8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Вудбридж
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Разное

КРАТКАЯ ИСТОРИЯ ФОРМИРОВАНИЯ ТАТАРСКИХ НАРОДНЫХ ГОВОРОВ ЮЖНОГО УРАЛА - Курсовая работа

Содержание


КЕРЕШ 4

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 7

КӨНЬЯК УРАЛ БУЕ ТАТАР ХАЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕ 7

ФОРМАЛАШУНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ 7

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 11

КӨНЬЯК УРАЛ БУЕ ТАТАР ХАЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕ ТУРЫНДА КЫСКАЧА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ 11

§ 1. УРТА ДИАЛЕКТНЫҢ МИНЗӘЛӘ СӨЙЛӘШЕ 11

ЙОМГАК 26

БИБЛИОГРАФИЯ 28



Введение (выдержка)

Телнең барлыкка килүе шул телдә сөйләшүчеләрнең килеп чыгышы һәм формалашуы белән тыгыз бәйләнгән. Татар теле – борынгы төрки телнең бер варисы. Ул озак һәм катлаулы формалашу юлы үткән. Телебезнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: искергән сүзләр төшеп кала, сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа, башка телләрдән сүзләр алына.

ХХ гасырның 50 елларында Башкортстанда таралган татар сөйләшләрен ныклап өйрәнү башлана. Бу юнәлештә күренекле татар диалектологы Л. Җәләй зур эш алып бара. А.А. Юлдашев, Ә.Ш. Әфләтунов, Җ. Алмаз бу урыннарда үткәрелгән тикшеренүләрдән соң типтәр, татар, башкортларның телләре һәм культуралары белән татар әдәби теленә якын торуларын дәлиллләп чыгалар. Татар диалектологлары Г.Х. Әхәтов, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.Г. Әхмәтҗанов, Р.Ф. Нуртдинов, А.Г. Шайхуловларның тикшеренүләре нәтиҗәсендә, бүген Башкортстанда таралган татар сөйләшләре системасын фәнни нигездә тулы күзалларга мөмкин.

Татар теленең лексик составы татар халкының күпгасырлык үсешен күрсәтә. Аның нигезен гомумтөрки һәм татар сүзләре тәшкил итә. Шул ук вакытта монда килеп чыгышы белән күп чит тел сүзләре күзәтелә. Алар һинд-европа, семит-хәмит, урал, алтай һ.б. гаиләләр телләреннән кергән алынмалар. Аланмаларның иҗтимагый-тарихи җирлеге төрле булган. Бер халыктан матди байлык элементлары алышканда теге яки бу сүзләр керсә; икенче халыктан сәясәткә, мәдәнияткә, әдәбиятка, дингә, сәүдә һәм башка мөнәсәбәтләргә бәйле сүзләр алына. Шул сүзләрнең байтак өлешен рус алынмалары тәшкил итә. Шулай да, рус алынмалары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәгән дип әйтергә кирәк. Татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләрен барлау һәм фәнни яктан өйрәнү бу телнең бик күп кенә проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу инде эшебезнең актуальлеген билгели. Шуның өстенә татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләре шартларында укыту, тәрбия бирү дә бу темага мөрәҗәгать итүне аклый.

Тикшерү объекты булып татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләре тора.

Курс эшенең максаты татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләрен барлау. Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

1) татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең формалашуының кыскача тарихына күзәтү;

2) татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләре таралыш даирәсен билгеләү;

3) татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләрен ачыклау.

Курс эшенең яңалыгы – билгеләнгән теманың югары уку йорты укчысы фәнни эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр тикшерелүеннән гыйбарәт.

Бу курс эше тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, статистик, лингвистик анализ метод-алымнары ярдәмендә башкарылды. Шулай ук диалектолгиянең төп методы булган кыр методы да кулланылды.

