.М. Хатиповның «Әдәбият теориясе», Ф.С. Сафиуллинаның «Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология», Д.Ф. Заһи-дуллинаның «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы», Х.Корба-товның «Сүз сәнгате: татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтика-сы»,Г.Р.Галиуллинаның «Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә» китаплары, В.Х.Хаковның «Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең куллану үзенчәлекләре», «Татар әдәби теле: Стилистика» исемле монографиясе һәм башка фәнни хезмәтләр басылып чыкты. Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы» китабында татар лексикасына карата гомуми үзенчәлекләр билгеләнгән. В.Х. Хаковның «Татар әдәби теле: Стилистика» исемле монографиясендә стилистик үзенчәлекләр тел үзенчәлекләренә таянып күрсәтелгән.

Язучының тел стиле төрле яктан карала. Берәүләр аның лексик соста-вын, мәсәлән, В.Хаковның «Просторечная лексика в языке художественной литературы», Д.Н.Шмелевның «Слово и образ»; икенчеләре фразеологиясен, мәсәлән, А.Д.Григорьеваның «Поэтическая фразеология Пушкина», Г.Х.Әхә-товның «Язучы фразеологиясенең кайбер үзенчәлекләре»; өченчеләре исә сурәтләү-тасвирлау чараларын өйрәнә. Монда Е.А.Некрасованың «Метафора и ее окружение в контексте художественной речи», Н.А.Басилаяның «Метафора в поэзии С.Есенина», С.Ш.Поварисовның «Нуры Содур» поэмасының тел-сурәтләү үзенчәлекләре» дигән мәкаләләрен китерергә була. Кайбер тел галимнәре төрле сүз төркемнәренең стилистик үзенчәлегенә дә тукталалар.

Халкыбызның культура дәрәҗәсенә, эстетик зәвыгына, аң-акылына бәйле рәвештә тел даими үсеп тора, яңадан-яңа сурәтләү чаралары белән байый. Шуңа күрә нәфис әдәбият әсәрләренең телен тикшерүдә теоретиклар төрле ысуллар кулланырга мәҗбүрләр. Ләкин татар классикларының телен, стилен өйрәнгән хезмәтләр шактый булуына карамастан (М.Г.Мөхәммәдиев, Ф.С.Сафиуллина, И.Б.Бәширова, Ш.Абилов) язучының, әдәби әсәрнең телен тикшерү методикасы әле hаман канәгатьләнерлек эшләнмәгән. Шуның өчен булса кирәк, әдәби әсәрләрнең тел-стиле кайсы фәндә (әдәбияттамы, әллә телдәме) өйрәнелергә тиешлек турында төрле бәхәсләр туып торды.

Академик В.В.Виноградов болай дип яза: «Минем ныклы карашымча, матур әдәбият әсәрләренең телен (яки, башкача, стилен) өйрәнү тел белеменә якын торган, шул ук вакытта алардан аермалы булган махсус филологик фәнне тәшкил итәргә тиеш» [Виноградов,1959; 3]. Авторның тел-стилен тикшерү белән лингвистлар да, әдәбиятчылар дә шөгыльләнә. Монда шикләнергә урын юк. Ләкин Б.Н.Головин тәкъдимнәреннән дә ваз кичәргә ярамый. Ул болай ди: «Язучының телен өйрәнү белән берьюлы аның әсәренең эчтәлеген дә өйрәнеп булмый, ягъни лингвистик объектны әдәбият объектын өйрәнү белән алмаштырырга ярамый» [ Головин,1962; 142]. Әдәби әсәрнең телен тикшермичә, филолог аның асылына, нигезенә үтеп керә алмаячак, һәм анализ формаль булып калачак. Чөнки «Стиль ул «алымнар җыелмасы» да, тышкы форма да түгел, ә дөньяны поэтик күзаллау һәм поэтик образлы фикерләүнең иң мөһим сыйфаты» [Виноградов,1959; 287]. Телче, әдәбият белгеченнән аермалы буларак, әдәби әсәрнең идеясенә, төп фикеренә шул әсәрнең сүз байлыгын, лексикасын, аның фразеологиясен, сурәтләү-тасвирлау чараларын җитди анализлау аша килергә тиеш. Әдәби әсәрнең эчтәлеген өйрәнү лингвистик анализ эченә керми, шулай да телче, язучының стилен тикшергәндә, әсәрләрнең эчтәлегенә дә мөрәҗәгать итә ала һәм итәргә тиеш тә. Димәк, әдәби әсәргә критик анализ биргәндә лингвист эчтәлеккә, ә әдәбият белгече әсәрнең теленә битараф булырга тиеш түгел. «Язучының телен өйрәнмичә, – ди профессор Ф. Хөсни, – аның иҗат йөзен, дөньяга карашын аңлап булмый. Әдипнең телен тикшерү беренче дәрәҗәдәге фәнни проблема санала. Язучының телен өйрәнү – асылда ул яшәгән дәвернең әдәби телен өйрәнү дигән сүз» [ Хөсни,1974; 62]. Шуңа да матур әдәбият әсәрләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнү әһәмиятле юнәлеш булып тора. Әдәби әсәрләрдә тормышның төрле өлкәләре, төрле чорга караган вакыйгалар сурәтләнә, шунлыктан аларда телнең сүз байлыгы һәм сөйләм үзенчәлекләре шактый тулы чагылыш таба. Бу исә тел материалын тормыш белән бәйләп өйрәнүгә ныклы нигез бирә. Әдәби әсәр телен анализлаганда, гадәттә андагы сурәтләү чараларына, мәкаль һәм әйтемнәргә, телнең образлылыгына, стиль үзен-чәлекләренә игътибар ителә. Шул ук вакытта әдәби әсәр телен өйрәнүне башка юнәлешләрдә дә киңәйтергә мөмкин. Шуларның берсе – матур әдәбият әсәрләрендәге җирле сөйләш үзенчәлекләрен барлау, функцияләрен аңлату.

