Для поиска нужного реферата введите его тему ниже:

Отчет по практике: «УЧЕБНАЯ ПРАКТИКА ПО РОДНОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ»



Примечания к работе

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word

Содержание

КЕРЕШ 3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 6

1.1 Сөйләм теле культурасы 6

1.2 Сөйләм культурасына өйрәтү нигезләре 9

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 11

2.1 Әдәбият дәресләрендә сөйләм культурасын үстерү 11

2.2 Әдәби әсәр аша сөйләм культурасын үстерү 19

ЙОМГАК 23

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ 25

Введение (выдержка)

Максат: 1. Укучыларны сыйфат турында төшенчә белән таныштыру;

аны башка сүз төркеменнән аерырга өйрәтү; сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе белән таныштыру;

2. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;

3. Бер берсен тыңларга өйрәтү, белемгә омтылыш тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү, ГКФ

Җиһазлау: Дәреслек, карточкалар , презентация, компьютер,тестлар.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

(кунаклар белән исәнләшү)

Ә хәзер дөрес, матур утырабыз,

Һәм тырышып җавап бирәбез.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген ничәнче число?

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

- Көз көне тагын нинди көннәр була?

- Көз көне яңгырлы,болытлы, җилле көннәр була.

- Бүген кем юк? Ул кайда?

Кроссвордны чишеп, дәреснең темасын табу. (Сыйфат)

(сары,акыллы,хәйләкәр,файдалы, салкын, матур)

Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?.

Әйе, без өйрәнәчәк сүз төркеме сыйфат ( имя прилагательное) дип ата-

ла. (Дәреснең темасы, максаты әйтелә).

2.Актуалләштерү.

Укчылар сез рус теленнән сыйфатны беләсез. Әйдәгез русча кагыйдә-

сен искә төшерик.

Имя прилагательное – часть речи, которая обозначает признак предме-

та и отвечает на вопросы какой? который?. В предложении имена

прилагательные являются определением или сказуемыми.

Татар телендә кагыйдә болайрак яңгырый .

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Сорауларына җавап

биргән сүз төркеме сыйфат дип тала. .(слайд №1)

Таблица өстендә эш.(слайд №2)

Таблицадан күренгәнчә, сыйфат предметның төрле билгесен белдерә

алалар.

Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә?.

Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)

Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр)

Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык)

Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)

Массасын ( җиңел, авыр)

Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)


Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.

Выдержка из основной части

Максат. Әсәрнең кыска эчтәлеген - сюжетын сөйләргә өйрәтү.

Укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Укучыларга әхлак тәрбиясен бирү.

Җиһазлау. Портрет, китаплар күргәзмәсе, Г. Ибраһимов турында күренекле шәхесләр фикерләре - плакат, дәреслек "Татар әдәбияты" 7 кл., сюжетлы рәсемнәр.

Тактада тема, эпиграф, дәрескә кирәкле сүзләр (еш куллана торган).

Мәхәббәт, ярату

ышану

хыяллана

соклану

шатлык ;

кайгы

гаделсезлек

хата

ялгышлык

тугрылык

мактану

- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн.

Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

- Бу дәрестә "Алмачуар" хикәясен өйрәнүне дәвам итәбез. Сез дәрестә әсәрнең кыска эчтәлеген сөйләргә өйрәнерсез. Шул вакытта әсәрнең кайбер моментларын аеруча билгеләп тә үтәрбез.

Хәзер, укучылар, тактаның уң ягына игътибар итегез. Биредә инде сезгә таныш сүзләр язылган. Бу сузләр дәрес барышында безгә кирәк булачаклар. Сүзләрне кабатлап - әйтеп үтәбез.

- Укучылар, бу дәрескә эпиграф итеп Сент-Экзюпериның сүзләрен алыр идем «.ты навсегда в ответе за тех, кого приручил."

