8-804-333-71-05
(бесплатно по РФ)
Ваш город: Сиэтл
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого получить консультацию по курсовой, контрольной, реферату или диплому

Главная / готовые работы / Дипломные работы / Разное

Отражение татарской языковой картины мира в фразеологизмах с компонентом "күз" - Дипломная работа

Содержание

Кереш.3 - 8

Төп өлеш

§1. Фразеологизмнар турында гомуми төшенчә

һәм аларны өйрәнү тарихы .9 - 18

§2. ФБ һәм ирекле сүзтезмәләр мөнәсәбәте.18 - 21

§ 3. Лингвокультурология һәм дөнья тел күренеше.22 - 32

§ 4.Фразеология һәм дөнья тел күренеше.32 - 37

§ 5. “Күз” концептының татар телендәге чагылышы.37 - 46

§ 6. “Күз” компонентлы фразеологизмнарны төркемләү.46 - 60

Йомгак .61 - 64

Кулланылган әдәбият исемлеге.65 - 70

Кушымта (№ 1, № 2).71 - 109



Введение (выдержка)

Дөнья кеше тарафыннан танып беленә. Кеше танып белгән дөнья исә телдә чагыла. Кеше – реаль дөньяны һәм телдә чагылган дөньяны тоташтыручы. Тел дөньяны танып белү барышында туган иҗтимагый күренеш икән, аны тикшерү эшләренең дә когнитив яссылыкта алып барылуы фәнни логика кысаларына керә. ХХ гасырның икенче яртысында төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль-этик потенциалын, кешенең культурадагы феономенын тирән өйрәнү алыштыра.

Туган тел һәр халыкның, һәрбер милләтнең тарихи үткәне, бүгенге яшәеше һәм киләчәк язмышы өчен гаять әһәмиятле факторларның берсе. Телдәге һәр күренешне өйрәнү, аның асылына төшенү халыкның туган теле һәм мәдәнияте арасындагы бәйләнеш дәрәҗәсен бигеләүдә дә мөһим роль уйный.

“Телне мәдәният феномены буларак өйрәнү тел берәмлекләренең, аеруча сүзнең, милли мәдәни компонентына кызыксыну тудыра. Сүз, халыкның күмәкләп тупланган хәтере буларак, сүзлек мәгънәсе белән генә чикләнми, коннотацияләр, төрле милли-мәдәни аңламнар, мәгънәви һәм стилистик төсмерләрне үзенә сыйдыра. Шул нигездә сүз кеше аңында үзенчәлекле ассоциацияләр – хәтер дулкынын уята. Сүзнең кеше аңында тудырган дулкыннары ни кадәр күбрәк һәм боҗралары киңрәк, шул кадәр кешенең телне, димәк, мәдәниятне, тарихны – үз-үзен белү дәрәҗәсе югарырак һәм камилрәк” [Сәгыйдуллина, 2013, 3б.]. Мондый сыйфатка ия сүзләрне когнитив лингвистикада, лингвокультурологиядә концепт рәвешендә тикшерү бүгенге көндә фәнни кулланылышка кертелгән юнәлеш.

Тел һәм мәдәният үзара шартлылыкта яшиләр, аерылгысыз кушылма – континуум хасил итәләр. Нәкъ шуңа да бүгенге фәнни парадигмада телне мәдәният белән, тел һәм мәдәният адресаты һәм адресанты – кеше белән бәйләнештә өйрәнү өстенлек итә һәм егерменче гасырның соңгы чирегендә киң үсеш алган лингвокультурология фәненең предметы булып үзара бәйләнештә яшәүче тел һәм мәдәният диалогы карала. Тел – рухыбыз чынбарлыгы, культура йөзе. Ул халыкның ментальлелеген чагылдыра.

«Кешенең менталь дөньясында» мәдәниятнең төп берәмлеге буларак «концепт» төшенчәсенең фәнни әйләнешкә кертелүе (С.А. Аскольдов, А. Вежбицкая, Е.С. Кубрякова, Д.С. Лихачев, Ю.С. Степанов, В.В.Воробьев, Л.Г.Саяхова һ.б.), татар линвомәдәниятендә дә милли концептуаль системалар формалашу концептларның асылын өйрәнү юлында искиткеч зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә без Р. Р. Җамалетдинов һәм аның мәктәбенә караган тикшеренүчеләрнең хезмәтләрен методологик нигез итеп таныйбыз.

Дөнья сурәте яки моделе күптөрле мәдәни һәм рухи-эмоциональ концептлар берлегеннән тора: дөнья һәм вакыт, халык һәм кеше, хезмәт һәм йола, мәхәббәт һәм гаилә, яхшылык һәм яманлык, акыл һәм наданлык һ.б. Бу концептлар бөтен халыклар өчен уртак булса да, милли культурасы һәм тәҗрибәсе, этник психологиясе һәм менталитеты белән бәйләнешле үзенчәлекләре чагылыш таба.

Концепт структурасын тикшергәндә без милләтнең менталитетына, дөньяны танып белүенә һәм культурасына үтеп керәбез. Халыкның концептосферасын өйрәнү күп кенә сорауларга ачыклык кертергә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә дә хаталар җибәрмәскә булыша.

Концептларны өйрәнү, аларны барлау, системалаштыру нинди дә булса халыкның дөньяны күрү үзенчәлеге хакында күзаллауларны ачыкларга ярдәм итә.

Билгеле булуынча, концепт тел ярдәмендә “яши”, репрезентацияләнә, шуңа күрә дөнья күренешен өйрәнү мифологемаларны, лексик, фразеологик берәмлекләрне, паремияләрне, әдәби текстларны өйрәнүне таләп итә.

Фразеологик әйтемнәр дөнья телләренең һәркайсында да булганга күрә, аларда уртак үзенчәлекләр һәм типологик күренешләр, әлбәттә, бар, шуның өстенә тагын һәрбер тел үзенә бер милли культура күренеше һәм система булганга күрә, һәркайсының фразеологик байлыгын, алымнарын, аның милли үзенчәлекләрен һәм шулар аша аның гомумкешелек культурасына керткән өлешләрен ачыклау кебек мөһим мәсьәләләр алга килеп баса. Моның өчен һәр телнең үз эчендә аларны туплау, барлау һәм махсус өйрәнүләр таләп ителә.

