8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Ашберн
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

М.АКМУЛЛА ИСЕМЕНДӘГЕ БАШКОРТ ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ БЕЛЕМЕ ҮСЕШЕ (АБДУЛЛИНА Ф.А., МӘХМҮТШИНА Д.З.) - Курсовая работа

Содержание

Кереш . 3

Төп өлеш. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик университетында татар теле белеме үсеше.5

Беренче бүлек. Филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Ф.А. Абдуллинаның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында гыйльми эшчәнлеге.5

1.1. Ф.А. Абдуллинаның тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат.6

1.2. Ф.А. Абдуллина – педагог.8

1.3. Ф.А. Абдулинаның татар теле белеме өлкәсендә.11

1.4. Ф.А. Абдулинаның басма хезмәтләре исемлеге.15

Икенче бүлек. Филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының доценты Д.З. Мәхмүтшинаның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында гыйльми эшчәнлеге.17

2.1. Д.З. Мәхмүтшинаның тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат.18

2.2. Д.З. Мәхмүтшина – педагог.20

2.3. Д.З. Мәхмүтшинаның татар теле белеме өлкәсендә хезмәте.22

2.4. Д.З. Мәхмүтшинаның басма хезмәтләре исемлеге.26

Йомгак.28

Кулланылган әдәбият исемлеге.30



Введение (выдержка)

Татар теле – ул бөек телләрнең берсе, аны халык бөек Тукай теле дип тә йөртә. Үзенең үсешен официаль рәвештә ислам динен кабул иткәннән соң башлый. Моңа кадәр дә булган тел, ләкин дәүләт теле итеп кабул ителмәгән була. Еллар эчендә үзенең көчен югалтмыйча, дәверләр буена үзгәрешләр кичереп һәм җәмгыятьтә булган күп кенә вакыйгаларны үз җилкәләреннән үткәреп, бүгенге көндә бөек тел булып саналуын югалтмый, ә киресенчә, данлый. Таралуы буенча бер җирлекне генә атап булмый, чөнки татар җанлы кешеләр дөньяның төрле төбәкләренә таралуы мәгълүм. Үзенең телен яраткан һәм хөрмәт иткән кеше яшәгән урынын данларга, үзенең халкының яшәвен теләгән, татар телен үстерергә тырыша.

Тел үзенең үсешен бик күп югары уку йортларында дәвам итә һәм көннән-көн яңа казанышларга ирешә. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында да татар телен саклауга һәм баетуга багышланган зур эшләр алып барыла. Еллар дәверендә республика күләмендә бәйрәмнәр, утырышлар, конференцияләр һәм башка мәҗлесләр үткәрелә. Көндә нинди дә булса яңа төрле иҗади эшләр башкарыла, мәсәлән, китаплар нәшер ителә, студентлар үзләренең мәкаләләрен төрле гәзит, журналларда бастыралар. Бүгенге көндә татар телен өйрәнү кызыклы булсын өчен яңа алымнар, методлар кертелә.

Бу курс эше М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында бик күп еллар буена хезмәт иткән, уку йортында татар теле үсешенә, бүгенге көндә танылуына зур өлеш керткән Флорида Абхулхай кызы Абдуллина һәм Динә Зәки кызы Мәхмүтшина хакында. Һәм шуны ассызыклап әйтергә була, алар ике гасырны бәйләп килүче шәхесләр. Бу күренешне аларның хезмәтләрендә берникадәр күзәтергә мөмкин, чөнки вакыт йогынтысында барлыкка килгән үзгәрешләрне үз эшләрендә чагыштырма рәвештә күрсәтәләр һәм студентларга ачык мисалларда вакытның татар теленә дә тәэсир иткәнен күрергә һәм тоерга тәкъдим итәләр.

