8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Сиэтл
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Дипломные работы / Разное

Курмантауский говор татарского языка Татар теленең кормантау сөйләше - Дипломная работа

Содержание

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. КОРМАНТАУ СӨЙЛӘШЕНЕҢ ФОРМАЛА-ШУ ҺӘМ ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫННАН

1.1. Урал төбәге татар халык сөйләшләре һәм аларны

төркемләү мәсьәләсе.7

1.2. Кормантау сөйләшен өйрәнү тарихыннан һәм сөйләш

буенча төп чыганаклар.14

1.3. Кормантау сөйләшенең формалашу тарыхыннан.24

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. КОРМАНТАУ СӨЙЛӘШЕНЕҢ ЛИНГВИС-ТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

2.1. Кормантау сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре.34

2.2. Кормантау сөйләшенең грамматик үзенчәлекләре.40

2.3. Кормантау сөйләшенең лексик үзенчәлекләре.47

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. ҖИРЛЕ СӨЙЛӘШ ШАРТЛАРЫНДА ТУ-ГАН ТЕЛНЕ УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ ҺӘМ КҮНЕГҮ ҮРНӘКЛӘРЕ

3.1. Җирле сөйләш шартларында туган телне укыту

методикасы нигезләре.55

3.2. Җирле сөйләш шартларында туган тел укытуда куллану

өчен күнегү үрнәкләре.59

ЙОМГАК.68



Введение (выдержка)

Башкортстан Республикасында таралган татар халык сөйләшләре галимнәрне бик күптәннән кызыксындырган, аларны фәнни яктан әйрәнү XIX гасыр башларында ук башлана. Беренчеләрдән булып бу эшне Казан рухани академиясен тәмамлаган халык укытучысы А.Г. Бессонов башлап җибәрә. Ул бу төбәктә таралган сөйләшләрне «Казан татарлары наречиясе» белән чагыштырып өйрәнә. 1897-1898 елларда Казан университеты һәм Казан рухани академиясе профессоры Н.Ф. Катанов Бәләбәй һәм Минзәлә өязләренә экспедициягә чыга һәм бу төбәктә яшәүче халыкның сөйләшләрен кыр методы белән өйрәнә, беренчеләрдән буларак татар һәм башкорт телләренең үзенчәлекле якларын җирле сөййләшләрнең үзенчәлекләре, бу төбәктә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүрешләре нигезендә анык күрсәтә. А.Г. Бессонов һәм Н.Ф. Катанов китергән фәнни мәгълүматлар татар һәм башкорт диалектологияләрендә бүгенге көндә нәтиҗәле файдаланыла. Аларның бу хезмәтләре татар һәм башкорт диалектологияләренә нигез салган, дип санала.

ХХ гасырның 50 елларында Башкортстанда таралган татар халык сөйләшләрен ныклап өйрәнү башлана. Бу юнәлештә күренекле татар диалектологы Л. Җәләй зур эш алып бара. А.А. Юлдашев, Ә.Ш. Әфләтунов, Җ. Алмаз бу төбәктә үткәрелгән тикшеренүләрдән соң типтәрләр дип саналган халыкның күпчелеге рухи һәм мәдәни тормышлары белән татарларга якын торуларын дәлилләп чыгалар. Татар диалектологлары Г.Х. Әхәтов, Р.Г. Әхмәтҗанов, Ф.С. Баязитова, М.Р. Булатова, Л.Т. Мәхмүтова, Д.З. Мәхмүтшина, И.С. Насипов, Р.Ф. Нуртдинов, З.Р. Садыкова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г.Шәйхулов һ.б. тикшеренүләре хәзерге Башкортостанда таралган татар сөйләшләре системасын фәнни нигездә тулы күзалларга мөмкинлек бирә.

Бүгенге татар диалектологиясендә кабул ителгән фәнни классификация буенча Башкортстанда Урал буе татар сөйләшләренең Көньяк Урал буе төркеменә кергән һәм татар теленең урта диалектына караган бөре, златоуст, кормантау, минзәлә, тепекәй, турбаслы, учалы һәм бакалы керәшеннәре сөйләшләре, мишәр (көнбатыш) диалектына караган байкыбаш һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган. Бу сөйләшләрнең тел ягыннан да, формалашу ягыннан да уртак һәм үзенчәлекле яклары бар.

Башкортстан Республикасында таралган бу татар сөйләшләре башка регионда таралган татар сөйләшләре белән тыгыз лингвистик, этнографик, этник бәйләнештә тора. Шул ук вакытта аларның тел үзенчәлекләре буенча да, формалашу тарихы буенча да аермалы яклары байтак. Бер үк вакытта алар бер-берсе белән дә белән тыгыз лингвистик һәм тарихи-этник мөнәсәбәттә. Башкортстанда татар сөйләшләре бу югарыда тәфсилләнгән бүленеш белән генә чикләнмәскә дә мөмкин. Чөнки аерым төбәкләр, бигрәк тә, «утраучыклар» булып башка тел сөйләшләре арасында калганнары бүген дә әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Шуңа да аларны ачыклау бик кирәкле. Чөнки алар башка тел сөйләшләре арасында «яшиләр» һәм шул тел йогынтысына нык биреләләр, шул сәбәпле юкка чыгарга да мөмкиннәр.

Башкортстан Республикасында таралган югарыда телгә алынган татар халык сөйләшләреннән кормантау сөйләше, фәнни яктан югары дәрәҗәдә тасвирланса да, тиешлечә уку-укыту процессына җәлеп ителмәгән. Бу сөйләш әле уку-укыту программаларына да кертелмәгән, бер генә дә уку әсбабында яисә дәреслектә урын алмаган. Иң соңгылардан саналган “Татар халык сөйләшләре” (Казан, 2010) дәреслек-хезмәтенә дә ул тасвирланмаган. Шулай ук кормантау сөйләше буенча билгеле булган бар чыганаклар русча язылган булганлыктан, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә аларны уку-укыту процессында файдалануны татар укучысына авырлаштыра. Болар барсы да безнең эшнең темасы актуальлеген күрсәтеп тора. Эшнең актуальлеге кормантау сөйләшенең студентларның чыгарылыш квалификацион эше дәрәҗәдә татар диалектологиясендә тасвирланмавы белән дә билгеләнә.

Диплом эшенең тикшеренү объекты буларак кормантау сөйләшен сайлау югарыда ассызлыкланган проблемалар белән аңлатыла. Тикшерү предметы татар теленең урта диалектының кормантау сөйләшенең тел үзенчәлекләре.

Чыгарылыш квалификацион эшнең төп максаты – татар теленең урта диалекты Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре төркеменә кергән кормантау сөйләшенең тел үзенчәлекләрен тасвирлау.

Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотыла:

1) Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре системасында кормантау сөйләше турындагы теоретик фикерләрне һәм гамәли материалларны өйрәнү, аларны системалаштыру;

2) төп чыганакларга таянып кормантау сөйләшенең өйрәнелү дәрәҗәсен билгеләү, формалашу үзенчәлекләрен ачыклау һәм тел үзенчәлекләрен тасвирлау;

3) Урта мәктәптә туган тел укытуда җирле сөйләш материалларын файдалану мөмкинлекләрен ачыклау һәм туган тел дәресләрендә куллану өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим итү.

