8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Сиэтл
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

СЕМАНТИЧЕСКОЕ ПОЛЕ ЛЕКСИЧЕСКИХ ЕДИНИЦ, СВЯЗАННЫХ С ПОНЯТИЕМ АЯК В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ - Курсовая работа

Содержание

Кереш.3

1. Сүзләрнең семантик класслары һәм семантик кырлар

1.1. Семантик кырларның төрләре.6

1.2. Семантик кырларның структурасы.12

2. “Аяк” төшенчәсе белән бәйле тел берәмлекләренең семантик кыры

2.1. Борынгы төрки язма истәлекләрдә аяк “нога” лексемасының кулланылышы.16

2.2. Хәзерге татар телендә “аяк” төшенчәсенең семантик кыры.18

Йомгак.26

Файдаланылган әдәбият исемлеге.27



Введение (выдержка)

Төрле телләрне өйрәнгәндә, һәрбересендә бай сүзлек составының барлыгын таба алабыз. Аның кулланылышы көндәлек тормышта гына түгел, әмма фән белән шөгыльләнүчеләр аралашуында да зур роль башкара. Телнең лексик составының сүзләренең үзләрнең үткенлеге һәм күптөсмерлеге, мәгънәләрнең тирәнлеге фикерләрне төгәл һәм ачык җиткерергә ярдәм итә. Татар телендә төрле лексик мәгънә алып килгән сүзләрдән торган төшенчәләр шактый күп. Һәм аларның булуы халкыбызга борынгыдан килгән төрле табигатьтә яки җәмгыятьтә булган күренешләрен; тормыштагы нинди дә булса ситуацияләрен; кешенең сәламәтлеген һәм гәүдә, органнар торышын (мисал өчен, ешланган йөрәк тибеше, җанда дулкынлану хисен тою) атау өчен җиңелерәк чара табарга омтылуы хас. Шундый гыйбәрәләр, сүзтезмәләр составында еш куллана торган берәмлекләр арасында АЯК (“нога”) төшенчәсе аерым урын алып тора. Мәгълүм ки, үткән гасырларда да һәм хәзерге көндә дә АЯК төшенчәсенең һәм аның белән тамырдаш, логик эзлелектә бәйләнештә торган сүзләрне төрле аспектлардан карап (алар арасында килеп чыгышы, тарихи үсешендә нинди формалар булганлыгы, нинди мәгънәләр аерылуы, телнең һәм тормышның нинди сфераларда кулланылуы) мәртәбәле рус галимнәре өйрәнсәләр дә, бөтен бар мәгълүматны үз эченә алган бер җыентык юк. Һәм шуңа күрә башкарган курс эшенең темасы актуаль дип санала ала.

Курс эшенең объекты – “аяк” төшенчәсе, ә предметы – аяк төшенчәсе белән бәйле берәмлекләрнең семантик кыры булып тора.

Бу хезмәтнең максаты булып аяк төшенчәсен өйрәнү, аның белән бәйле, берәмлекләрне туплау, классификациягә салу.

Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

1) семантик кыр төшенчәсенә аңлатма бирү;

2) семантик кырларның төрләрен билгеләү;

3) аяк “нога” төшенчәсе белән бәйле семантик кырның структурасын ачыклау;

4) аяк “нога” төшенчәсе белән бәйле сүзләрнең мәгънәләрен туплау;

5) борынгы төрки язма истәлекләрдә аяк “нога” лексемасының кулланылышына күзәтү ясау;

6) хәзерге татар телендәге “аяк” төшенчәсенең семантик кырын туплау һәм өйрәнү.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак “Борынгы төрки сүзлек”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы. Лексика”, “Татар теленең этимологик сүзлеге” файдаланылды.

Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсе

XX гасыргың икенче яртысында аяк төшенчәсе шактый өйрәнелгән. Милли тел гыйлеменең совет чорында биек ватандашларыбыз, күренекле тюркологлар В. М. Наделяев, Д. М. Насилов, Э.Р. Тенишев, А. М. Щербак төрки телләрнең беренче язма истәлекләрен тикшергәннәр һәм 1969 елда фундаменталь хезмәт – “Борынгы төрки сүзлег”ен бастыралар. “Шул фундаменталь хезмәттә төрле илләрдә 1969 елга кадәр дөнья күргән VII-XIII гасырлардагы күпсанлы төрки телләрнең язма һәйкәлләрдә сакланган лексиканың җыелмасы тупланган. Сүзлек якынча 20 000 сүз һәм сүзтезмә үз эченә ала. “Борынгы төрки сүзлек” – тәрҗемәле-аңлатмалы сүзлек. Анда теркәлгән борынгы төрки сүзләрнең мәгънәләре хәзерге рус әдәби теле белән аңлатыла. Сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең аңлатмалары һәйкәлләрнең текстларыннан тәрҗемә ителгән цитаталар белән иллюстрацияләнә (раслана).

1950 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан (1996 елдан ТР-ның Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты) өч томлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” төзелә (1977-1981). Бу хезмәттә аяк “нога” төшенчәсенең хәзерге татар телендәге мәгънәләре тупланмасы җыелган.

Татар тел гыйлеменең күренекле галиме Накый Исәнбәт аяк төшенчәсе белән бәйле идиомаларны туплаган һәм “Татар теленең фразеологик сүзле”нә керткән.

Мәскәүдә 1998 елда Фәннәр Академиясендә бастырылып чыккан “Төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы. Лексика” хезмәтендә аяк “нога” төшенчәсе һәм аның белән бәйле реконструкцияләнгән берәмлекләр бирелгән

Бу курс эшен язуда: тарихи-чагыштырма, өзлексез сайлау, сүзләрнең мәгънәләрендә бердәй һәм дифференциаль компонентларны бүлеп чыгу, берәмлекләрнең мәгънәләрендә категориаль компонентларны анализлау, тотрыклы конструкцияләрнең семантик эчтәлекнең микъдарын һәм сыйфатын барлау, парадигматик, синтагматик һәм денотатив принципларга салынган компонентлы анализ, дистрибутив анализ, метод-алымнар комплекслы файдаланылды.



Основная часть (выдержка)

1. СҮЗЛӘРНЕҢ СЕМАНТИК КЛАССЛАРЫ ҺӘМ

СЕМАНТИК КЫРЛАР

1.1. Семантик кырларның төрләре

Гомум тел белемендә нинди дә булса сүз төркеменең семантик классларын, төрле сүз төркемнәренең лексик-грамматик (функциональ-семантик) кырлар һәм деривацион мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән синтаксик конструкцияләрнең парадигмаларын семантик кырлар дип исәпләү кабул ителгән [Васильев, 1990: 126]. Структур аерымлыкларына карамастан, югарыдагыларны шул берләштерә: аларның барысында да теге яки бу семантик категория һәм категориаль ситуация бар. Шулай да практик максатларда сүзләрнең семантик классларын (аларга фразеологизмнар да керергә мөмкин) һәм семантик кырларны аерырга кирәк.

Лексик-семантик төркем чит ил тел белемендә семантик кыр дип йөретелә, русистикада исә хәзерге фәндә сүзләрнең лексик оясы тәгъбире белән алыштырылган. Лексик-семантик төркемнәрне теоретик яктан тикшереп, рус телчесе Ф.П.Филин түбәндәге билгеләмәне китерә: “Лексик-семантик төркемнәр ике, берничә һәм күпсанлы сүзләрнең лексик мәгънәләре буенча берләшмәләрен тәшкил итәләр” [Филин, 1982: 227].

