8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Сиэтл
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

Ф. Гайзаман иҗатында лексик чараларның кулланылышы - Курсовая работа

Содержание

Кереш 3

1. Ф. Гайзаман иҗатында лексик чараларның кулланылышы 6

2. Ф. Гайзаман поэзиясенең стиль үзенчәлекләре 12

Йомгак 20

Файдаланылган әдәбият исемлеге 21



Введение (выдержка)

Язучының иҗаты, геройлары, тема-идеясе, образлары аның телендә гәүдәләнә һәм бары тик аның теле аша гына аңлашыла. В.В. Виноградов язучының стилен, поэтикасын, дөньяга карашын тикшерүне аның телен төпле һәм нечкә итеп өйрәнүдән башка күз алдына китереп булмавы турында яза.

60-70 нче елларда күренекле галимнәрнең лингвостилистика өлкәсенә караган бик күп фәнни хезмәтләре дөнья күрде. В.В. Виноградовның «Стилистика. Теория поэтической речи. Поэтика», «О языке художественной литературы», А.И. Ефимовның «Изучение языка художественных произведений», Х.Г. Курбатовның «Татарская лингвистическая стилистика и поэтика», В.Х. Хаковның «Стилистика һәм сүз сәнгате» hәм башка монографияләр, фәнни хезмәтләр басылып чыкты.

Язучының тел стиле төрле яктан карала. Берәүләр аның лексик составын, мәсәлән, В. Хаковның «Просторечная лексика в языке художественной литературы», Д.Н. Шмелевның «Слово и образ»; икенчеләре фразеологиясен, мәсәлән, А.Д. Григорьеваның «Поэтическая фразеология Пушкина», Г.Х. Әхәтовның «Язучы фразеологиясенең кайбер үзенчәлекләре»; өченчеләре исә сурәтләү-тасвирлау чараларын өйрәнә. Монда Е.А. Некрасованың «Метафора и ее окружение в контексте художественной речи», Н.А. Басилаяның «Метафора в поэзии С.Есенина», С.Ш. Поварисовның «Нуры Содур» поэмасының тел-сурәтләү үзенчәлекләре» дигән мәкаләләрен китерергә була. Кайбер тел галимнәре төрле сүз төркемнәренең стилистик үзенчәлегенә дә тукталалар.

Халкыбызның культура дәрәҗәсенә, эстетик зәвыгына, аң-акылына бәйле рәвештә тел даими үсеп тора, яңадан-яңа сурәтләү чаралары белән байый. Шуңа күрә нәфис әдәбият әсәрләренең телен тикшерүдә теоретиклар төрле ысуллар кулланырга мәҗбүрләр. Ләкин татар классикларының телен, стилен өйрәнгән хезмәтләр шактый булуына карамастан (М.Г. Мөхәммәдиев, Ф.С. Сафиуллина, И.Б. Бәширова) язучының, әдәби әсәрнең телен тикшерү методикасы әле hаман канәгатьләнерлек эшләнмәгән. Шуның өчен әдәби әсәрләрнең тел-стиле кайсы фәндә (әдәбияттамы, әллә телдәме) өйрәнелергә тиешлек турында төрле бәхәсләр туып торды.