Боларга ирешү өчен тасвирлау, чагыштыру, кыр методлары, тел белемендә билгеле тикшеренү алымнары кулланылды.

Бу сөйләш Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы студентлары тарафыннан төрле елларда кыр методы белән өйрәнелде, билгеле күләмдә материал магнитофон тасмаларына язып алынды. Без аларны иҗади файдаланып, системага салып һәм эзмә-эзлекле тасвирлап өстәмә фәнни әйләнешкә кертәбез. Диалекталь материалны урта мәктәптә билгеле максатларда куллану буенча фикерләребез дә игътибарга лаек. Болар барысы хезмәтебезнең яңалыгын тәшкил итә.

Диплом эше өчен төп чыганак булып М.Р. Булатованың төп гыйльми хезмәтләре иҗади файдаланылды. Шулай ук Д.Б. Рамазанованың, Л.Т. Мәхмүтова, И.С. Насипов һәм башка диалектологларның хезмәтләрендәге теоретик фикерләр һәм гамәли материаллар да диплом эшендә урын алды. Гафури районы татарларының теле буенча соңгы вакытта өстәмә материаллар тупланды. Бу эш Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасында башкарылды. Алар нигезендә студентлар курс һәм диплом эшләре башкаралар; төрле фәнни конференцияләрдә, конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Шуңа күрә татар һәм чуваш филологиясе кафедрасында Көньяк Урал җирлегендә таралаган татар сөйләшләрен төрле елларда өйрәнүгә багышланган яшь галимнәр эшләре дә кулланылды [Сафаргалееева, Насипов, 2007, с. 148-151; 2008, с. 113-116 һ.б.].

Хезмәт студентларның фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр кысаларында башкарыла һәм соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Шулай да «Татар диалектологиясе», «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле» курслары гамәли дәресләрендә, урта мәктәптә ана телен укытуда, диалектология буенча курс һәм диплом эшләре башкаруда безнең эшебез иҗади файдаланылырга мөмкин.



Основная часть (выдержка)

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

КОРМАНТАУ СӨЙЛӘШЕНЕҢ ФОРМАЛАШУ ҺӘМ ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫННАН

1.1. Урал төбәге татар халык сөйләшләре һәм

аларны төркемләү мәсьәләсе

ХХ гасырның урталарыннан татар халык сөйләшләрен өйрәнү эше планлы төс ала. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзер Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТӘСИ) төп тикшерү үзәгенә әверелә һәм бу юнәлештә зур эш башкара. Күренекле татар диалектологлары Л. Җәләй, Л.Т. Мәхмүтова, Н.Б. Борһанова һ.б. татарлар яшәгән төбәкләрне кыр методы белән өйрәнүне башлап җибәрәләр. Җирле сөйләшләрне өйрәнү өчен программа төзү, татар диалектологик атласын төзү өчен программа һәм сораулык булдыру, алар нигезендә татар халык сөйләшләрен барлау, таралыш чикләрен билгеләү төп бурычлар буларак куела. Нәтиҗәдә ХХ азагы һәм ХХI башына татар диалектологиясе зур казанышларга иреште һәм яңа биеклекләргә күтәрелде – татар тел белеменең иң зур үсешкә ия өлкәсенә әверелде.

Татар диалектологиясе, XIX гасыр азакларында һәм ХХ гасыр башында А.Г. Бессонова, Н.Ф. Катанова, С.Е. Малов, В.В. Радлов, Н.Г. Әхмәров хезмәтләре нигезендә формалаша башлап, йөз ел дәвамындагы үсешендә татар тел белеменең иң алдынгы өлкәсе булды. ХХ башы ХХI башына кыссаларында Җ. Вәлиди, Л. Җәләй, Л.Ш. Арсланов, А.Ш. Әфләтүнов, Г.Х. Әхәтов, Р.Г. Әхмәтьянов, Ф.С. Баязитова, Н.Б. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтов, И.С. Насипов, Д.Б. Рамазанова, А.Р. Рәхимова, З.Р. Садыкова, Д.Г. Тумашева, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, Ф.Ю. Юсупов, Х.Ч. Алишина һ.б. күренекле татар диалектологлары, Р.С. Барсукова, Р.Ф. Бәхтиев, Л.Ү. Бикмаева, М.Р. Булатова, З.А. Мухаева, А.Х. Насибуллина, Г.Н. Ниязова, Р.Н. Рәхимова, Г.Ч. Фәйзуллина, Г.Х. Хәйбуллина, И.Р. Хидиятов, А.Җ. Хөсәенова, Л.А. Янсаева һ.б. яшь татар диалектологлары фәнни тикшеренү нәтиҗәләре татар диалектлары һәм халык сөйләшләре системасын тулы күзалларга мөмкинлек бирде, аларның таралыш чикләре төгәл ачыкланды, бүген билгеле булган һәр диалект һәм аның сөйләшләре монографик өйрәнелде һәм тасвирланды, кыр методы белән җирле сөйләшләрнең күләмле лексик һәм фонетик-грамматик материалы тупланды, өйрәнелде һәм гыйльми әйләнешкә кертелде.

Ике китаптан торган «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (К., 1969, 1993) һәм «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге» (К., 2009), Д.Г. Тумашеваның «Словарь диалектов сибирских татар», ике томлы «Атласа татарских народных говоров Поволжья и Приуралья» (К., 1989), өч диалект буенча тулы материалны үз эченә алган «Атласа татарских народных говоров» (К., 2015) һәм аның электрон варианты (ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова) һ.б. татар тел белемен генә түгел, төрки тел белменең зур казанышлары булып торалар.

ХХ азагы һәм ХХI башына татар диалектологларының төп игътибары диалекталь лексиканы лексик-тематик һәм лексик-семантик төркемнәрдә тасвирлама, чагыштырма-тарихи һәм чагыштырма-тиңләштермә методлар нигезендә синхрон һәм диахрон яссылыкларда өйрәнүгә юнәлтелгән булды. Татар халык сөйләшләренең тел үзенчәлекләрен халыкның рухи дөньясы белән бәйләп, антропоцентрик парадигматика һәм диалекталь тел дөньясы аспектларында тикшерү зур үсеш алды.

Барлык татар диалектлары системасын өйрәнү тарихын сөйләп тормастан, чыгарылыш квалификацион эшнең максат-бурычларына якын килеп, Уралдагы татар халык сөйләшләрен билгеләү нәтиҗәләренә таянып, аларны төркемләү мәсьәләсенә кагылып, аларны өйрәнү торышына күз салып үтик.