Әгәр без кеше яшәешен күзәтсәк, кешеләр һәрвакыт төрле хайваннарны үзләренә ияләштергәннәр, алардан файдаланганнар, эшләткәннәр, үзләренә хезмәт иттерергә тырышканнар. Шул ук вакытта кешеләр аларны яратканнар, •әрбияләгәннәр (хайваннарны авыру хәлдә ташламаганнар, аларны дәвалаганнар, хәтта кечкенә генә каберләр ясап, кадерләп күмгәннәр дә). Димәк, без хайваннарга карата билгеле хисләр кичерәбез, шулай ук алар да кешеләргә карата. Укучылар фикере.

- Шулай да кешеләр хайваннардан нәрсә белән аерылып торалар?

Укучылар фикере.

- Әйе, кешеләр - акыл ияләре. Алар аңлый, уйлый, фикерли, кайгыра, шатлана, үз эшләре өчен җавап та бирәләр. Шуңа күрә ике арада туган эшкерсез мөнәсәбәтләр өчен бар җаваплылык кешеләр - акыл ияләре өстендә.

- Ә хәзер әсәрнеч эчтәлегенә кире кайтыйк. Төп сорауга - (төп герой Закир) гамәлләрнең әхлак ягына (аспектларына) җавап бирик. Алдыбызга куелган максат - әсәрнең кыска эчтәлген сөйли белергә өйрәнү, сюжет линиясен күрсәтү, аерып алу.

- Я, укучылар," Алмачуар" әсәреннән өзекләр нәрсәдән башлана?

Укучылар җавабы.

- Төп герой Закир нинди хисләр кичерә?

Укучылар җавабы.

-Закир үзенең мәхәббәтен, шатлыгын ничек тасвирлый? Укучылар җавабы (колын портреты). -Төп герой, яшусмер малай колынын ничек тәрбияли? Укучылар җавабы.

-Алмачуар белән Закир арасында туган мөнәсәбәтләр турында әйтегез әле. Укучылар җавабы (ышану, дуслык).

-Әйе, алар дуслар, шатлык хисләре аларны затландырды һәм шуның нәтиҗәсе буларак Алмачуар тагын да күзгә күренеп матурайды. Алмачуар портретын сөйләү

-Шушы дуслык, бер-берсен ярату, кайгырту нәрсә белән тәмамлана? Укучылар фикере. -Сабантуй ярышында нинди ситуация (хәл) зур күңелсезлеккә китерә?

-Бу күңелсез вакыйга нәрсә белән тәмамлана?

-Әйе, укучылар, Закир бу мизгелдә аты турында уйламый: бары тик үзе, җиңү алуы, үз үпкәсе, ачуы, кызулыгы гына. Ә тугры ат хуҗасына ияләшкән, ул аңа ышанган, үзе турыңда уйлый алмый. Алмачуар хуҗасына хезмәт итеп һәлак була.

- Без сезнең белен әсәрнең сюжетын - кыска эчтәлеген төзергә булышкан төп моментларны аерып күрсәттек.

Укытучы үзе кыска кыска эчтәлеген сөйли

-Бу әсәрнең өзекләрендә Закирның әтисе Хафиз агайга бүләк итеп бирелгән бурлы биянең үзенә дә зур шатлык китерә.

Аларның дуслыгы, бер-берсенә ышанулары Сабантуй ярышында озак кетелгән җинүне китерә. Алмачуар һәм Закир беренче урынны алалар, әмма тормышта да, ярышларда да була торган ялгышлык җиңү бәйрәмен күңелсезләндерәләр.

Үпкәләгән, кәефе киткән Алмачуар хуҗасы үзенең тугры дусты турында оныта. Алмачуар авырый башлый, чирли һәм үлә.

- Бу күңелсез вакыйга сездә, укучылар, нинди хисләр уята?

- Монсу, күңелсез, ямансу, кайгы

-Әйе, Сент-экзюпери әйткән үзебезнен җаваплылыгыбыз турында онытканда бик күңелсез. Ямансу.

-Йә, яңадан дәреснең башына кайтыйк, эпиграфны бергәләп татар телендә укыйбыз.

-Без хайваннар өчен генә түгел, ә барча тереклек, җан иясе өчен җаваплы. Бу сүзләрне безнең геройга - яшүсмер Закирга карата әйтеп буламы?

- Әйе, чөнки колынны Закир үзе ияләштереде, үзенә хезмәт итәргә өйрәтте.

