8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Литература и лингвистика

ЛЕКСИКО-СТИЛИСТИЧЕСКИЕ ОСОБЕННОСТИ ПОЭЗИИ И.ЮЗЕЕВА - Курсовая работа

Содержание

КЕРЕШ.3

ТӨП ӨЛЕШ.6

I БҮЛЕК. ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ КАБАТЛАУЛАР ҺӘМ АЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ ДӘРӘҖӘСЕ.6

1. 1. Кабатлауларның тел белемендә өйрәнелү дәрәҗәсе.6

1. 2. Кабатлауларның стилистик төркемнәре.11

II БҮЛЕК. ИЛДАР ЮЗЕЕВ ПОЭЗИЯСЕНДӘ КАБАТЛАУЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ СТИЛИСТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.18

2. 1. Илдар Юзеевның иҗат үзенчәлекләре.18

2. 2. Илдар Юзеев шигырьләрендә кабатлаулар белән сурәт тудыру.24

ЙОМГАК.39

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ.42



Введение (выдержка)

Матур әдәбият әсәрләрендә әйтеләчәк төп фикергә төшенү һәм кешенең тойгыларына тәэсир итү өчен, сөйләм төзелеше белән бәйләнешле күп төрле чараларга һәм сурәтләү алымнарына мөрәҗәгать ителә [42, 61]. Татар әдәби теленең төрле стильләрендә, бигрәк тә матур әдәбиятта һәм публицистикада киң кулланыла торган алымнарның берсе – кабатлаулар. Алар художестволы сөйләмнең сурәтлелеген көчәйтүдә һәм сәнгатьчә яңгырашлы итүдә әһәмиятле стиль чарасы булып торалар. Кабатлау – татар әдәби телендә һәм халыкның җанлы сөйләмендә бик күптәннән килә торган тарихи күренеш. Борынгы әдәбиятта без аның бик күп үрнәкләрен күрә алабыз. Хәзерге татар телендә дә без бу алымны кулланган һәм иҗатларына үзенчәлек биреп торган шагыйрь һәм язучыларны беләбез. Болар – Г. Тукай, Х. Туфан, С. Хаким, Г. Ибраһимов. Гасыр урталарыннан иҗат итә башлаган шагыйрьләрдән без Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Гафур улы Юзеевны мисалга китерә алабыз. Ул үзенең иҗатында кабатлауларны киң куллана, кубесенчә шигъри текстлар арасында анафора, эпифора төрләре еш күренә. Аның иҗатына кабатлаулар үзенчә бер ритм биреп тора, бу исә шигырьләргә көй язылуга төп сәбәп булып тора.

Кабатлаулар XX гасырның урталарыннан тикшерелә башлый. Сәнгатьле сөйләмнең аһәңен, сурәтлелеген көчәйтүгә хезмәт иткән кабатлаулар стилистикада гадәттә “Синтаксик стилистика” бүлегендә карала (И.В. Арнольд, А.Н. Гвоздев, В.М. Жирмунский, Б.В. Томашевский, Х.Р.Курбатов хезмәтләре). Ләкин уз вакытында инде В.М. Жирмунский “гәрчә кабатлаулар синтаксис өлкәсенә карасалар да, әлеге өлкәдән өлешчә чыгалар да” дигән искәрмә бирә [15, 103]. Галим В.П. Москвин кабатлаулар телнең төрле ярусларына карарга мөмкин дип билгели һәм фонетик, морфемик, лексик, синтаксик кабатлауларны аерып күрсәтергә кирәк дигән фикердә тора [27, 57].

Филологиядә стилистик фигуралар, финтаксик фигуралар, сөйләм фигуралары, поэтик синтаксис дигән төшенчәләр яшәп килә. Мисал өчен, А.Г. Әхмәдуллин стилистик һәм синтаксик фигураларны синонимнар буларак куллана [1, 50]. Х. Курбатовта синтаксик фигуралар дигән термин очрый, һәм галим аларга кабатлау алымын, градацияне, синтаксик параллелизмны, кара-каршы кую алымын (антитеза) һәм хиазмны кертеп карый [22, 101]. Д. Заһидуллина “сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары”н стилистик фигуралар дип атый һәм аларны кабатлауга нигезләнгән фигуралар, сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар һәм мәгънә каршылыгына нигезләнгән фигуралар дигән төрләргә аера [20, 150].