Бу мәсьәләдә без татар диалектологы И.С. Насиповның соңгы елларда төрле фәнни форумнарда яктырткан фикеләренә таянып эш итәбез, чөнки аның хәзерге фикерләре элегрәк чорда басма хезмәтләрендә белдергән позициядән берникадәр аерылып тора. Элегрәк ул Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрен Башкортстан чикләре белән генә билгеләсә, бүген исә аларны бераз киңрәк җирлектә – тулысынча Урал төбәге кыссаларында ала [Насипов, 1997, с. 19-22; Насипов, Саитова, 2015, с. 155-157].

Бу төркемләү түбәндәгечә күзаллана.

Урал төбәге татар халык сөйләшләре:

I. Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре төркеме.

Ырынбур өлкәсендә таралган татар халык сөйләшләре – урта диалектка караган абдулла (бугруслан) сөйләше һәм каргалы сөйләше; мишәр диалектына караган шарлык сөйләше. Бу сөйләшләрне төрле елларда З.Р. Садыкова, А.Җ. Хөсәенова һ.б. тикшерделәр [Садыкова, 1986; 1985; Хусаинова, 2015; 2016].

Башкортстан Республикасы чикләрендә таралган сөйләшләр.

Стәрлетамак сөйләше вәкилләре Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш регионындагы (нигездә, Авыргазы, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Федоровка районнарында) татар авылларында яшиләр. Ләкин сөйләшнең таралышы административ берәмлекләрнең (районнар) чикләре белән туры килеп бетми. Алар Башкортстанга ХVIII-ХIХ гасырларда төрле җирдән һәм төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә күченеп килгәннәр. Бу сөйләш тел үзәнчекләре буенча мишәр диалектының ч-лаштыручы группасына карый. Ләкин сөйләш татар әдәби теленең, бу төбәктә таралган урта диалект сөйләшләренең көчле йогынтысына дучар булган. Берникадәр башкорт теле сөйләшләре йогынтысы да сиземләнә. Шуңа күрә ул мишәр сөйләшләренә хас төп диалекталь үзенчәлекләрнең кайберсен югалткан. Ләкин стәрлетамак сөйләшенең аерымлыклары да байтак. Фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре аны татар теленең диалектлары системасында мишәр-татар (көнбатыш) диалекты составында карарга мөмкинлек бирә. Бу сөйләшне нигездә Д.Б. Рамазанова һәм Л.Ү. Бикмаева тикшергәннәр [Рамазанова, 1980; 1984; 1985; 1996; 1998; Бикмаева, 2007].

Байкыбаш сөйләше мишәр диалектының ц-лаштыручы группасына карый. Ул 1960 еллардан соң Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан оештырылган фәнни экспедицияләр туплаган материаллар нигезендә билгеләнә. Байкыбаш сөйләшен (мишкә сөйләше, бөре алды сөйләше атамалары да кулланыла) иң беренче Л.Т. Мәхмутова бүлеп чыгара [1962]. Бу сөйләшне Д.Б. Рамазанова да өйрәнә [Рамазанова, 1980; 1985; 1998]. Байкыбашлылыр – Урал буе ягына иң беренче булып күченүче мишәрләр. Атамасы сөйләш таралган төбәкнең нигездә элеке Байкыбаш районы территориясенә керүенә бәйле. Бүген бу территория Башкортостан Республикасының Мишкә, Балтач һәм Бөре районнарына карый.

Минзәлә сөйләше татар диалектлары системасында иң зурлардан санала. Ул дүрт урынчылыкка бүленә: урта урынчылык, әгерҗе урынчылыгы, бәләбәй урынчылыгы, яңавыл урынчылыгы. Башкортстан территориясендә урта урынчылык Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Бакалы, Шаран районнарындагы татар авылларында; бәләбәй урынчылыгы Авыргазы, Әлшәй, Бәләбәй, Благовар, Бишбүләк, Бүздәк, Гафури, Дәүләкән, Күгәрчен, Кушнаренко, Куюргазы, Миякә, Мәләвез, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Федоровка, Чишмә районнарындагы татар авылларында; яңавыл урынчылыгы Яңавыл, Краснокама, Тәтешле, Калтасы районнарындагы татар авылларында таралган. Минзәлә сөйләшенең тел үзенчәлекләре, формалашу тарихы мәсьәләләренә кагылышлы кайбер мәгълүматлар А.Г.Бессонов, Н.Ф.Катанов, Дж.Вәлиди, Л.Җәләй, Җ.Алмаз, А.Ш.Әфләтунов, Ф.С.Баязитова, И.С.Насипов һ.б. хезмәтләрендә чагылыш тапты. Әмма бу сөйләшне комплекслы рәвештә Л.Т.Мәхмүтова (яңавыл урынчылыгы), Д.Б.Рамазанова һәм Ф.С. Баязитова (урта һәм бәләбәй урынчылыклары) тикшерделәр [Махмутова, 1962; Рамазанова, 1979, 1980; 1985; 1996; 1998; Баязитова, 1989].

Танып буе татарлары сөйләше Башкортстан Республикасының Танып елгасы бассейны авылларында таралган (нигездә Аскын районында). Ул тел үзенчәлекләре ягыннан урта диалектның бөре сөйләшенә якын, формалашуына шулай ук мишәр диалектының байкыбаш сөйләше зур йогынты ясаган. Бу сөйләш Р.Ф. Нуретдинов тарафыннан өйрәнелде һәм билгеләнде [Нуртдинов, 1984; 1998]. Таралу территориясе дә, төп аермалы (коррелятив) билгеләре дә ачык аныкланмаган. Аны фәнни нигезләү дә тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган. Шуңа да татар диалектлары системасында бу сөйләшне мөстәкыйль бүлеп чыгару азакка чаклы хәл ителмәгән мәсьәлә.

Златоуст сөйләше Дуван, Кыйгы, Мәчетле, Салават һәм Балакатай районнарындагы татар авылларында билгеләнгән. Атамасы элекке Златоуст өязенә бәйле. Бу сөйләш татар диалектологы Т.Х. Хәйретдинова тарафыннан 1970-73 елгы экспедиция материаллары нигезендә өйрәнелде [Хайрутдинова, 1980; 1985]. Сөйләшнең кайбер үзенчәлекләре З.Р. Садыкова, Д.З. Мәхмүтшина хезмәтләрендә дә чагылыш таба [Махмутшина, 2002; Мәхмүтшина, 2004].

Турбаслы сөйләше 1984 елда Р.Г. Әхмәтҗанов тарафыннан билгеләнде [Әхмәтҗанов, 1984]. Бу сөйләш бүгенге көндә Иглин районының җиде татар авылында (Турбаслы, Яңа Юрмаш, Бикбакты, Әмит, Орынды, Карамалы, Акбирде) таралган. Атамасы районның Турбаслы авыл советы исеменнән алынган.

Керәшен татарлары сөйләше Бакалы районының керәшен авылларында таралган. Бакалы керәшеннәре алабуга һәм зәй керәшеннәре белән Түбән Кама төбәге керәшеннәре сөйләшләренә карый һәм аның урынчылыгы буларак Ф.С.Баязитова тарафыннан билгеләнә [Баязитова, 1973; 1986; 1997].