Академик В.В. Виноградов болай дип яза: «Минем ныклы карашымча, матур әдәбият әсәрләренең телен (яки, башкача, стилен) өйрәнү тел белеменә якын торган, шул ук вакытта алардан аермалы булган махсус филологик фәнне тәшкил итәргә тиеш» [20: 3]. Авторның тел-стилен тикшерү белән лингвистлар да, әдәбиятчылар дә шөгыльләнә. Монда шикләнергә урын юк. Ләкин Б.Н. Головин тәкъдимнәреннән дә ваз кичәргә ярамый. Ул болай ди: «Язучының телен өйрәнү белән берьюлы аның әсәренең эчтәлеген дә өйрәнеп булмый, ягъни лингвистик объектны әдәбият объектын өйрәнү белән алмаштырырга ярамый» [31 142]. Әдәби әсәрнең телен тикшермичә, филолог аның асылына, нигезенә үтеп керә алмаячак, һәм анализ формаль булып калачак. Чөнки «Стиль ул «алымнар җыелмасы» да, тышкы форма да түгел, ә дөньяны поэтик күзаллау һәм поэтик образлы фикерләүнең иң мөһим сыйфаты» [20, 287]. Телче, әдәбият белгеченнән аермалы буларак, әдәби әсәрнең идеясенә, төп фикеренә шул әсәрнең сүз байлыгын, лексикасын, аның фразеологиясен, сурәтләү-тасвирлау чараларын җитди анализлау аша килергә тиеш. Әдәби әсәрнең эчтәлеген өйрәнү лингвистик анализ эченә керми, шулай да телче, язучының стилен тикшергәндә, әсәрләрнең эчтәлегенә дә мөрәҗәгать итә ала һәм итәргә тиеш тә. Димәк, әдәби әсәргә критик анализ биргәндә лингвист эчтәлеккә, ә әдәбият белгече әсәрнең теленә битараф булырга тиеш түгел. «Язучының телен өйрәнмичә, – ди профессор Ф. Хөсни, – аның иҗат йөзен, дөньяга карашын аңлап булмый. Әдипнең телен тикшерү беренче дәрәҗәдәге фәнни проблема санала. Язучының телен өйрәнү – асылда ул яшәгән дәвернең әдәби телен өйрәнү дигән сүз» [65, 62].

Язучының тел байлыгын, аның стилистик hәм сурәтләү-тасвирлау чараларын өйрәнү әсәргә дөресрәк hәм тулырак бәяләмә бирергә мөмкинчелек биреп кенә калмый, ә ХХI гасыр татар әдәби телен өйрәнүгә дә ярдәм итә. Шуңа күрә, әйтеп кителгәнчә, милли әдәби телнең үсеш проблемасын хәл итүдә җитди гомуми нәтиҗәләр чыгару өчен язучының индивидуаль телен hәм стилен, туган телнең бөтен байлыгын, төрлелеген үз эченә сыйдырган әсәрләр телен системалы рәвештә hәрьяклап өйрәнү мотлак.

Фәүзия Гайзаман – Башкортстанда яшәп иҗат итүче хәзерге татар шагыйрьләренең берсе. Ул Кыйгы районы Колмәт авылында туа, Чиләбе өлкәсендә Югары укытучылар йортында белем ала, Уфада практик психолог һәм шәфкать туташы белгечлеген үзләштерә. Саткы шәһәрендә рус мәктәпләрендә татар һәм башкорт телләрен укыту мөмкинлекләрен булдыру өчен тырышлык салып, татар балаларына туган тел укыта. Бугенге көндә Уфа шәһәрендә яши, психолог-консультант булып эшли, үзенең иҗат җимешләрен «Кызыл таң», «Өмет», «Истоки», «Тулпар», «Бельские просторы» – газета-журналларында бастырып килә. «Мәхәббәт иленә юл алдым» һәм Марат Кәримов югары бәя биргән «Җанны ярып» шигъри җыентыклары дөнья күрә.

Фәүзия Гайзаман шигырьләрендәге тел һәм стиль үзенчәлекләренә күзәтү ясау һәм аларны тикшерүнең актуальлеге – телнең бүгенге көндәге үсешен борынгы этаплары белен бәйләүдә, XX гасыр ахыры – XXI йөз башындагы татар әдәби теле үсешен, үзгәреш тарихын өйрәнүдә, шул чордагы телнең торышын, тел нормаларын билгеләүдә күренә.

Курс эшенең максаты: Ф. Гайзаман сэнгатьле шигъри әсәрләре теленең лексик-стилистик үзенчәлекләрен ачыклау. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

1. Ф. Гайзаман иҗатына һәм аның әсәрләрендә тел үзенчәлекләренә күзәтү ясау;

2. Язучы телен тикшерүнең әһәмиятен билгеләү;

3. Сәнгатьле шигъри әсәрләрдәге лексикага функциональ-семантик классификация бирү;

4. Тикшерелә торган әсәрләрдә язучы нинди стилистик алымнар белән эш итә, аларның кулланылышын һәм функцияләрен күрсәтү;

Әдәби контекстта сүзкулланылышының үзенчәлеген аерып күрсәтү максатында, лингвостилистик һәм контекстуаль анализ методы төп урында тора.

