8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Феърфилд
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Дипломные работы / Разное

Ойконимы Миякинского района Республики Башкортостан - Дипломная работа

Тип: Дипломная работа
Раздел: Разное
Страниц: 69
Год: 2019

Содержание

КЕРЕШ….3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ОЙКОНИМИКАНЫ ЭТНОЛИНГВИСТИК ЯССЫЛЫКТАН ӨЙРӘНҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.7

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. МИЯКӘ РАЙОНЫ ОЙКОНИМИЯСЕ

2.1. Башкортостан Республикасы Миякә районының географик, социаль-икътисади һәм тарихи-мәдәни халәте.12

2.2. Миякә районының авыл атамалары системасы.15

2.3. Миякә районының авыл атамалары системасының

үзенчәлекләре.45

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. УРТА МӘКТӘПТӘ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН ӨЙРӘНҮДӘ МИЯКӘ РАЙОНЫ АВЫЛ АТАМАЛАРЫН ФАЙДАЛАНУ

3.1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк

компонентын куллану.52

3.2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Башкортостан республикасы Миякә районы ойконимнарын куллану үзенчәлекләре.54

ЙОМГАК.60

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.62

КУШЫМТА.65

Практическая работа:
МАРШРУТ ПО КУЛЬТУРНО-ПОЗНАВАТЕЛЬНЫМ ТУРИСТСКИМ ОБЪЕКТАМ БЕЛЕБЕЕВСКОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН «СЛАКБАШ – НАДЕЖДИНО – БЕЛЕБЕЙ» по дисциплине «Основы туризма»

Дипломная работа:
Ойконимика Стерлибашевского района Республики Башкортостан

Введение (выдержка)

Темабызның актуальлеге. Ономастика фәне, XX гасырның икенче яртысыннан башлап, төрле характердагы тикшеренүләр нәтиҗәсендә елдан-ел байый бара, һәр система билгеле бер үсеш этаплары аша үткән кебек, ономастика мәктәбе дә үз эшен киң һәм колачлы алып бара. Ономастик эзләнүләр мөхтәрәм галимнәрнең җиңел кулыннан һәм тырышлыгы белән шактый югары үрләрне яуларга өлгерде. Ономастик берәмлекләрне системалы һәм комплекслы анализлау эше киң җәелдерелде. Соңгы елларда милли мәдәният белән бәйләнеш көчәйде, ономастик өйрәнүләр милли концепция кысаларында алып барыла. Шуның белән бергә, ономастика фәнендә аерым игътибар көтеп торучы тармаклар да шактый әле, аларны комплекслы, синкретик характерда өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар, шуларның берсе – ойконимнар.

Фәндә географик атамаларны, аларның функцияләрен, барлыкка килү принципларын ономастиканың бер зур тармагы булган топонимика өйрәнә. Торак пункт атамаларының килеп чыгышы, үсеш-кулланылыш закончалыклары топонимиканың ойконимика тармагында өйрәнелә. Ойконим термины, ономастикада, барлык төр торак пункт атамаларын белдерү өчен кулланыла һәм топонимнарның бер төре булып санала. Ойконимнарның тулаем җыелмасы ойконимия дип атала [Подольская, 1998, с. 145] Авыл исемнәрен атау өчен комоним, ә шәһәр исемнәрен белдерү максатыннан полисоним терминнары кулланыла. Бу нисбәттән, күп кенә район һәм шәһәр исемнәре фәнни тикшеренүләр көтә. Шуңа да карамастан, фәндә аларның хасиятләрен билгеләү моңа кадәр җитәрлек эшләнмәде. Әлбәттә, бу хезмәттә дә барлык район һәм шәһәрләрнең ойконимик үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге юк.

Максат һәм бурычлар. Миякә районының авылларының атамаларын бербөтен система итеп алу, комплекслы һәм монографик планда хәзерге заман таләпләре нигезендә тикшерү, шул рәвешле әлеге районның ойконимиясен билгеләү фәнни хезмәтебезнең төп максаты булып тора. Әлеге максатыбызга ирешү юлында, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Ойконимияне этнолингвистик яссылыкта өйрәнү үзенчәлекләрен күзаллау;

- Миякә районы авыллары нигезендә ойконимияне өйрәнү.