Төп назәри чыганаклар булып татар теленең сүзлек составындагы алынма сүзләрне, диалекталь лексиканы өйрәнүгә багышланган фәнни-теоретик хезмәтләр торса, төп гамәли чыганаклар булып төрле типтагы лексикографик хезмәтләр, сүзлекләр хезмәт итте. Бигрәк тә татар теленең диалектологик һәм аңлатмалы сүзлекләрен, шулай ук икетелле тәрҗемәи сүзлекләрне аерым билгеләү урынлы.

Эшебезнең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗәләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, “Татар диалектологиясе”, “Татар теле тарихы”, “Хәзерге әдәби татар теле” курсларын укыту барышында файдаланыла алуы белән аңлатыла һәм киләчәктә бу өлкәдә эзләнүләргә нигез булып тора ала.

Диплом эшенең төп нәтиҗәләре магистратура уку планына ярашлы дисөиплиналарның гамәли дәресләрендә апробация үтте.

Хезмәт керештән, ике бүлекне үз эченә алган төп өлештән, йомгактан, кулланылган фәнни чыганаклар исемлегеннән тора.



Основная часть (выдержка)

Беренче бүлек

КӨНЬЯК УРАЛ БУЕ ТАТАР ХАЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕ

ФОРМАЛАШУНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ

Бу төркемгә Урал алды, Урта Урал, Урал арты һәм Көньяк Уралда таралган татар сөйләшләре керә.

Тарихта, хәтта хәзерге көнгә кадәр бу сөйләш вәкилләре төрле исемнәр белән аталып йөртелгәннәр: дәүләт крестьяннары, йомышлы татарлар, татарлар, башкортлар, типтәрләр, бобыльләр, мещаннар, казаклар, ясачныйлар (ясаклылар) һ. б. ш. Бер үк авылда башкорт очы һәм типтәр очы, йасашныйлар очы һәм башкорт очы, керәстийәннәр һәм типтәрләр һ. б. ш. атамаларны очратырга мөмкин. Әмма алар рухи мәдәниятләре, тормыш-көнкүреш итүләре ягыннан бер-берсеннән аерылмыйлар, бертөсле үк сөйләшәләр. Бу хәл галимнәрдә һәрвакыт кызыксыну тудыра, шуңа күрә аларның тарихларына еш мөрәҗәгать итәләр.

Халык арасында таралган легендаларда мишәр диалекты вәкилләре үзләрен Ука (русча: Ока) суы буеннан килгәнбез, дип аңлаталар, кайберләре чукындырудан качып килгәннәр; бер өлеше исә ирекле рәвештә күчеп килә, чөнки XVIII-XIX гасырларда Рус дәүләте башкорт җирләрен бик интенсив рәвештә үзләштерә, төрле юллар белән төрле катлау кешеләренә өләшә башлый.

Урта диалект вәкилләре исә, социаль яктан кем булып (типтәр, башкорт, ясаклы һ. б. ш.) йөртелүләренә карамастан, еш кына «Без Казан ягыннан чукындырудан качып килдек, җир алыр өчен генә башкорт булып язылганбыз» дип аңлаталар [ТХХ, 1: 177].

Уфа, Пермь, Оренбург һәм Мәскәү архивларында күпсанлы доку-ментларны, Урал тирәсенә караган тарихи әдәбиятны җентекләп өйрәнү XVI гасырда Идел буеннан татарларның киң масса төсендә күчеше булуын, Ык, Агыйдел елгаларының түбән агымы буйларында яшәгән җирбиләүчеләрнең биләмәләрендә 20, 30, хәтта 40 лап яңа авыллар бар-лыкка килүен күрсәтә. Килгән халык белән җирле халыкның телләре, мәдәниятләре бер үк булу күчеп килүчеләргә яңа җирләрдә урнашуны җиңеләйткән. Бу уңайдан тагын бер моментны искәртеп үтәргә кирәк: көньяк-көнбатыш Башкортстандагы аз санлы чын башкорт авыллары, берничә йөз еллар татар авыллары чолганышында яшәп тә, татарлашмаганнар, халык буларак үзгәлекләрен саклап килгәннәр.