Бүгенге көндә Флорида Абдулхай кызы да, Динә Зәки кызы да хаклы ялда. Динә Зәки кызы китапханәче вазифасын үти, бу берникадәр үзенең студентлар белән бик тыгыз бәйләнештә булуын һәм көндәлеген аларсыз күз алдына китерә алмавын күрсәтә. Татар теле үсешенә бу ике шәхес бик зур көч сала һәм уку йортында тел буенча яулаган казанышлар аларның тырышлыклары белән алынган.

Гомүмән алганда, югарыда әйтелгәннәр барсы да теманың актуальлеген билгели.

Курс эшенең төп максат – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты укытучылары – филология фәннәре кандидатлары, доцентлар Ф.А. Абдуллина һәм Д.З. Мәхмүтшинаның татар тел белеме үсешенә керткән өлешен билгеләү. Максатка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

1) татар тел белеме үсеше буенча теоретик-метологик хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү;

2) Башкортостанда татар тел белеме үсешенең хәзерге чор үзенчәлекләрен өйрәнү;

3) Ф.А. Абдуллинаның тормыш юлына гыйльми методик һәм педагогик эшчәнлегенә күзәтү ясау;

4) Д.З. Мәхмүтшинаның тормыш юлына гыйльми методик һәм педагогик эшчәнлегенә күзәтү ясау;

5) Доцентлар Ф.А. Абдуллина һәм Д.З. Мәхмүтшинаның татар тел белеме үсешенә керткән өлешен бәяләү.

Тикшерү тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи методлар нигезендә алып барылды.

Тупланган бай материал һәм башкарылган эш татар тел белеме үсешен югарырак дәрәҗәдә тикшерү, шулай ук Башкортстан уку йортларында татар теле кафедраларының тарихын өйрәнү өчен уңышлы файдаланыла ала. Бу башкарылган эшнең теоретик һәм практик әһәмияткә ия булуын күрсәтеп тора.

Материал туплау өчен түбәндәге төп чыганаклар буларак Ф.А. Абдуллинаның һәм Д.З. Мәхмүтшинаның гыйльми хезмәтләре, аларга кагылышлы биографик һәм архив материаллар файдаланылды: Шулай ук темага ярашлы башка гомуми практик һәм теоретик материаллар да курс эшендә урын алды.

Эшнең төп нәтиҗәләре конференцияләр, “Хәзерге татар әдәби теле” курсларының, татар теле буенча махсус курсның гамәли дәресләрендә апробацияләнде. Тема буенча 4 мәкалә басылды:

1. Тимашева А.А., Спиридонова Л.А. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика турында // Укучыларның һәм студентларның V Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе материаллары – Алабуга: КФУның Алабуга нәшрияты, 2014 – 354 б. – стр. 172 -173.

2. Тимашева А.А. Татар диалектологиясе үсеше һәм Д.З. Мәхмүтшина // Язык и литература: Взгляд молодых ученых //Сб. материалов Всероссийской научной-практической конференции, РБ, г. Стерлитамак, 7 октября 2015 года / Отв. Ред. И.С. Мансуров; зам. Отв. Редактора Н.С. Карпова – Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2015. – 220с. – стр. 191-196.

3. Тимашева А.А. Татар халык сөйләшләрен өйрәнүдә Д.З. Мәхмүтшинаның роле // Ибрагимовские чтения: Сб. материалов X Республиканской научно-практической конференции, посвящённой писателю, учёному, публицисту, общественному деятелю Г.Г. Ибрагимову: РБ, г. Стерлитамак, МАОУ “Гимназия №5”, 17 марта 2016 года / Отв. Ред. И.С. Мансуров; зам. отв. редактора О.Ф. Николаева – Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2016. – 256с. – стр. 66-67.

4. Тимашева А.А. Татар халык сөйләшләрен өйрәнүдә Д.З. Мәхмүтшинаның роле // Психолого-педагогические аспекты развивающейся личности. Казахская филология: настоящее и будущее. // Материалы Республиканской научно-практической конференции студентов, магистрантов и доктарантов и молодых ученых “Молодежь и глобальные проблемы современности” с международным участием. – Караганды: “Болашак-Баспа”, 2016. – 326с. – Том 2 – стр. 291-292.