- Миякә районының ойконимикасын тикшерү;

- Туган як ономастикасын өйрәнүдә укучыларда кызыксыну уяту, зәвыкларын үстерү;

- Үз фикерләрен язма һәм сөйләмә формаларда логик яктан

эзлекле, төгәл итеп бирә алу осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

- Фәнни әдәбиятны сайлау, уку–өйрәнү, анализлау, чыганаклар белән эшләргә өйрәтү;

- Күнегүләр системасын булдыру.

Теоретик нигез. Фәнни эшебез барышында без темага караган бик күп теоретик материал белән танышып, төрле гомумиләштерүләр ясадык, күренекле татар, рус, чит ил галимнәренең, фәнни-теоретик хезмәтләрен, истәлекләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Алар арасында – А.З. Асфандияров, Р.Г. Әхмәтьянов, Ф.Г. Гарипова, Х.Х. Кузьмина, Г.К. Һадиева, Г.Ф. Саттаров, Е.Л. Березович, Г.Х. Бухарова, Е.Б. Гусынина, А.Ф. Журавлев, Э.М. Мурзаев, В.В. Ощепкова һ.б.

Метод һәм алымнар. Диплом эшебезнең төп методологик нигезен система методы тәшкил итә. «Билгеле бер төбәкнең ойконимиясе – система, ономастика да шулай ук система булып тора. Системаның һәр элементы бер үк вакытта бер-берсенә бәйләнә. Бу бәйләнеш ике яклы булырга мөмкин. Бер яктан, алар башка система элементлары белән, икенче яктан, шул ук системаның башка элементлары белән бәйләнә» [Кузьмина, Һадиева, 2012, 13 б.]. Аерым авылларның ойконимиясе шушы ук системага караган башка авыл атамалары контекстында һәм процесста тикшерелә. Тикшеренү барышында гуманитар фәннәрдә текстның мәгънәсен интерпретацияләү теориясе – герменевтикадан да файдаландык. Шулай ук, хезмәттә күзәтү методы да кулланылды. Әлеге метод үз эченә фактик материалны өйрәнү, гомумиләштерү, һәм классификацияләү кебек эш алымнарын ала. Эш дәвамында өйрәнеләсе материалның характерына карап чагыштыру, чагыштырма-хронологик, чагыштырма-тарихи, типологик, психологик, тасвирлама, анализ методы, рецептив эстетика принциплары кулланылды.

Өйрәнү объекты һәм предметы. Безнең тикшерүнең өйрәнү объекты булып ойконимия категориясе торса, өйрәнү предметын Миякә районы авыллары тәшкил итә.

Хезмәтнең фәнни яңалыгы булып, татар телендә киң контекстта Миякә районы ойконимиясен тикшерү тора. Шулай ук, халыкның дөньяны милли күзлектән чыгып кабул итүен чагылдырган төп компонентлар булып тел, тормыш-көнкүреш йолалары, әйләнә-тирәне кабул итү үзенчәлекләре, милли дөнья картинасы, географик атамалар системасына тирәнрәк үтеп керелә.

Диплом эшенең теоретик һәм гамәли әһәмияте. Беренчедән, әлеге хезмәт билгеле бер, район-авыл атамаларының асылын ачарга тырыша, шулай ук фәнни хезмәттә кулланылган тикшерү алымнары башка район яисә шәһәрләрнең ойконимиясен дә тикшереп анализлау өчен нигез булып тора, икенчедән, югары уку йорты студентлары, татар теле укытучылары өчен кулланма әсбап буларак һәм әлеге өлкәдә махсус курс яисә тел белеменең кайбер тармаклары буенча гамәли дәресләр өчен ярдәмлек ролен үтәр, ә мәктәп, лицей, гимназияләрдә эшләүчеләргә татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә, әдәби әсәрләрдә яки тел буенча күнегүләрдә очраган төрле торак пунктларның атамаларын анализлаганда ярдәм итәр дип ышанабыз. Гомумән, хезмәттә китерелгән нәтиҗә, аерым күзаллаулар һәм гомумиләштерүләрдән татар теле, татар әдәбият фәне укытучылары, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясарга хәзерләнүче студентлар нәтиҗәле файдалана алалар.