Курс эше керештән, төп өлештән, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.



Основная часть (выдержка)

1. Ф. Гайзаман иҗатында лексик чараларның кулланылышы

Әдәби сөйләм һәрвакыт мәгънә белдерүгә хезмәт итә. Әдәби әсәрне кәгазьгә төшергәндә, язучы башта сүзләр сайлый. Әдәби әсәрдә аерым бер сүзләр туры, номинатив мәгънәдә кулланылса, икенчеләре күпмәгънәлелеккә ирешү чарасына әверелә. Сүзләрнең күчерелмә мәгънәләр белдерә алу сәләтенә, җөмләдә төрлечә урнаша алу мөмкинлегенә, авазлар яңгырашына һ.б.карап, әсәр теленең сурәтлеге хасил була. Тел-сурәтләү чараларының бер төре – ул лексик чаралар. Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану аркасында сурәт тудыручы сүзләр атала.

Билгеле булганча, туган тел хәзинәсендәге сүзләрнең матур яңгырашлы булганнары да, күңелгә ятмаганнары да, нык тупас яңгыраганнары да бар. Сүз сәнгате осталары аларның hәммәсен әсәр тукымасына бик урынлы яраштыра белә.

Кулланылыш сферасы ягыннан хәзерге татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә бүленә. Иң зур төркемне киң кулланылыштагы гомумхалык теле сүзләре тәшкил итә. Моннан башка теге яки бу халыкның теле була алмый, бу – иң кирәкле, тормыштагы иң әhәмиятле сүзләрдән торган төркем. Гомумкулланылыш сүзләре – милли әдәби телнең үзәге. Шулар нигезендә генә әдәби тел үсә, камилләшә, байый.

Поэтик әсәрләрендә фикерне укучыга төгәл җиткерүдә, аңа эстетик йогынты ясауда, җитди әдәби образлар тудыруда Ф. Гайзаман өчен дә гомумхалык лексикасы нигез булып тора һәм шагыйрьнең сүзлек хәзинәсенең өчтән ике өлешен диярлек тәшкил итә. Тарихи яктан күзәткәндә, гомумхалык теле сүзләре урта диалекты хәзинәсенә, ягъни хәзерге Татарстан, Башкортстан җирләрендә яшәүче милләттәшләребез теле лексикасыннан алынган.

Ф. Гайзаман халык тудырган, иҗат иткән, камилләштергән телгә бик җитди карый, аның эчке мөмкинлеген, байлыгын, хосусиятын нык аңлап эш итә. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Тукай, Такташлардан килгән бай сурәтләү-тасвирлау чаралары, телнең гадилеге, шул ук вакытта сихри матурлыгы белән таң калдырырлык татар лексикасының шигъри серләре Гайзаман лирикасында яңа ягы белән ачылдылар hәм өслүби (стилистик) үсеш алдылар.

Матур әдәбият телендә дә, сөйләшү стилендә дә, гадәттә, төрле лексик катлам сүзләре бергә үрелеп, иркен кулланыла. Ләкин еш кына поэтик төсмерсез, гади сүзләр белән генә язылган, ләкин чын мәгънәсендә поэтик яңгырашлы, укучыны дулкынландырырлык образлы шигъри юлларны күрергә мөмкин:

Җәй уртасы. Рәхәт. Мин картәни.

Әй елгасы җырлый.Моң гына.

Балыкчылар җимләп кармак сала.

Мин утырам ярда тын гына [22, 20].

«Фикернең бөеклеге сүзнең купшы булуын дәгъва итми, киресенчә, сүзләр никадәр танышрак булса, фикерне кабул итү дә шулкадәр ләззәтлерәк, аның ышандыру көче шулкадәр калкурак була» [12,70].

Шигырьләрем язам илһамланып,

Колмәт урманнары шавында.