Бөре сөйләше минзәлә сөйләшеннән кайбер лексик үзенчәлекләре белән аерылып тора. Ул байкыбаш сөйләшенә тартым, этник формалашуында угро-фин элементының көчле йогынтысы сизелә. Бөре сөйләше Балтач, Бөре, Борай, Калтасы, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнарының татар авылларында таралган. Бөре сөйләшен татар диалектологлары Л.Т.Мәхмүтова ьәм Т.Х.Хәйретдинова өйрәнделәр [Махмутова, 1962; Хайрутдинова, 1985]. Сөйләшнең атамасы элекке Бөре өязенә бәйле.

Учалы сөйләше республиканың Учалы районында бертөркем татар авылларында таралган. Аның үзәге буларак атаклы Ахун авылы билгеләнә ала. Сөйләшне типтәр сөйләше атамасы астында башкорт галиме А.А. Юлдашев тикшерде [Юлдашев, 1950, 1953].

Тепекәй сөйләше Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешләрендәге Гафури һәм Ишембай районнарындагы кайбер татар авылларында таралган. Бу авыллар Агыйделнең уң як кушылдыгы булган Җигән елгасының ике ягына аерымланып бер төркем булып урнашканнар. Атамасы тел үзенчәлекләренә бәйле: бу сөйләш вәкилләре яңгырау тартыклар д, б, г урынына саңгырау т, п, к (тэ-пэ-кэ) авазлары кулланалар. Бүгенге көндә дә алар үзләрен тепекәйләр дип йөртәләр. Сөйләшне Д.Б. Рамазанова 1973, 1986 елгы экспедиция материаллары нигезендә билгеләде ьәм тикшерде [Рамазанова, 1988].

Кормантау сөйләше Гафури районының Кормантау тавы тирәсендә урнашкан 6 авылында таралган. Сөйләшне М.Р. Булатова тикшергән [Булатова, 2013; 2016; Насипов, Исхакова, Исхакова, 2015, с. 157-158].

II. Урта Урал буе татар халык сөйләшләре төркеме. Бу төркемгә Урта Урал буе җирлегендә таралган татар сөйләшләре керә.

Пермь татарлары сөйләшен Пермь краенда элек-электән болгар чорына чаклы ук яшәгән татарлар төркемнәре тәшкил итә. Соңрак чорларда аларга Казан якларыннан башка төркемнәр агым-агым булып кушыла. Бу сөйләшне Д.Б. Рамазанова, З.А. Мухаева өйрәнәләр [Рамазанова, 1996; Мухаева, 2003; 2004].

Красноуфим сөйләше Свердловски өлкәсенең нигездә Красноуфим районындагы татар авылларында таралган. Сөйләшне Ф.Ю. Юсупов тикшерә [Юсупов, 1979; 1972].

Нократ сөйләше Удмурт Республикасы һәм Киров өлкәсе җирлегендә Нократ елгасы буенда яшәүче татарлар арасында таралган. Бу җирлек шулай ук Чепца елгасы буена кергәнлектән сөйләш вәкилләрен чепца татарлары дип тә атыйлар. Сөйләшне Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова һ.б. өйрәнгәннәр [Баязитова, 1994].

III. Урал арты татар халык сөйләшләре төркеме. Бу төркемгә Урта арты җирлегендә таралган татар сөйләшләре керә.

Нагайбәк сөйләше Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк һәм Чибәркүл районнарында татар авылларында таралган. Татарларның бу этнографик төркеме башта хәзерге Башкортстанның Бакалы районы җирләрендә XVII-XVIII гасырларда формалашып, йомышлы татар казаклары сословиясе буларак XVIII гасыр азакларында Россия империясенең көнчыгыш чикләрен саклу максатында хәзерге яшәү җирләренә күчерелгәннәр. Алар православия динен тоталар – керәшен татарлары төркеменә карыйлар. Сөйләшне Ф.Ю. Юсупов тикшергән [Юсупов, 1979; 1972; 1974].

Эчкен сөйләше Курган өлкәсенең Әлмен, Шадрински, Шатровски һәм Целинный районнарындагы татар авылларында таралган. Бу төбәккә татарлар Урта Идел буеннан Казан ханлыгы җирләреннән 1556 елларда күчеп килгәннәр һәм Исеть елгасы (татарча Эцкен / Эчкен) төпләнгәннәр. Сөйләшне Ф.Ю. Юсупов тикшергән [Юсупов, 1979; 1972].

Сафакүл сөйләше Курган өлкәсенең Сафакүл районында һәм Чиләбе өлкәсе татар авылларында таралган. Бу төбәккә татарлар Урта Идел буеннан Казан ханлыгы җирләреннән 1556 еллардан соң күчеп килгәннәр. Сөйләшне Ф.Ю. Юсупов тикшергән [Юсупов, 1979; 1972].

Шулай итеп Урал төбәгендә татаралган татар халык сөйләшләре Ырынбур, Башкортстан, Киров өлкәсе, Пермь крае, Свердловски өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Курган өлкәсе административ-территориаль чикләрендә киң җирлектә өч төркем булып таралганнар. Аларны төрле елларда төрле телче галимнәр тикшергәннәр.



Заключение (выдержка)

Урал төбәгендә татаралган татар халык сөйләшләре Ырынбур, Башкортстан, Удмурт Республикасы, Киров өлкәсе, Пермь крае, Свердловски өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Курган өлкәсе административ-территориаль чикләрендә киң җирлектә өч төркем булып таралганнар. Аларны төрле елларда төрле телче галимнәр тикшергәннәр. Бу сөйләшләрне өч төркемгә И.С. Насипов бүлеп карый: 1) Көньяк Урал буе сөйләшләренә Ырынбур өлкәсе (каргалы, абдуллин богырыслан, шарлык) һәм Башкортстан Республикасы (бакалы керәшеннәре, бөре, златоуст, кормантау, минзәлә, тепекәй, турбаслы, учалы, байкибаш – мишкә, стәрлетамак) җилегендә таралган татар сөйләшләре керә; 2) Урта Урал буе сөйләшләренә Удмурт Республикасы һәм Киров өлкәсе (нократ), Пермь крае (пермь), Свердловски өлкәсе (красноуфим) җилегендә таралган татар сөйләшләре керә; 3) Урта Урал сөйләшләре Чиләбе өлкәсе (нагайбәк), Чиләбе һәм Курган өлкәләре (эчкен һәм сафакүл) җилегендә таралган татар сөйләшләре керә.

Башкортстан Республикасында татар диалектологиясе үсешен тәэмин итүче галимнәрнең эшчәнлеге зур игътибарга лаек. Бу яктан Г.Х. Әхәтов, Р.Г. Әхмәтҗанов, Л.Ү. Бикмаева, Д.З. Мәхмүтшина, И.С. Насипов, Р.Ф. Нуртдинов, А.Җ. Хөсәенова, А.Г. Шәйхулов кебек галимнәрнең өлеше зур. Шулай ук Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрен өйрәнүче татар диалектологлары да бү төбәкне тикшергәннәр (А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов, Л. Җәләй, А.Ш. Әфләтүнов, Җ. Алмаз, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, З.Р Садыкова һ.б.).