Рус телче-галим Л. Новиков шулай ук кабатлауларны тикшерә, төрләрен билгели [29, 100.]. Ф. Хатиповның “Әдәбият теориясы” китабында кабатлау төрләре инверсия, риторик сорау, риторик эндәшләр, градация, янәшәлекләр, антитеза, эллипсис һәм фоника белән бергә поэтик синтаксиста карала [46, 132].

Илдар Юзеевның иҗатына бик зур кызыксыну булса да, татар теле филологлар, фән белгечләре арасында аның иҗатында кабатлаулар һәм аларның стилистик үзенчәлекләр ачыклаган фәнни хезмәтләр бүгенге көндә юк. Бу тәкъдим ителгән эшнең актуальлеген һәм яңалыгыын билгели.

Хезмәтебезнең максаты итеп, Илдар Юзеевның иҗатында кабатлаулар һәм аларның стилистик үзенчәлекләрен алдык.

Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар калкып чыкты:

1. Татар телендә кабатлауларның фәнни яктан тикшерелү дәрәҗәсен ачыклау;

2. Кабатлауларның төрләрен билгеләү;

3. Илдар Юзеевның иҗатын анализлап, аңа хас үзенчәлекләрне ачыклау;

4. Язучы иҗатында кабатлаулар һәм аларның стилистик үзенчәлекләрен өйрәнү.

Хезмәтебезнең тикшерү объекты – Илдар Юзеевның шигырьләре.

Тикшерү предметы – кабатлаулар һәм аларның стилистик үзенчәлекләрен өйрәнү.

Әлеге хезмәтебезнең методологик нигезен Х.Р. Курбатовның “Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”, В.Х. Хаковның “Стилистика һәм сүз сәнгате. Укытучыларга ярдәмлек”, Г.Г. Москальчукның “Структура текста как синергетический процесс” хезмәтләре тәшкил итте.

Курс эшендә түбәндәге фәнни тикшеренү методларны кулландык: эзләнү, күзәтү, анализлау, эзләнү, чагыштыру, филологик анализ.

Курс эше керештән, төп өлештән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт. Төп өлеш өч бүлектән тора: беренче бүлек ике параграфтан тора, беренчесе “Кабатлауларның тел белемендә өйрәнелү дәрәҗәсе”, икенчесе “Кабатлауларның стилистик төркемнәре” дип атала һәм аларда күтәрелгән проблемалар яктыртыла. Икенче бүлек ике параграфтан тора, беренчесе “Илдар Юзеевның иҗат үзенчәлекләре” дип атала, икенчесе “Илдар Юзеев шигырьләрендә кабатлаулар белән сурәт тудыру”. Өченче бүлек – методик бүлек, шулай ук ике параграфтан тора. Йомгакта төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшеренүнең уңай яклары ассызыклана.



Основная часть (выдержка)

I БҮЛЕК. ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ КАБАТЛАУЛАР ҺӘМ АЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ ДӘРӘҖӘСЕ

1.1. Кабатлауларның тел белемендә өйрәнелү дәрәҗәсе

Хәзерге көндә хосусый һәм гомум тел белеменең актуаль проблемаларның берсе булып төрле системалы телләрдә кабатлауларны бөтен яклап та тикшерү мәсьәләсе тора [4, 110]. XX гасырның 50-60 елларында рус һәм чит ил тел белемендә кабатлау аз тикшерелгән, ә соңгы елларда бу проблемага багышланган күп хезмәтләр исемлеген китерергә була.

Татар тел белемендә һәм тюркологиядә, русистикада кабатлауның бүгенге һәм борынгы хәле тикшерелә. Кабатлауларны өйрәненүң түбәндәге максатлары бар: 1)кабатлау төрләренең һәм формаларының килеп чыгышын һәм үсешен тарихи яссылыкта тикшерү, 2) төрки телләрнең лексик-грамматик уртаклыгын билгеләү, 3) төрки халыклар телләренең генетик һәм типологик кардәшлеклеген тикшерү [4, 113].

Хәзерге төрки телләрдә, шулай ук татар телендә, кабатлауларның әлеге торышын тикшерүдә галимнар түбәндәге максатларны күз алларында тоталар:

1) кабатлауларның төрле функцияләрен ачыклау;

2) төрле лексик-семантик, структур төрләрен билгеләү;

3) конкрет бер язучының иҗатында кабатлау ролен тикшерү.