Хезмәтнең структурасы. Диплом эшебезнең төзелеше түбәндәгедән гыйбарәт: кереш, төп өлеш, икенче һәм өченче бүлекләр тематик яктан икегә аерымланган, йомгак, файдаланылган әдәбият исемлеге һәм кушымта. Кереш өлештә эшнең темасы, максаты, бурычлары билгеләнелә, өйрәнү предметы, объекты ассызыкланыла, фәнни яңалык, теоретик-гамәли әһәмият искәртелә һәм эш барышында таяныч булган галимнәрнең хезмәтләре атала. Беренче бүлектә ойконимияне этнолингвистик яссылыкта өйрәнү үзенчәлекләре күзаллана. Икенче бүлек Миякә районы авыллары нигезендә ойконимияне өйрәнүне колачлый. Өченче бүлек Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Башкортостан республикасы Миякә районы ойконимнары өйрәнү методологик нигезләре. Йомгак өлешендә башкарылган эш буенча нәтиҗә-гомумиләштерүләр ясала. Файдаланылган әдәбият исемлегендә курс эшебезне язу дәвамында файдаланылган фәнни-теоретик хезмәтләр исемлеге атала.

Диплом эшенең апробациясе: фәнни эшебез «Стәрлетамак шәһәре МАОУ СОШ 32нче санлы мәктәптә», «Молодежь. Прогресс. Наука» (2016 – 2017) һ.б. конференцияләрдә апробация үтте.

Дипломная работа:
ПРАЗДНИК «САБАНТУЙ»

Дипломная работа:
ОБЕСПЕЧЕНИЕ ПОЖАРНОЙ БЕЗОПАСНОСТИ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНОМ УЧРЕЖДЕНИИ

Основная часть (выдержка)

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ОЙКОНИМИКАНЕ ЭТНОЛИНГВИСТИК ЯССЫЛЫКТАН ӨЙРӘНҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Билгеле булганча, ойконимика – билгеле бер төбәкнең, торак пунктның, шәhәр, авыл атамаларының кайдан килеп чыгышын өйрәнә торган топонимика фәненең мөстәкыйль бер тармагы [Афанасьев, 1989, 10 б.]. Һәм әлеге географик атамаларның килеп чыгышы еш кына этнос белән бәйле. Шунлыктан, әлеге өлкәне этнолингвистик яссылыкта өйрәнү дөрестер, дип саныйбыз. Тарихка күзәтү ясау да шуны раслый.

Хәзерге телнең лексик хәзинәсе бик ерак заманнарда ук формалаша башлаган. Гомумсүзлек хәзинәсенең тармагын тәшкил иткән күмәклек сүзләрнең бер өлеше бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Географик атамалар бик борынгы заманнардан башлап, кешенең үзен урап алган табигать-мохит белән турыдан-туры бәйләнешкә керүе, аралашуы нәтиҗәсендә пәйда була. Телнең ялгызлык атамаларын формалаштыруда төрки телләр (борынгы төрки, һун, хазар, угыз, кыпчак, татар, чуваш, башкорт, нугай һ. б.), урал-алтай телләре, борынгы иран телләре, фин-угор телләре (венгр, мари, мордва, удмурт, коми), монгол теле, гарәп һәм фарсы телләре, рус теле һәм аның аша Көнбатыш Европа телләре катнашкан. Г.Ф. Саттаров, әлеге тармакларда ике меңнән артык эченә алган чал тарих дәвамында татар ойконимиясенең күп яруслы һәм бер-берсе белән бик нык береккән, үзара керешкән ифрат катлаулы этнолингвогенетик бәйләнешләре һәм катламнарынын, шулай ук лексик-семантик төркемнәренең бөтен бер тулы һәм тарихи эзлекле системасы барлыкка килгән, һәм анда татар халкы этносының генетик компонентлары чагылыш таба дигән нәтиҗәгә килә.[Саттаров, 1998, 415-416 б.] Мәсәлән, төрки-татар чыгышлы атамалар: Алабуга (шәһәр атамасы) т.-тат. ача + т.-тат. буга/ бука «үгез» мәгънәсендә; Каратай (Арча районы, авыл исеме) кара + тай «елга»; Карашәм (Яшел Үзән районы, авыл исеме) кара + шәм «нарат»; фин-угор телләренә нисбәтле атамалар: Иске Муй (Арча районы, авыл атамасы) удмурт кушамат-исеме муй/муя «җир», Югары Пошачым, Түбән Пошалым (Арча районы, авыл исеме) пышалыны «киндерле», Мокшы (Әтнә районы, авыл), Иске Мокшы, Яңа Мокшы (Аксубай районы, авыл) мокшы мордваларның кабиләсе; иран телләренә нисбәтле атамалар: Каенсар (Балтач, Кукмара, Әтнә, Арча районнарындагы авыл исеме) каен + сар -лык кушымчасын белдерә, иран реликты һ.б. Бу күренешне шушы яссылыкта аңлату этнолингвистик аспектны этногенетик аспектка кайтарып калдыра (бер яктан караганда, этнолингвистик анализның асылын болай аңлату дөрес кебек).