XVII гасырда Идел буе тирәләреннән күчеп килүчеләр дә башта бобыльләр дип йөртеләләр, бобыль ясагы түлиләр, хуҗалыклары ныгыгач башкорт ясагына языла баралар, ягъни башкорт исеме белән атала башлыйлар.

XVI гасыр азагыннан башлап XX гасыр башына хәтле башкорт сүзе, башкорт халкын гына түгел, Уфа өязендәге өстенлекле җир биләүчеләр катламын да белдерә. Бу турыда XVIII гасырга караган язма документларны һәм дәүләт эшлекл ел әренең һәртөрле язмаларын, шулай ук галимнәрнең (Р. Г. Кузеев, Ф. С. Фәсиев, Д. Б. Рамазанова һ. б.) хезмәтләрен карарга мөмкин.

Шул күчеп килгән «яңа башкортларның» бер өлешен XVIII гасыр-ның 30—40 нчы елларыннан башлап «типтәр» исеме астында аерып йөртә башлыйлар, шуннан типтәр (категориясе) катламы аерылып чыга [ТХХ, 1: 178].

Йомышлы мишәрләр 1570 елдан соң яңа җирләрдә, төгәлрәк әйт-кәндә Уфа өязендә, хезмәт итү өчен күчереп китереләләр. Аларга әле яңа гына Рус дәүләтенә кушылган башкорт җирләрендә тәртип саклау бурычы йөкләнә. Йомышлы мишәрләр Уфа тирәсендә хәзерге Чишмә, Кушнаренко һ.б. районнарны эченә алган җирләрдә (стәрлетамак сөйләшенең бер өлеше), Оса даругасында хәзерге Байкыбыш һәм аның белән чиктәш районнарда (байкыбаш сөйләше) утыртылалар, алар утырган җирләре өчен вотчинникларга оброк түләп торырга тиеш булалар. XVIII гасырга алар арасында да башкорт, типтәр дигән катламнар барлыкка килә. XVII гасыр азагында, XVIII гасырда алар көнчыгышка (златоуст сөйләше), көньякка Стәрлетамак өязенә (стәрлетамак сөйләше) күчеп, яңа җирләр алып утыралар. Йомышлы татарларның бер өлеше Урта Уралга һәм Урал артына да күчерелгәннәр һәм алар красноуфим, эчкен, учалы, сафакүл сөйләшләре формалашуда зур роль уйнаганнар. Бакалы крепостена караган йомышлы керәшеннәр 1842 елда Көньяк Урал аръягындагы хәрби сызыкларга күчерелгәннәр, нәтиҗәдә нагайбәк керәшеннәре сөйләше формалашкан.

XVIII гасырның урталарыннан хөкүмәт рөхсәте белән яки ирекле рәвештә казан татарлары, мишәрләр, адмиралтейство татарлары (соңгы-ларының зур өлешен йомышлылар катламына язылган казан татарлары тәшкил иткән) һ. б. күчеп килеп яңа авылларга нигез салалар.

Күчеп килүчеләрнең зур күпчелеген казан татарлары тәшкил иткән. Бу исә Башкортстан шартларында да татар теленең ролен арттыра, татар халкының һәм аның мәдәниятенең борынгы генетик уртаклыгын- якынлыгын, Идел буе татарлары белән борынгы уртак тамырын тагын да тирәнәйтә, ныгыта барган. Инде XVI гасыр азагыннан ук күпмилләтле булган Уфа өязендә дә татар теле аралашу теле булуын дәвам итә. Яңа күчеп килүчеләр белән җир биләүче вотчинниклар арасындагы килешүләр, төрле табигый байлыклардан файдалану турындагы шартнамәләр татар телендә төзелә. Е. Пугачев восстаниесе (1770-1772 еллар) вакытындагы барлык фәрманнар, барлык эш кәгазьләре татар телендә алып барыла. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе, рухи мәдәнияте ягыннан югарырак дәрәҗәдә торучы буларак, татарлар күрше халыкларга көчле йогынты ясыйлар.

