Для поиска нужного реферата введите его тему ниже:

Курсовая работа: «Мәктәптә Муса Җәлил иҗатын җентекле өйрәнү»



Примечания к работе

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word

Содержание


Кереш 3

1. Муса Җәлилнең тормыш юлы – иҗатын аңлауда таяныч 5

2. Мәктәптә Муса Җәлил иҗатын җентекле өйрәнү 12

Йомгак 25

Кулланылган әдәбият 27

Введение (выдержка)

Әдәбият – милләтнең иҗат хәзинәсе. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барылырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә бу бурычның алга чыгуы – туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз дә. Ул әдәби әсәрләрдә чагылган милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола-гадәтләргә баланың игътибарын юнәлтүдән башлана.

Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була.

Муса Җәлил – фаҗигале язмышлы, үзеннән тормаган иҗтимагый явызлык өчен газиз гомере белән түләгән, әмма нинди генә кыен шартларда яшәмәсен, сыкранмаган, өмет нурын сүндермәгән, изге теләкләрен, рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә халкына, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган киләчәк һәм үткән гасырларның бөек шагыйре.

Җәлил үз халкы өчен көрәштә сүнмәс ялкын булып янып яшәп, үзеннән соңгы буыннарга, кайта-кайта өйрәнерлек һәм файдаланырлык искиткеч бай әдәби һәм тарихи, сәяси мирас калдырган. Шуңа күрә дә аның әсәрләрен мәктәп һәм югары уку йортларында өйрәнү киңрәк колач ала. Бу исә үз чиратында, шагыйрьнең иҗат баскычларын тирәнтен өйрәнүне таләп итә.

Әдәби әсәргә сөю, әлбәттә, беренче тапкыр ана тарафыннан салына. Соңгарак исә, бу максатны ашыруга укытучы керешә. Әсәрне тоемлый, аңлый, йөрәге аша үткәрергә өйрәнү өчен укучыга зур юл үтергә кирәк. Мәктәптә – уку процессын дөрес оештыру, әсәрләрне яшь үзенчәлекләренә карап сайлап алу бу зур юлның беренче баскычлары.

Муса Җәлил иҗаты – зур игътибар таләп иткән мирас. Патриотик рух белән сугарылган, яшәешенең матур мизгелләре белен үреп канлы-яшьле минутларын күрсәткән язучы шигырьләрен өйрәнү аерым игътибар, әзерлек сорый. Түбәндәге эшебезнең актуальлелеге монардан гыйбарәт тә.

Курс эшебезнең темасы: Муса Җәлил иҗатын мәктәптә өйрәнү.

Эшнең максаты: Муса Җәлил иҗатын мәктәптә өйрәнү үзенчәлекләрен тикшерү.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычлар калкып чыкты:

1. Шагыйрь иҗатына төпле күзәтү ясау, аның әдәбиятка килү шартларын ачыклау, иҗат үзенчәлекләрен билгеләү.

2. Муса Җәлил иҗатының лексик-стилистик үзенчәлекләрен һәм поэтикасын өйрәнү.

3. Әдип иҗатын мәктәптә өйрәнүнең методик аспектын һәм мөмкинлекләрен ачыклау

Тикшерү объекты булып Муса Җәлил иҗаты тора.

Тикшерү предметы – Муса Җәлил иҗатын мәктәптә өйрәнү үзенчәлекләре

Тикшеренү методлары. Методларны сайлау тикшеренү материалының спецификасы һәм тикшеренү эшенең максаты белән билгеләнә. Тикшеренүнең төп методы - әдәби әсәрне анализлау методы, үз эченә материалны өйрәнү, гомумиләштерү, интерпретацияләү ысулларын ала.

Тикшеренү эшенең фәнни-практик әһәмияте хәзерге татар әдәбияты өчен мөһим булган тикшеренү нәтиҗәләрендә. Муса Җәлилнең иҗатын анализлау татар милләтенең язмышын, телен тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Хезмәтне язу барышында төп чыганак буларак Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан түбәндәге авторларның гыйльми эшләре кулланылды: Әминев А., Галиева Һ., Кашшаф Г., Максуди М., Мостафин Р.; балалар әдәбиятына кагылышлы мәсьәләләр түбәндәге авторларның хезмәтләреннән өйрәнелде – Галимуллин Ф., Бакир Г., Вәли Х. һ.б.