Е.Л. Березович фикеренчә, ялгызлык исемнәрен мәдәни-тарихи яссылыкта караганда, ономастлар, гадәттә игътибарны күбрәк материаль якка, тормыш-көнкүрешкә, социаль торышка юнәлтәләр. Этнолингвистик эзләнү-тикшеренүләрнең төп объекты буларак халыкның рухи халәте, рухи байлыгы турында мәгълүмат бирә торган ойконимик чыганаклар галимнәрнең игътибар үзәгеннән читтә кала бирә [Березович, 1998, 130 б.].

Шулай итеп, этнолингвистика терминын аңлауда ойконимия һәм апеллятив лингвистикада фикер төрлелеге яшәп килә. Тиешле термины булмауга карамастан, күп кенә хезмәтләрдә этнолингвистик максатлар куела. Бу, беренче чиратта, ялгызлык исемне анализлаганда милли-мәдәни семантиканы ачыклауга, ягъни телне ил мәдәнияте аша өйрәнүгә («лингвострановедческий подход») өстенлек биргән хезмәтләрдә күзәтелә [Аникина, 1988, 14 б.; Бондалетов, 1993, 78-82 б.; Ощепкова, 1991, 64 б.; Томахин, 1989, 82-98 б.; Шабанова, 1994, 68-76 б.].

Милли-мәдәни семантикага өстенлек бирү дигәндә, «этномәдәни тел бердәмлегенә кергән һәр кешенең аңында объективлаша торган синхрон күзаллаулар тупланышы, шул күзаллауларның башлангыч ноктасы» буларак карала торган барлык мәгълүматларны да ачыклау күз алдында тотыла. Мондый караштан чыгып эш итү, беренчедән, тикшеренүгә икеләтә синхрон төсмер бирә, икенчедән, бу очракта барлык ономастикон да түгел, ә милли мәдәният өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган берәмлекләр генә алына. Андый берәмлекләрнең мәгънәсе «милли аңга салынган типик образ» белән билгеләнә [Ощепкова, 1991, 24 б.]. В.В. Ощепкова мондый төр ойконимнарны реалий-исемнәр дип тә атый.

«Җирле топонимиягә кагылышлы мәгълүмат тирә-юньдәге кешеләрдән алынса, лингвомәдәни фонга карый торган белемнәр мәктәп, вакытлы матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары аша кабул ителә» [Томахин, 1991, 83-84 б.]. Галимнәр игътибарга алган шундый ономастик фактларга мисал итеп түбәндәгеләрне китерергә мөмкин: Робин Гуд, Биг Бэн (Бөекбритания өчен), Нэд Кеяли, Фар Лап (Австрия өчен), Мәскәү, Степан Разин (Россия өчен). Болардан тыш, поэтик ономастика, фольклор фактларының тәэсирен дә искәртергә кирәк: Глупов шәһәре, Буян утравы, Илья Муромец, Су анасы, Шүрәле.

Теләсә кайсы төрдәге этнолингвистик тикшеренүләрнең үзәгендә милли-мәдәни үзенчәлекләрне ни рәвешле итеп чагылдыру мәсьәләсе тора.