Төрки телләрдә һәм татар тел белемендә фразеология, фән тармагы буларак, бүген дә җитди өйрәнү объекты булып тора. Фразеологик берәмлекләрне төрле күзлектән тикшеренүләр дәвам итә. Бу тикшеренүчеләр рәтенә Г. К. Гизатова, А. А. Әбдулфанова, Җ. Киекбаев, Г.Х.Әхәтов, Н.Исәнбәт, З. Г.Ураксин, З. М. Раемгужина, Р.Х.Хәйруллина, Л. Җәләй, Н. Борһанова, Л. Махмутова, Ф.С.Сафиуллина һ.б. хезмәтләренләрен кертергә була.

Бүгенге татар лингвистикасында фразеологизмнар аерым тел күренеше буларак тикшерелә, аларны тәрҗемә итү проблемалары күтәрелә, фразеологизмнарның лексик – семантик, грамматик үзенчәлекләре ачыклана, аларның сөйләмдә куллану мөмкинлекләре тикшерелә. Гомумән алганда, татар телендә фразеологизмнар күп яктан һәм шактый тирән тикшерелгән тел күренешләренең берсе дип әйтә алабыз. Соңгы чорда тел берәмлекләрен мәдәният белән бәйләнештә, антропоцентрик принципка нигезләнеп тикшерүгә игътибар артты. Фразеологик берәмлекләр тудырган дөнья картинасын өйрәнү гомуми тел картинасын ачыклау, шуның аша халыкка хас дөньяны танып белү үзенчәлекләрен, халык аңы тудырган дөнья моделен күзаллау мөмкинлеген бирә.

Татар тел белемендә күп кенә концептлар шактый тирәнтен тикшерелгән. Мәсәлән: кеше, ана, мәхәббәт, бәхет, кайгы, ут һ.б. Шуңа карамастан, татар тел картинасын формалаштыруда зур урын тоткан соматик концептлар, шул исәптән “күз” концепты бераз читтәрәк калган. “Күз” компонентлы соматик фразеологик берәмлекләргә багышланган, аларны тирәнтен өйрәнгән эшләр юк.

Шуңа да бу мәсьәләне тирәнтен итеп, халык тарихы, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән бәйләнештә тикшерү теләге сайланган теманың актуальлелеген билгели.

Актуальлек аша без проблемаларны билгеләдек:

1) Татар телендә һәм мәдәниятендә “күз” концепты нинди берәмлекләр ярдәмендә чагылдырыла?

2) Татар телендә “күз” компонентлы фразеологизмнар күпме күләмдә? Һәм ни өчен алар күп

3) Алар нинди концептлар нигезендә барлыкка килгән?

4) Фразеологик берәмлекләр кеше тормышының кайсы якларын чагылдыра?

5) Алар нинди концептуаль мәгънәви төркемнәрне үз эченә ала?

Диплом эшенең максаты булып татар дөнья тел картинасында “күз” компонентлы фразеологизмнарның тоткан урынын тикшерү тора.

Бу максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) фәнни әдәбияттан лингвокультурология, тел дөнья картинасының үзенчәлекләрен ачкан мәгълүматларны туплау һәм өйрәнү;

2) фәнни әдәбияттагы тупланылган мәгълүматларны анализлап, фразеоло-гия һәм аның өйрәнү предметын, фразеологик әйтелмә төшенчәсен билгеләмәләрне, аларга хас билгеләрне ачыклау;

3) фразеологик берәмлекләрнең дөнья күренешен төзүдәге лингво-культурологик мөмкинлекләрен күрсәтү;

4) “күз компонентлы фразеологик әйтелмәләрне туплау;

5) “күз” компонентлы фразеологизмнарның төркемләү һәм тикшерү.

Диплом эшенең эчтәлеге түбәндәге фараз итүне дәлилләргә нигезләнгән: әгәр дә татар халкы тарафыннан уйлап чыгарылган һәм телгә кертелгән “күз” компонентлы фразеологизмнарны туплап, аларга хас концептуаль мәгънәви үзенчәлекләрне ачыкласак, татар халкының дөнья моделе чагылган дөнья картинасын, тормыш фәлсәфәсен күзаллау мөмкинлегенә ия булабыз.

Диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмияте.

Татар телендәге “күз” компонентлы соматик фразеологизмнарны махсус тикшерүдә, аларның милли дөнья сурәте белән бәйләнешен ачыклауда. Тупланган материал татар телен өйрәнүчеләр өчен файдалы чыганак булачак. Диплом эше мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә, урта махсус, югары уку йортларында лексикология, лексикография буенча махсус курслар алып барганда, сөйләм мәдәнияте буенча методик күрсәтмәләр төзегәндә ярдәмче чыганак буларак кулланыла ала.

Тикшерү объекты һәм предметы. Тикшерү объекты булып татар теленең фразеологиясе, предметы булып “күз” компонентлы фразеологизмнар тора.

Тикшерү методлары. Татар теле лексикасында зооним компонентлы фразеологизмнарны анализлаганда лексик-семантик, чагыштыру, тасвирлау, санау методлары кулландык. Шулай ук лингвист-галимнәрнең фундаменталь хезмәтләре теоретик һәм методологик нигезне тәшкил итте: В. В.Виноградов, Н. К. Дмитриев, А. Н. Кононов, З.Г. Ураксин, Г. Х. Әхәтов, Ф.С.Сафиуллина, Р. Х. Хәйруллина, Р. Р. Җамалетдинов, Ю.С. Степанов, Л.Г. Саяхова, М.В.Зайнуллин, Р.Р. Закирова һ.б.

Хезмәт фактик материалларга - фразеологизмнарга нигезләнеп язылды. Эш барышында Н. Борһанова, Л.Мәхмүтова, Г.Әхәтов, Н.Исәнбәт, Г. Гаффарова, Г. Саберова сүзлекләреннән һәм ТТАСеннән 530 мисалдан торган картотека тупланды. Шулай ук «күз» компонентлы мәкаль-әйтемнәр дә җыелды.

Диплом эшенең структурасы. Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгаклаудан, кулланылган әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора.



Основная часть (выдержка)

Төп өлеш

§1. Фразеологизмнар турында гомуми төшенчә һәм аларны өйрәнү тарихы

Борын – борыннан бөек акыл ияләре, әдипләр, шагыйрьләр телнең тылсымлы көч икәнлегенә инанганнар, бу көчнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланганнар, аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә тырышканнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан нечкә хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнгән изге теләкләрен белдергән. Элекке буыннар, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен өсти килгән, күп сынаулар аша чал тарих аны, һаман эшкәртеп һәм шомартып, безнең заманга китереп җиткергән.

Тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да. Анда халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш – көнкүреше дә ачык чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми, аны гамәли яктан куллана белү һәм тел күнекмәләренә ия булу да бик әһәмиятле. Тел кагыйдәләрен дөрес һәм төгәл куллану, матур һәм чиста итеп сөйләшә белү – югары мәдәниятлелек һәм зыялылык билгесе. Тел кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне дә, аларның үз-үзен тотышын да һәм җәмгыятьтәге урынын да билгели.

Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип йөртәләр. Алар телнең милли колоритын, үзенчәлеген билгелиләр һәм, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр.

Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авыз еру — көлү, авызы колагына җитү — шатлану, ипи шүрлегенә менеп төшү — сугу, авызына су кабу — дәшмәү, ачык авыз — аңгыра, авыз турсайту — үпкәләү, авыз ачмаслык итү — оялту, авыз сулары килү — кызыгу. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrasis — тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos — өйрәнү) дип атыйлар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармакны фразеология диләр [Сафиуллина, 2002, 110 б.].

Тел белеменә караган фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә, фразеология – телдә бер төшенчә белдерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы төзелмәләрне өйрәнә.

Татар теле фразеологик әйтелмәләргә бай тел. Анда язма китап һәм сөйләү теленә хас әйтелмәләр, идиомалар, төрле экспрессив-стилистик төсмерләргә һәм сәнгатьчә яңгырашка ия булган күчерелмә һәм туры мәгънәдәге тотрыклы сүз тезмәләре, кереш-модаль сүзләр функциясендә йөри торган тезмәләр, кайбер эмоциональ әйтемнәр төп урынны ала.

Фразеологиядә халыкның бай тарихи тәҗрибәсе чагыла, эшчәнлеге, тормыш-көнкүреше, мәдәнияте ачык күз алдына килеп баса. Шунлыктан ул телне өйрәнүгә, андагы мәгънә төсмерләрен белергә, аларны дөрес кулланырга һәм, гомумән, сөйләм культурасын үстерергә ярдәм итә.

Билгеле булганча, фразеологизмнар – кимендә ике сүздән торган, күчерелмә мәгънәгә ия булган тотрыклы, образлы сүзтезмәләр җыелмасы. Алар “аерым сүзләрнең, я аналитик сүзтезмәләрнең экспрессив-стилистик синонимнары” [Шмелев, 2006, с.288]. Алар сөйләмдә әзер килеш кулланылалар, үзгәрмиләр.

Төрки телләрнең, шул исәптән башкорт, татар теленең фразеологиясен өйрәнүгә дә зур адымнар ясалган. Татар фразеологиясенә игътибар итү, нигездә, XIX гасырда башлана. Беренче аңлатманы бирүче К. Насыйри булды. Бу төр әйтелмәләрне ул үзләренең төп мәгънәләреннән күчерелгән, яшерен (читләтелгән) мәгънәле сүзләр (кәлимәләр) дип атый. Фразеологиянең лексик-семантик үзенчәлеген, грамматик табигатен, эмоциональ-экспрессив функциясен, стилистик мөмкинлеген татар һәм башкорт галимнәре Г. Ахунҗанов, Җ. Киекбаев, Г.Әмиров, З. Ураксин, Г. Әхәтов, Р. Бикмөхәммәтов, Л. Бәйрәмова, Н.Исәнбәт, В. Хаков, Ф. Сафиуллина һ.б.лар фәнни нигездә шактый нык тикшерделәр.

Фәнни хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә, татар телендә фразеологизмнарны туплау, өйрәнү 20 нче йөздә башлана. Беренче “Русча-татарча фразеологик сүзлек” 1959 елда чыга. 1982 нче елда Г.Х.Әхәтовның “Татар теленең фразеологик әйтелмәләре сүзлеге” басыла [Әхәтов 1982]. Ә 1989-1990 елларда Н.Исәнбәтнең ике томлы “Татар теленең фразеологик сүзлеге” басылып чыга [Исәнбәт, 1989]. Ул үз эченә 10 меңләп фразеологизмны ала. 2001нче елда Ф.С.Сафиуллинаның “Татарча-русча фразеологик сүзлеге” дөнья күрде [Сафиуллина, 2001]. Сүзлектә 16 меңнән артык фразеологик берәмлек рус эквивалентлары белән, аерым очракларда тәрҗемә итеп бирелгән.

Халыкның сөйләм телендә, шулай ук әдәби язма телебездә кыска-кыска гына төрле тәгъбир – гыйбарәләр бик күп табыла. Бу чуар тәгъбир – гыйбарәләр һәм аңа охшаш сүз төркемнәре, үзенчәлекле, функционал рольләре һәм тоткан урыннары, төрләре дә тиешенчә ачыкланмыйча, XX гасыргача бар да беришле, вак-төяк тәгъбир-фразалар дип яки телдә йөргән арадаш лексик элементлар рәтендәге сүзләр итеп каралып килә [Исәнбәт, 1989, 4 б.].

Берләре поэтикага кертелсә, икенчеләрен лексикологиягә, өченчеләрен фольклордан мәкальләргә яки, киресенчә, мәкальләрдән лексикологиягә кертеп карала. 20 нче йөз башында фразеологик берәмлекләрне тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль һәм мөһим бер тармагы итеп карау һәм тану башлана. 40 нчы елларда исә бу эзләнүләр тагын да киңрәк төс алып, тирәнәйтелә һәм тел гыйлеменең яңа бер тармагына әверелә. Фразеологик берәмлекләрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү, рәткә, системага салу эше башлана. Бу хакта төрле телләрдә гыйльми хезмәтләр нихәтле күп булмасын, эзләнүләр никадәр киң булмасын һәм бәхәсләр алып барылмасын, болар, күбесенчә, проблеманың аерым якларын яки үзенчәлекләрен тармаклап өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләр булып тора. Фразеологик әйтемнәр дөнья телләренең һәркайсында да булганга күрә, аларга уртак үзенчәлекләр һәм типологик күренешләр хас. Шуның өстенә һәрбер тел үзенә генә хас мәдәни күренешләрне үз эченә ала. Моның өчен һәр телдә аларны туплау, барлау һәм махсус тикшерү эшләре үткәрелә. Фразеологик берәмлекләр җыела, өйрәнелә, башка телләрдәге берәмлекләр белән чагыштырыла. Кардәш төрки телләрдә дә шул ук хәрәкәт бара. Әйтик, казакъ, үзбәк, башкорт һәм әзербайҗаннарның үз телләрендәге сүзлекләре басылып чыга.