Основная часть (выдержка)

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ФИЛОЛОГИЯ ФӘННӘРЕ КАНДИДАТЫ, ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ КАФЕДРАСЫНЫҢ ДОЦЕНТЫ Ф.А. АБДУЛЛИНАНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ КАФЕДРАСЫНДА ГЫЙЛЬМИ ЭШЧӘНЛЕГЕ

1.1. Ф.А. Абдуллинаның тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат.

Абдуллина Флорида Абдулхай кызы 1948 елның 3 июнендә Башкортостаныбызның гүзәл Кыйгы якларының сокландыргыч бер гади Арыслан авылында дөньяга килә. Үзенең филология өлкәсендәге эшчәнлеген 1966 елларда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының стеналарында башлап җибәрә. Флорида Абдулхай кызы бик күп еллар буена практик психология, соңыннан филология факультетларында белем бирә. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасындагы эшчәнлеген 1994 елда башлый, гади ассистент вазифасыннан кандидат дәрәҗәсенә кадәр менә. Хезмәт итү дәверендә ул үзен югары белемле һәм укымышлы белгеч, сәләтле, максатлы һәм яхшы оештыручы итеп таныта. Флорида Абдулхай кызы югары методик һәм теоретик дәрәҗәдә “Татар теле буенча практикум” һәм “Туган тел” дисциплиналарын, алдынгы методикалар буенча татар телен укыту махсус курсларын алып бара.

Күп еллар эчендәге белем өлкәсендәге эшчәнлеге вакытында Флорида Абдулхай кызы татар телен өйрәтүдә өзлексез яңа методлар һәм алымнар кертә. Аның катнашлыгында һәм үзе генә төрле аспектлар буенча татар телен һәм методикасын үзләштерүдә уку әсбаплары, программалар иҗат иткән. Ул еш кына конференцияләрдә татар теле һәм студентларның тел буенча үзаллы эш итү сораулары докладлары белән чыгыш ясый. “Мөгалимнәрне әзерләүдә башкорт һәм татар телләренең вазифалары” исемле кафедраның фәнни эзләнү эшен башкарганнарның берсе. Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә Казан дәүләт педагогия университетында стажёрлык үткән.

Һәрбер белгеч кебек үк Флорида Абдулхай кызы кафедра, факультет, университет күләмендә оештырылган төрле методик семинарларда катнашып үзенең профессиональ дәрәҗәсен арттыру һәм баету өстендә тырышып эшли.

Флорида Абдулхай кызы башкорт, рус, татар, француз телләрендә иркен сөйләшә. Үзенең педагогия өлкәсендәге казанышлары өчен бик күп почёт грамоталарга лаеклы була. Иҗат иткән хезмәтләре башта психология темасына кагылышлы була, ә соңыннан инде татар теле белеме өлкәсендә эшен дәвам итә. Ул иҗат иткән хезмәтләр белән бүгенге көндә студентлар еш кына кулланалар һәм дәрескә әзерләнүләр шул әсбәпларга таянып эшләнә.

1.2. Ф.А. Абдуллина – педагог.

Флорида Абдулхай кызы үзенең тормышын балаларны укытуга һәм белемгә өйрәтүгә багышлый. 1966 елдан педагогия өлкәсендә хезмәт итә башлый, шул вакыттан алып гомерен балалар белән бәйли. Катлаулы тормыш юлын гади укытучы вазифасын башкарудан башлый һәм еллар дәверендә бик зур эшләр башкарып, яңа үрләрне яулап филология фәннәре кандидаты исемен йөртергә лаеклы була. Флорида Абдулхай кызының эшчәнлеген аерым билгеләп үтәргә кирәктер дип уйлыйм, чөнки ул кафедра мөдире булып та эшли һәм татар телен үстерүгә зур көч сала.