Телне ил мәдәнияте аша өйрәнү фәнендә бу бурычны исемнең фон семантикасы башкара. Кайбер билгеләмәләргә караганда, исемнең фон-коннотатив мәгънәсе ул «милли мәдәнияткә бәйле булган һәм үзендә аерым бер тел коллективы кысаларындагы сөйләм һәм контекст билгеләмәләренең кушылмасын чагылдыра торган җыелма» [Аникина, 1988, 7 б.]. Рус антропонимнарын шушы яссылыкта тикшергән М.Н. Аникинаның хезмәтендә фон-коннотатив мәгънәнең чагыштырмача тулы тасвирламасы белән очрашабыз. Ул үз эченә дүрт компонентны ала: формаль, ситуатив, иҗтимагый-тарихи, индивидуаль-күзаллаулы. Формаль компонент сүз эчтәлегенең системалы чагылышы булып тора, ситуагив компонент үз эченә субъектив бәяләү һәм стилистик кулланылыш коннотацияләрен ала, иҗтимагый-тарихи компонентка мәдәни- тарихи күзаллаулар кертелә, индивидуаль-күзаллаулы компонент шушы телдә сөйләшүченең аңында тарихи шәхесләр, әдәби геройлар белән бәйле күпсанлы ассоциацияләрнең булуын таләп итә [Аникина, 1988, 7-9 б.].

Бүгенге көндә ялгызлык исемнәрнең, ойконимия өлкәсенә кагылышлы атамаларның идиоэтник үзенчәлекләрен ачыклауны максат итеп куйган хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Ә мәгълүм булганча, исемнең идиоэтник үзенчәлекләре ойконимияне туплауның иң тирән конструктив принципларын тикшерүгә нигезләнә. Мәсәлән, этнолингвистик мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итеп килә торган А.Ф. Журавлев антропонимнарның шактый үзенчәлекле төркемен — төбәк-территория кушаматларын анализлый һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килә: «микроэтнонимиянең мотивлашу нигезе булып хезмәт итә торган үзенчәлекләр җыелмасы бар. Бу җыелма этнография фәне объектының үзе тарафыннан эшләнә торган рубрикация, ягъни этноиҗтимагый тирәлекнең аерым өлешләргә бүленеше һәм шуның белән бергә этник тиңләштерелүнең конкрет нигезе буларак каралырга тиеш» [Журавлев, 1995, 51 б.]. Үзенең икенче бер хезмәтендә автор исемиятне антропонимиянең халык аксиологиясен чагылдыра алу мөмкинлегенә бәйләп тикшерә. Бу очракта ул славян антропонимиконының багышлау һәм теләк исемнәренә мөрәҗәгать итә, аларның шушы милләткә генә хас мәдәни кыйммәтләр белән тыгыз бәйле булган, идиоэтник чараларда башкача аңлашыла торган компонентларын аерып чыгара (мәсәлән, bog-, bolg-, dobro-, dот-, dorg-, хvаl-, 1иb-, тil-, mir- һ.б.) [Журавлев, 1993, 114 б.].

Әлеге мәсьәләне тикшерүгә Т.В. Топорова да үзеннән зур өлеш кертә. Ул алман халкының дөнья картинасына бәйле булган, ике компоненттан торган борынгы алман исемнәрен анализлый. Ономастик материалга мөрәҗәгать итүенең сәбәпләрен автор болай дип аңлата: тоnima рrорriа дөньяның мифопоэтик моделендә төп урынны били, чөнки алар кешенең табигать белән бәйләнешен чагылдыра торган символлар булып торалар. Дөнья картинасына чыгу нигездә төп семантик өлкәләрне ачыклау аша тормышка ашырыла. «Даирә һәм вакыт», «Космология», «Әйберләр дөньясы», «Иҗтимагый-юридик» һ.б. шундый семантик өлкәләргә ике өлештән торган антропонимнарны аерым компонентлары да керә. Нәтиҗәдә, дөнья моделенә хас үзенчәлекле билгеләр аерып күрсәтелә: мифлаштыру (онома компонентларын борынгы мифопоэтик аңдагы каршылыклы карашлар нигезендә аныклау, мәсәлән, минеке-ятныкы), идеаллаштыру (уңай сыйфатларны ассызыклап, тискәреләрен яшерү), геройлаштыру (героик поэзиянең кеше исемнәре барлыкка килүгә, аларның мәгънәсенә тәэсир итүе) [Топорова, 1996, 6 б.]. Ике компоненттан торган борынгы алман исемнәрен славян, балтик, грек һәм башка телләрдәге ялгызлык исемнәр белән чагыштырып тикшерү хезмәтнең дәрәҗәсен сизелерлек күтәрә.