Соңгы елларда тел һәм культура, тел һәм этнос үзара бәйләнеш проблемаларына аеруча игътибар артты. К.Б.Голеева “Туркмено-русские фразеологические проблемы”, Г.К.Гизатованың “Компаративные фразеологические единицы современного татарского литературного языка”, А. Щербаның “Введение в сравнительное изучение тюркских языков”, З.М.Раемгужина “Языковая картина мира в башкирской фразеологии”, Р.Х.Хайруллинаның “Сопоставительная фразеология русского и башкирского языков” дигән хезмәтләр дөнья күрде.

Рус тел белемендә фразеологизмнарны мөстәкыйль лингвистик күренеш буларак өйрәнү 20нче гасырда башлана. Бу теориягә нигез салучылар арасында А.А.Потебня, И.И.Срезневский, А.А.Шахматов, Ф.Ф.Фортунатов кебек галимнәрне атарга мөмкин. В.В.Виноградовның “Основные типы фразеологических единиц в русском языке” (1947) дигән хезмәте, француз галиме Ш.Балли идеяләрен үстереп, фразеологик берәмлекләрне өйрәнүгә яңа этәргеч бирә. Н.М.Шанский, С.И.Ожегов, А.И.Молотков һәм башка галимнәрнең хезмәтләре бу юнәлешне үсешенә зур өлеш кертә.

Фәнни монографияләр белән беррәттән, мәктәптә фразеологияне өйрәнүгә багышланган кулланмалар да басылып чыга. М.Т.Баранов әйтүенчә, мәктәптә лексика һәм фразеология ике төп максаттан өйрәнелә: 1) танып белү максаты; 2) гамәли максат.

Танып белү максаты укучыларның дөньяга карашын формалаштыруны, лексика һәм фразеологиядән ныклы белем бирүне, аларда эстетик сөйләм идеалын булдыруны күздә тотса, гамәли максат исә укучыларда лексик һәм фразеологик берәмлекләрне куллану күнекмәләрен булдыруга юнәлтелә, телнең төрләре тармакларындагы эш өчен (орфография, грамматика, укучыларның сүзлек запасын баету) алшарт булып тора [Баранов, 1988, с.10].

Л.А.Веденская, М.Т.Баранов, Ю.А.Гвоздарев һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә билгеләп үтелгәнчә, фразеология бүлеген өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:

1) фразеологиянең гомуми тел системасындагы урынын, төп үзенчәлекләрен, аларга нигезләнеп бүленеп чыккан төркемчәләрен, ясалыш ысулларын, тотрыклы сүзтезмәләрнең вазифасын, телнең фразеологик составы үзгәрү сәбәпләрен, төп фразеологик сүзлекләрне һәм белешмә китапларын күзалдында тоту;

2) тексттан фразеологизмнарны аерып ала белү, аларның җөмләдәге синтаксик ролен билгеләү, мөмкин булган очракларда фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәсен билгели белү, сөйләмдә аларның стилистик үзенчәлекләрен исәпкә алып куллану.

Фразеологизмнарны туплау, фәнни яктан өйрәнү һәм төркемләү тел белемендә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татар телен өйрәнү барышында, укучылар фразеологизмнарның төркемчәләре турында мәгълүмат алырга, аларны аера белергә күнегергә тиешләр.

Фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә, фразеологик берәмлекләрне төркемләү төрле принципларга нигезләнә. Бу төрлелек нидән килә соң?

Фразеологиянең төшенчәсен киңәйтәләр, аңа кайбер фольклор жанрларын(мәкаль һәм әйтемнәрне), канатлы сүзләр һәм афоризмнарны, составлы терминнарны, хәтта аерым сүзләрне дә кертәләр [Җәләй, 1957]. Икенчеләре фразеологизм мәгънәсен бик тарайталар, хәтта бер компоненты туры мәгънәсендә килгән сүзтезмәләрне фразеологизм дип атыйлар. Күрүебезчә, фәндә фразеологизмнарны төрле күзлектән чыгып төркемлиләр. Шулар арасында компонентларының семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә карап төркемләүгә өстенлек бирелә. Аңа нигез салучы булып француз галиме Ш.Балли һәм рус галиме В.В.Виноградов саналалар. Академик В.В.Виноградов күрсәтүенчә, компонентларының берләшү дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны өч төркемгә бүлергә мөмкин: фразеологик ныгымалар, фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр [Сафиуллина, 2002, 114 б.].

Фразеологик ныгымаларда компонентларының аеруча нык бердәмлеге күзәтелә. Сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләре тулысынча югалган булса, бөтеннең мәгънәсе аерым кисәкләрнең мәгънәсеннән килеп чыкмый: чәчләр үрә тору – жгучий страх; ут белән су арасында – между двух огней; ләчтит сату – лясы точить һ.б.

Фразеологик бердәмлекләрдә компонентлар арасындагы бәйләнешләр йомшара төшә. Монда да сүзләрнең мәгънәләре мөстәкыйль түгел, бөтеннең мәгънәсен алар бергә бирәләр. Шул ук вакытта моңа берникадәр ишарә дә итә: ике куян койрыгын бергә тоту – гнаться за двумя зайцами; колак очы белән – краем уха; телеңне тыю – закрыть рот.

Фразеологик тезмәләрдә компонентлар арасында бәйләнеш тагын да йомшаграк, алар ирекле сүзтезмәләргә якын торалар. Бер сүз – туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә. Шуңа күрә бөтеннеә мәгънәсе өлешләрнең мәгънәләренә шактый бәйләнгән була. Мәсәлән: борын күтәрү – задирать нос, кан дошман – заклятый враг һ.б. Кайбер галимнәр (мәсәлән, Н.М.Шанский) фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төркемне дә өстиләр. Бу – ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр: төп удар – главный удар һ.б. Составлы атамалар турында да бердәй фикерләр юк.