Менә мондый факторлар Башкортстандагы татар сөйләшләренең барлыкка килүендә, аларның алгарышында төп хәлиткеч рольне уйный-лар, алай гына да түгел, биредәге сөйләшләрнең татар әдәби теленә бик якын (Бессонов А.Г., 1888; Катанов Н.Ф., 1900; Мәхмүтова Л.Т., 1962; Рамазанова Д.Б., 1984, 1985, 1990, 1992, 1996, 1997, 1998, 2001, 2002; Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләре атласы, 1989 һ. б.) булуларына да китерә [ТХХ, 1: 179].

Башкортстанда таралган сөйләшләрнең сузык һәм тартык авазлар системасы, аларның кулланылышындагы үзенчәлекләр, грамматик категорияләрне ясау һ. б. ш. төп закончалыклар барысы да татарча. Аларда башкорт теленең специфик үзенчәлекләре бөтенләй табылмый (минзәлә, бөре, пермь, стәрлетамак, байкыбаш эчкен, нагайбәк), яки өлешчә генә күзәтелә (златоуст, тепекәй, учалы), сафакүл сөйләше исә башкорт теленә хас үзенчәлекләрнең күплеге белән аерылып тора һәм, гәрчә бу сөйләш вәкилләре үзләрен «без – татар» дип нык торсалар да, сафакүл сөйләше әлеге хезмәттә татар сөйләшләре системасына шартлы рәвештә, мәгълүмат буларак кына кертелде.

Биредә шушы кыска гына күзәтү белән чикләнәбез. Урал төбәге татарлары тарихы турында тулырак мәгълүмат алырга теләгән укучылар түбәндәге хезмәтләргә мөрәҗәгать итә ала: [ТХХ, 1,2, Рамазанова Д.Б., 1978, 1979, 1980, 1982, 1984, 1985, 1986, 1990, 1996, 1997, 1998, 2000, 2001, 2002; Хайрутдинова Т.X., 1979, 1985; Садыкова З. Р. 1979, 1985; Баязитова Ф. С., 2003; Юсупов Ф.Ю., 1974; 1976; 1979; 2003; Хисамова Ф.М., 1981; 1990; 1999; Кузеев Р.Г., 1974; Рахматуллин, 1981 һ. б.]



Заключение (выдержка)

Телебезнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Хәзерге диалекттагы сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар. Тел үсешенә эволюцион юл характерлы. Әмма зур, катлаулы иҗтимагый вакыйгаларга бәйле рәвештә телнең үсеше дә тизләшә, анда да кискен һәм зур үзгәрешләр барлыкка килә.

Татар диалектологиясенә нигез салучылар итеп В.А. Бесссоновны һәм Н.Ф. Катановны күрсәтергә мөмкин. Шулай ук, Ю. Миллер, А. Филоненко, В.В. Радлов һ.б. хезмәтләрендә бай мәгълүмат тупланган. Бүгенге көндә Э.М. Ахунҗанов, Л. Җәләй, Җ. Алмаз, Ә.Ш. Әфләтунов, Л.Т. Мәхмутова, Д.Г. Тумашева, Г.Х. Әхәтов кебек галимнәрнең традицияләрен дәвам итеп Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова, Ф.И. Йосыпов, А.Г. Шайхулов, И.С. Насипов һ.б. телчеләр татар диалектлары системасын фәнни нигездә барлап чыктылар.

Татар теленең мишәр диалектында үзенең күпсанлыгы һәм активлыгы белән аерылып торган алынмалар арасында иң беренче чиратта рус телленнән кергән алынмаларны күзәтергә мөмкин. Шуның өчен, рус алынмаларын да мәктәптә өйрәнү мөһим. Диплом эшебезнең максаты итеп рус алынмаларын барлап, фәнни яктан өйрәнү һәм аларны татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегүләр төзүне куйган идек. Бу максатка ирешер өчен, рус алынмаларының өйрәнү тарихы, аларны татар теле дәресләрендә морфология бүлеген өйрәнгәндә куллану мәмкинлеге өйрәнелде һәм күнегүләр төзелде.