Менә шушы теоретик караш һәм таләпләрдән чыгып, бу курс эшендә татар шагыйре Венер Фәттахов әсәрләренең лексик- стилистик үзенчәлекләрен ачыкларбыз.



Заключение (выдержка)

Хезмәтебез темасының максаты Венер Фәттахов шигъриятендә лексик-стилистик үзенчәлекләрне билгеләү иде. Тикшерелгән материал нигезендә түбәндәге нәтиҗәләр ясап була:

Карап үтелгән күпсанлы мисаллардан күренгәнчә, талантлы сүз остасы Венер Фәттахов сүзнең бөек көчен, тасвирлау мөмкинлекләрен тоеп, үзенә генә хас иҗат стилен тудыра, сүзнең үзенчәлекле мәгънә төсмерләрен тоеп сурәтли. . Аның әсәрләре халыкчанлыгы белән аерылып тора. Ул кешеләрне, туган җирне ярату, мәхәббәт кебек хисләрне оста итеп сурәтли белүчеләрнең берсе.

В.Фәттахов үз әсәрләрен халыкка аңлаешлы итеп җиткерү макса-тында тел- сурәтләү чараларын, үз чорының эстетик нормаларына нигезләнеп, сайлап алу белән беррәттән, үзенен авторлык стилен актив куллана. Шуның белән бергә автор тупас, индивидуаль поэтик сөйләмне кулланырга яисә әдәби телнең традицион формаларын җимерүгә юл куймый. Табигатьне, кеше тойгыларын, башка күренешләрне һәм вакыйгаларны тасвирлаганда әдип киң метафораларны куллана, аның үзенә генә хас автор метафоралары да әсәрләрдә бик күп кулланыла. Шигырь, җыр текстларын тупасландырмас өчен, диа-лектлы сүзләрне, яңа сүзләрне, рус сүзләрен чамалап куллану өстендә дә мак-сатлы эш алып бара. Автор шигырьләренә рус теленнән кертелгән сүзләрдән дә файдалана. Аның әсәрләре халыкчанлык белән тирәнәя, камилләшә бара.

Фразеологизмнар әсәр телен бизәкләүдә аерымча зур урын алып торалар. В.Фәттахов фразеологик берәмлекләрне куллануда нечкә сиземлек белдерә. В. Фәттахов иҗаты, бер яктан чорга хас булган бөтен үзенчәлекләрен үзенә алган, ә икенчедән аның аерым, башка шагыйрьләр стиленә охшамаган үзенчәлекләре дә шактый күп.



Литература


1. Фәттахов В.Ә. Яшен артыннан йөгерәм,

2.Фәттахов В.Ә. Үзе рәхәт,үзе кыен,

3.Фәттахов В.Ә. Үксеп елый яралар [Текст]: шигырьләр, дүртьюллыклар, робагыйлар- В.Ә.Фәттахов. – Уфа, 2009–

4.Фәттахов В.Ә. Ышанасы килә

5.Фәттахов В.ӘЯзларда калдың

6.Фәттахов В.ӘУчакларда еллар яна [Текст]: шигырьләр, җырлар / В. Фәттахов. - Уфа : Китап, 2014. – 197 б.

Фәнни- тәнкыйди әдәбият

Татар телендә:

7. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә. – Казан: Мәгариф, 2007-95 б.

8. Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар кит. нәшр., 1990. – 238 б.

9. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1995.–93 б.

10.Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974. –70 б.