В.В.Виноградов аларны махсус аерып чыгара, башка белгечләр фразеологизмнарның барлык төркемчәләренә дә тараталар: үги ана яфрагы – мать-и-мачеха һ.б. Моннан тыш, тел белемендә Б.Н.Головин тарафыннан тәкъдим ителгән классификацияне атарга мөмкин. Ул фразеологизмнарны дүрт төркемгә бүлә [Сафиуллина, 2001]:

1) идиомалар: алар бөтенләй таркатылмыйлар, идеоманыә мәгънәсе аерым сүзләр мәгънәсеннән килеп чыкмый. Мәсәлән: бәбәген акайткан – глаза вытаращил һ.б.;

2) ныгымалар (сращения): аларның һәр элементы аерым алганда аңлашыла, әмма фразеологизмның мәгънәсе аерым элементлар мәгънәсенең суммасына тигез түгел, ә бербөтен итеп кабул ителә;

3) фразеологик бердәмлекләр: аларны төзүче элементларның мәгънәсе аңлашыла, элементларының туры мәгънәсе бердәмлегеннән күчерелмә мәгънә барлыкка килә: шәбәренгән тавык – мокрая курица һ.б.

Фразеологик ныгымалар белән фразеологик бердәмлекләр арасында аерма шунда: беренчеләрендә логик яктан туры мәгънә юк, яисә ул мотивлашмаган; фразеологик мәгънәнең күчерелмә булуы тарихка мөрәҗәгать итеп кенә беленә. Фразеологик бердәмлекләрдә туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгнәдә дә, алар тарихи комментарийларсыз да аңлашыла;

4) фразеологик тезмәләр составындагы элементларның мәгънәләре җиңел аңлашыла һәм алар барысы да аерым бер сүзнең гомуми логик эчтәлеген белдерәләр: уку залы – читальный зал һ.б. Аларда күчерелмә мәгънәләр юк, туры мәгънә аерым сүз белән түгел, ә сүзләр кушып белдерелә: роль уйнау – играть роль һ.б. Бу төркем аналитик синтаксик тезмәләргә якын. Б.Н.Головин язганча, бу классификация В.В.Виноградов классификациясенә каршы килми, әмма аны бераз үзгәртә, камилләштерә. Алда әйтелгәнчә, фразеологик берәмлекләр рәтенә афоризмнар, канатлы сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне дә кертәләр.

Фразеологик берәмлекләрне төркемләүгә килгәндә, татар тел белемендә Г.Х.Ахунҗановның классификациясе дә игътибарга лаек. Ул фразеологик берәмлекләрне киң планда тикшерә, аларны 12 төркемгә бүлеп карый, һәм әйтемнәрне, канатлы сүзләрне дә тотрыклы сүзтезмәләр рәтенә кертә [Ахунҗанов, 1972].

Фразеологизмнар хәзинәсе ничек туплана соң?

1. Фразеологизмнарның иң бай чыганагы булып халыкның җанлы сөйләме исәпләнә: коры куык, мөгезсез сыер, тукран тәүбәсе һ.б.

2. Фразеологизмнарның шактый өлеше халык авыз иҗаты әсәрләреннән алынган: кәкре каенга терәткән, үзең утырган ботакка балта чабу, су анасы, акбүз ат һ.б.

3. Кайбер фразеологизмнарның килеп чыгышы билгеле бер җирлеккә бәйле була. Мәсәлән, түбәндәге фразеологизмнар авылда гына туа алган дип уйларга кирәк: башына тай типмәгән, башта борчак үстерү, ат ачуын тәртәдән алу, мүкләк сыер.

4. Фразеологизмнар билгеле бер төркем һөнәр ияләре теленнән килеп керә: кулга ияләштерү (аучылар), икенче ролльләрне уйнау (сәхнә), төп удар (хәрби), әлифне таяк дип тә белмәү (шәкертләр) һ.б.

5. Фразеологик фонд әдәби, тарихи чыганаклар исәбенә дә байый. Мәсәлән, үткәндәге сүткән – өстенә үлән үскән (Г.Бәширов). Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр (Р.Фәйзуллин). Яздан аерып булмый Тукайны (Р.Фәйзуллин).

6. Фразеологизмнарның бер төрлесе чит телдән калькалаштыру юлы белән кабул ителә: дамские пальчики – кызлар бармагы, сжечь за собой мосты – арттагы күпереңне яндыру, пора ставить точки – нокта куярга вакыт җитте, катиться в болото – сазлыкка тәгәрәү, железный занавес – тимер пәрдә һ.б.

7. Фразеологизмнар арасында грек мифологиясеннән алынганнары да шактый: канатлы сүзләр, Сизиф михнәте, Авий ат абзарлары, Дамокл кылычы, ызгыш алмасы, акчаның исе юк.

8. Фразеологизмнарның кайберләре исә дини чыганакларга (Коръән, Инҗил, Тәурат) бәйле: сират күпере аша чыгу, таш ату, сарык тиресе бөркәнгән бүре, Бабия манарасы һ.б.

9. Халыклашкан әсәрләрнең персонажлары фразеологик берәмлекләргә әвереләләр: Сак белән Сок шикелле, Йосыф белән Зөләйха булдыгыз тәмам, Галия белән Хәлил көненә калу һ.б. [Сафиуллина, 2002, 120 б.]

Стилистик планда фразеологик берәмлекләр арасында гади сөйләм стиленә караган катламны да (ләчтит сату, трай тибү, кибәк баш, тот капчыгыңны һ.б.), китап (фәнни, публицистик, поэтик) стиленә караганнарын да (күз карасы кебек, каз тәпие, мүк җиләге, күкнең җиденче катына ашу һ.б.) аерып карыйлар. Эмоциональ-экспрессив характерга ия күренеш буларак, фразеологик берәмлекләр арасында бары тик терминологик һәм аналитик сүзтезмәләр генә стилистик планда нейтраль-битараф булырга мөмкинннәр.

Грамматик яктан фразеологизмнар тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торган сүзләрне хәтерләтәләр, ирекле сүзләр арасында нинди бәйләнешләр булса, монда да шундый хәл күзәтелә, дип билгели Р.А.Юсупов [Юсупов, 2000, 25с.]. Сан ягыннан фразеологизм составында икедән алып алты-җиде сүзгә хәтле компонент булырга мөмкин. Мәсәлән: зыян салу – наносить вред; ике кешелек ашау – есть за даоих; арадан кара мәче үтү – пробежала черная кошка; кояш куянга атланган чак – самый короткий день; тере килеш җиде кат тирене тунау – драть семь шкур; телең булмаса карга күтәреп китәр иде – что бы ты делал без своего языка һ.б.