Тикшерелгән материаллар нигезендә түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

Татар халык сөйләшләрен өйрәнү бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Бу өлкәдә Г.Х. Әхәтов, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, З.Р. Садыкова һ.б. галимнәр зур өлеш кертәләр.

Татар халык сөйләшләрен татар теле дәресләрендә өйрәнүдә уңышлы кулланырга мөмкин. Бу укучының белемен тагын да баету өчен ярдәм итәчәк. Дәресне ничек итеп оештыру укытучының үз осталыгыннан, эзләнүеннән тора. Һәркем дәресне үзенчә оештыра, үзе уңышлы дип сайлаган метод-алымнарны куллана. Ләкин һәр дәрескә төгәл максат куелырга һәм бу максатка укытучы ирешергә тиеш. Тик максатчан иҗади эшләр алып барганда гына, укучыда телебезгә һәм аның тарихына кызыксыну уятырга мөмкин.



Литература

1. Алишина Х.Ч. Тоболо – иртышский диалект языка сибирских татар. – Казань: Изд-во Казан пед. ин-та,1994.

2. Алмаз Җ. Башкортстанның Дүртөйле һәм Илеш районнары татарларының сөйләшенә карата // Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре. – Казань, 1959

3. Арсланов Л.Ш. К вопросу о происхождении заднеязычных к,г у татароязычных марийцев дюНарат-Чукур Бакалинского района Башкирской АССР // МТД. – Вып. 3. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1974.

4. Атлас татарских народов говоров Среднего Поволжья и Приуралья: В 2-х томах / Сост. Н.Б. Бурганова, Л.Т. Махмутова; Том 2 / Сост. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хайретдинова. – Казань: ИЯЛИ, 1989. – 56-59 б.

5. Афлетунов А.Ш. Языковые особенности татар западной и югозападной части БАССР: Автореф. дис. канд. филол. наук. – Казань, 1961.

6. Афлетунов А.Ш. Из методики проведения наблюдений над говорами среднего диалекта татарского языка (На материале диалектологических экспедиций Казанского университета 1954-56 гг.) // тезисы докладов II регионального совещания. – Казань, 1958.

7. Ахатов Г. X. Татарская диалектология (учебное пособие). – Уфа, 1977.

8. Ахатов Г. X. Татарская диалектология: средний диалект (учебное пособие).– Уфа, 1979.

9. Әфләтунов Ә. БАССРның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарлар сөйләшендәге фонетик үзенчәлекләр // Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре.— Казан, 1959.

10. Әфләтунов Ә. Башкортстанның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарлар сөйләшендәге кайбер синтаксик күренешләр // Татар теле һәм әдәбияты.— Казан, 1959.

11. Әхмәтҗәнов Р.Г. Турбаслы төбәге // Исследования по татарскому языкознанию.— Казань, 1984.— С. 138—146.

12. Баязитова Ф.С. Түбән Кама тирәсендәге керәшен татарлары сөйләшенең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре // МТД.— Вып. 3.— Казань, 1974 – С. 48—73.

13. Баязитова Ф.С. Түбән Кама тирәсендәге керәшен татарлары сөйләшендә диалекталь лексиканың кайбер тематик төркемнәре // Татар теле һәм әдәбияты.— Алтынчы китап.— Казан, 1977.— 77—79 б.

14. Баязитова Ф.С. Этнические компоненты крещеных татар по данным языка // Исследования по диалектологии и истории татарского языка. - Казань, 1982. – С. 294-295.

15. Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. – М.: Наука, 1986.