Соңрак, XX гасыр ахырына, лексик-семантик төркемнәрне тикшерү төрле юнәлешләрдә, төрле метод-алымнар ярдәмендә һәм төрле мәктәп вәкилләре тарафыннан алып барыла. Югарыда китерелгән билгеләмә берьяклылыгы өчен кире кагыла, ләкин анда лексик-семантик төркемнең төп сыйфаты күрсәтелүе билгеләнә. Хәзерге тел белеме өчен “сүзләр берләшмәсе” дип кенә күрсәтү аз булыр иде, чөнки сүз “семема” (сүз бер аерым мәгънәсендә) һәм “лексема” (семемалар берлеге) дигән төшенчәләрне үз эченә ала. Түбәндәге хосусый билгеләмәләргә игътибар итик. Беренчедән, “семантик кырлар – алар бербөтен система эчендә мәгънәгә ия булган бер-берсенә каршы куелган аерым элементлардан торган һәм бербөтен тәшкил иткән, эчке оешуга ия булган төшенчә өлкәләре” (Ульман), икенчедән, “семантик кыр – кисешүче оппозицияләр белән бәйләнгән семантик рәтләрнең системасы” (Романова). Г.М.Шипицына тарафыннан тагын да шунысы тулылындырыла: “Лексик-семантик төркем – семемаларның функция буенча берлеге, ул сүзләрнең семантик уртаклыгы белән ачыклана. Лексик-семантик кыр – ул семемаларның семантик парадигмасы.

Бер сүз төркеменә караган сүзләрнең семантик класслары – бер-берсе белән гомум мәгънә нигезендә бәйләнгән теге яки бу дәрәҗәдәге катлаулы группировкалардан торган парадигматик типтагы лексик кырлар. Бу гомум мәгънә инвариант мәгънә идентификатор дип атала. Монда лексик-грамматик разрядлар (мәсәлән, җанлы исемнәр, асыл сыйфатлар, хәрәкәт фигыльләре һ.б.), сүзләрнең синонимик һәм антонимик берләшмәләре, лексик-семантик төркемнәр керә. Лексик төркемнәрнең соңгы өч тибын еш кына лексик-семантик парадигмалар дип атыйлар. Лексик-семантик парадигма чагыштырмача бөтен, ачык һәм сүзләр җыелмасы яки аларның семантик ясалмалылык мөнәсәбәте белән урнаштырылган һәм дифференциацияләнгән (бүленгән) номинация максатларына хезмәт итүче, лексик мәгънә уртаклыгы белән доминантлар тирәсенә берләштерелгән лексик-семантик вариантларын үстерергә сәләтле оя буларак билгеләнә. Бу терминны куллану традициясенә ярашлы, Л.М.Васильев фикеренчә, кисәкләре даими оппозиция белән (ягъни әлеге парадигматик кырның төрле микрокырлары составында регуляр кабатланучы) сүзләрнең классларын гына шулай исемләү дөресрәк булыр иде [Васильев, 1990: 127]. Мәсәлән, фигыльнең кабул итү семантик кыры күзәтү: искә алу = карау : күрү = тыңлау : ишетү; күрү : күренү = ишетү : ишетелү һ.б. кебек пропорциональ оппозицияләрдән төзелә. Мондый оппозицияләр бигрәк тә фигыльнең төрле аспектларын белдерүче мәгънәләре арасында даими күзәтелә. Мәсәлән, сөйләү, сөйләп җибәрү, сөйләшү, иркенләп сөйләшү, сөйләштерү, сөйләнгәләү = мыгырдау, мыгырдап йөрү = акыру = кычкыру һ.б. Ике тип опозициягә ярашлы ике тип парадигма билгеләнә: кисәкләре эквиполент оппозициядә булган парадигмалар (атларга ~ йөрергә ~ очарга ~ шуышырга) һәм кисәкләре приватив оппозициядә булган парадигмалар (хәрәкәтләнергә ~ күчәргә ~ атларга ~ йөрергә). Соңгы типтагы парадигманы баскычлы дип атарга мөмкин. Әгәр баскычлы һәм баскычсыз парадигмаларның уртак кисәкләре бар икән, аларны берләштерү структуралы лексик-семантик төркемне китереп чыгара.