Хәзерге вакытта да фразеологизмнарны өйрәнү актуаль мәсьәлә булып кала бирә, чөнки алар әдәби әсәрләрдә дә, халык сөйләмендә дә алар еш очрый. Димәк, фразеологик берәмлекләрне танып белергә, мәгънәләрен аңларга, сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү мөһим. Төрле телләрнең фразеологик берәмлекләрен чагыштырып өйрәнү, аларның гомуми билгеләрен һәм семантик үзенчәлекләрен ачыклау аеруча кызыксыну уята [Юсупов, 1980, с. 62]

Югарыда китерелгән фикерләрдән чыгып, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнүне лингвистик һәм методик нигезләре бүгенге көндә дә мөһим мәсьәлә булып санала, дип әйтә алабыз. Димәк, фразеология тел гыйлеменең бер тармагы буларак тагын да үсеш ала, тагын да байый дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.



Заключение (выдержка)

Кешенең дөньяны танып белү нәтиҗәсе телдә чагылыш таба, ягъни дөнья лексика һәм грамматика ярдәмендә концептуальләшә, шул нигездә антропоморф характердагы дөнья тел күренеше формалаша. Дөнья тел күренеше – теге яки бу халыкка хас булган әйләнә-тирә дөнья, җәмгыять әгъзаларының үзләре, үз гамәлләре, дөньяда үз активлыклары турындагы күзаллаулары ул. Бу күзаллаулар лингвокультурология фәненең тикшеренү өлкәсенә карый.

Дөнья тел күренеше объектив чынбарлык турындагы белемнәрне тәртипкә салу ысулларының берсе булып тора. Кешенең дөнья турында бөтен гомере буена тупланган белемнәре аның аңында дөнья күренеше буларак яши, кешенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен билгели, үз-үзен тоту рәвешенә, кыйммәтләр системасы, социаль яктан билгеләнгән императивлар һәм тыюлар урнашуга, кешенең субъективлыгын төшенү ысулларына йогынты ясый.

Дөнья турындагы мәгълүматның күп өлеше вербаль канал буенча килә. Шуңа күрә кеше предметлар һәм әйберләр дөньясына караганда күбесенчә концептлар дөньясында яши, ә ул концептларны кеше үзенең интеллектуаль, рухи, социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен үзе төзи, ул тел аша һәм тел ярдәмендә субъект булып формалаша.

Концепт – кеше аңында мәдәният җыелмасы; икенче яктан, концепт аша гади, культура байлыгын барлыкка китерүдә катнашмаган кеше үзе культурага керә, аңа тәэсир итә. Концепт – кешенең рухи дөньясында төп мәдәни оя.

Концептның универсаль, милли характерга ия “мәдәни оя”сы ни кадәр зуррак, аның телдә чагылышы да шул кадәр киңрәк һәм байырак. Фразеологик дөнья күренеше төшенчәсе дөнья тел күренешенең өлеше Концепт сүзләр артында чынбарлыкны символ-образлар аша аңлау фразеологизмга да хас. Фразеологик берәмлекләр теге яки бу концепт нигезендә оеша, ясала. Аның үзенчәлеге шунда: ул халыкның рухын, менталитетын чагылдыра; дөньяны танып белү образлы тотрыклы сүзтезмәләр аша бара һәм ул тарихи-мәдәни тәҗрибәне ныгыта. Тотрыклы сүзтезмәләр күренеш-предметларны, хәл-хәрәкәтне атап кына калмый, ә аларны бәяли дә. Һәрбер конкрет телдә фразеологик берәмлекләр аерым һәм кеше өчен актуаль булган дөнья фрагментын атыйлар. Фразеологик дөнья картинасы һәрбер конкрет тел өчен үзенчәлекле.

Фразеологик дөнья күренеше үзенчәлекле сыйфатлар белән характерлана. Шул сыйфатлар арасында иң мөһим дип саналганнары: универсальлек, антропоцентризмлык, экспрессивлык, соңгысы үз эченә образлылык һәм модальлекне ала.

Теләсә нинди телнең фразеологик дөнья картинасында универсаль һәм милли үзенчәлекләр күрсәтергә мөмкин. Фразеологиядә халыкның үткәне, көнкүреш тәртибе, гореф-гадәтләре һәм йолалары, ышанулары һәм кыйммәтләр иерархиясе турындагы мәдәни яктан әһәмиятле мәгълүмат чагылыш таба һәм туплана. Мәгълүм булуынча, фразеологизмнар гадәти сүзтезмәләрдән таркалмаулары һәм сөйләгәндә аерым компонентлар кушылудан барлыкка килмәүләре белән аерылып торалар, алар әзер бербөтен берәмлек буларак барлыкка киләләр. Нәкъ менә үзгәрмәс формада барлыкка килү фразеологизмнарны телдә теркәлмәгән чынбарлык күренешләрен, предметларын, процессларын һәм сыйфатларын билгеләүгә турыдан-туры юнәлдерелгән башка номинатив берәмлекләр белән бәйли.

Татар теленең фразеологизмнары арасында соматик фразеологизмнар аерым урын алып тора. Сома – грек теленнән алынган тамыр, “тән” мәгънәсен бирә. Соматик берәмлекләр – кешенең тән әгъзалырын атаучы сүзләр, шул сүзләр нигезендә ясалган тотрыклы сүзтезмәләр – соматик фразеологизмнар төркемен барлыкка китерә. Соматик фразеология татар теленең гомуми фразеологик фондында аеруча әһәмиятле рольне уйный. Баш, күз, кул, борын, аяк, йөрәк һәм башка соматизмнар ярдәмендә ясалган ФБләр кулланылыш ешлыгы, күләме, семантик йөкләнешле булулары белән аерылып тора.

Күз – кеше тормышында мөһим урын яулаган әгъза. Моның дәлилләрен без, иң беренче чиратта, дөнья халыклары мифларында күрәбез. Гомумиләштереп әйткәндә, борынгыларның: “Күрәм, димәк, яшим”, - дигән әйтеме күзнең гомер синонимы итеп танылуына ишарә. Күпчелек мифларда күзне зирәклелек (мудрость), көч, сихрилек, илаһилык символы итеп күзаллаулар чагыла.

Без лексикографик материалларны туплап, аларны тикшереп, татар телендә “күз” концепты нигезендә ясалган фразеологик берәмлекләрнең активлыгын, күплеген, аларның гомумхалык кулланышына кергәнен, татар-төрки нигезле булуын һ.б ачыкладык. 530 фразеологизмны төрле яктан (килеп чыгышы, структур, семантик, кулланылыш даирәсе, тәрҗемә мөмкинлеге), шул исәптән концептуаль-семантик планда тикшереп, без “күз” компонентлы фразеологизмнарны кеше тормышының үзенчәлекле көзгесе булуына инандык.