16. Баязитова Ф.С. Керәшен татарларының гореф-гадәт йолалары һәм йола җырлары // Казан утлары. – 1992. - №6

17. Баязитова Ф.С. Мишәр диалекты. Рухи мирас: гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе. – Саранск, 2003.

18. Бессонов А.Г. О говорах казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам // Журнал Министерства Народного просвещения. – Ч. СС XVI. – СПб., 1881.

19. Махмутова Л. Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР // МТД, 1962: 57—85

20. Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов (мишарский диалект татарского языка). – М., 1978.

21. Махмутова Л. Т. Краткий обзор истории изучения среднего и мишарского диалектов татарского языка // Комментарии к “Атласу татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья”. – Казань,1989.

22. Махмутова Л. Т. Краткий обзор истории изучения среднего и мишарского диалектов татарского языка // МТД. – Вып. 7. – Казань,1989.

23. Махмутшина Д.З. Урал Һәм Урал арты сөйләләренең морфологик сиситемасы. – Уфа,2004

24. Насипов И.С. История изучения мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Татар теленең һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре.— Стәрлетамак : СДПИ нәшр., 1997.— 76—95 б.

25. Насипов И.С. Профессор Н. Ф. Катанов – исследователь татарских народных говоров // Катановские чтения.— Казань : Мастер Лайн, 1998.— С. 94—101.

26. Насипов И.С. Башкортстан югары уку йортларында татар диалектологиясен укыту мәсьәләләре // Языковая ситуация в Татарстане: состояние и перспективы.— Ч. II.— Казань, 1999.— С. 83—86.

27. Насипов И.С. Татарские говоры на территории Республики Башкортостан // Давлетшинские чтения: Инновационные процессы в изучении и преподавании литературы: Материалы научной конференции. 30-31 мая, 1997, г. Бирск. – Бирск: БирГПИ, 1997. – С. 19-22.

28. Насипов И.С. Некоторые диалектные ошибки в устной и письменной речи школьников // Актуальные вопросы татарского языка и литературы / Сборник научно-методических статей. – Стерлитамак: СГПИ, 1997. – С.33-40. (на татарском языке)

29. Насипов И.С. Особенности преподавания татарской диалектологии в Башкортостане // Актуальные вопросы преподавания подготовки учителей татарского языка и литературы. Сборник статей. – Стерлитамака: СГПИ, 1998. – С. 9-13.

30. Насипов И.С. Особенности преподавания татарской диалектологии в вузах Башкортостана // Языковая ситуация в Татарстане: состояние и перспективы. Материалы научно-практической конференции. 17 ноября, 1998, г. Казань. – Часть II. – Казань: ИЯЛИ, 1999. – С.83-86.

31. Насипов И.С. Некоторые особенности преподавания татарского языка по новой программе в Республике Башкортостан // Региональный компонент в программах по татарскому языку и литературе. Материалы Региональной научно-практической конференции. Стерлитамак: СГПИ, 2001. С. 22-33

32. Насипов И.С. Татар диалектологиясе. Библиографик белешмә. – Стәрлетамак, 2004.

33. Насипов И.С. Языковые контакты в Волге-Камье. Марийские заимствования в татарском языке: Монография. – Стерлитамак. СГПА им. Зайнаб Биишевой, 2009. С. 4-155.

34. Пятаева Н.В., Насипов И.С. Введение в теорию языка: Учебное пособие для студентов 1-5-х курсов по специальности «021700 - Филология». – Стерлитамак, 2007. – С. 69-70.

35. Нуретдинов Р.Ф. Язык пританыпских татар. – Казань,1998.

36. Рамазанова Д.Б. Некоторые вопросы истории формирования пермских татар по данным языка // Пермские татары. – Казань, 1983. – С. 137-154.

37. Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // ИИДТЯ. – Казань, 1979. – С. 4-43.

38. Рамазанова Д. Б. Функционирование терминов «мещеряки», «башкиры», «тептяри» в Западной Башкирии // Исследование языка древнеписьменных памятников. – Казань, 1980.— С. 142-157.