Урал төбәге татар халык сөйләшләренең Көньяк Урал буе төркеменә кергән кормантау сөйләше М.Р. Булатованың күпсанлы хезмәтләре нигезендә татар теленең урта диалектына каручы мөстәкыйль сөйләш буларак билгеләнә. Ул кормантау сөйләше вәкилләренең формалашу тарихын, фонетик, морфологик, синтаксик һәм лексик үзенчәлекләрен тикшерә. Бу сөйләшнең тел үзенчәлекләрен Башкортостан Республикасындагы күрше татар сөйләшләре һәм, гомумән, башка татар сөйләшләре һәм төрле төрки телләр белән чагыштырма планда өйрәнә. Сөйләш кыр методы белән тикшерелә – галимә сөйләш вәкилләре яшәгән төбәккә берничә тапкыр махсус экспедициягә чыга. Зур күләмдә сөйләм үрнәкләре туплана, аларда авыллар тарихы, матди һәм рухи мәдәниятенә караган бай материал китерелә. М.Р. Булатова бу җирлектә яшәүче татарларның бер этник төркем булып оешу тарихын Уфа, Мәскәү, Оренбург архивларындагы тарихи чыганакларга таянып объектив бәян итә.

Кормантау сөйләше Башкортстан Республикасының Гафури районына керүче Абдулла, Бурлы, Яңа Бурлы, Җилем Каран, Кормантау Кызыл Яр авылларында атралаган. Бу 6 авылның халкы бер-берсе белән тыгыз мәнәсәбәтләрдә яшәгәннәр. Алар арасында туганлык җепләре дә бар, соңрак алар тагын да ныгыган. Чыгышлары да нигездә Казан якларыннан күченгән төрле этник төркемнәрдән торган качак татарлар, йомышлы татарлар һәм мишәрләр белән бәйле. Бу күчеп утырган татарлар җирле башкортлар һәм типтәрләр белән катнашкан. Нәтиҗәдә татар теленең урта диалектынның төп дифференциаль билгеләренә ия булган үзенчәлекле сөйләше – кормантау сөйләше формалашкан. Сөйләшнең атамасын М.Р. Булатова бу авылларның төбәк халкы изге санаган Кормантау тавына якын җирлектә урнашканлыгы белән бәйләп аңлата. Ләкин, безнеңчә, монда М.Р. Булатованың үз туган авылы Кормантау булуы да берникадәр йогынты ясамый калмагандыр.

Фонетика өлкәсендәге кормантау сөйләшенең үзенчәлекләре татар әдәби теленекеннән артык аерылмый – составы һәм артикуляцион яктан нигездә тәңгәл, аны татар теленең сөйләшләре составында карарга мөмкинлек бирә һәм үзенең төп үзенчәлекләре буенча урта диалект сөйләше буларак карала ала. Аермалыклар нигездә аваз тәңгәллекләренә кайтып кала. Сөйләш урта диалектның Көньяк Урал буенда таралган башка сөйләшләре белән зур уртаклык күрсәтә. Анда шулай ук мишәр-татар диалекты һәм, сирәк булса да, себер-татар диалектлары сөйләшләре белән дә уртак сыйфатлар бар. Башкорт теленең йогынтысын итеп борынгы гомумтөрки интерденталь d (тел-теш) тартыгының саклануы, даими рәвештә барлык позицияләрдә күзәтелә торган җ – ж һәм ч – с тәңгәллекләре күрсәтелә ала.

Морфологик үзенчәлекләр кормантау сөйләше татар теленә каравын күрсәтә. Төп морфологик үзенчәлекләре аны урта диалект системасына кертеп карарга мөмкинлек бирә. Сөйләштә актив кулланылган морфологик формаларга күпвариантлык хас. Сөйләш Көньяк Урал буе ареалындагы башка татар сөйләшләре белән зур уртаклык күрсәтә. Бу уртаклык кормантау сөйләшенең дифференциаль билгеләре дә санала ала. Мондыйлар түбәндәгеләр: 1) -кай/-кәй аффиксы иркәләү-кечерәйтү мәгънәсеннән тыш, сүзъясагыч функция дә башкару; 2) юнәлеш (залог) категориясендәге төрлелекләр, әдәби яисә башка төп үзенчәлекләрдән читләшүләр: бетү, йазышу; 3) -ды+исә (бардисә күрер) конструкциясен актив куллану һәм аның хәл-фигыльләрдә сәбәп, шарт һәм вакыт мөнәсәбәтләре белдерү һ.б.; 4) киләчәк заман 1 зат берлек сан -масмын (бармасмын) – әд. -мамын (бармамын) юклык формасын куллану; 5) әд. безнеңчә рәвеш формасының безнекенсә – по нашему формасында куллану; 6) әд. диген, дип әйт 2 зат берлек сан боерык формасының кыска диң (сөйләшәселәре килә диң) формасында кулланылу; 7) киләчәк заман фигыльнең 2 зат күплек сан барлык һәм юклык формалары кушымчаларының кыска вариантлары -ыс / -ес кулланылу: килерес – килерсез, китерес – китерерсез һ.б.

Кайбер морфологик үзенчәлекләре кормантау сөйләшенең мишәр-татар (көнбатыш) һәм себер-татар (көнчыгыш) диалектлары белән дә уртаклыкларын билгели. Кормантау сөйләшендә гомумтөрки морфологик үзенчәлекләр дә чагылыш тапкан, бигрәк тә кыпчак үзенчәлекләре.

Синтаксик үзенчәлекләр кормантау сөйләшендә татар әдәби телендәге кебек үк. Сүзләр сүзтезмәләргә бер үк чаралар ярдәмендә оеша. Бик сирәк очракларда гына аермалыклар күзәтелә. Җанлы сөйләмдә, барлык халык сөйләшләренә хас булганча, гадәти сүз тәртибен бозу очраклары еш күзәтелә.

Көчәйтү төсмерен, әһәмиятен белдерер өчен көчәйтү кисәкчәләрен бер-бер артлы куллану хас үзенчәлекләрнең берсе итеп каралырга мөмкин: Қар эреп беткәч тә үк бакчага чыгадырыйык. Карағай я дә булса шыршы ағачлары утырталар.

Башка төрле аерымалыклар безнең материалда синтаксис өлкәсендә күзәтелми. Ләкин М.Р. Булатова кормантау сөйләшенең синтаксик үзенчәлекләренә үз хезмәтендә, кечкенә булса да, тулы бер бүлек багышлый һәм башка синтаксик күрнешләрне дә тасвирлый. Болар барсы да кормантау сөйләшендә үзенчәлекле синтаксик күренешләрне дә билгеләргә мөмкинлек бирә. Аларның күпчелеге буенча ул татар әдәби теле һәм урта диалект белән уртаклык күрсәтә. Шунысын да билгеләргә кирәк: кормантау сөйләшендә мишәр-татар (көнбатыш) диалектка хас синтаксик конструкцияләр дә күзәтелә.