Кабатлауларның төрле текстлар эчендә кулланылуы турында шактый күп фактлар җыелган: фольклорда, сөйләмдә, текстларда стилистик кулланылышы [26, 20]. 1950-1980 елларда бу мәсьәлә инглиз, француз, испан һәм рус теле материалларына нигеләнеп тикшерелгән.

Кабатлау мәсьәләсенә багышланган беренче күзәтүләр А.В. Дудникова һәм Т.С. Цветкова тарафыннан эшләнгән (алар француз шигъри сөйләмендә кабатлауларның стилистик ролен тикшергәннәр). А.А. Аладьина рус җөмләсендә кабатлауның синтаксик конструктив роленә басым ясый. Н.Е. Цветкова кабатлауларның рус шигъри сөйләмендә лингвоэстетик сыйфатларына игътибар ясый. Ю.В. Трубникова кабатлауны телдә артык гыйбарә чарасы итеп күрсәтергә тырыша, ләкин аның анализы текстка кагылмый.

Редупликациянең структур типларын татар телендә беренче тапкыр тулы итеп Г.Х. Алпаровның “Татар телендә кушма төрләр” мәкаләсендә күрсәтелә. Ул аларны “кабатлы кушмалар” дип атый һәм аларның түбәндәге төрләрен аерып чыгара: 1) хәл фигыль: килә-килә, сугып-сугып җибәрде; 2) барлык һәм юклык формаларның янәшә килүе: явар-яумас; 3) исем сүз төркемнәренең кабатлануы: төркем-төркем; 4) сыйфатларның кабатлануы: матур-матур, гүзәл-гүзәл; 5) саннарның кабатлануы: өчәр-өчәр, йөзләп-йөзләп; 6) рәвешләрнең кабатлануы: тиз-тиз, шәп-шәп; 7) -ма/-мә/-бә кисәкчәле интерпозициядәге сүзләр кабатлануы: күзмә-күз, башма-баш, бермә-бер, йөзмә-йөз. Автор бу төрләрне бары тик санап кына чыга, редупликация ярдәмендә яңа сүз ясалуга тукталмый. Кабатлауларны махсус тикшерү узган гасырның 50нче елларында башлана. Аеруча бу ысул ярдәмендә хәл фигыльнең аерым төрләре, сыйфатларда артыклык дәрәҗәсе ясалу, рәвешләр ясалу үзенчәлекләре анализланган, шул ук вакытта әлеге ысул белән ясала торган авыз ияртемнәре дә берникадәр дәрәҗәдә өйрәнелгән. Әмма күп кенә аспектлар: кабатлауларның структур-семантик калыплары, сүз ясау функцияләре, грамматик үзлекләре, татар әдәби телендәге рольләре әле тулыландыруны таләп итә. Кабатлаулы конструкцияләр составында килгән бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең роле шулай ук җентекле анализ сораган өлкәләрнең берсе, безнеңчә.

Бәйлекләрнең кабатлаулы конструкция барлыкка китерүдәге рольләрен өйрәнүгә татар тел белемендә 80-90нчы елларда Ф.Г. Галләмов башлап җибәрә. Теманың актуальлеген дәлилләп, галим бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган кабатлауларның телебездә шактый санда икәнен ассызыклый, аларның ирекле синтаксик төзелмәләрдән аерылып торуларына басым ясый.

Ш. Рамазанов исә “Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы” мәкаләсендә редупликацияне сүз ясалыш ысулы итеп күрсәтә.

М.З. Зәкиев һәм Ф.Ә. Ганиев фигыльләрне кабатлауларга игътибар итәләр, аларның синтаксик функцияләрен өйрәнәләр.

Курбатов Х.Р. кабатлауларның әдәби текстта әһәмиятле роль уйнавын күрсәтә һәм аларны кулланганда чаманы белергә, теге яки бу сүз, сүзтезмәне чама белән кулланырга тәкъдим итә [24, 185]. Шулай ук галим авазларны кабатлап сурәт тудыруга мөмкинлегенә игътибар итә. Ләкин авазлар кабатлану билгеле бер стилистик максатлардан чыгып эшләнмәгән очракта, аларның урынсыз кулланылуы ямьсез яңгыраш – какофония күренеше барлыкка килүгә сәбәпче була.