11.Әхәтов Г.Х.Татар теленең фразеологик әйтелмәләре сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1982.–176 б.

12. Гәрәева Р.Р. Әдәби текстка лингвистик анализ. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2003. – 108 б.

13.Гәрәй Й.И. Сүз асылы. Тел хикмәтләре. – Уфа: Мәгариф, 2001. – 179 б.

14. Заһидуллина Д.Ф. Татар əдəбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ə.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйлəҗев. – Казан: Мәгариф, 2004. –247 б.

15.Корбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 200 б.

16. Корбатов Х.Р. Хәзерге татар теленең стилистик системасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 191 б.

17. Поварисов С.Ш. Тел – күңелнең көзгесе. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 160 б.

18. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. –288 б.

19. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. –136 б.

20. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. –Казан: Татар. кит. нәшр,1981. – том III – Б.672 .

21.Хаков В.Х. Мәктәптә татар язучыларынын тел үзенчәлекләрен өйрәнү. –

Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 144 б.

22. Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 304 б.

23. Хаков В.Х. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең куллану үзенчәлекләре. – Казан, 1972. – 205 б.

24. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002. – 352 б.

25. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974. – 62 б.

Рус телендә:

26. Виноградов В.В. О языке художественной литературы. – М.: Гослитиздат, 1959. – 3-187 с.

27. Головин Б.Н. Об изучении языка художественных произведений//Вопросы стилистики. – Вып.1. - Саратов: Изд-во СГУ, 1962. –142с.

28.Татарско-русский словарь: ок.25000 слов/ И.А.Абдуллин, Ф.А.ганиев, М.Г. Мухамадиев, Р.А. Юмалеева; под ред. Ф.А.Ганиева. – Казань: Тат.кн. изд-во,1988.– 462 с.


Татар телендә:

29.Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 200 б.

30. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар теленең стилистик системасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 191 б.

31. Поварисов С.Ш. Сүз һәм сәнгатъле сөйләм. – Уфа: Китап нәшр., 1997. – 224 б.

32. Поварисов С.Ш. Тел – күңелнең көзгесе. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 160 б.

33. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. –288 б.

34. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар. – Казань: Тат. кит. нәшр., 1979. –136 б.

35. Хаков В.Х. Мәктәптә татар язучыларынын тел үзенчәлекләрен өйрәнү. –

Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 144 б.

36. Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 304 б.

37. Хаков В.Х. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең куллану үзенчәлекләре. – Казан, 1972. – 205 б.

38. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002. – 352 б.



Рус телендә:

39. Абрамович Г.Л. Введение в литературоведение.– М.,1961. – С.176-183

40. .Балли Ш. Французская стилистика. – М.,1961. – С.221

41. Виноградов В.В. Стилистика. Теория поэтической речи. Поэтика. – Москва, 1963. – С. 206

42. Голуб И.Б. Стилистика русского языка. – М.: Айрис-пресс, 2005. – С. 4-109.

43. Головин Б.Н. Введение в языкознание. – М.: Высшая школа, 1973. – 319 с.

44. Диброва Е.И., Косаткин Л.Л., Щеболева И.И. Современный русский язык. Теория. Анализ языковых единиц. Ч. I. – Ростов-на-Дону: Феникс, 1997. – 413 с.

45. Исмагилова А.К. Метонимия в развитии татарской лексики // Родной язык и современные проблемы в духовно-нравственном воспитании

46. Исмагилова А.К. Метонимия в развитии татарской лексики // Родной язык и современные проблемы в духовно-нравственном воспитании личности: Материалы Межрегиональной научно-практической конференции (Тюмень, 13 ноября, 2008 г.). – Тюмень: ТОГИРРО, 2008. – С. 24

47. Реформатский А.А. Введение в языкознание. – М.: Аспект пресс, 1999. –

536 с.

48. Розенталь Д.Э., Теленкова М.А. Словарь-справочник лингвистических терминов. – М.: Просвещение, 1976. – 543 с.



Интернеттан алынган материаллар:

49. Булатова А.К. Полисемия в современном татарском литературном языке http://dissers.ru/1filologiya/polisemiya-sovremennom-tatarskom-literaturnom-yazike-10-02-02-

50. Сандакова М.В. Метонимия прилагательного в русском языке http://www.dissercat.com/content/metonimiya-prilagatelnogo-v-russkom-yazyke

51. Терминологический словарь-тезаурус по литературоведению. Тропы и фигуры речи. http://topreferat.znate.ru/docs/index-39993.html

52. Венер Фаттаховның “В контакте” социаль челтәре



Информация о работе

Тип: Курсовая работа
Страниц: 37
1400 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание авторской работы.
Средний балл наших работ: 4,87
Мы помогли 10476 студентам.
X
X