Лексик үзенчәлекләре ягыннан кормантау сөйләшендә түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин. Формалашу барышында сөйләшнең үзенә генә хас сүзлек составы да барлыкка килә. Беренче чиратта шуны күрсәтергә кирәк: кормантау сөйләшендә тамыры әйтелеше белән татар әдәби теле белән тәңгәл килгән, ләкин я мәгънәви-семантик, морфологик формасы ягыннан аермалы диалектизмнарны күрсәтергә кирәк (бәс – “иней, изморозь” и “коричневый (цвет)”; жай – порядок, покой” и “медленно”; эссе – “жаркий (день)” и “горячий (чай)” и др.; кыстырма – әд. кыстыргыч, жуйма – әд. җуйгыч, беркилке – әд. бервакыт, бермәлне һ.б.).

Кормантау сөйләшенең сүз байлыгы бу сөйләш вәкилләренең тормыш-көнкүрешенең төрле өлкәләренә карган диалектизмнарны тәшкил итә. Аның нигезендә гомумтөрки һәм гомум татар сүзләре ята. Алар арасында Көньяк Урал татар халык сөйләшләре белән уртак сүзләр дә күп, бер үк вакытта, аз санлы булса да, кормантау сөйләшенә генә хас лексик, этнографик һәм фразеологик диалектизмнар да бар. Алынма диалектизмнар күп очракта рус сүзләреннән тора, шулай ук башкорт теле һәм халык сөйләшләре белән уртак булган лексик берәмлекләрне дә күрсәтергә кирәк. Бик аз санда гына булса да күрше фин-угор халыкларыннан кергән сүзләр дә очырый.

Әдәби тел нормалары шул телдә сөйләшүчеләр өчен уртак һәм мәҗбүри күренеш. Телебезнең гасырлар буена эшкәртелеп, камилләшеп килгән системасын без үзебезнең телебезгә карап кына үзгәртә яки бүтән төрле куллана алмыйбыз. Бу безнең көндәлек аралашуыбызда, фикер алышу һәм төрле мәгълүматлар алуыбызда зур кыенлыклар тудырыр иде. Бу юлда диалекталь үзенчәлекләр дә шактый кыенлыклар тудыра. Әйтергә кирәк, авыл мәктәпләре укучыларының сөйләм теле төрле диалектизмнар белән чуаланган. Бу хәл аларның язма эшләрендә дә чагылыш таба. Алар арасында иң зур күпчелекне фонетик характердагы диалектизмнар алып тора. Шулай булуга да карамастан, җирле сөйләш шартларында татар теле укытуга багышланган хезмәтләр гаять дәрәҗәдә аз. Аларның күпчелеге аерым урынчылыкларда гына күзәтелә торган теге яки бу характердагы диалектизмнарны бетерүгә юнәлтелгән мәкаләләрдән тора. Төрле диалект һәм сөйләшләрдә очрый торган гомум характердагы хаталар күрсәтелми, аларга тиешле анализ да бирелми.

Җирле сөйләм хаталары бүгенге көндә дә әдәби телне үзләштергәндә бер киртә булып тора. Шуңа күрә үз эшебездә тәҗрибәгә таянып махсус күнегүләр системасы булдырдык. Бу тәкъдим күнегү үрнәкләре, безнең фикер буенча, татар телен җирле сөйләш шартларында укыту өчен мәктәп укытучысына ныклы ярдәм итә ала. Берүк вакытта бу материаллар һәм күнегү үрнәкләрен башкару мәктәп укучысына гына түгел, югары һ.б. уку йорты укучыларына татар диалектологиясе буенча белемнәрен ныгытырга һәм камилләштерергә мөмкинлек бирә ала.



Литература

1. Абдуллино // Википедия. Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 12.04.2017 г.

2. Атлас татарских народных / Отв.ред. Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хайрутдинова. Казань: ИЯЛИ, 2015. – 632 с.

3. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья: В 2 т. Т. I. / Сост. Н.Б.Бурганова, Л.Т. Махмутова; Т. II. / Сост. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хайрутдинова. Казань: ИЯЛИ, 1989.

4. Афлетунов А.Ш. Языковые особенности татар западной и юго-западной части БАССР: автореф. дис. . канд. филол. наук. Казань, 1961. 17 с

5. Ахатов Г.Х. Группы говоров татарского языка на территории Башкирской АССР // Языкознание: Тез. докл. и сообщений. (г. Ташкент, 10-12 сентября 1980 г.). Ташкент: Фан, 1980. С. 87-88.

6. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалекты и топонимия Поволжья. Вып. 9. Чебоксары, 1981. С. 38-51.

7. Ахатов Г.Х. Некоторые особенности преподавания татарского языка в условиях восточного диалекта татарского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. Казань: ИЯЛИ, 1960. С. 101-105.

8. Әфләтунов Ә.Ш. БАССРның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарлар сөйләшендәге фонетик үзенчәлекләр // Татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләре. – Казань, 1959. – С. 96-144.

9. Әфләтунов Ә.Ш. Башкортстанның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарлар сөйләшендәге кайбер синтаксик күренешләр // Татар теле һәм әдәбияты. – 1 нче кит. – Казань, 1959. – С. 132-148.

10. Әхәтов Г.Х. Җирле диалект шартларында ана телен укыту методикасы мәсьәләре. Тобольск, 1958. 117 б.

11. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикасы. – Уфа: БДУ, 1975. – 117 б.

12. Әхмәтҗанов Р.Г. Турбаслы төбәге (диалектологик күзәтүләр) // Исследование по татарскому языкознанию. – Казань, 1984. – С. 138-146.

13. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. –Т. 1 (А-Л). – 543 б.

14. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. –Т. 2 (М-Я). – 567 б.

15. Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. М.: Наука,1986. 248 с.

16. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр: тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. – Казан, 1997. – 248 б.

17. Баязитова Ф.С. Мензелинский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 7. Казань: ИЯЛИ, 1989. С. 67-83.

18. Баязитова Ф.С. Нократ татарлары // Татарстан. 1994. № 3-4. – 130-142 б.

19. Баязитова Ф.С. Татарские говоры Нижнего Прикамья: автореф. дис. . канд. филол. наук. Казань, 1973. 29 с.

20. Баязитова Ф.С. Укучыларның теле саф булсын // Совет мәктәбе. – 1972. – № 10 – С. 27-29.

21. Бикмаева Л.У. Лингвогеографическая интерпретация фонетических и лексических особенностей стерлитамакского говора мишарского диалекта татарского языка (в сравнении с другими говорами Западноприуральского ареала): Автореф. дис. … канд.филол.наук. – Казань, 2007. – 22 с.

22. Булатова М.Р. К истории изучения татарских говоров ареала Южного Башкортостана // Проблемы изучения и преподавания тюркской филологии: история, современность, перспективы: Сборник материалов Всероссийской научно-практ. конф.с международным участием, посвящ. 125-летию государственного и общественного деятеля, языковеда и классика тат. лит. Г.Ибрагимова, 105-летию Народного поэта Чувашской Республики Петра Хузаная, 15-летию кафедры татарской и чувашской филологии СГПА им. З.Биишевой, Россия, РБ, г.Стерлитамак, 24-26 мая 2012 г. / Научн.ред.И.С.Насипов; Отв.ред. И.С.Мансуров. – СГПА им.Зайнаб Биишевой, 2012. – С. 117-121.