Филология факультетында хезмәтен башлауга кадәр практик психология факультетында эш башкара. Еллар барышында бик күп мәкаләләр, уку әсбаплары бастыра һәм алар белән бүгенге көндә дә дәрескә әзерләнгәндә еш кулланалар. Соңыннан инде хезмәтен татар теле һәм әдәбияты кафедрасында дәвам итә. Кафедра үсешенә зур көч сала, чөнки Флорида Абдулхай кызы кафедра мөдире вазифасын да башкара.

1.3. Ф.А. Абдуллинаның татар теле белеме өлкәсендә хезмәте.

Флорида Абдулхай кызы татар теле белеме өлкәсендә зур эш башкара. Телнең кызыксындыргыч якларын өйрәнүгә бик күп көч сала. Аның эзләнү объекты булып хәзерге татар теленең лексика үсешендә теоретик проблемаларга игътибар юнәлтә. Шулай ук яңа сүзләрнең ясалу ысулларын өйрәнү, телдә булган сүзләрнең мәгънәләрен арттыру, төрле телләрдән кергән сүзләрнең кулланылыш сферасфн билгеләү кебек темаларны яктырта. Боларның барысында студентлар яхшырак, тулы формада үзләштерсеннәр һәм исләрендә калсын өчен төрле биремнәр җитештерелә. Югары белем бирү өлкәсендә озак еллар эшләү вакытында Ф.А. Абдуллина татар телен өйрәтүдә өзлексез рәвештә заманча яңа методлар һәм алымнар үзләштерә, аларны укытуда нәтиҗәле куллана. Авторлар коллективы составында һәм үзе генә дә татар теле һәм аны укытуның төрле аспектлары буенча уку әсбаплары, программалар иҗат итә. Ул еш кына төрле дәрәҗәдәге гыйльми конференцияләрдә татар филологиясен өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре буенча докладлар белән чыгыш ясый, үз эш тәҗрибәсенең уңай нәтиҗәләре белән уртаклаша. Студентларны һәм яшь галимнәрне фәнни эш серләре белән таныштыра, тел һәм әдәбиятны гыйльми тикшерү методикасына өйрәтә. Үзе дә Уфада һәм Казанда югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә белемен даими камилләштереп тора.

Әйткәндәй, Ф.А. Абдуллина университетта укытучы буларак та, галимә буларак та барыннан да элек татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшләү вакытында зур уңышларга иреште. Аның “Заимствования как результат межъязыкового взаимодействия в контексте межкультурной коммуникации (на материале татарской периодической печати РБ 1990-2003 гг.)” исемле кандидатлык диссертациясе кафедраның да, вузның да фәнни дәрәҗәсен күтәрде, аларны илгә танытты. Бу хезмәт татар филологиясенең лексикология өләксенең зур казанышларыннан санала ала.

ХХ гасырның соңгы 10-15 елында татар теленә үтеп кергән лексик берәмлекләрне грамматик, семантик, стилистик яссылыкта системалы анализлау бу диссертациянең яңалыгы булып тора. Хезмәттә татар әдәби теленең лексик системасы үсешенең төп юнәлешләре ачыклана. Әйтергә кирәк, автор бу проблеманың заманы өчен актуаль, бигрәк тә аерым төбәкләрдә яшәгән татарлар өчен тагын мөһимрәк булган аспектына – телнең лексик үсеш-үзгәрешендә маргиналь күренешләрне күзәтүгә багышлаган, һәм бу күренешләр халык яшәгән төп җирлектәге үзенчәлекләр белән чагыштырма тасвирлаган.