Выдержка из основной части

1. Муса Җәлилнең тормыш юлы – иҗатын аңлауда таяныч

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара [1: 54 б.].

Мәгълүм булганча, һәр язучының иҗаты тормыштагы вакыйгалар, ул яшәгән төбәктәге иҗтимагый мохит һәм табигать күренешләре тәэсирендә формалаша башлый. Күңелдә беренче тойгылар уянуда фольклор әсәрләренең – халык җырлары һәм әкиятләренең, легендалар һәм бәетләрнең дә роле аз булмый, билгеле. Җәлил балачагыннан әкиятләр һәм җырлар тыңлап үсә, халык авыз иҗаты җәүһәрләрен күңеленә сеңдерә бара. Ул шулай ук Көнчыгыш классикларын, Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури әсәрләрен өйрәнә, аның беренче шигырьләре шул осталар иҗаты тәэсирендә языла.

Муса Җәлилнең дөньяга һәм әдәбиятка карашы формалашуда Оренбургта яшәгән татар шагыйре Төхфәт Ченекәйнең йогынтысы да шактый зур була. Үзенең истәлекләрендә Төхфәт Ченекәй болай ди: «1918 елның ахырында Гали Рәхимнең «Шәрык шагыйрьләре» исемле китабы басылып чыкты. Аны без Муса белән бергә укыдык. Анда Хәйям, Хафиз Ширази, Руми, Рабиндранат Тагор һ.б. авторлардан үрнәкләр бар иде. Муса бу китапны өенә алып китеп тә укыды, теткәләнеп беткәннән соң гына кире кайтарды. Димәк, ул аларны бик нык өйрәнгән. Мусаның шагыйрь булып формалашуына, һәрхәлдә, аның беренче адымнарын ясауга, бу өйрәнүләрнең тәэсире булмый калмагандыр.» [23: 4-7 б.]

Егерменче елларда татар шигърияте яңа баскычка күтәрелә. Әдәбиятта яңа әсәрләр иҗат ителә, яңа геройлар барлыкка килә. Инде Муса Җәлилгә килгәндә, аның иҗатында төп урынны халык азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен утка-сута керергә әзер торган яшь көрәшчеләр ала. Шагыйрьнең геройлары, мещанлык бәхетенә каршы чыгып, җирдә гүзәл тормыш төзү өчен көрәшәләр.

М. Җәлилнең шагыйрь булып җитлегүен илебездә һәм чит илләрдә барган вакыйгалардан аерып карарга ярамый, әлбәттә. Шагыйрьнең сугышка кадәр язылган әсәрләрендә яңалык белән искелекнең көрәше аеруча зур урын ала. Үз поэмаларында ул кешенең тормышка карата яңа мөнәсәбәте турында сөйли.

Шагыйрьнең уңай герое күп планлы. Ул үзе геройларының характерын ачканда тапталган алымнардан, шаблоннардан качарга тырыша. М.Җәлилнең уңай герое – кыю һәм тәвәккәл кеше, ул бервакытта да югалып калмый. Аның күңелендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә карата иксез-чиксез мәхәббәт ята. «Хыялны тормышка ашырырга!» Аның геройларының девизы әнә шундый [20: 90 б.].

Без аның башлангыч чор иҗатында ук инде тормыш турында җитди уйлануларын күрәбез. Әсәрдән-әсәргә шагыйрьнең дөньяга карашы һәм тормыш турындагы фикерләре тирәнәя, камилләшә бара. М.Җәлил, шагыйрь буларак, тормыштагы тел бурычын халыкка хезмәт итүдә күрә [7: 130 б.].

1919 елның октябрендә, «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә.

Заключение (выдержка)

Сокландыргыч әсәрләр була: син аларны кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын – барысын онытасың. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә бер генә нәрсә бар: ул да булса – кулыңдагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгеңә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары.

М. Җәлил шигырьләре дә укучыларга менә шулай тәэсир итә, аларның күңелләрен били, шатландыра.

Муса Җәлил. Аның исемен әйтү белән үк күз алдына авыр юл үткән, дөресрәге, бүгенге дәрәҗәсенә фәкать тырышлык, батырлык белән (рухи батырлык белән) ирешкән шагыйрь, талант иясенең мәһабәт образы килеп баса.

Аның әсәрләрен укыган һәркем үзенә таныш хис-халәт кичерә, теләгенә, борчуларына җавап таба. Бик аз вакытиҗат итеп, ул, милли әдәбиятыбызга бихисап зур мирас калдырып, арабыздан китеп барды. Ул мирас йөзләрчә еллар халкыбызның рухын тотып торуга хезмәт итәр әле.