Фразеологизмнарга образлык, экспрессивлык хас булганлыктан, без туплаган материалларның күпчелегендә ирония, мыскыллау, көлү төсмерләренә ия. Бу, бер яктан, халыкның җор теллелеге, өзеп әйтә белүе хакында сөйләсә, икенче яктан, дөньяга (шул исәптән үзенә дә) “мыек аша көлеп карау” сыйфатына ия булуын күрсәтә, “кешелек үз хаталары белән көлеп хушлаша” дигән фикерне дәлилли. Без фразеологизмнар негативтан позитивка күчү юлын күрсәтә, дип әйтә алабыз.

Халык матурлык, тырышлык, сабырлык, бирешмәүчәнлек кебек сыйфатларга да өстенлек бирә. Ялкаулык, әрсезлек һәм наданлык концептын ачыклаган фразеологизмнар да шактый күп җыелды. ФБ арасында сөйләм культурасы нормалары чагылдыручылары аерым урын алып тора. Сагыну, көтү, ярату, яратмау кебек хис-тойгы атамалары аеруча күп күзәтелә. “Күз” компонентлы фразеологизмнар вакыт һәм пространство (ара) төшенчәләрен белдерү өчен дә кулланыла.

Җыеп әйткәндә, “күз” компонентлы соматик фразеологизмнар кеше һәм аның дөньясы хакындагы информацияне “икеләтә кодлаштырып” чагылдыручы махсус тел берәмлекләре классына - төркеменә карый. Беренче этапта (беренчел код) – сүз-концепт, икенче этапта (икенчел код) – шул нигездә барлыкка килгән күчерелмәлелек. Соматик ФБләр, антропоморф ясалмалар буларак, мәдәниятнең соматик кодын - кеше хакындагы тарихи-мәдәни, иҗтимагый-көнкүреш белемнәрне тапшыралар, кешенең физиологик, менталь, эмоциональ, гамәли, иҗтимагый эшчәнлеген чагылдыралар. “Күз” компонентлы фразеологизмнар яшәешнең, кеше тормышының төрле өлкәләренә караган тәҗрибәне (вакыт, пространство, материаль дөнья, кешенең эчке (аң-фикер, хис-тойгы) дөньясын) концептуальләштерергә, категориальләштетергә мөмкинлек бирә. “Күз” компонентлы ФБ күчерелмә мәгънәсе нигезендә “күз”гә – кешенең күрү органына салынган беренчел, туры номинация һәм икенчел – күчерелмә номинация арасындагы ассоциатив бәйләнеш яши. Мондый күчешнең когнитив нигезендә күренешләрне яңача - метафорик, метонимик, символик планда аңлау ята.

Халык дөньяның “фотосурәтен” генә ясап калмый, ә тел символлары аша дөньяны аңлата, шуның белән дөньяның менталь рәсемен дә бирә. Фразеологик әйтелмәләр белән тудырылган тел образлары халык рухын, милли хис-тойгы, дөньяны кабул итү һәм аңлауны чагылдыралар.

Кешенең телне белү осталыгы фразеологик берәмлекләрне дөрес һәм урынлы куллануда күренә. Бигрәк тә фразеологик берәмлекләр авыл кешеләре тарафыннан бик еш һәм образлы кулланыла. Ләкин хәзерге яшьләр аларны үзләренең сөйләмендә аз кулланалар. Бу телнең барлык нечкәлекләрен тоемлап бетермәү белән дә аңлашыла булса кирәк.



Литература

1. Алефиренко Н.Ф. Современные проблемы науки о языке. – М.: Флинта: Наука, 2005. – 416 с.

2. Арутюнова Н.Д. Язык и мир человека. – М.: Языки рус. культуры, 1999. – 896 с.

3. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья.– М.: Наука, 1989. – 200 с.

4. Ахунҗанов Т.Х. Татар теленең идиомалары. – Казан: Таткитнәшр., 1972. – 119 б.

5. Әдәбият белеме сүзлеге. / Төз. ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.

6. Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.– Казан: Таткитнәшр., 1982.–174б.

7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Таткитнәшр.,1995.–93б.

8. Бабенко Л.Г., Казарин Ю.В. Лингвистический анализ художественного текста: Учебник; Практикум. – М.: Флинта: Наука, 2003. – 496 с.

9. Багаутдинова Г.А. Человек во фразеологии: антропоцентрический аспект. – Казань: Изд-во Казанск. ун-та, 2006. – 132 с.

10. Баранов М.Т. Методики лексики и фразеологии на уроках русского языка. Пособие для учителя.– М.:Просвещение,1988.

11. Белявский С. Н. Фразеологизмы говорят о многом – Минск: Вышэйшая школа, 1997. – 223с.

12. Борһанова Н.Б., Мәхмүтова Л.Т. Русча-татарча фразеологик сүзлек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1959. – 159 б.

13. Вежбицкая А. Язык. Культура. Познание. – М.: Рус. словари, 1997. –412 с.

14. Вежбицкая А. Понимание культур через посредство ключевых слов. – М.: Языки славянской культуры., 2001. – 282 с.

15. Верещагин Е.М., Костомаров В.Г. Язык и культура: Лингвострановедение в преподавании русского языка как иностранного. 4-е изд., перераб. и доп. – М.: Русский язык, 1990. – 246 с.

16. Виноградов В.В. Лексикология и лексикография : Избранные труды. – М.: Наука, 1977. – 312с.

17. Воробьев В.В. Культурологическая парадигма русского языка. Теория описания языка и культуры во взаимодействии. – М.: ИРЯ им.А.С.Пушкина, 1994. – 276 с.

18. Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр // Мәгариф, 2000, № 10, 30б.

19. Гальперин И.В. Текст как объект лингвистического исследования. – М.: Наука, 1981.

20. Ганиев Ф.А. Татарский язык: проблемы и исследования. – Казань: Тат. книж. изд-во, 2000. – 432 с.

21. Гаффарова Ф.Ф., Саберова Г.Г. Татарча-русча идиомалар сүзлеге. – Казан, 2006. – 232 с.

22. Дарзаманова Г.З. Фразеологические единицы и паремии с антропонимами в русском, татарском и английском языках: Автореф. дис… канд. филол. наук. – Казань, 2002. – 27 с.

23. Демьяноков В.З. Понятие и концепт в художественной литературе и научном языке // Вопросы филологии. – М., 2001. - №1. – С.35-46.

24. Ефимов Е.Ю. Лексико-грамматические особенности чувашских пословиц и поговорок: Автореф. дис… канд. филол. наук. – Алма-ата, 1978. – 19 с.