Башкортстан татарлары өчен, замананың бик авыр чорында, мондый фәнни эш милли-мәдәни әһәмияткә дә ия була, чөнки тикшерү Башкортстан Республикасы татар матбугаты материалында башкарыла. Бер үк вакытта автор Уфада татарча басылган матур әдәбият әсәрләреннән дә бай материалны файдалана. Күп санлы гамәли материал нигезендә башкарылган фәнни тикшеүдә лингвистик тасвирлау, функциональ-стилистик анализ, стилистик чагыштыру, күзәтү һ.б. метод һәм алымнар урынлы кулланылган. Хәзерге татар теле лексикасындагы үзгәрешләрне билгеләү өчен төп критерий буларак яңа берәмлекләрне татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге материал белән чагыштыру алымы кулланылган. Бу алым лексикадагы заманы өчен хас булган бар үсеш үзенчәлекләрен дә һәм сүзлек составында барган үзгәреш юлларының бар нечкәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирмәсә дә, хезмәтнең максатына ирешү һәм куелган бурычларны тулысынча үтәү өчен үтемле.

Диссертация теоретик һәм зур гамәли әһәмияткә ия. Аның теоретик нәтиҗәләре татар лексикасын югарырак дәрәҗәдә гыйльми өйрәнүгә, анда тупланган һәм фәнни тасвирланган гамәли материал татар телен төрле дәрәҗәдәге уку йортларында укытуда, уку әсбаплары һәм дәреслекләр төзүдә, татар әдәби теленең лексикасы һәм сүзъясалышы, тарихы буенча лекцияләр һәм гыйльми хезмәтләр язуга ярдәм итә ала. Күпсанлы лексик берәмлекләр һәм алынма сүзләр тупламасы лексикографик эшчәнлектә уңышлы файдаланылырга, татар теленең гамәлдәге төрле сүзлекләрен яңартуда үтемле кулланылырга мөмкин.

Автор бар бурычларны да тулысынча үтәгән һәм куелган максатка ирешкән, дип билгеләргә була. Нәтиҗәдә тупланган бай материал нигезендә татар теленең пассив сүзлек составыннан актив сүзлек составына күчкән лескик берәмлекләре билгеләнә; неологизмнар тасвирлана; төбәк татар матбугаты материалы нигезендә татар әдәби теленең эчке мөмкинлекләре исәбенә үсеш үзенчәлекләре ачыклана; ХХ гасыр азагында гарәп-фарсы алынмаларының кире кулланылышка керүе, бу сүзләрнең функциональ-стилистик һәм лексик-семантик төркемнәре ачыклана, аларны үзләштерүдә яңа үзлекләр билгеләнә; бу чорда вакытлы матбугат аша үзләштерелгән рус-европа алынмаларының чыганаклары һәм лексик-семантик төркемнәре анализлана һәм аларның актуальләшү сәбәпләре ачыклана.

Диссертация филология фәннәре докторы, профессор Х.Х. Хайруллина җитәкчелегендә языла һәм 2004 елда Уфада Башкорт дәүләт педагогия университетының диссертацияләр яклау советында 10.02.20  чагыштырма-тарихи, типологик һәм тиңләштермә тел белеме белгечлеге буенча уңышлы яклана.

Ф.А. Абдуллинаның фәнни-методик эшчәнлегенең киләчәктәге юнәлеше кандидатлык диссертациясе нәтиҗәләрен гамәлгә кертүгә бәйле була. Бу яктан караганда, аның уку-укыту процессын тиешле әсбаплар һәм программалар белән тәэмин итү, дәресләрне яңа гамәли материал белән тулыландыруга керткән өлеше бигрәк тә кыйммәтле. Әйткәндәй, 2007 елда Уфада галимә диссертация нигезендә язылган “Хәзерге татар теленең лексикасы: үсеш тенденцияләре” исемле китап бастыра. Бу югары уку йортларының “туган (татар) тел һәм әдәбият” белгечле буенча белем алучы студентларга тәгаенләнгән уку әсбабы Башкортстан Республикасында чыгучы вакытлы матбугат материалы нигезендә хәзерге татар телендә кулланылучы гарәп-фарсы, рус һәм европа алынмаларының тематик төркемнәре һәм кулланылыш үзенчәлекләре тасвирлана. Болар хезмәттә өч бүлектә бирелә. Хәзерге татар теленең лексикасы үсеше дүрт юнәлештә күрсәтелә: 1) сүзләрнең аңлатмаларын киңәйтү; 2) яңа сүзләр барлыкка килүе; 3) калькалаштыру; 4) әдәби телне чикләнгән өлкә, стиль, дәрәҗә сүзләре белән баету һәм тулыландыру. Шулай ук әсбапта махсус мөстәкыйль бүлектә төрле биремнәр, реферат һәм курс эшләренә темалар да урынын ала.