Югарыда язылганнардан чыгып, шуны ассызыклап үтик: ойконимика һәм этнолингвистика фәннәренең «бер-берләренә кирәк» булуын искәртми мөмкин түгел. Бер яктан караганда, ойконимик материал этнолингвистик анализ методикасын камилләштерүдә яхшы этәргеч булырга мөмкин, чөнки этнолингвистик анализның методик дөреслеге экстралингвистик һәм лингвистик яктан раслана. Экстралингвистик як дигәндә, номинация объектларының аерым бер тирәлеккә беркетелгән булуы, теге яки бу территория топонимиясен барлыкка китерүчеләрнең этник һәм иҗтимагый бердәмлеге күз алдында тотыла. Лингвистик яктан узуальләштерү нормаларының эшләнгәнлеген, тикшерелә торган материалның югары дәрәҗәдә модельләшүен, топонимнарга традиционлык хас булуын искәртергә кирәк. Икенче яктан караганда, этнолингвистик тикшеренүләр ойконимияне семантик яктан өйрәнүне камилләштерү һәм яңарту өчен зарур, чөнки «отапеллятив» төркемләү үсештән тукталып калды. Шуның нәтиҗәсе буларак кайбер ономаст галимнәр XX йөзнең ахырында «ономастика фәненең көчле үсеше бер урында таптанып тору белән алмашынды» дигән фикергә килсәләр дә [Гусынина, 1996, 238 б.], соңгы унбиш ел эчендә ялгызлык исемнәрен этнолингвистик, лингвокультурологик, психолингвистик аспектта тикшерү Е.Л. Березович, Г.Н. Билялова, С.П. Васильева, Г.Р. Галиуллина, Ф.Х. Гильфанова, Л.М. Дмитриева, А. Кайдаров, И.С. Карабулатова, Е.А. Керимбаев, Л.А. Климкова, Е.Ф. Ковлакас, Т.Н. Кондратьева, Г.Б. Мадиева, Н.А. Прманова, Т.Н. Семенова, Р.М. Скорнякова, Н.И. Толстой хезмәтләрендә киң яктыртыла.



Заключение (выдержка)

Атау процессының үзенең закончалыклары бар. Ялгызлык исеменең барлыкка килүенең иң беренче сəбəбе – ихтыяҗ. Кешелəргə бер географик объектны икенче берсеннəн аерырга, көнкүрешне алып барыр өчен ориентир кирəк була. Сүз ярдəмендə теге яки бу урынны билгелəү ихтыяҗы туа. Теге яки бу урынга исем биргəндə кеше аның ниндидер бер аеруча күренеп торган билгесеннəн, үзенчəлегеннəн чыгып эш итə. Яки антропонимнарга, этнонимнарга нигезлəнеп атама барлыкка китерə. Этнотопонимнар үз вакытында бу җирлəргə кемнең хуҗа икəнлеген күрсəтү вазифасын да башкаралар. Шушы юнәлешкә йөз тотып, без әлеге курс эшебездә ойконимнарны өйрәндек, аерым алганда алар Миякә районының авыл атамалары системасына бәйле төстә тикшерелде. Теге яки бу ойконимга эзләнүләр үткәргәндә, безнең тарафтан, объект турында мөмкин кадәр мәгълүмат алынды, сүзлекләр ярдәмендә атаманың мәгънәсен ачылды, ойконимнарның барлыкка килү вакыты, бер телдән икенче телгә күчкәндә туган үзгәрешләре исәпкә алынды һәм ул сүзнең аңлатмасына нигезләнеп иҗади эшләдек. Хезмәтебез нәтиҗәләрен гомумиләштереп, алдагы фикер-күзәтүләрне ассызыклап үтик: Миякә районы авылларының кеше исемнəре белəн бəйле атамаларын тарихи-лингвистик яссылыкта өйрəнү барышында, аларның бары тик икәү генә булуы ачыкланды (Чулпан, Богданово). Биредә бер төркем географик атамаларның барлыкка килүендә мәҗүси ышанулар, йолалар һәм мифлар шактый зур урын алып тора. Шуңа бәйле тотемистик һәм анимистик ышануларга, мифларга бәйләнешле борынгы географик атамалар пәйда булган. Бу атамалар шулай ук бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерәләр. Үткәнгә мөрәҗәгать итәргә этәргеч бирәләр. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, ойконимик материаллардан халыкның рухи культурасы турында мәгълүматны алу – тел белеме фәнендә гаять авыр хезмәт, чөнки теге яки бу чорда яшәгән халыкның дөньяга карашын, тирә-юньгә мөнәсәбәтен ачыклау алымы әле фәндә өйрәнелмәгән.