39. Рамазанова Д. Б. К вопросу формирования татарских говоров на западе Башкирии (с учетом архивных и исторических данных) // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. – Казань, 1982. – С. 88-97.

40. Рамазанова Д. Б. О взаимовлиянии говоров близкородственных языков на смежной территории (по материалам белебеевского подговора) // Исследования по диалектологии и истории татарского языка. – Казань, 1982.

41. Рамазанова Д. Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. – Казань, - 1984.91 с.

42. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии (по данным архивных и исторических источников) // ИИДТЯ. – Вып. 3.- Казань, 1985.

43. Д Рамазанова Д.Б. К вопросу об истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии (дополнительные материалы) // Исследования по лексике и грамматике татарского языка. – Казань, 1986.

44. Рамазанова Д. Б. Вариативность диалектной лексики татарских говоров юго-западной Башкирии // Нормативность и вариативность в татарском языке.— Казань, 1987.— С. 68—90.

45. Рамазанова Д. Б. Тепекеевский говор татарского языка // МТД Вып.6. – Казань, 1988.

46. Рамазанова Д. Б. Мишарский, средний, восточный //Татарстан – 1991. - №11.

47. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Өч томда. – Т. 1. Төзүчеләре: И.А. Абдуллин, Г.Х. Ахунҗанов, Ф.М. Мөхәммәдиев, Р.К. Рәхимова, Ш.С. Ханбикова, Р.Г. Әхмәтьянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 728 б.

48. Татар теленең диалектологик сүзлеге /Төзүчеләр Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова. – 2нче китап. – Казан: Татар. китап нәшр., 1993. – 459 б.

49. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге. – Казан: ТӘһСИ, 2009. – 839 б.

50. Татар халык сөйләшләре: ике томда. – Т. 1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008.

51. Тумашева Д.Г. К вопросу о соотношении языка и диалекта // Вопросы тюркологии. – Казань, 1970. – С. 45-55.

52. Хайрутдинова Т.Х. О взаимодействии тюркских и финно-угорских языков в северо-восточных районах БАССР // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР.— Казань, 1972.— С. 107—111.

53. Хайрутдинова Т.Х. О взаимодействии татарского и башкирского языков на материале местных говоров) // Конференция по татарскому языкознанию, посвященная 50-летию СССР : Тезисы докладов. – Казань, 1972.

54. Хайрутдинова Т.Х. Явление сингармонизма в говоре татар северо-восточных районов БАССР // Тезисы докладов III научной конференции молодых ученых. – Казань, 1974.

55. Хайрутдинова Т.Х. Некоторые особенности категорий имен в говоре северо-восточных районов БАССР // Материалы IV конференции молодых научных работников. Казань, 1976.

56. Хайрутдинова Т.Х. Образование говора Златоустовских татар // ХГЯ.— Казань, 1979.

57. Хайрутдинова Т. X. Говор Златоустовских татар: Автореф. дис. канд. филол. наук. – Алма-Ата, 1980.

58. Хайрутдинова Т. X. Место говора Златоустовских татар в системе татарских говоров // Исследования по диалектологии и истории татарского языка. – Казань, 1982.

59. Хайрутдинова Т.Х. Обрядовая лексика Златоустовских татар // Исследования по татарскому языкознанию. – Казань, 1984.

60. Хайрутдинова Т. X. Златоустовский говор татарского языка. Казань, 1985.

61. Хайрутдинова Т. X. Бирский говор среднего диалекта татарского языка // ИИДТЯ. – Вып. 3. – Казань, 1985.



Информация о работе

Тип: Курсовая работа
Страниц: 33
1400 p.
Не подошла эта работа?

Закажите написание уникальной работы.
Средний балл наших работ: 4,9
Мы помогли 310789 студентам.
Оформление заявки БЕСПЛАТНО и
ни к чему не обязывает.
X
X