Лексик-семантик парадигмаларның структурасын бинар оппозицияләр (мәсәлән, каузативлык, хәрәкәтнең иреклеге семалары буенча) формалаштыра. Әйләнә-тирәдәге күренешләрнең күпкырлы бәйләнешләреннән килеп чыккан берничә юнәлештәге оппозицияләр дә булырга мөмкин. Тематик төркемнәр, сүзләрнең лексик төркемнәре парадигматик бәйләнештә булган вак кисәкләрдән торалар. Ю.Караулов билгеләгәнчә, тематик, ягъни ситуатив характердагы төркемнәрнең төзелеше десигнатив кырлар структурасыннан өч үзенчәлек белән аерыла: 1) күренеш, ситуацияне исемләүче денотатив характердагы исемнәрнең, кагыйдә буларак, синонимнары булмый (театр, мебель, почта); 2) мондый типтагы исемнәрнең антонимнары бик үзенчәлекле (шәһәр – авыл, театр – кино, баш – аяклар); 3) ситуатив характердагы исем семантик кырындагы гипонималар арасындагы төр мөнәсәбәтләрен әлеге исемнең состав өлешләрен санаучы суперординатлар булдыра [Караулов, 1976: 134].

Синонимик төркем – гадәттә тагын да катлаулырак лексик-семантик парадигмага керүче сүзләрнең функцияләре буенча аңа тиңдәш фразеологизмнарның минималь парадигмасы ул. Эчтәлеге һәм структурасы буенча мондый парадигма нәрсәне аңлата соң? Синонимнарның семантик критерийларын сурәтләгәндә ике карашны билгеләргә кирәк: 1) синонимнарны омосемант тел берәмлекләре кебек, ягъни мәгънәсе буенча абсолют тиңдәш итеп аңлау һәм 2) аларны тел берәмлегенең тиңдәш ягъни парасемантлар кебек, ягъни мәгънәсе буенча бик якын итеп аңлау.

Бу ике төрле карашның теоретик аспектлары С.Г.Бережан һәм Ю.Д.Апресян хезмәтләрендә тулы карала [Апресян, 1974: 7]. Синонимнарны омосемантлар буларак аңлаганда, аларны аеру төшенчә һәм күзаллау бертөрле булган психик чагылдыру категориясе итеп каралмый. Монда билгеләүченең билгеләүчегә мөнәсәбәте билгенең икенче билгегә булган бөтен мөмкинлекләре аның “реляцион үзенчәлекләре”: стиль (мәгънәнең стилистик компоненты), санау (мәгънәнең селектив компоненты) һ.б. үз эченә алучы реляцион категория буларак карала.

Бу очракта без телдә мәгънәсе буенча абсолют тиңдәш сүзләр, гомумән, юк, димәк, синонимнар да юк дигән нәтиҗәгә киләбез. Ләкин тел мәгънәсен әйләнә-тирәне чагылдыру категориясе буларак мәгънә аңлатудан, билге функциясеннән һәм сөйләм мәгънәсеннән чикләштергәндә, синонимнарны мәгънәсе буенча тиңдәш, ләкин үзләренең стиль, узуаль (синтагматик), темпораль, генетик, деривацион һ.б. мәгънә үзенчәлекләре белән аерылучы тел берәмлекләре итеп карарга мөмкин. Мәсәлән, коңгырт кара (карий) һәм кызгылт көрән (коричневый) – узуаль, аэроплан һәм самолет – темпораль, лингвист һәм тел белгече генетик мәгънә алулары белән аерылалар. Мәгънәнең коннотатив компонентлары (экспрессив, модаль, бәяләүче һ.б.) да әһәмиятле урын алып тора.

Синонимнарны парасемантлар, ягъни мәгънәсе буенча якын сүзләр (квазисинонимнар) итеп аңлаганда, аларның семантик якынлыкларының дәрәҗәсе һәм характеры турындагы сорау да бәхәсле. Бу очракта бару – өстерәлү тибындагы һәм бару – хәрәкәтләнү тибындагы, автор – язучы тибындагы сүзләрне дә семантик яктан якын дип исәпләргә мөмкин. Чөнки аерым контекстларда алар бер-берсен алыштырып, еш кына бер мәгънә аңлаталар (Машиналар акрын хәрәкәтләнде. – Машиналар акрын барды). Синонимияне шундый киң мәгънәдә аңлау максатка ярашлымы? Әгәр яраса, синонимик төркем башка семантик, ягъни тематик, лексик-семантик, антонимик, гипонимик һ.б. төркемнәрдән аерылмаячак.