Җәйләр буе җиләкләрен җыям

Өзегендә, Саклау тавында. [22, 49]

Билгеле булганча, әдәби текст телнең үз чаралары исәбенә байый, сәнгатьчә яңгырашы ягыннан, башка стильләрдән аерылып тора. Анда төрле сөйләм үзенчәлекләре, образлы сурәтләү алымнары бергә кушыла һәм язучының үзенә генә хас стиль чаралары ачык чагыла. Матур әдәбият стилендә бик үзенчәлекле тел бизәкләрнең бер төркеме булып синонимнар санала.

Бер үк әйбер яки билгене, бер үк күренешне, бер үк эш яки хәлне белдерә торган ике яки берничә сүз синонимнар дип йөртелә [43]. Чынбарлыкта бер үк әйбернең, күренешнең, эш яки хәлнең, гадәттә, берничә үзенчәлеге була. Синоним сүз шул үзенчәлекләрнең кайсы да берсенә нигезләнә. Шулай ук теге яки бу нәрсәгә карата һәр кешенең мөнәсәбәте дә бер генә төрле булмый. Димәк, синоним сүзләрдә сөйләүченең билгеле бер мөнәсәбәте дә чагыла. Нәтиҗәдә синонимнар, төп эчтәлекләре бер үк булган хәлдә, бер-берсеннән теге яки бу мәгънә нечкәлеге, эмоциональ яки экспрессив үзенчәлекләре белән аерыла. Бу аермалык үз чиратында бер синоним сүзнең бер төр, икенчесенең икенче төр сөйләмдә сөйләм стилендә кулланылуын китереп чыгара.

Синонимнарның бик күбесе, төп бер мәгънә белдергән хәлдә, әйбер яки күренешкә бәя бирүләре белән бер-берсеннән аерыла. Язучы әсәрләрендә синонимнар сөйләмне образлы итүдә зур роль уйныйлар, әйтергә теләгән фикерне ныгыту, тулыландыру өчен хезмәт итәләр [43]. Ф. Гайзаман шигырьләрендә синоним сүзләр еш кына янәшә, тезелеп урнаша һәм сурәтнең тәэсирлелеген көчәйтә:

Могҗизалы, серле бу дөньяны

Ача шагыйрь. Йөрәк, уй, хистән.

Җаннан иман, илһам, нур балкытып,

Моң чагыла ул чиккән төстән. [22, 12].

Шагыйрә синонимнарны кешенең хис-кичерешләрен көчәйтү, образларның тышкы кыяфәтен төгәлрәк бирү өчен дә куллана:

Яшьлек – сафлык, берүк, улым, сине

Изге уйлар гына биләсен.

Зифа буйлы, зирәк, акыллы син,

Көнчелләрнең күзе тимәсен [22, 17].

Ф. Гайзаман каләм остасы буларак, бер үк сүзләрне кабатламыйча, мәгънәдәш сүзләр табып иҗат итә. Синонимнарның тезелеп китүе бу очракларда градация күренешенә әверелә:

Югалтулар газизләрне җирдән

Җан-йөрәкне телә, өзә гел. [22,40 ].

«Бервакытта үлем теләмә син. » шигырендә шулай ук синонимнар тезелмәсен күрәбез:

Әрнү, рәнҗү кичергәндә, дөрес,

Гафу итү түгел җиңелдән. [22,42 ].

Билгеле бер контекстта гына синоним булып килгән сүзләрне контекстуаль синонимнар дип атыйлар. Мондый сүзләрнең мәгънәсе контекстта гына ачыла [43]. Алар еш кына авторның индивидуаль стиль үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә кулланыла:

Син, хатын-кыз, гафу итче,

Мин, хатын-кыз, базнат итттем.

Белгән, күргән, ишеткәнне

Ак кәгазьгә язып үттем [22, 25].

Әлеге өзектә белгән, күргән, ишеткәнне сүзләре контекстуаль синонимнар булып киләләр. Алар лирик геройны борчыган уй-хисләрне, бу очракта, хатын-кыз табигате турындагы уйлануларны төгальрәк тасвирлау өчен кулланыла.