Татар ойконимик терминнарының шактый күбесе, гомумән төрки халыклардагы шундый ук күмәклек исемнәре кебек кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләргә нигезләнеп ясалганнар. Бу күренеш борынгы кешеләрнең табигатькә, җирлектә дөрес юнәлеш табуны гәүдә әгъзаларына нигезләнеп башкаруларын күрсәтә.

Йомгак ясап шуны əйтергə кирəк: ойконимика фəне алдында хəл ителəсе мəсьəлəлəр шактый күп. Аның үзенең фəндəге урыны да əле алга таба хəл ителеп бетмəгəн. Шул ук вакытта ойконимика искиткеч кызыклы, бик тə əһəмиятле фəн тармагы. Ойконимнарны өйрəнүгə бик тə җитди, төрле яктан əзерлекле булып якын килергə кирəк. Заман технологиялəрен дə ойконимнарны өйрəнүдə актив куллану зарур. Ойконимнарны өйрəнүче зат лингвистиканы да, тарих, география, этнографияне дə, диалектологияне дə яхшы белергə тиеш. Шул вакытта гына тикшеренүлəрнең нəтиҗəлəре объектив һəм дөрес булачак.

Дипломная работа:
АНАЛИЗ РАБОТЫ С ОБРАЩЕНИЯМИ ГРАЖДАН В АДМИНИСТРАЦИИ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Дипломная работа:
АНАЛИЗ РАБОТЫ С ОБРАЩЕНИЯМИ ГРАЖДАН В АДМИНИСТРАЦИИ РАЙОНА

Литература

1. Аникина М.Н. Лингвострановедческий анализ русских антропонимов: Личное имя, отчество, фамилия.: Автореф. дис. . канд. филол. наук. – М., 1988. – 14 с.

2. Асфандияров А.З История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. Уфа: Китап, 2009. – 744 с.

3. Афанасьев А.П. Топонимические пласты и историко-культурные срезы // Исторические названия – памятники культуры: Тез. докл. и сообщ. Всесоюз. науч.-прак. конф. – М., 1989. – С. 10.

4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 16 б.

5. Березович Е.Л. Этнолингвистическая проблематика в работах по ономастике (1987-1998) // Известия Уральского государственного университета. — 1999. — № 13. — С. 128-141.

6. Бондалетов В.Д. К обоснованию лингвострановедческого словаря “Русские имена” // Материалы к серии “Народы и культуры”. Вып. 25: Ономастика. Кн. 1. Имя и культура. – М., 1993. Ч. 1. – С. 78-82.

7. Борһанова Н.Н. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 210 б.

8. Бухарова Г.Х. Башкирская ономастика в контексте духовной культуры: Словарь мифотопонимов. – Уфа: Гилем, 2006. С. 46.

9. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 658 с.

10. Гумилев Л.Д. Древние тюрки. – М., 1967. – С. 22.

11. Гусынина Е.Б. Ономастика на рубеже веков: состояние, перспективы // Филология на рубеже ХХ-ХХI веков: Тез. Междунар. науч. конф., посвященный 80-летию Пермского университета. – Пермь, 1996. – С. 238.

12. Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 512 б.

13. Древнетюркский словарь. Ленинград, 1969. – 482 с.

14. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 350 б.

15. Журавлев А.Ф. Аксиологические аспекты изучения праславянского словаря // Язык и культура: Тез. докл. и сообщ. II Междунар. конф. – Киев, 1993. Ч. I. – С. 114.

16. Журавлев А.Ф. Русская «микроэтнонимия» и языковое самосознание // Этническое и языковое самосознание: Материалы конф. – М., 1995. – С. 51.

17. Использование краеведческого материала на уроках русского языка и литературы // Аплик. Электронный ресурс. URL: http://aplik.ru/shkolniku/9-klass/ispolzovanie-kraevedcheskogo-materiala-na-urokakh-russkogo-iazyka-i-literatury. Дата обращения: 20.02.2017 г.