Д.Н.Шмелев лексик синонимнар дип семантик аерымлыклары нейтральләшә ала торган, мәгънәсе буенча якын сүзләрне генә исәпләргә тәкъдим итә. Синонимнар, – дип күрсәтә ул, – тәңгәл килми торган семантик билгеләре аерым позицияләрдә һәрвакыт нейтральләшүче сүзләр. Шундый позицияләр никадәр күбрәк булса, сүзләрнең синонимик егәрлеге дә шулкадәр югарырак, үзара алыштыру мөмкинлеге дә ешрак [Шмелев, 1973: 130]. Бу бик кызыклы критерий, ләкин ул, кызганычка каршы, тел һәм сөйләм синонимнарын аеру мөмкинлеген билгеләми.

Синонимияне ике яклы термин итеп билгеләгән “симметрик гипонимия” буларак аңлау кызыклы. Икенче төрле әйткәндә, синонимияне икеяклы импликацияләр яки эквивалентлык төшенчәсе белән билгеләргә мөмкин. Әгәр ике җөмлә бер-берсен кабатлый, ягъни эквивалент булып, структуралары бертөрле һәм бер үк позициядәге охшаш лексик берәмлекләр белән аерылалар икән, мондый берәмлекләр синонимнар була. Киресенчә, Ул аңа розалар бүләк итте. – Ул аңа чәчәкләр бүләк итте тибындагы импликация бер яклы, яки симметриясез. Ул матур кыз. – Ул әйбәт кыз кебек мисалда да шундый күренеш. Мондый җөмләләр төр – төрчә (родо-видовые) мөнәсәбәте хасил итәләр һәм синонимнарга берьяклы булулары белән каршы куелалар.

Синоним һәм синонимик рәт төшенчәләре синхрон яссылыкта тикшерелә дип әйтсәк, дөрес булыр, чөнки синонимик мөнәсәбәтләр бүгенге тел йөретүче күзлегеннән генә аңлашылалар. Калган тел фактлары аның тарихына карыйлар. Ләкин “синонимик чылбырлар” һәрвакыт тарихи мәгълүматларны үзләрендә саклыйлар. Шуңа күрә синонимнарны синхрон тикшергәндә диахрония күренешләренә дә игътибар итәргә кирәк. Архаизмнар – сөйләшүчеләргә ниндидер чыганаклар (әдәбият, олылар сөйләше) буенча билгеле тел берәмлекләре, шуңа күрә аларның мәгънәләре аңлашыла, ләкин үзләре сөйләмдә актив кулланылмыйлар. Тарихи сүзләрдән архаизмнар көндәлек тормыштагы әйберләрнең искергән атамалары булулары белән аерылалар. Неологизмнар сөйләшүчеләр тарафыннан элек кулланылмаган сүзләр кебек кабул ителәләр. Мәсәлән, сылу сүзе чибәр сүзенә караганда искерәк булуы аркасында пассив кулланыла. Архаизмнар һәм неологизмнар семантик кыр эчендә системалы бәйләнешләр оештыруда катнашалар.

Антонимик төркем сүзләрнең һәм фразеологик берәмлекләрнең катлаулырак семантик парадигмасын тәшкил итә. Ул гадәттә ике өлештән – субпарадигмалардан тора. Аларның өлешләре, аеруча доминанталары бер-берсенә бер үк билгегә яки семантик категориягә караган поляр, капма-каршы мәгънә компоненты буенча каршы куелалар (матур, гүзәл, чибәр, сылу – ямьсез, шыксыз, шөкәтсез, котсыз һ.б.). Субпарадигманың берәмлекләре бер-берсе белән синонимик мөнәсәбәт аркылы бәйләнгәннәр. Антонимик каршы куелган синонимик рәтләр төр төшенчәсе белән берләшкән оппозицион бербөтен тәшкил итәләр. Антонимик кыр сүзъясалыш оясы белән дә тасвирланырга мөмкин [Васильев, 1990: 131].