Китап диссертация нигезендә язылган дигәндә, ике мәсьәләгә ачыклык кертү кирәкле. Беренчедән, уку әсбабы диссертация нәтиҗәләренә нигезләнгән булса да, чын мәгънәсендә өр-яңа хезмәт. Анда күтәрелгән проблема буенча автор туплаган яңа бай материалны ирешелгән теоретик фикерләргә таянып яңача бәян итә, хәзерге татар лексикасының үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен бар нечкәлекләре белән үтемле итеп ачып бирә. Бу хәзерге татар әдәби теленең лексикологиясен тиешле дәрәҗәдә үзләштерү өчен файдалана алырдай чын мәгънәсендә яңа методик басма. Шуңа күрә ул Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дә. Тик хезмәт татарча басылган булса, уку әсбабы буларак ул тагын да үтемлерәк булыр иде.

Икенчедән, Ф.А.Абдуллинаның кандидатлык диссертациясе, кызганычка каршы, тулысынча фәнни монография буларак басылмый кала. Моның белән татар лексикологиясе кыйммәтле фәнни чыганак югалткан, дип билгеләргә мөмкин.

Ф.А. Абдуллинаның татар лексикасы өлкәсендәге казанышлары болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Ул татар теленә чит телләрдән кергән сүзләрне тикшерүгә бихисап фәнни мәкаләләр язган. Гомумән алганда, галимә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар телен укытуга, уку-укыту процессын фәнни-методик тәэмин итүгә, татар филологиясен өйрәнүгә зур өлеш кертә.



Заключение (выдержка)

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар бүлеге ачылуга 2015 елда 25 ел тулды, ә 2016 елда бу уку йортында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оешуга 25 ел тула. Бу ике дата кафедра коллективы һәм татар бүлеге студентлары тарафыннан, киң җәмәгатьчелек катнашлыгында, тантаналы чаралар белән билгеләнәчәк дип көтелә. Юбилей чаралары арасында кафедраның һәм татар бүлегенең тарихына бәйле мәгълүмат туплау, шулай ук, мөмкинлек булса – басмага китап әзерләү каралган. Моңа бәйле рәвештә кафедра укытучылары һәм студентлары кафедра турында төрле материал туплау эшен башлап җибәрделәр. Без башкарган курс эшләре дә шуңа бәйле башкарыла.

Башкортстанда татар тел белеме үсеше югары уку йортларының татар филологиясе кафедралары эшчәнлегенә бәйле, һәм алар бу юнәлештә көннән-көн яңа казанышларга ирешә. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында да татар телен саклауга һәм баетуга багышланган зур эшләр алып барыла. Еллар дәверендә республика күләмендә бәйрәмнәр, утырышлар, конференцияләр һәм башка мәҗлесләр үткәрелә. Көндә нинди дә булса яңа төрле иҗади эшләр башкарыла, мәсәлән, китаплар нәшер ителә, студентлар үзләренең мәкаләләрен төрле гәзит, журналларда бастыралар. Бүгенге көндә татар телен өйрәнү кызыклы булсын өчен яңа алымнар, методлар кертелә.

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында бик күп еллар буена хезмәт иткән һәм бүгенге көндә билгеле галимнәр, педагоглар Флорида Абхулхай кызы Абдуллина һәм Динә Зәки кызы Мәхмүтшина татар теле үсешенә зур өлеш керткәннәр. Һәм шуны ассызыклап әйтергә була, алар ике гасырны бәйләп килүче шәхесләр. Бу күренешне аларның хезмәтләрендә берникадәр күзәтергә мөмкин, чөнки вакыт йогынтысында барлыкка килгән үзгәрешләрне үз эшләрендә чагыштырма рәвештә күрсәтәләр һәм студентларга ачык мисалларда вакытның татар теленә дә тәэсир иткәнен күрергә һәм тоерга тәкъдим итәләр.