Әйе, Муса Җәлил – гаҗәеп бай әдәби мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Без бу бай мирасны, югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырырга бурычлыбыз. Шушы бурычыбызны үтәү максатында без, дәрес кысалары белән генә чикләнеп калмыйча, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә Муса Җәлилнең мирасын файдалана алабыз.

Зур художник буларак Муса Җәлил балалар әдәбияты өлкәсендә бай иҗат мирасы калдыра. Аның нәниләр өчен язылган парчалары гаҗәеп төгәлләнгән бер формада эшләнгән. Шагыйрь балалар психологиясен тирән аңлый, аның бөтен эчтәлекләрен тирән белеп эш итә.

М. Җәлил балалар әдәбиятында эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Ул – балалар шагыйре, тәрҗемәче, балалар матбугатын оештыруда башлап йөрүче, мәктәп программасы һәм дәреслекләрнең торышын, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче рецензияләр һәм мәкаләләр авторы.

Җәлил иҗатын, аның рухи һәм физик батырлыгын үзәккә алган шигырьләр җылы хисләр, милләтебез үз оясында үстереп, дөнья иминлеге өчен көрәшкә очырган бөркетләре — батыр уллары белән горурлану тойгысы белән сугарылганнар.

Мәктәптә Муса Җәлил кебек оста, үткен каләм иясенең шәхесен һәм иҗатын өйрәнү татар теле һәм әдәбияты мөгалименнән, бер яктан, зур җаваплылык таләп итә. Ә икенче яктан, үз алдына укучыга төрле яклы тәрбия бирү аны үз татар милләт вәкиле, үз халкының рухи мирасын белергә, сакларга, баетырга омтылучы шәхес итеп тәрбияләү максаты куйган укытучы өчен уңышка ирешүдә таяныч һәм нигез булып тора.

Список литературы

1. Әминев А., Галиева Һ. Муса Җәлил мәктәптә: Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү мәсьәләләренә карата. Укытучылар өчен ярдәмлек.- Казан: Таткитнәшр., 1967.- 108 б. ил.

2. Әсәрләр. 4 томда. Т. 1-4.-Казан: Таткитнәшр., 1975-1976. Т. 1. Шигырьләр. 1975. 559 б. 12 000. Т. 2. Шигырьләр. Либреттолар. 1976. 592 б. 12 000. Т. 3. Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләре биографик материаллар, хатлар. 1976. 648 б. 13 000. Т. 4. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. 1976. 560 б.

3. Бәдигый, Х. Данлы юл эзләре: [М.Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы тур.] / Х. Бәдигый // Безнең Мирас. – 2014. – № 9. – Б.54-55.

4. Гайнуллин М. Муса Җәлил.— Кит.: Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар. Казан, 1960. – 530б.

5. Галимуллин Т. Әдәбият – хәтер хәзинәсе. – Казан: Мәгариф, 2008. – 232 б.

6. Галимуллин Ф. Табигыйлеккә хилафлык: XX гасырның 1920–1930 еллар татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 303 б.

7. Гыймадиева Н. «Бар җырымны илгә багышладым»: М. Җәлилгә багышланган әдәби-муз. монтаж.-Сов. мәктәбе, 1976, № 1, 50-52 б.

8. Җәлил М. Әсәрләр, дүрт томда. – Казан, 1976. – IIIт. – 495б.

9. Җәлил М. Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, поэмалар. [Ә. Исхак һәм Г. Кашшаф мәкаләләре белән].— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 551 б.

10. Җәлил М. Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләре биографик материаллар, хатлар. 1976. – 648 б.

11. Җәлил М. Кечкенә дуслар. /М.Җәлил. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1989. – 322 б.

12. Җәлил М. Парашютсыз курчак/М.Җәлил. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 80 б.

13. Закирҗанов Ә.М. “Сыйныфтан тыш уку дәресләре (V- IX сыйныфлар) /Укытучылар өчен методик кулланма / Ә.М.Закирҗанов. - Казан: Печатный двор, 2002. – 8б

14. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбятын укыту методикасы / Д.Ф.Заһидуллина - Казан: Мәгариф, 2000. – 192-195б.

15. Кашшаф Г. Муса Җәлил: Герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 456 б.