Мәгънәләре буенча антонимнарның капма-каршылыгы контрар, комплементар һәм векторлы характерда була ала. Антонимик парадигмада доминанталары гына түгел, ә бинар өлешләрнең барысы да каршы куела. Алар һәрвакытта да абсолют антонимнар булмаска да мөмкин. Төгәл антонимнардан квазиантонимнарны аерырга кирәк, алар семантик яктан тиңдәш булмаган, симметриясез лексик берәмлекләр (бөек – бәләкәй, күркәм – дорфа, зифа – тупас һ.б.). Синонимнар белән антонимнар арасында тыгыз бәйләнеш бар. Бер яклап, антонимнар бер-берсенә синоним да булып торалар, аларның уртак төшенчә (концептуаль) нигезе булу зарури, икенче яклап, синонимнар бер-берсенә антонимнар буларак каршы куела алалар.

Төрле сүз төркеменә караган, семантик яктан бер-берсе белән бәйле сүзләр шулай ук семантик кырлар булалар. Аларга сүзъясалыш оялары, матурлану – чибәр, тупаслану – ямьсез, яву – яңгыр тибындагы сүзләр керә. А.А.Залевская мондый сүзләрне симилярлар дип атый. Психолингвистикада симилярлар ассоциатив кырлар буларак тикшереләләр. Шулай да аларның нигезен телнең семантик категорияләре тәшкил итә [Залевская, 1982: 21].

Лексик-грамматик яки функциональ-семантик кырлар, лексик кырлардан аермалы буларак, тышкы яктан лексик һәм грамматик ысуллар белән белдерелә алалар. Мондый кырлар гомум тел белемендә А.В.Бондарко тарафыннан өйрәнелгәннәр. Ул телдә система оештыручы функциональ-семантик кырларның дүрт төркемчәсен аера: 1. предикат үзәкле кырлар; предмет (субъект-объект) үзәкле кырлар; 3. атрибутив (сыйфат, сан) үзәкле кырлар; 4. хәл (урын, шарт) үзәкле кырлар [Бондарко, 1962: 23].



Заключение (выдержка)

Курс эшенең темасын ачыклар өчен лексик-семантик кыр төшенчәсенә билгеләмә бирелде. Һәм күренекле рус телчесе Л.М. Васильев (Васильев, 1990: 126) семантик кырларны түбәндәгечә аңлата: нинди дә булса сүз төркеменең семантик классларын, төрле сүз төркемнәренең лексик-грамматик (функциональ-семантик) кырлар һәм деривацион мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән синтаксик конструкцияләрнең парадигмалары.

Г.М.Шипицына тарафыннан тагын да шунысы тулылындырыла: “Лексик-семантик төркем – семемаларның функция буенча берлеге, ул сүзләрнең семантик уртаклыгы белән ачыклана. Лексик-семантик кыр – ул семемаларның семантик парадигмасы.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак “Борынгы төрки сүзлек”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы. Лексика”, “Татар теленең этимологик сүзлеге” файдаланылды. Һәм югарыда санап чыккан хезмәтләрдән без түбәндәгеләрне табып, шундый система ясарга ирештек: татар телендә аяк “нога” төшенчәсе белән бәйле борынгы пластта булган берәмлекләр 13, алар: *ajaq, *aδaq, *adaq, *but, *jawta, *baltyr, *tujzke, *topuk, *(j)inčik, *bakanak/*bakalčak, *ašuk, -*tapan; ә хәзерге татар телендә 15: аяк, аягүрә, аяк-кул, аяклану, аяклау, адым, адымлау, адымлык, атлау, балтыр, бот , табан, тез, чәлтер, үкчә.

Югарыда санап чыккан лексик берәмлекләр белән күп кенә сүзтезмәләр булуы ачыкланды һәм бу семантик кырга кертелде.