18. Кузьмина Х.Х., Һадиева Г.К. Тел белемендә этнолингвистик юнәлеш: нәзари һәм гамәли аспект: монография. – Казан: Изд-во МО и Н РТ, 2012. – 176 б.

19. Муниципальный район Миякинский район Республики Башкортостан // Мияки Электронный ресурс. URL: https://miyaki.bashkortostan.ru. Дата обращения: 21.02.2017 г.

20. Мурзаев Э.М. Тюркские географические названия. – М.: Издательская фирма “Восточная литература” РАН, 1996. – С. 97-98.

21. Ощепкова В.В. Культурологические, этнографические и типологические аспекты лингвострановедения: автореф. дис. … д-ра филол. наук. – М., 1991. – 64 с.

22. Подольская Н.В. Словарь русской ономастической терминологии. 2-е издание. – М.: Наука, 1988. – С. 145.

23. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.

24. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 208 б.

25. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: Казан ут-ты нәшр., 1998. – 438 б.

26. Сәлимҗанов Ф.С. Татарстан республикасының антротопонимик системасы // Фәнни язмалар. – Казан, 2008. – 253 б.

27. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 267 б.

28. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 2 томда. 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.

29. Томахин Г.Д. Национально-культурные ассоциации географических названий // Исторические названия – памятники культуры: Сб. мат-лов II Всесоюз. науч. конф. – М., 1991. Вып. 3. С. 83-84.

30. Томахин Г.Д. Топонимы США в лингвострановедческом аспекте // Топонимия и общество. – М., 1989. – С. 82-98.

31. Топорова Т.В. Язык в зеркале культуры: древнегерманские двучленные имена собственные. – М.: Языки русской культуры, 1996. – 253 с.

32. Фаттахова Л.Н. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли –төбәк компонентын куллану // Проект «Инфоурок». Электронный ресурс // URL: https://infourok.ru/publikaciya-po-temeprimenenie-nacionalnoregionalnogo-komponenta-na-urokah-tatarskogo-yazika-i-literaturi-385978.html. Дата обращения: 26.02.2017 г.

33. Шабанова А.Б. О национально-культурной семантике фольклорной ономастики // Лингвострановедение в преподавании русского языка как иностранного. – Воронеж, 1994. – С. 68-76.

34. Энциклопедия Башкортостана // Вики02. Электронный ресурс// URL: http://wiki02.ru/enpoisk. Дата обращения: 28.02.2017 г.



Информация о работе

Тип: Дипломная работа
Страниц: 69
Год: 2019
2700 p.
Не подошла эта работа?

Узнайте стоимость написания
работы по Вашему заданию.
ПОСМОТРЕТЬ ЦЕНЫ
Оформление заявки БЕСПЛАТНО и
ни к чему не обязывает.
Закажите авторскую работу по Вашему заданию!
Контрольная работа
от 100 p.
cрок: от 1 дня
Реферат
от 600 p.
cрок: от 1 дня
Курсовая работа
от 1000 p.
cрок: от 3 дней
Дипломная работа
от 6000 p.
cрок: от 6 дней
Отчет по практике
от 1000 p.
cрок: от 3 дней
Решение задач
от 150 p.
cрок: от 1 дня
Лабораторная работа
от 200 p.
cрок: от 1 дня
Доклад
от 300 p.
cрок: от 2 дней
Отзывы наших клиентов
Валерий
Делал заявку на сайте, все сделали в срок и качественно, спасибо)
Алина
Постоянно заказываю тут работы. Сотрудники работу присылают оперативно! Могу сказать только спасибо, отрицательных моментов нет.
Валера
Спасибо. Все оперативно.
Татьяна
Очень нравится этот сайт, уже не первый год заказываю! Всегда работы выполнены хорошо, если есть недочеты или вопросы менеджер всегда отвечает и исправляет! Спасибо большое, всегда выручаете! После полной оплаты работа приходит в течении 5 минут.
Заказать работу очень просто!
Вы оформляете заявку
Получаете доступ в лк
Вносите предоплату
Автор пишет работу
Получаете уведомление
о готовности
Вносите доплату
Скачиваете готовую
работу из лк
X
X