Бер күренешне икенче күренешкә капма-каршы кую һәм шуның аркасында сурәтлелекнең көче бермә-бер арттыру өчен Ф. Гайзаман антонимнарга мөрәҗәгать итә. Антонимнар – капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтәләр; хисләрнең, тормышның катлаулыгын белдерәләр; көчәйтү өчен кулланылалар. Алар вакыйгаларга, мөнәсәбәтләргә үткенрәк төсмерләр өстиләр [43]. Ф. Гайзаман антонимнарны янәшә куеп, әйтәсе фикерен калкурак итеп белдерә, аны эстетик йогынтылы итә.

Ай кызы мин, әле сез белмисез –

Бер биеклегем йолдыз илендә.

Җир белән күк бишегендә тугач,

Китәселәр булыр бер көндә. [22, 12].

Бинар оппозициядә булган образлар үзәктә булган шигырьләр Ф.Гайзаман иҗаты өчен гадәти күренеш:

Тере белән үле

Арасында

Гомер дигән мизгел –

Яшәү бар.

Күк белән җир

Бишегендә – кеше. [22, 30].

Антонимнар әсәрдә кеше күңелендәге яки тормыштагы каршылыкларны сурәтләү өчен кулланыла [43]. Шигырьдәге антонимнар антитеза алымына китерә:

Көлү – аяныч түгел,

Көлү ул – якты кояш.

Көлмәгән – караңгы урман,

Көлмәүче – кара тоташ. [22, 13].

«Минор-мажор тормышта» шигырендә кушымчалар ярдәмендә ясалган антонимнарны куллану сүз уйнатуга әверелә:

Өйлеләр өйсез калалар,

Көйлеләр – көйсезләнә.

Баласызлар юк дип көя,

Балалы өзгәләнә. [22, 38].

Иҗаты халыкка якын булсын өчен һәр язучы үз әсәрләрендә халык телен кулланырга тырыша. Фразеологизмнарны «телнең җәүһәрләре» дип йөртәләр. Фразеологизмнар – сөйләм телен баетучы тотрыклы сүзтезмәләр. Алар ярдәмендә әдәби әсәрнең сыгылмалылыгы арта, сөйләм образлырак, тәэсирлерәк була, мәгънә тирәнлеге көчәя [43]. Ф. Гайзаман әсәрләрендә алар, сурәтләү чарасы буларак, һәр вакыйганы, образларның характерларын тагын да ачыграк итеп күрсәтергә ярдәм итәләр. Моңа дәлил түбәндәге мисаллар:

Яшьлек – сафлык, берүк, улым, сине

Изге уйлар гына биләсен.

Зифа буйлы, зирәк, акыллы син,

Көнчелләрнең күзе тимәсен [22, 17].

Бу фразеологизм татар менталитетын чагылдырган фразеологизмнарның берсе. Күз тиюгә ышанган әби-бабайлардан калган әйтем әлеге заманда да яшәп килә. Ул аеруча балаларга карата аеруча кулланыла. Баланың тазалыгына, яшьлегенә сокланып аңа күз тиюенә, ягъни зарар, бозым тиюенә ышанганнар борынгылар. Шигырьдә ана кеше узенең буй җиткән улына сокланып, аңа шулай көнчел кешеләрнең күзе тимәсен дип әйтә.



Заключение (выдержка)

Матур әдәбиятның күп төрле жанрлары бар. Һәр жанрның үзенә генә хас тел үзенчәлекләре булуына карамастан, алар барысы да гомум бер стильгә берләшәләр, тулаем алганда матур әдәбият стилен тәшкил итәләр. Әдәби әсәр телен тикшерүнең фәнни нигезе булып сәнгатьле сөйләм стилистикасы тора. Язучының телен hәм стилен өйрәнү тарихи принциптан чыгып эш ителә. Чөнки стиль hәрвакыт хәрәкәттә, ул даими үзгәреш кичерә. Мәсәлән, рус филологлары бик хаклы рәвештә Пушкин, Лермонтов, Гоголь иҗатында төрле стилистик системаларның бер-берсенә керешеп китүе турында әйтәләр. Бу күренешне төрки халыклар, шул исәптән татар әдипләре иҗатында да күрергә була. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында (XIII гасыр), мәсәлән, образлылыкның, ягъни сурәтләү-тасвирлау чараларының күп булуы, Мөхәммәдьярның «Төхфәи Мәрдән», «Нуры Содур» (XVI гасыр) поэмаларында гади сөйләм теленә якынлык күзәтелә. Кандалый әсәрләренең (XIX гасыр) тел hәм стиле, XIII-XVI гасыр язучылар әсәрләре белән чагыштырып караганда, лексик-фразеологик составның баерак булуы белән характерлана. Гомумән, язучының тел эволюциясен ул яшәгән чордагы әдәби процесс, аның дөньяга карашы формалашкан чор белән бәйләп караганда гына ачып, билгеләп була. Шулай итеп, тел күренешләренә әдәби телнең билгеле бер чордагы торышыннан чыгып бәя бирелә.