Хаков В.Х. сәнгатьле сөйләм тудыручы фонетик-стилистик алымнарның татар халык авыз иҗатында зур урын тотуын күрсәтә: Тел очы татлы, тел төбе татлы (т авазы), туган телен кадерләгән халык кадерле булыр (л авазы), аз сүз – үз сүз, күп сүз – чүп сүз (ү авазы), ачу дошман, акыл дус, ачуыңа акыл куш (а, у авазлары), кырда бер алачык, алачык эчендә капчык, капчык эчендә карчык (кы/ка, че/чы) [44, 168].

Курбатов Х.Р., Бәширова И.Б., Поварисов С.Ш. әдәби текст эчендә шулай ук сүзләрне кабатлауларны тикшерәләр һәм түбәндәге төрләрен билгелиләр: гади кабатлау, анафора, эпифора, эпистрофа, эпанафора һәм аларның кулланылыш ысулларын күрсәтәләр.

Ф.М. Хатиповның “Әдәбият теориясы” китабында кабатлау төрләре инверсия, риторик сорау, риторик эндәшләр, градация, янәшәлекләр, антитеза, эллипсис һәм фоника белән бергә поэтик синтаксиста карала дип яза [46, 132].

Шундый позицияләрдә торып, кабатлауларны телнең төрле подсистемаларының уникаль күрсәткече буларак кына сурәтләргә булыр иде, ләкин ниндидер гомуми теорияны башкару өчен нәтиҗәләрне туры китерергә мөмкин түгел диярлек. Кабатлау проблемасын тикшерүче галимнәр еш кына тикшерелгән материалның күләмен дә, телдә кабатлауларның конкрет кулланылышларының ихтималын да күрсәтмиләр.

Контекст чикләрендә каралган кабатлаулар белән эшләр тагын да авыррак тора. “Микро- һәм макроконтекст” сүзләре эшнең асылын тулысынча ачыкламыйлар, чөнки аларның аерымлану критерийлары җитештерелеп бетмәгән. Әгәр дә эшнең исемендә “Текстта (нәрсәнең дә булса) кабатлау” булса, чынлыкта текст тикшерелми, ә менә шул “нәрсәдер” (морфера, сүзъясагыч модель, лексик берәмлекләр, синтаксик конструкцияләр һ.б.) генә карала. Шуңа күрә, текстта формаясагыч фактор буларак, кабатлауның табигате шундый тикшерүләрдә күрсәтелми. Асылда, кабатлау күбесенчә текстның аерым өзекләрендә генә тикшерелгән [26, 21]. Кабатлауны тулы текст эчендә тикшерүче фәнни хезмәтләр, элегә күп түгел, ләкин проблемага яңа карашларның кирәклеге ачык күренә.

Рус милли телендә кабатлауларның функцияләшүенең гомуми теориясы юк. Тикшеренү эше өчен дә, практик куллану өчен дә яраклы, күпсанлы материаллар, төрле мәктәпләр һәм өлкәләр лингвистлар тарафыннан тикшерә торган, бер планга берләштерә һәм системалаштыра торган кабатлауларның классификациясе дә эшләнмәгән [26, 22].

Күпчелек тел белгечләренә таныш булган И.М. Астафьева, Ю.А. Головкина, А.В. Дудникова, чит телләрне стилистик яктан тикшерү максаты белән эшләнгән, классификацияләргә таяналар. Монда, кызганычка каршы, чит телләр материалында эшләнгән, классификацияләрне рус тел материалына автоматик күчерү принцибы күзәтелә, аеруча диалектка, чөнки сөйләм һәм язма теленең төрлелеге игътибарга алынмый.

Әмма анализга төрле системалы телләрнең материалларын җәлеп итүе кабатлауның универсальлеге турында, текст төзү принцибы һәм текст оешуының грамматик-стилистик ысулы турында уйларга рөхсәт итә, төрле телләрдә кабатлауның полифункциональлеген, шулай ук телнең барлык структур дәрәҗәләрендә күрсәтелә. Интертекстуальлек проблемасы актив өйрәнелә: сөйләм эшчәнлегендә нинди дә булса текстларны файдалану һәм кабатлауларның структур-семантик принципларына нигезләнгән төрле сөйләм стандартларын куллану; текстның катлаулыгы дәрәҗәсенә карап кабатлауларның үзгәрүләрен аңлар өчен җитди адымнар эшләнгән.