23. Булатова М.Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием, Республика Башкортостан, г.Стерлитамак, 21 марта 2014 г. / Науч.ред. И.С. Насипов; отв.ред. И.С. Мансуров. – Стерлитамак: СФ БашГУ, 2014. – С. 19-25.

24. Булатова М.Р. Курмантауский говор среднего диалекта татарского языка в этнолингвистическом аспекте: Монография. – Казань: Магариф-Вакыт, 2016. – 384 с.

25. Булатова М.Р. Морфологические особенности татарских говоров ареала «Юг Башкортостана»: автореф. дис. … канд. филол. наук. – Казань, 2012. – 26 с.

26. Булатова М.Р. Морфологические особенности татарских говоров ареала “Юг Башкортостана”: Монография. – Казань, 2013. – 240 с.

27. Бурлы // Википедия. Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 12.04.2017 г.

28. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 424 б.

29. Гафурийский район // Википедия. Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 14.04.2017 г.

30. Гафурийский район // Электронный ресурс. URL: http://nailtimler.com/bashkortostan/gafuriyskiy_rayon.html Дата обращения: 20.02.2017 г.

31. Җәләй Л. Мәктәп балаларының тел культурасын үстерү өчен // Совет мәктәбе. 1950. № 2. – 35-42 б.

32. Җәләй Л. Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш // Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары (17-20 март, 1952 г.). Казан: Татгосиздат, 1953. – 71-82 б.

33. Зилим-Караново // Википедия. Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 12.04.2017 г.

34. История деревни Бурлы // Электронный ресурс. URL: http://nailtimler.com/bashkortostan/gafuriyskiy_rayon/gafuriyskiy_rayon_burly.html. Дата обращения: 20.02.2017 г.

35. История деревни Зилим-Караново // Электронный ресурс. URL: http://nailtimler.com/bashkortostan/gafuriyskiy_rayon/gafuriyskiy_rayon_zilim_karanovo.html. Дата обращения: 20.02.2017 г.

36. История деревни Курмантау // Электронный ресурс. URL: http://nailtimler.com/bashkortostan/gafuriyskiy_rayon/gafuriyskiy_rayon_kurmantau.html /. Дата обращения: 20.02.2017 г.

37. Киекбаев Дж.Г. Некоторые вопросы изучения башкирских и татарских диалектов // Исследования и материалы по башкирской диалектологии. Уфа, 1981. С. 8-19.

38. Комментарии к «Атласу татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья». Казань: ИЯЛИ, 1989. 300 с.

39. Кызыл Яр // Википедия. Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 12.04.2017 г.

40. Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 57-85.

41. Махмутшина Д.З. Морфологическая система татарских говоров Уральского ареала: автореф. дисс. канд.филол.наук. – Уфа, 2002. – 19 с.

42. Мәхмүтшина Д.З. Урал һәм Урал арты татар сөйләшләренең морфологик системасы: Уку кулланмасы. – Уфа: БДПУ нәшр., 2004. –132 б.

43. Мухаева З.А. Топонимия территории пермского говора татарского языка: Юга Пермской области: дисс. канд.филол.наук. – Казань, 2003. 257 с.

44. Мухаева З.А. Топонимия территории пермского говора татарского языка: Юга Пермской области: автореферат дисс. канд.филол.наук. – Казань, 2004. 21 с.

45. Насипов И.С. Древнетюркский лексический пласт диалектной лексики мензелинского говора среднего диалекта татарского языка: автореф. дисс. . канд.филол.наук. – Казань, 1994. – 22 с.

46. Насипов И.С. Исследования Н.Ф. Катанова как источники по истории кыпчакских языков Урало-Поволжья // Восток в исторических судьбах народов России: Тезисы докладов V Всероссийский съезд востоковедов 26-27 сентября 2006 года. – Кн. 2. – Уфа: Вили Окслер, 2006. – С. 92–94.

47. Насипов И.С. История изучения мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Актуальные вопросы татарского языка и литературы: Сб. научно-методических статей. – Стерлитамак: СГПИ, 1997. – С. 76-95.

48. Насипов И.С. Некоторые диалектные ошибки в устной и письменной речи школьников // Актуальные вопросы татарского языка и литературы: Сб. научно-методических статей. – Стерлитамак: СГПИ, 1997. – С. 33-40.

49. Насипов И.С. Некоторые проблемы изучения и преподавания татарской диалектологии // Актуальные вопросы татарского языкознания: Сб. статей. – Вып. IV. – Казань: ИЯЛИ АН РТ, 2005. – С. 85–93.

50. Насипов И.С. Профессор Н.Ф. Катанов – исследователь татарских народных говоров // Катановские чтения: Сб. статей. – Казань: Мастер Лайн, 1998. – С. 94-101.

51. Насипов И.С. Тарих төпкеленнән энҗе-мәрҗәннәр җыючы галим // Актуальные проблемы татарского языка и литературы: Сб. материалов III Всероссийской научно-практической конференции. – Ч. 1. Языкознание. – Стерлитамак: СГПИ, 2004. – С. 36-38.

52. Насипов И.С. Татарские говоры на территории Республики Башкортостан // Давлетшинские чтения: Инновационные процессы в изучении и преподавании литературы. Материалы научной конференции, 30-31 мая, 1997, г. Бирск. – Бирск: БирГПИ, 1997. – С. 19-22.

53. Насипов И.С., Исхакова Р.Р., Исхакова Р.Р. О кормантауском говоре в Южном ареалы Башкортостана // Сулеймановские чтения: (восемьнадцатое): Всероссийская научно-практическая конференция «Булата Сулейманов – основоположник литературы сибирских татар»: материалы и доклады (Тюмень, ТюмГУ, 29-30 мая 2015 г.) / Научн. ред. Х.Ч. Алишина. Тюмень: Типография «Печатник», 2015. – С. 157-158.

54. Насипов И.С., Саитова И.Ф. О татарских говорах Южного Приуралья // Сулеймановские чтения: (восемьнадцатое): Всероссийская научно-практическая конференция «Булата Сулейманов – основоположник литературы сибирских татар»: материалы и доклады (Тюмень, ТюмГУ, 29-30 мая 2015 г.) / Научн. ред. Х.Ч. Алишина. Тюмень: Типография «Печатник», 2015. – С. 155-157.

55. Насипов И.С., Сафаргалеева А.С. Архангельский говор татарского языка (дополнительные материалы) // Занкиевские чтения: Материалы Всероссийской научно-практической конференции (г.Тобольск, 6-7 апреля 2007 г.) – Тобольск: ТГПИ, 2007. – С.148-151.

56. Насипов И.С., Сафаргалиева А.С. Лексические особенности архангельского говора татарского языка // Проблемы филологии народов Поволжья: Межвузовский сборник научных статей. – Вып. 2. – Москва-Ярославль: Ремдер, 2008. – С. 113-116.