- Ни өчен үлде соң Алмачуар?

- Ат үзенең үпкәсен кешегә ничектер белдерә, аңлата, күрсәтә аламы?

- Юк, әлбәттә юк. Ул бары тик үзенең авыруы, чирләве белән гаепсез икәнен генә күрсәтә ала алды.

- Ә Закир ни эшләде, аңладымы икән хатасын?

- Аңлады, әмма соңга калып.

- Кем гаепле соң атның үлемендә: кешеме я ат үземе? Ни өчен бу ситуациядә кеше - Закир гаепле?

- Чөнки без акыл ияләре, шуңа күрә бөтен җаваплылык кеше өстендә.

Әгәр дә вакыт калса, бу әсәр һәм әсәрнең сүзләре күңел белән аңлауны ничек тудыра? (Ирек Баһманов укый).

Я, укучылар, дәресне тәмамлыйбыз.

Өй эше. Шушы анализланган әсәр өзекләренә һәм караган спектакльгә нигезләнеп, өегездә әзерләнегез:

әсәр кем исеменнән сөйләнә, спектакль кемнәр исеменнән бара?

Заключение (выдержка)

Максат: 1) дидактик - әдәби әсәргә анализ ясау күнекмәләре булдыру өстендә

эшләү: әсәрне өлешләргә бүләргә өйрәнү, гомумиләштерү

күнекмәсе булдыру,җентекләп уку ихтыяҗы уяту ;

2) үстереш - укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү;

3) тәрбияви - белемгә омтылыш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Күрсәтмәлелек һәм җиһазлау: А.Алишның портреты, китапларыннан күргәзмә,

А.Алишның “Нечкәбил ”әкияте буенча компьютер презентациясе,

видеопроектор, татар гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф

өчен дәреслек-хрестоматия – Казан: Мәгариф, 2006.

Дәрес төре: дәрес

Дәрес тибы: уку мәсьәләсе чишү

Файдаланылган әдәбият: Абдулла Алиш Хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан:

Тат. кит. нәшр., 1991; Мустафин Р. Тормыш юлы һәм иҗаты Кит.:

Абдулла Алиш Хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1978;

Тайны живой природы. Перевод с английского А.М. Голова – Москва:

«РОСМЭН», 2000; Харун Яхья Пчелы: Серия книг для детей.- Москва:

Изд. «Культура», 2002; Рахимов А.З. Психодидактика.- Москва, Изд.

Творчество, 2003.

Методлар һәм алымнар: өлешчә эзләнү, әсәргә анализ ясау, модельләштерү,

видеометод, дәреслек белән эшләү, ирекле сөйләүләр, китап

күргәзмәсе алымы.

Предметара бәйләнеш: табигать белеме

Дәрес барышы

I. Уңай эмоциональ халәт тудыру этабы

Хәерле көн, укучылар! Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый теләкләр белән әдәбият дәресен башлыйбыз.

II. Белемнәрне тигезләү Укучылар, бу елның 15 нче сентябрендә кайсы язучының тууына 100 ел тулды? (портретын эләм)

- Абдулла Алишның балачагы турында ниләр беләбез? (күп укыган, балык тотарга яраткан, умарта карашкан, әтисе умарта хуҗалыгы белән дан тоткан, алма, слива, карлыган, яшелчә үстергән.)

- Иҗаты турында әйтегез (балалар язучысы , әкиятләр, хикәяләр язган)

- Нинди әсәрләрен укыдыгыз? (китаплар күргәзмәсе белән эшләү: “Нечкәбил”, “Койрыклар”, “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”, “Ана әкиятләре” җыентыгы)

- Аның турында тагын нәрсә әйтеп була? (Бөек Ватан сугышында катнаша, әсирлеккә эләгә, әсирлектә дә яшерен оешмада катнашып, дошманнарга каршы көрәшен дәвам итә һәм яшерен оешманың барлыгы беленгәч, 1944 елның 25 августында А.Алиш, М.Җәлил барысы 11кеше фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.)

- А.Алиш нинди кеше булган?