Хәзерге вакытта аяк “нога” сүзе һәм аның белән бәйле лексик берәмлекләр күпчелек ситуацияләрдә куллана, аларны өйрәнергә һәм бер җыентыкка тупларга кирәк, шуңа күрә, курс эшенең темасы актуаль дип исәпләнә ала.



Литература


1. Апресян Ю.Д. Лексическая семантика. Синонимические средства языка. – М., 1974.

2. Арутюнова Н.Д. Типы языковых значений: Оценка. Событие. Факт. – М., 1988.

3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.

4. Бенвенист Э. Общая лингвистика. – М., 1974.

5. Бодуэн де Куртенэ И.А. Избранные труды по общему языкознанию. – М., 1963.

6. Бондарко А.В. Функциональная грамматика. – Л., 1964.

7. Булыгина Т.В., Климов Г.А. Уровни языковой структуры // Общее языкознание. Внутрення структура языка. – М., 1972.

8. Васильев Л.М. Теория семантических полей // Вопросы языкознания. 1971. № 5. – С. ?-?.

9. Васильев Л.М. Семантика русского глагола. – М., 1981.

10. Васильев Л.М. Современная лингвистическая семантика: Учеб. пособие для вузов. – М.: Высшая школа, 1990.

11. Васильев Л.М. Методы современной лингвистики. – Уфа, 1997.

12. Гайсина Р.М. Лексико-семантическое поле глаголов отношения в современном русском языке. – Саратов, 1981.

13. Гафарова Г.В., Кильдибекова Т.А. Теоретические основы и принципы соствления функционально-когнитивного словаря. – Уфа: РИО БашГУ, 2003.

14. Древнетюркский словарь. – Л., 1969.

15. Залевская А.А. Психолингвистические проблемы семантики слова. – Калинин, 1982.

16. Караулов Ю.Н. Общая и русская идеография. – М., 1976.

17. Кацнельсон С.Д. Содержание слова, значение и обозначение. – М., Л., 1965.

18. Кубрякова Е.С. Типы языковых значений. Семантика производного слова. – М., 1981.

19. Материалы к идеографическому словарю диалектов татарского языка /авт.-сост. А.Г.Шайхулов, Л.У.Бикмаева, З.Р.Садыкова. – Уфа: РИО БашГУ, 2005. – Т.1. – 512 с., Т.2.

20. Никитин М.В. Лексическое значение слова. – М., 1983.

21. Общее языкознание. Методы лингвистических иследований / Под ред. Б.А.Серебренникова. – М., Наука, 1973.

22. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан: Хәтер, 1999.

23. Саяхова Л.Г. Лексика как система и методика ее усвоения. – Уфа, 1979.

24. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков: Общетюркские и межтюркские основы на гласные. – М.,1974

25. Соссюр де Ф. Курс общей лингвистики. – М.: Логос, 1999.

26. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Лексика. – М.: Наука, 1984

27. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.I-III. – Казан, I – 1977. – 476 c; II – 1979. – 726 б.; III – 1981. – 832 б.

28. Халиуллина Н.У. Кардәш телләрнең лексик системасын өйрәнүнең методологик нигезләре: гомум тел белеме буенча уку әсбабы. – Уфа, 2007

29. Хрестоматия по истории языкознания XIX-XX веков/ сост. Звегинцев В.А. – М., 1956.

30. Чейф У.Л. Значение и структура языка. – М., 1975.

31. Шайхулов А.Г. Структура и идеографическая парадигматика односложных корневых основ в кыпчакских языках Урало-Поволжья в континууме ареальной, межтюркской и общетюркской лексики. – Уфа, РиО БашГУ, 2000.

32. Шафиков С.Г. Языковые универсалии и проблемы лингвистической семантики. – Уфа, 1998.

33. Языкознание. Большой энциклопедический словарь. – М., 1998.

34. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006.



Информация о работе

Тип: Курсовая работа
Страниц: 29
1300 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание уникальной работы.
Средний балл наших работ: 4,9
Мы помогли 310786 студентам.
Оформление заявки БЕСПЛАТНО и
ни к чему не обязывает.
X
X