Ф. Гайзаман лиризмы сөйләм структурасында да, лексика сайлавында да, аны аерым бер рәвештә урнаштыруында да чагыла. Автор кулланган сөйләм чараларының ул – гади халык лексикасы, синонимнар, антонимнар, фразеологик әйләнмәләр, поэтик сүзләр, төрле метафоралар, чагыштырулар, эпитетлар. Карап үтелгән күпсанлы мисаллардан күренгәнчә, талантлы сүз остасы Ф. Гайзаман сүзнең бөек көчен, тасвирлау мөмкинлекләрен тоеп, үзенә генә хас иҗат стилен тудырган, сүзнең үзенчәлекле мәгънә төсмерләрен тоеп сурәтли белгән.



Литература


1. Абилов Ш. Мөхәммәдъяр әсәрләренең теле // Татар теле һәм әдәбияты. – Казан: КДУ нәшр., 1968. ?

2. Амиров Г.С. Язык Тукая. Лексика и фразеология: Автореф. дис. . докт. филол. наук. – Алма-Ата, 1968. ?

3. Арутюнова Н.Д. Метафора и дискурс // Теория литературы. – М., 1990. ?

4. Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1972.

5. Ахунзянов Г.Х. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. – Казань: ТКИ, 1980.

6. Әхәтов Г.Х. Сүз эчендә энҗе бар // Казан утлары. – 1986. – № 4. – 176-177 б.

7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге / С.С.Гайфуллин редакциясендә. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.

8. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.

9. Байрамова Л.К. Фразеологические полукальки в татарском языке // Функциональное развитие татарского языка в условиях перестройки. – Казань, 1991. – С.58-63.

10. Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики. – М.: Искусство, 1975.

11. Баширова И.Б. Язык художественной прозы Г.Исхаки // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. – Казань, 1990.

12. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.

13. Бәширова И.Б. Хәзерге татар стилистикасының уңышлары һәм бурычлары // Актуальные вопросы грамматики и стилистики татарского языка. – Казань, 1981.

14. Бикмөхәммәт Р. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1960.

15. Будагов Р.А. Литературные языки и языковые стили. – М.: Высшая школа, 1967.

16. Будагов Р.А. Метафора и сравнение в контексте художественного целого // Русская речь. – 1973. – №1. – С.26

17. Будагов Р.А. Писатели о языке и язык писателей. – М.: Изд-во МГУ, 1984.

18. Будагов Р.А. Человек и его язык. – М.: Изд-во МГУ, 1976.

19. Виноградов В.В. Об основных типах фразеологических единиц в русском языке. – М.-Л., 1947.

20. Виноградов В.В. О языке художественной литературы. – М.: Гос. лит. изд-во, 1959.

21. Виноградов В.В. Стилистика. Теория поэтической речи. Поэтика. – М.: Изд-во Акад. наук СССР, 1963.

22. Гайзаман Ф. Жанны ярып: Шигырьлэр, жырлар. – Уфа: Китап, 2011. – 192 б.

23. Галиуллин Т.Н. Безнең заман үзе җыр: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.

24. Галиуллин Т.Н. Дәвамлылык: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.

25. Галиуллин Т.Н. Шәхесне гасырлар тудыра // Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003. – 192 б.

26. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 109-117 б.