- Язучы турында нинди нәтиҗә ясыйбыз (күренекле балалар язучысы, батыр көрәшче, яшь буынга үрнәк кеше)

- Шулай итеп, батыр язучыларыбыз дошман җирендә ятып калсалар да, безгә яшәү үрнәге калдырганнар. Иҗатлары белән безне тәрбиялиләр.

III. Өй эшен тикшерү.

- Өйгә эш нәрсә иде?

- “Нечкәбил” әкиятен 1) укып эчтәлеген кыскартып сөйләргә өйрәнергә; 2) бүлекләргә исем кушарга (әдәбият дәфтәрләренә язып килергә); 3) бал кортларының тормышы турында материал туплап, чыгыш әзерләргә. (Һәр рәттән өй эше тикшерүчеләрнең рапорты тыңлана)

IV. Уку мәсьәләсен кую этабы

1. Дәреснең максатын билгеләү

- Димәк, бүгенге дәресебезнең максаты нинди була?

- “Нечкәбил” әкиятенә анализ ясау.

- Әдәби әсәрләргә анализ ясау тәртибен искә төшерәбез

- Вакыйгаларны барлау, охшаш вакыйгаларны берләштерү, өлешләргә анализ ясау, өлешләр арасында бәйләнеш эзләү,геройларга бәя бирү тема, идеяне ачыклау.

V. Уку мәсьәләсен чишү этабы

Иң беренче әсәрнең жанрын билгелик.

- Бу - әкият, чөнки геройлар бөҗәкләр, кеше кебек сөйләшәләр, ахыры әкият кебек тәмамлана: “Әкият тә шуның белән бетте”.

- Әкиятнең төре нинди? (хайваннар турындагы әкият)

1. Әсәрне өлешләргә бүлү, өлешләргә анализ ясау, модельдә күрсәтү

- Әсәрдәге вакыйгаларны билгеләү өчен, бүлек исемнәрен укыйк. (Укучылар язып килгән бүлек исемнәре укыла, слайдтагы җавап белән чагыштырыла.)

Көтелгән җавап: (1 нче слайд күрсәтелә)

1. Умарталык.

2. Зәңгәр өй һәм Нечкәбил.

3. Нечкәбил бал җыя.

4. Нечкәбил һәм саранча.

5. Нечкәбил һәм озынборын

6. Нечкәбил һәм кигәвен.

7. Нечкәбил һәм инә карагы.

8. Нечкәбил яңгырдан кача.

9. Бабай һәм малай бал алалар.

10. Бал кортларының эшләре.

11. Умарта аера.

12. Яңа өйгә күчү.

13. Яңа өйдәге эшләр.

14. Сорыкортларга каршы көрәш.

15. Нечкәбил сакта.

16. Көз көне бал кортлары ачулы.

17. Умарталарны кышларга кертү.

- Димәк, беренче эшебез вакыйгаларны барлау, охшаш вакыйгаларны берләштерү. Әсәрне язучы ничә вакыйгага бүлгән? Килешәбезме?

Үзбәя (Өй эше өчен үзебезгә билге куябыз).

- 4 нче бүлекнең эчтәлеген кыскача әйтегез? Ничә өлешкә бүлеп була? (Җавапларны тыңлагач, 2 нче слайд күрсәтелә)

Көтелгән җавап:

1. Зарлану.

2. Киңәш.

3. Киңәшкә колак салмау.

4. Җәза алу. - Бу эчтәлек тагын кайсы бүлекләрдә кабатлана? 4,5,6,7нче бүлекләргә нинди уртак исем биреп була?

- Эшчән Нечкәбил һәм зарарлы бөҗәкләр

4, 5, 6, 7 – (зары, үзләренең тормышларыннан зарланалар)

- Бу бүлекләрдә Нечкәбил һәм башка бөҗәкләр ничек сурәтләнә?

Көтелгән җавап: (3 нче слайд күрсәтелә)

Нечкәбил Башка бөҗәкләр

һәрвакыт эштә зыян китерәләр

туры сүзле киңәшкә колак та салмыйлар

тормышыннан канәгать зарланалар

4, 5, 6, 7 бүлекләрдә нәрсә кабатлана? ( Зарлану, киңәш, киңәшкә колак салмау, җәза алу)

- Әсәрне тагын нинди охшаш вакыйгаларга берләштереп була?