57. Насипов И.С. Башкортстан Республикасында таралган татар сөйләшләре Инновацонные процессы в изучении и преподавании литературы: Материалы межвуз. науч. конф. 30-31 мая, 1997 г., г. Бирск. Бирск: БирГПИ, 1997. С. 19-22.

58. Насипов И.С. Башкортстан югары уку йортларында татар диалектологиясен укыту мәсьәләләре // Языковая ситуация в Татарстане: состояние и перспективы: Материалы науч.-прак. конф. 17 ноября, 1998 г., г.Казань. Ч. II. Казань: ИЯЛИ, 1999. С. 83-86.

59. Насипов И.С. Башкортстанда татар диалектологиясен укыту үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең көнүзәк мәсьәләләре: Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы // II региональ фәнни-практик конференция. Стәрлетамак, 14-15 май 1998 ел. Стәрлетамак: СДПИ, 1997. С. 33-40.

60. Национальный состав и владения языками, гражданство. Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года. В 14 томах. – Т. IY. – Кн. 1. – М.: ИИЦ «Статистика России», 2004. – 946 с.

61. Новые Бурлы // Википедия. Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 12.04.2017 г.

62. Нуретдинов Р.Ф. Смешанный говор татарского языка северных районов Башкирской АССР: автореф. дис. . канд. филол. наук. Уфа, 1984. 19 с.

63. Нуретдинов Р.Ф. Язык Пританыпских татар. Казань: ИЯЛИ, 1998. 119 с.

64. Рамазанова Д.Б. Историко-лингвистические особенности формирования и функционирования Западно-уральского ареала татарского языка: автореф. дис. … д-ра филол. наук. Казань, 1998. 100 с.

65. Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1979. С. 4-43.

66. Рамазанова Д.Б. К истории формирования говора пермских татар. – Казань: ИЯЛИ, 1996. – 190 с.

67. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 5-36.

68. Рамазанова Д.Б. Тепекеевский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 6. Казань: ИЯЛИ, 1988. С. 20-43.

69. Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1984. – 191 с.

70. Рамазанова Д.Б. Функционирование терминов «мещеряк», «башкиры», «тептяри» в Западной Башкирии // Исследование языка древнеписьменных памятников. Казань, 1980. С. 142-151.

71. Рамазанова Д.Б., Хайрутдинова Т.Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 62-92.

72. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар : 1-11 нче с-флар / басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 239 б.

73. Садыкова З.Р. Говоры оренбургских татар: автореф. дис. . канд. филол. наук. – Казань, 1986. – 22 с.

74. Садыкова З.Р. Говоры оренбурских татар. – Казань: Татар.кит.нәшер., 1985. – 159 с.

75. Саттаров Г., Гыйбадуллина Җ. Телдәге лексик диалектизмнарны бетерү алымнары // Совет мәктәбе. 1987. № 12. – 26-27 б.

76. Саттаров Г., Садыйкова Ф. Укучыларның язма эшләрендәге диалекталь орфографик хаталар // Совет мәктәбе. 1957. № 2. – 18-19 б.

77. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә тел культурасы. Казан: КДУ, 1965. 151 б.

78. Саттаров Г.Ф. Укучылар телендәге диалектизмнарга каршы көрәш алымнары // Совет мәктәбе. 1959. № 10. – 23-24 б.

79. Сибәгатов Р.Г. Башкортстан татарлары. Тел, тарих, мәдәният мәсьәләләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 191 б.

80. Татар теле диалектологик атласын төзү өчен материал җыйнау программасы / Төз. Н.Б. Борһанова. Казан: ТӘТИ, 1959. 43 б.

81. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар : 1-11 нче с-флар / басма өчен Г.Р. Галиуллина, Д.Ф. Зәһидуллина җаваплы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 279 б.

82. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төз. Н.Борһанова, Л.Махмутова, З.Садыйкова, Г.Якупова. 1 нче кит. Казан: Татар. кит.нәшр., 1969. 643 б.

83. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төз. Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, З.Р.Садыкова, Т.Х.Хәйретдинова. Казан: Татар. кит.нәшр., 1993. 459 б.

84. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / Төз. Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, З.Р.Садыкова, Т.Х.Хәйретдинова. Казан: Татар. кит.нәшр., 2015. 459 б.

85. Татар халык сөйләшләре: 2 кит. / Төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2008. 1 нче кит. – 463 б.

86. Татар халык сөйләшләре: 2 кит. / Төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2008. 2 нче кит. – 495 б.

87. Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш: Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары. Казань: Татат.кит.нәшер., 1953. – 71-82 б.

88. Хайрутдинова Т.Х. Бирский говор среднего диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 36-62.

89. Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар. Казань: Татар. кн.изд-во, 1985. 157 с.

90. Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар: автореф. дис. . канд. филол. наук. – Алма-Ата, 1980. 20 с.

91. Хусаинова А.Я. Лексико-семантическая система татарских говоров Оренбуржья: автореферат дис. . канд.филол. наук. Казань, 2015. 22 с.

92. Хусаинова А.Я. Особенности изучения татарских перселенческих говоров // Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы: Сб. материалы VII Международной научно-практической конференции. – Казань: Отечество, 2016. – С. 366-369.

93. Хусаинова А.Я. Татарские переселенческие говоры Оренбуржья // Россия – пространство диалога народов: Материалы всероссийской научно-практической конференции. – Новосибирск: РИЦ НГУ, 2016. С. 73

94. Шайхулов А.Г. Историческая и диалектная лексика тюркоязычных народов Волго-Камско-Уральского региона (аспекты системной характеристики): Учеб. пособие по спецкурсу. Уфа: БГУ, 1988. 70 с.

95. Шайхулов А.Г., Бикмаева Л.У., Садыкова З.Р. Материалы к идеографическому словарю диалектов татарского языка. Казань-Уфа, 2005. 990 с.

96. Юлдашев А.А. Говор тептярей Учалинского района Башкирской АССР // Академику Владимиру Александровичу Гордлевскому. К его семидестипятилетию: Сб. статей. М.: АН СССР, 1953. С. 329-342.

97. Юлдашев А.А. Язык типтярей: автореф. дис. . канд. филол. наук. М., 1950. 16 с.

98. Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләш шартларында фонетика укыту. Казань: Татар.кит.нәшер., 1977. 160 б.

99. Юсупов Ф.Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендәге татар сөйләшләренең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре). Казань: Татар.кит.нәшер., 1979. 184 б.

100. Юсупов Ф.Ю. Татарские говоры Южного Урала и Зауралья (Челябинск. и Курган. обл.): автореф. дис. . канд. филол. наук. Казань, 1972. 42 с.

101. Юсупов Ф.Ю. Урта диалектның нагайбәк сөйләше // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1974. С. 74–149.



Информация о работе

Тип: Дипломная работа
Страниц: 83
1900 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание уникальной работы.
Средний балл наших работ: 4,9
Мы помогли 310803 студентам.
Оформление заявки БЕСПЛАТНО и
ни к чему не обязывает.
X
X