Абдуллина Ф.А. филология өлкәсендәге эшчәнлеген 1966 елларда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының стеналарында башлап җибәрә. Ул югары методик һәм теоретик дәрәҗәдә “Татар теле буенча практикум” һәм “Туган тел” дисциплиналарын, алдынгы методикалар буенча татар телен укыту махсус курсларын алып бара. Шәхеснең бик күп кенә мәкаләләре басылып чыга, алар арасында зур урын алып торганнары булып лексикага кагылышлы әсбаплар санала.

Мәхмүтшина Д.З. татар телен өйрәнү белән бик күптән шөгелләнә, балалар белән 40 елдан артык эшли. Диалектология өлкәсе белән бик нык кзыксына һәм эзләнүләре дә шул темага бәйле. Аның 50 артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләре билгеле. Алар арасында иң мөһимнәрнең берсе булып «Урал ареалы татар сөйләшләренең морфологик системасы» исемле кандидатлык диссертациясе санала.

Бүгенге көндә Флорида Абдулхай кызы да, Динә Зәки кызы да хаклы ялда. Динә Зәки кызы китапханәче вазифасын үти, бу берникадәр үзенең студентлар белән бик тыгыз бәйләнештә булуын һәм көндәлеген аларсыз күз алдына китерә алмавын күрсәтә. Татар теле үсешенә бу ике шәхес бик зур көч сала һәм уку йортында тел буенча яулаган казанышлар аларның тырышлыклары белән алынган.

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты стеналарында татар теле һәм әдәбияты кафедрасында татар телен үстерүгә зур эшләр башкарылган һәм башланган хезмәт дәвам итә.



Литература

1. Абдуллина Ф.А. Заимствования как результат межъязыкового взаимодействия в контексте межкультурной коммуникации // Кандидатская диссертация. – 166 стр.

2. Казанская лингвистическая школа: Книга первая: Казанская тюркская лингвистическая школа / сост. М.З. Закиев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С. 424.

3. Махмутшина Д.З. Морфологическая система татарских говоров уральского ареала: Диссертация доктора филологических наук. Уфа, 2002. – 191 с.

4. Махмутшина Д.З. Морфологическая система татарских говоров Уральского ареала // Автореферат диссертации кандидата филологических наук. – Уфа, 2002. – 19 с.

5. Мәхмутшина Д.З. Татар теле диалектологиясе // Татар-рус һәм татар-инглиз бүлеге студентлары өчен программа. – Уфа: ДПУ, 2005. – 28 б.

6. Мәхмутшина Д.З. Урал һәм Урал арты татар сөйләшләренең морфологик системасы: Уку кулланмасы. – Уфа: БДПУ, . 132 б.

7. Насипов И.С. Некоторые проблемы изучения и преподавания татарской диалектологии // Актуальные вопросы татарского языкознания. Выпуск IV. – Казань: ИЯЛИ АН РТ, 2005. – С. 85-93.

8. Насипов И.С. Татарская диалектология: Биобиблиографический справочник. Стерлитамак: СГПИ, 2004.– 156 с.

9. Саитова И.Ф., Садриева Г.И. Көньяк Урал буенда таралган татар сөйләшләре турында // Татар теле әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге: Укучыларның һәм студентларның V Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе материаллары (Алабуга, 21 ноябрь, 2014 ел). – Алабуга: КФУның Алабуга институты нәшрияте, 2014. – С. 236-239.



Информация о работе

Страниц: 28
Тип: Курсовая работа
1400 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание авторской работы.
Средний балл наших работ: 4,87
Мы помогли 10467 студентам.
X
X