-9, 16 һәм 17нче бүлекләрдә нинди вакыйгалар сурәтләнә? Бүлекләргә нинди уртак исем бирәбез? (битлек кигән бабай һәм шаян малай бал алалар, умарталарны кышка әзерлиләр, җылы урынга күчерәләр; сүзлек эше – ятьмә, битлек)

9, 16, 17 – бал кортларының тормышы һәм кешеләрнең аларга мөнәсәбәте

- Кешеләрнең бал кортларына мөнәсәбәтләре нинди? (Сакчыл карыйлар –65нче бит; кайгырталар: умарта аерганда яңа өй куялар; көз җиткәч, балны саклау өчен умартачы бабай өйнең ишеген кыса - 69 бит; умарталарны кышка әзерлиләр, җылы урынга куялар -70бит.)

1, 2, 3, 8, 10, 11, 12, 13, 15 – бал кортларының тормышы һәм кешеләр

2. Бал кортларына һәм Нечкәбилгә хас сыйфатларны билгеләү

- Бал кортларына һәм Нечкәбилгә хас сыйфатлар кайсы бүлекләрдә сурәтләнгән? Табып укып күрсәтергә мөмкин. (8нче бүлек –тапкыр, кечкенә булса да бик көчле – 65нче бит; 13нче бүлек – җан-фәрман тырышкан булалар; зур дәрт белән эшләгәч, көчеңне кызганмагач. -68нче бит; 14нче бүлек - әрәмтамакларга түзеп тормый, үзләренең малларын дошманнарыннан саклый беләләр)

Үзбәя (Бу этаптагы эшчәнлек өчен үзебезгә билге куябыз.)

- Төркемнәрдә киңәшләшеп, Нечкәбилгә хас сыйфатларны билгеләргә.

Көтелгән җавап: (4 нче слайд күрсәтелә)

Нечкәбилгә хас сыйфатлар:

1. Өен ярата.

2. Үз дәрәҗәсен белә.

3. Тырыш.

4. Эшчән (һәрвакыт эштә; күптөрле эшләр башкара)

5. Туры сүзле

6. Акыллы киңәшләр бирә.

7. Дошманнардан үзен саклый белә.

8. Кечкенә булса да бик көчле һәм түземле

3. Әсәрнең темасын билгеләү

- Хәзер әсәрнең темасын билгели алабызмы? Әсәр нәрсә турында?

- Нечкәбил һәм бал кортлары турында: бал кортларының тормышы турында

- Бал кортларының яшәү урыны әсәрдә ничек сурәтләнә? Табып укып күрсәтегез. (Умарталыктагы зәңгәр өй, 61 нче бит) (5, 6 нчы слайдларда умарталык, умарта рәсемнәре)

- Бал кортының гаиләсе турында нәрсәләр белдек, дәреслектән табып укып күрсәтергә ( 7 нче слайдта ана корт, эшче кортлар, соры корт – ата корт рәсемнәре)

- эшче кортларның вазифалары турында кайсы бүлектә укыдык? (10 нчы бүлектә)

Эшче кортлар

кәрәз бал яшь балаларны йорт эшләрен йортны

ясыйлар җыялар тәрбиялиләр эшлиләр саклыйлар

- Эшче кортларның төп вазифалары нинди? (8, 9 нчы слайдлар: рәсемнәр белән танышу)

- Эшче кортлар нектар күп булган урыннарны каян беләләр?

(Укучы сөйли; 10, 11 слайдлар – рәсемнәр күрсәтелә)

- Кәрәзне ничек ясыйлар? (Укучы өстәмә мәгълүмат бирә; 12, 13 нче слайдлар – рәсемнәр)

- Эшче кортлар нинди йорт эшләрен башкара? (Умартаны җилләтәләр, личинкаларны ашаталар, чисталыкны булдыралар.)

- Эшче кортлар умарта эчендә чисталыкны ничек булдыралар? 14 нче слайд

- Эшче кортлар ни өчен сумала җыялар? (Төркемнәрдә хәзерләнеп килгән укучылар сөйли.)