Форма элементлары һәм мәгънә кабатланулары текстның лингвистик берлек була алмаганлыгын исбат итә. “.Кайбер текст конструкцияләре даими кабатланулары белән төзеләләр. Бу охшатып ясау һәм кабатлау телне үзләштерү вакытында гына түгел, ә аның кулланылыш вакытында әһәмиятлелеге турында әйтә” (Климов, Кубрякова). Кабатлауларның функциональләшүенең аерым өлкәсе эстетик, тел феномены композициясе булып тора.

Рус филилогиясендә кабатлауларның стилистик һәм текст төзи торган функцияләре җентекләп тикшерелгән, тел материалы оешуының шул ысулының полифункциональлеге билгеләнгән. Стилистик фигуралар, поэтик синтаксис – сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары. Әдәбият белемендә аларны дүрт төркемгә аеру кабул ителгән: кабатлауга нигезләнгән, сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибеннән хасил булган, мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче һәм автор ихтыярын чагылдыручы чаралар [26, 22]. Тулы булмаган исемлек буенча, кабатлауларның 80 төрле функцияләре күрсәтелгән. Аңлашыла, исемлек үзе кабатлауларның терминологик функцияләренең билгеләнүе, төрле-төрле текстларда табылган, тәртиплекне таләп итә, чөнки күп терминнар бер-берсен кабатлыйлар. Ләкин кабатлауның текст оештыруда универсал чара булуын һәм функция ягыннан күп төрлелеген расларга мөмкин:

1) ул шушы аспектта тикшерелгән телләрдә барысында да табыла дисәк була;

2) оештыру алымы кебек барлык тел дәрәҗәләрендә бар (фонемадан алып текст өзекләренә кадәр, хәтта бөтен текстта, гадәттә кат-кат уку, тыңлау);

3) текст ясагыч һәм композиця чарасы буларак, төрле стилистик һәм прагматик бурычларга хезмәт итә;

4) укытучыларның һәм филологларның тырышлыкларына карамастан, сөйләмдә кабатлауларны хатасыз куллану иң авырдан санала.

Бу бәхәссез факт турында болай әйтелә: форма элементларының һәм эчтәлегенең кабатлануы телнең һәм фикерләүнең ниндидер мөһим механизмнарына җавап бирә. Әгәр кабатлау күренеше шулкадәр таралган булса, аны җентекләп тикшерергә кирәк, ләкин шул ук вакытта бердәм концептуаль мәсьәләгә карата карашлар мөһим яки шундый чагыштырырлык нәтиҗәләрнең тупланылышын тәэмин итүче тикшеренү алымнарны туплау. Мөһим бурыч булып фактларның анализы тора, ләкин гуманитар яктан түгел, ә тәбигый фәннилеге ягыннан. Бу мәсьәлә шулай ук яктыртыла, чөнки кабатлау сөйләм эшчәнлегендә кешенең физик, физиологик, биологик һәм иҗтимагый параметрлары кисешендә ята. Проблеманың иң аз тикшерелгәне табигый фәннилеге ягы булып тора [27, 23].

Алда әйтелгәннәр тел материалын тикшергәндә авыр юл белән барырга өнди. Шундый юл диалект сөйләмендә текст ясагыч һәм фраза повторларының композицион рольләрен уйный. Нәтиҗәдә сөйләм теле оешуында яңа закончалыклар табылды, синтаксик параллелизмлы корылышларда суз тәртибенең комбинатор вариацияләре йомгакланды. Тексттагы сүз тәртибе симметрия/асимметрия законнарына буйсына.

Шулай итеп, кабатлау алымы XX гасыр уртасында өйрәнелә башлый. Беренче булып бу чараны рус һәм чит ил галимнәре тикшерә башлыйлар, төрләрен билгелиләр. Татар телендә беренче булып кабатлауларны Алпаров Г.Х., Гәлләмов Ф.Г. тикшерәләр, Ганиев Ф.А., Курбатов Х.Р., Хаков В.Х. шулай ук бу өлкәдә эшлиләр.



Заключение (выдержка)

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсендә кабатлаулар тотрыклы урын алып торалар. Матур әдәбиятта да, сөйләмә телдә дә аларның күп төрләрен очратырга мөмкин. Галимнәр тарафыннан кабатлау алымы XX гасырның илленче елларыннар тикшерелә башлый.

Өйрәнү җәһәтеннән язучының әсәрләре теле кызыклы. Әлеге хезмәтебездә исә без түбәндәге максатны алга куйган идек: Илдар Юзеевның иҗатында кабатлаулар һәм аларның стилистик үзенчәлекләрен тикшерү.