16. Лотфи Г. Балалар әдәбияты алдында торган бурычлар. (Балалар әдәбияты конкурсын йомгаклау уңае белән)//Совет әдәбияты. – 1947. – №12. – Б. 113 – 121.

17. Маннурова М. Батырлар җыры: [М. Җәлилнең сугыш елларындагы поэзиясе]. Очерклар.-Казан: Таткитнәшр., 1980.-119 б.

18. Маннур, Ш. Муса: [романнан өзек] / Ш. Маннур // Мәйдан. Чаллы. – 2014. – № 12. – Б.36-49

19. Минһаҗева Л., Мияссарова И. Татар балалар әдәбияты. Урта һәм югары уку йортлары өчен уку ярдәмлеге./Л.И.Минһаҗева,И.Х.Мияссарова. – Казан: ТаРИХ., 2003. – 352 б.

20. Мостафин, Р. Халык шагыйре, халык каһарманы: [шагыйрь М. Җәлил тур.] // Мәйдан.- 2010.- № 4.- Б. 32-45.

21. Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр. [Г. Кашшаф мәкаләсе белән].- Казан: Татгосиздат, 1953.-206 б

22. Муса Джалиль: Материалы Всесоюз. науч. конф. посвящ. 70-летию со дня рождения поэта-героя. [Редкол.: В. Воздвиженский, Н. Ханзафаров, Н. Юзиев (отв. ред.): ИЯ ЛИ им. Г. Ибрагимова КФАН СССР].-Казань, 1978.- 196 с.

23. Муса турында истәлекләр. Төз. һәм әдәби эшкәртүче Г. Кашшаф.- Казан: Таткитнәшр., 1964.- 310 б.

24. Нуртдинова, Г. Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты: [10 нчы сыйныфта дәрес] / Г. Нуртдинова // Фән һәм мәктәп=Наука и школа. – 2013. – № 5. – Б.24-26.

Похожие работы
Аяз Гыйләҗевнең сөйләмият шәхесе портреты - Дипломная работа

Татар сәхнә әсәрләрендә М.Җәлил образын гәүдәләндерү чаралары - Дипломная работа

Әхлаҡи тәрбиә биреү сығанағы булараҡ Салауат Юлаев шәхесе һәм ижады - Дипломная работа

БАШҠОРТ ТЕЛЕ ҺӘМ ӘҘӘБИӘТЕ ДӘРЕСТӘРЕНДӘ БАЛАЛАРҘЫҢ ИЖАДИ ҺӘЛӘТТӘРЕН ҮҪТЕРЕҮҘӘ ИНТЕРАКТИВ УҠЫТЫУ ТЕХНОЛОГИЯЛАРЫН ҠУЛЛАНЫУ (Проект Интерактивные технологии) - Творческая работа

БАЙМАҠ РАЙОНЫ ФОЛЬКЛОРЫН МӘКТӘПТӘ ӨЙРӘНЕҮ - Дипломная работа

МОСТАЙ КӘРИМДЕҢ ОҘОН-ОҘАҠ БАЛАСАҠ ӘҪӘРЕНДӘ ҠЫЛЫМ КҮЛӘМДӘРЕ - Дипломная работа

ИЗУЧЕНИЕ ЖАНРОВОЙ ПРИРОДЫ ПОЭЗИИ РАИСА ТУЛЯКА РӘЙЕС ТҮЛӘК ПОЭЗИЯҺЫНЫҢ ЖАНР ТӘБИҒӘТЕН ӨЙРӘНЕҮ - Дипломная работа

Ризван Хәмид драматургиясендә милләт язмышы проблемасы - Дипломная работа

Р.Хәмид драматургиясендә милли тормыш картинасын тудыру чаралары - Дипломная работа

Шартлылык турында төшенчә - Дипломная работа

Покупка готовой работы
Название: «Мәктәптә Муса Җәлил иҗатын җентекле өйрәнү»
Раздел: Рефераты по различным предметам
Тип: Курсовая работа
Страниц: 29
Год: 2016
Цена: 1600 руб.

*

С условиями покупки работы согласен(-на).


Не нашли что искали?
Устали искать нужную курсовую, реферат или диплом?
Закажите написание авторской работы на Зачётик.Ру!


А так же: Отчёты по практике | Семестровые работы | Эссе и другие работы

Наши специалисты выполняют заказы по любым темам и дисциплинам.
Средний балл наших работ: 4,9
Мы помогли 8458 студентам.