27. Галкина-Федорук Е.М. О стиле поэзии Сергея Есенина. – М.: Изд-во МГУ, 1965.

28. Гәрәева Р.Р. Әдәби текстка лингвистик анализ. – Уфа: БДПИ нәшр., 2003.

29. Гәрәева Р.Р. Шигърият һәм моң. – Сулеймановские чтения. – Тобольск: ТГПИ нәшр., 2008, 21-23 б.

30. Гей Н.К. Художественность литературы. Поэтика. Стиль. – М.: Наука, 1975.

31. Головин Б.Н. Об изучении языка художественных произведений //Вопросы стилистики. – Вып.1. – Саратов: Изд-во СГУ, 1962.

32. Григорьева А.Д., Иванова Н.Н. Поэтическая фразеология Пушкина. – М.: Наука, 1969.

33. Ефимов А.И. Изучение языка художественных произведений. – М.: Госучпедиздат, 1952.

34. Ефимов А.И. О языке художественных произведений. – М.: Госучпедиздат, 1954.

35. Ефимов А.И. Стилистика художественной речи. – М.: Изд-во МГУ, 1961.

36. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният. – Казан: Мәгариф, 2006.

37. Җәләй Л., Борһанова Н., Мәхмутова Л. Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. – Казан: Тат. кит. нәшр, 1957.

38. Закиров Г.Р., Гыйззәтуллина Л. Ә. Хәзерге татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2008.

39. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

40. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Т.1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1959.

41. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.

42. Курбатов Х.Р. Сүз һәм стиль // Совет әдәбияты. – 1961. – №6. – 122 б.

43. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистика системасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1971. – 192 б.

44. Курбатов Х.Р. Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә? – Казан: Фикер, 2002. – 158 б.

45. Лотман Ю.М. Анализ поэтического текста. Структура стиха. – Л.: Просвещение, 1972.

46. Миңнуллин Р. Һәркемгә таныш моңнар // Совет мәктәбе. – 1983. –№1. – 18-19 б.

47. Некрасова Е.А. Метафора и ее окружение в контексте художественной речи // Слово в русской поэзии: Сб. науч. ст. / Отв. ред. В.П.Григорьев. – Москва: Наука, 1975. С.76-110.

48. Николина Н.А. Слово как предмет изображения и оценки в прозе И.И.Гончарова // Русский язык в школе. –1997. – №3. – С.51-58.

49. Поварисов С.Ш. «Нуры Содур» поэмасының тел-сурәтләү үзенчәлекләре // Совет мәктәбе. – 1984. – №8. – 30-33 б.

50. Поварисов С.Ш. Поэтика художественной прозы Г. Ибрагимова. –Уфа: Изд-во БГУ, 1987.

51. Поварисов С.Ш. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. – Уфа: Китап, 1997.

52. Поварисов С.Ш. Тел – күңелең көзгесе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.

53. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология, фразеология, фонетика, графика һәм орфография, орфоэпия, сүз ясалышы, морфология, синтаксис. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994

54. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – 3-нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006 – 407 б.

55. Сафиуллина Ф.С. Сүз иясе белән йөри. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.

56. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.

57. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: «Хәтер» нәшр., 1999.

58. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. Том 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. –354 б.

59. Телия В.Н. Что такое фразеология. – М.: Наука, 1966.

60. Хаков В.Х. Грамматик стилистика мәсьәләләре // Мәгариф. – 1996. – № 8 – 16-18 б.

61. Хаков В.Х. Просторечная лексика в языке художественной литературы // Вопросы стилистики. –Вып. 1. – Саратов: Изд-во СГУ, 1962.

62. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате: Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.

63. Хаков В.Х. Татар теле стилистикасына кереш. - Казан: КДУ нәшр., 1963.

64. Хаков В.Х. Тел һәм стиль мәсьәләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1961.

65. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.



Информация о работе

Тип: Курсовая работа
Страниц: 26
1400 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание уникальной работы.
Средний балл наших работ: 4,9
Мы помогли 310803 студентам.
Оформление заявки БЕСПЛАТНО и
ни к чему не обязывает.
X
X