Илдар Юзеевның иҗатында кабатлауларның кулланылышын өйрәнеп, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Галимнар тарафыннан кабатлау алымын беренче булып Дудникова А.В. һәм Цветкова Т.С. тикшерәләр, рус теленә һәм чит телләргә карата.

2. Татар телендә беренче булып кабатлауны Алпаров Г.Х., Галләмов Ф.Г. тикшерәләр, хезмәтләр язалар.

3. Кабатлау алымы яки реприза (яңадан башлану, кабатлау) – синтаксик фигураларның иң еш кулланыла торганы.

4. Курбатов Х.Р., Хаков В.Х. кабатлауларның түбәндәге төрләрен билгелиләр: гади кабатлау, анафора, эпифора, эпистрофа (анэпифора), акромонограмма (эпанафора).

5. Гади кабатлау – бер үк сүзне яки әйтелмәне бер үк җөмләдә яисә берничә җөмләдә бер-бер артлы яки төрле-төрле урында берничә тапкыр куллану. Анафора дип, гадәттә, бер үк сүзнең яки сүзтезмәсенең һәм җөмлә, фраза, строфа яки абзац башы саен кабатланып килүен атыйлар. Эпифора дип берничә җөмләнең, абзацның яки строфаның бер үк сүзгә яки сүзләргә әйтәләр. Строфаның бер үк сүз яки сүз тезмә белән башлануы һәм бетүен эпистрофа (кире борылу, әйләнү) яки анэпифора (баштагыны азакта кабатлау) дип атала. Яңа шигырь юлын аңа кадәрге шигырь юлының азагы белән башлап китү акромонограмма (грекча akros кырый, югары, бер үк, язу), яки анадиплосис (кабатлау), яки эпанафора (азактагыны башта кабатлау), яки ялгау дип атала.

6. Илдар Гафур улы Юзеевның шигъриятендәге төп сыйфатлары булып тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, композиторларны да илһамландырып торган, форма төгәллеге торалар. Аның иҗаты стилистик үзенчәлекле. Поэтиканың игътибар үзәгендә әдәби алым, әдәби ысул торса, лингвистик стилистиканы теге яки бу төр сөйләмдә тел чараларының тәэсир һәм тасвир мөмкинлекләре, теге яки бу төр сөйләмнең телдәге нинди чаралар аша барлыкка килүе кызыксындыра. Матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен арттыруда жөмлә төзелешендәге аерым үзенчәлекләр зур роль уйный. Моңа тәнкыйтьчеләр, аерым алганда, Т. Галиуллин да игътибар итә: “Илдар Юзеев аллитерация, ассонанс, рефрен, авазлар уйнату кебек сурәтләү алымнарыннан мул файдалана. Синтаксик фигуралар, музыкаль фраза әйләнмәләре кабатлана торган музыкаль фразалар кебек, сөйләмгә аерым аһәңлелек өстиләр һәм шуның белән бергә сөйләмнең эмоциональлеген арттыралар. Шуңа күрә аларны сөйләмнең музыкасы дип атасак та хата булмас”. Шагыйрь үзенең иҗатында кабатлауларны киң кулланган, кубесенчә шигъри текстлар арасында анафора, эпифора төрләре еш куренә. Аның иҗатына кабатлаулар үзенчә бер ритм биреп тора. Бу алымнар әсәргә музыкаль яңгыраш бирә, эмоциональлекне арттыра. Мондый поэтик текстлар көйгә салынып, популяр җырга әверелә. Купчелек әдипнең стилистик үзенчәлекләре поэмаларда күренә. Күп кенә поэмаларының өзекләре төрле авторлар тарафыннан көйгә салына.

7. Матур әдәбият әсәренең үзенчәлеген аңлау өчен, аның образ ясаучы берәмлекләрен, сүзләрен җентекләп тикшерергә кирәк. Бу җәһәттән нәфис сүз сәнгате остасы Илдар Юзеевның шигырьләрен тикшерү аеруча отышлы. Аның бай лексика, төгәл ритмлы, образлы, сүрәтләү-тасвирлау чараларына бай шигырьләре укучыны дулкынландыра, хисләрендерә, матурлык дөньясына өнди. Мәсәлән, “Ни ясар тимерче?” шигыре, монда автор анафора алымын кулланган. Бу алым текстта әһәмиятле урын алып тора, мәсәлән, җез кабатлауны шигырьдән алып ташласак, аның бөтен эчтәлеге югала, шагыйрьҗиткерергә теләгән фикер югала.