25. Жуков В.П. Семантика фразеологических оборотов. – М.: Просвещение, 1978. – 159с.

26. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б.

27. Җәләй Л., Борһанова Н., Мәхмүтова Л. Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957

28. Зайнуллин М.В., Зайнуллина Л.М. Общие проблемы лингвокультурологии: курс лекций. – Уфа: РИЦ БашГУ, 2008. – 2006 с.

29. Замалетдинов Р.Р. Татарская культура в языковом отражении. – М.: Гуманит. издат. центр “ВЛАДОС”; Казань: Магариф, 2004. – 239 с.

30. Замалетдинов Р.Р. и др. Татарская лингвокультурология: концепты духовного мира человека /Под ред. проф. Р.Р.Замалетдинова. – Казань: ИПК “Бриг”, 2011. – 300 с.

31. Замалетдинов Р.Р. и др. Татарская лингвокультурология: концепты материального мира человека / Под ред. проф. Р.Р.Замалетдинова. – Казань: Отечество, 2012. – 196 с.

32. Ильясова А.М. Пословицы с компонентом «Язык» / «Тел» / «Language», «longue» в русском, татарском и английском языках // Сопоставительная филология и полилингвизм. – Казань: Школа, 2002. – С. 61-63

33. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. I том– Казан: Таткитнәшр.,1989.– 495 б.; II том– Казан: Таткитнәшр.,1990.–365 б.

34. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы: 3 томда. – 2-нче басма. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2010. – 748б.

35. Красных В.В. Этнопсихолингвистика и лингвокультурология: курс лекций. – М.: ИТДГК ”Гнозис”, 2002. – 284 с.

36. Круглов Ю.Г. Мал золотник, да дорог // Русские народные загадки, пословицы, поговорки. – Москва: Просвещение, 1990.

37. Лингвистический энциклопедический словарь. – М.: Сов. энциклопедия, 1990. – 389 с.

38. Лихачев Д.С. Концептосфера русского языка // Русская словесность: От теории словесности к структуре текста: антология / Под ред. В.П.Нерознака. – М., 1997. – 460 с.

39. Ляпин С.Х. Концептология: к становлению подхода // Концепты. – Вып. 1. – Архангельск, 1997. – 350 с.

40. Маслова В.А. Лингвокультурология: учеб. пособие для студентов высш. учеб. заведений. – М.: Academia, 2001. – 208 с.

41. Мәхмүтов Х. Канатлы сүз хикмәтле сүз.− Казан: Мәгариф, 1999.−174б.

42. Мифы народов мира. Энциклопедия. - М., 1990

43. Пятаева Н. В. Антропоцентрическая лингвистика: сущность и предпосылки формирования / В колл. монографии «Системно-структурный и антропоцентрический принципы современной лингвистики: пересекаемость парадигм». – Уфа: Гилем, 2005. – 285 с.

44. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.− Казан: Мәгариф, 1994.− 320 б.

45. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча тел белеме терминнары сүзлеге.− Казан: Хәтер, 1998.− 127б.

46. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология.− Казан: Хәтер, 1999.− 288б.

47. Сафиуллина Ф.С. Тел белеменә кереш. – Казан: ТАРИХ, 2001, 294 б.

48. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек. – Казан: Мәгариф, 2001.–335 б.

49. Саяхова Л. Г. Лингвокультурологическая концепция обучения русскому языку и учебники нового поколения: Методическое руководство для учителей русского языка (5–11 классы). – Уфа, 2006. – 204 с.

50. Сәгыйдуллина Л.Р. Тел. Мәдәният. Язучы. – Уфа: РИЦ БДУ нәшрияты, 2010. – 152 б.

51. Сәгыйдуллина Л.Р., Латыпова Ф.Т. Татар теленең зоокомпонентлы фразеологизмнар сүзлеге. – Уфа: БДУ нәшрияты, 2012. – 128 б.

52. Сәгыйдуллина Л.Р. Татар лингвомәдәни концептлар сүзлеге. – Уфа: БашДУның РНҮ, 2013. – 224 б.

53. Сәмситова Л. Х. Башҡорт тел картинаһында мәҙәниәт концепттары. – Өфө: Китап, 2010. – 164 б.

54. Сепир Э. Избранные труды по языкознанию и культурологии. – М.: Прогресс, 1993. – 654 с.

55. Солодуб Ю. П. Национальная специфика и универсальные свойства фразеологии как объект лингвистического исследования // Филологические науки. – 1990. – № 6. – С.55-65.

56. Степанов Ю. С. Константы. Словарь русской культуры. –М.: Языки русской культуры, 2000. – 824 с.

57. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005. – 848 б.

58. Телия В.Н. Русская фразеология: Семантический, прагматический и лингвокультурологический аспекты. – М.: Языки рус. культуры, 1996. – 288 с.

59. Убийко В.И. Концептосфера внутреннего мира человека в аспекте когнитивной лингвистики //Виноградовские чтения. Когнитивные и культурологические подходы к языковой семантике: науч. конф.: тез. докл. – М., 1999. – 850 с.

60. Уфимцева А.А. Слово в лексико-семантической системе языка. – Москва: Наука, 1968. – 271 с.

61. Хайруллина Р.Х. Фразеологическая картина мира: от мировидения к миропониманию. – Уфа: Изд-во Башк. ун-та, 2000. – 285 с.

62. Шайхулов А.Г. Материалы к идеографическому словарю диалектов татарского языка. – Т.1. – Уфа: РИО БашГУ, 2005

63. Шанский Н.М. 4Фразеология современного русского языка. – М.: Высшая школа, 1985. – 160с.

64. Шмелев Д.Н. Современный русский язык. Лексика. – М.:КомКнига, 2006. – 336 с.

65. Юсупов Р.А. Татар һәм рус фразеологизмнары.− Казан: КДПУ, 2000.−218б.

66. Юсупов Р.А. Инсафлының теле саф.− Казан: Таткитнәшр., 1993.−164б.

67. Юсупов Р.А. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков.− Казань: Таткнигоиздат.,1980.−120с.

68. Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе. – Казан: КДУ, 1982.



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word.

Информация о работе

Тип: Дипломная работа
Страниц: 109
2300 p.
Не нашли что искали?

Закажите написание авторской работы.
С нами работают более 500 авторов.
Средний балл наших работ: 4,87
Пишем студенческие работы с 2010 года.
Мы помогли 310628 студентам.
X
X