Шагыйрь иҗатында кабатлауның һәр төрен киң куллана, ул үз теленең әдәби потенциалын, нечкәлекләрен тоемлый, вак кына деталь белән дә тирән мәгънә җиткерә алырлык талант була. Илдар Юзеев әдәбият галимнәре һәм татар теле тикшеренүчеләре өчен кызыклы һәм күп яклы. Аның әдәби әсәрләре теле узган гасыр теле булып кына калмый, ул тел – бүгенге татар әдәби теле өчен бик кирәкле булып тора, аның тел хәзинәсен тикшерү һәр галим тел һәм шигърият яратучы кеше да өчен дә, кызыклы. Шуңа күрә язучы телен өйрәнүнең шушындый иҗтимагый актуальлеге дә бар.



Литература

1. Әдәбият белеме сүзлеге/ төз. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар. китап нәшр., 1990.

2. Бәширова И.Б. Сүз белән сүрәт ясау (әдәбият укытучысына ярдәмгә). – Казан. – Тат. китап нәшр. – 1974.

3. Болотнова Н.С. Филологический анализ текста: учеб пособие. – 3-е изд., испр и доп. – М.: линта: Наука, 2007. – 520 с.

4. Вафеев Р.А., Атышева Н.Х. Повтор как проблема исследования в тюркологии. Занкиевские чтения: Материалы Всероссийской найно-практической конференции. – Тобольск: ТПГИ им. Д. И. Менделеева, 2007. – 299 с.

5. Галләмов Ф.Г. Бәйләүче чара буларак кабатлаулар / Ф. Г. Галләмов// Мәгариф. – 2001. – № 5. – 100 – 101 б.

6. Галләмов Ф.Г. Кабатлауларда бәйлекләрнең роле / Ф. Г. Галләмов // Совет мәктәбе. – 1986. – № 7. – 24 – 26 б.

7. Галләмов Ф.Г. Татар телендә кабатлаулар. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2009. – 104 б.

8. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен / Г.Р. Галиуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 95 б.

9. Галлямов Ф.Г. Матур әдәбиятта кире кабатлаулар//Сулеймановские чтения. Материалы XI Всероссийской научно-практической конференции. – ТПГИ им. Д. И. Менделеева. – 2008.

10. Галлямов Ф.Г. Повторы в современном татарском языке / Ф.Г. Галлямов. – Казан: Школа, 2003. – 144 c.

11. Галлямов Ф.Г. Роль лексических повторов в организации текста / Ф.Г. Галлямов//Текст как объект лингво-литературоведческого и методического исследований: Материалы межвузовской научно-практической конференции. – Елабуга: ЕГПУ, 2006.

12. Ганиев Ф.А., Гаффарова Ф.Ф. – Русско-татарский словарь. – Изд. 3-е, испр. – Казань: Татар. кн. изд-во. – 2009. – 240 с.

13. Гареева Р.Р. Лингвистический анализ художественного текста: Учебно-методическое пособие (на тат. яз.). – Уфа: Изд-во БГПУ, 2003. – 108 с.

14. Гареева Р.Р. некоторые особенности языка поэтических текстов И. Юзеева. Система непрерывного образования: школа – педучилище – педвуз: материалы всероссийской научно-практической конференции. Май, 2006 г. Вып. 8. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2006. – 316 с.

15. Гареева Р.Р. Шагыйрьнең поэтик теле//Башкортостан укытыусыһы. – 1997. – № 1. – 59 – 61 б.

16. Гәрәева Н.Г. Тел – белемнең ачкычы /Н.Г. Гәрәева, Н.В. Максимов, Ә.Ә. Зыятдинова. – Казан: Мәгариф, 2005. – 143 б.

17. Жирмунский В.М. Введение в литературоведение: курс лекций. – СПб, 1996.

18. Закиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис. – Казан ун-ты нәшрияты. – 1958.

19. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен дәреслек / М.З. Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 2008. – 399 б.

20. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004.

21. Ильясова Р. Илдар Юзеевның тормыш һәм иҗат юлы// Башкортостан укытыусыһы. – 1997. – № 6. – 51-52 б.

22. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф. – 2002. – 199 б.

23. Курбатов Х.Р. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы / Х. Курбатов. – Казан: Тат. китап нәшр., 1960. – 130 б.

24. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. – Казан: Тат. китап нәшр. – 1971 б.

25. Максимова Т.А. Стилистические функции повтора. – Алма-Ата. – 1973.

26. Москальчук Г.Г. Структура текста как синергетический процесс. – М.: Едиториал УРСС, 2003. – 296 с.

27. Москвин В.П. Стилистика русского языка. Теоретический курс. – Изд. 4-е, перераб. и доп. – Ростов н/Д: Феникс, 2006. – 630 с.

28. Николина Н.А. Филологический анализ текста: Учеб. пособие для студ высш пед учеб заведений. – М.: Издательский центр “Академия”, 2003 . – 256 с.

29. Новиков Л.А. Искусство слова. – М.: Педагогика, 1982. – 128 с .

30. Новиков Л.А. Художественный текст и его анализ. – Москва. – 2003.

31. Поварисов С.Ш Моң эчендә матурлык// Өмет. – 2005. – 1 февраль.

32. Поварисов С.Ш. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. Укытучылар, укучылар, студентлар, аспирантлар, язучылар һәм журналистлар өчен теоретик-методик кулланма. – Уфа: Башкортстан “Китап” нәшрияты. – 1997. – 224 б.

33. Поварисов С.Ш. Татар теленең практик стилистикасы: Учебное пособие для студентов-филологов. – Уфа. – Изд-во БГПУ. – 2002. – 88 с.

34. Поварисов С.Ш. Тел рухияте: уку-укыту әсбабы. – Уфа. – РНУ БашДу. – 2008. – 302 б.

35. Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан. – Раннур. – 2000.

36. Сафиуллина Ф.С. Текст төзелеше. – Казан: Казан ун-ты нәшрияты. – 1993.

37. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты студентлары өчен дәреслек / Ф.С. Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 2001. – 383 б.

38. Сәлимов Х.Х. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге / Х.Х. Сәлимов. – Казан: Тат. китап нәшр., 2005. – 143 б.

39. Фәтхрахманов Р. Илдар Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты. – bulathakof.ucoz.ru

40. Фәхретдинова В.Р. Татар тел белемендә текст оештыручы чаралар / В.Р. Фәхретдинова// Актуальные проблемы тюркской и финно-угорской филологии: теория и опыт изучения. – Елабуга, 2002. – 192 б.

41. Хәзерге татар әдәби теле: Лексика. Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография: Югары уку йортлары студентлары һәм урта мәктәп укытучылары өчен. – Казан: Тат.китап нәшр., 1965. – 299 б.

42. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Тат. китап нәшр. – 1979.

43. Хаков В.Х. Татар теле стилистикасына кереш / В.Х. Хаков. – Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 1963. – 168 б.

44. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). – Казан: Тат. китап нәшр. – 1999. – 304 б.

45. Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы (Морфология һәм синтаксис) /В.Н. Хангилдин. – Казан: Тат. китап нәшр., 1959. – 642 б.

46. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 с.

47. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / Уку-укыту ярдәмлеге / М.М. Шәкүрова, А.Ф. Йосыпова. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшрияты, 2009. – 168 б.

48. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасының фәнни мирасы (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр) / М.М. Шәкүрова. – Казан: Печатный двор, 2012. – 144 б.

49. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар / Р.Р. Шәмсетдинова. – Казан: Тат. китап нәшр., 2007. – 191 б.

50. Шәрәфиев Р. Безне кемнәр аңлар: [халык шагыйре И. Юзеев иҗаты хакында]// Казан утлары. – 2000. – № 7. – 139-144 б.

51. Юзеев И.Г. Карурман. – Казан: Тат. китап нәшр. – 1973.

52. Юзеев И.Г. Мәхәббәт китабы. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Тат. китап нәшр. – 1982.

53. Юзеев И.Г. Төнбоек. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Тат. китап нәшр. – 1970. – 256 б.

54. Юзеев И.Г. Уйлый күңелем төрлесен. Шигырьләр, җырлар. – Казан: Тат. китап нәшр. – 1997. – 255 б.

55. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы (поэзия теориясенә кереш). – Казан: Тат. китап нәшр. – 1973.



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word.

Информация о работе
Страниц: 46
Тип: Курсовая работа
1300 p.


X
X