- Шулай итеп бал кортлары нинди вазифалар үти, нинди профессияләре бар?

(Төркемнәрдә эш)

Көтелгән җавап: (15 нче слайд күрсәтелә)

Эшче кортлар

кәрәз бал яшь балаларны йорт эшләрен йортны

ясыйлар җыялар тәрбиялиләр эшлиләр саклыйлар

инженер разведчик тәрбияче химик сакчы

математик

төзүче

- Укучылар, бер умартада 10 меңнән алып 70-80 меңгә кадәр бал корты булырга мөмкин. 10 мең ул бер шәһәр халкы дигән сүз. Менә шушы кадәр бал корты белән күмәк эшне оештыруның сере нәрсәдә соң? (Төркемнәрдә хәзерләнеп килгән укучыларның берсе сөйли: 3-4 көнлек бал кортлары үзләренең кәрәзләрен чистарталар, 6 нчы көндә бүксәләреннән сөт бүленеп чыга башлагач, личинкаларны ашаталар, 12 көннән тәрбияче һөнәрен төзүче һөнәренә алмаштыра – бал кортының бүксәсе балавыз эшләп чыгара башлый, кәрәз ясый, искеләрен ремонтлый, бал белән тулган кәрәзләрне балавыз белән каплап куя, бал җыючы кортлардан нектар кабул итә һәм аны балга әйләндерә, аның вазифаларына тагын умартаны чистарту, чүпләрне алып ташлау, балны саклау керә. 3 атнадан соң бал корты нектар һәм серкә җыя башлый. Бал корты 35-45көн яши. Соңгы минутына кадәр эштә була, очып барган җиреннән үлеп китә.

Үзбәя (Бу этаптагы эшчәнлек өчен үзебезгә билге куябыз.)

4. Әсәрнең идеясен билгеләтү

- Укучылар, язучы бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?

- Бал кортларына карап, алар кебек тырыш булыгыз, файдалы булыгыз, үзегезнең тормышыгызны кирәкле эшләргә юнәлтегез, тирә-юньдәгеләргә миһербанлы булыгыз, күп укысагыз, бу дөньяның хикмәтләренә күбрәк төшенерсез, күңелегез матур булыр.

Үзбәя (Бал кортлары турында махсус чыгыш ясаучыларга төркемнәрдә тикшереп, билге куябыз).

V. Рефлексия һәм бәяләү

1. Бүген дәрестә нинди уку мәсьәләсен куйдык? Аңа ничек ирештек? (Һәр укучы үзалдына сөйләгәннән соң, җаваплар гомумиләштерелә)

Шулай итеп әкиятнең темасы: Нечкәбил һәм бал кортларының тормышы;

(Укучыланның җавапларыннан соң 16 нчы слайд күрсәтелә)

Әкиятнең геройлары: файдасыз бөҗәкләр, миһербанлы бабай һәм шаян малай, Нечкәбил һәм бал кортлары

Төп геройлар: Нечкәбил һәм бал кортлары.

(17 нче слайд күрсәтелә)

-Алар нинди булып хәтердә калды?

Нечкәбилгә хас сыйфатлар:

(18 нче слайд күрсәтелә)

1. Өен ярата.

2. Үз дәрәҗәсен белә.

3. Тырыш.

4. Эшчән (һәрвакыт эштә; күптөрле эшләр башкара)

5. Туры сүзле.

6. Акыллы киңәшләр бирә.

7. Дошманнардан үзен саклый белә.

8. Кечкенә булса да бик көчле һәм түземле.

- Бал кортлары турында нәрсәләр белдек?

Көтелгән җавап:

Эшче кортлар

кәрәз бал яшь балаларны йорт эшләрен йортны

ясыйлар җыялар тәрбиялиләр эшлиләр саклыйлар

Бал кортлары (19 нчы слайд күрсәтелә)

инженер разведчик тәрбияче химик сакчы

математик

төзүче

- Әсәрнең идеясе: файдалы булыйк, нәни бал кортларыннан үрнәк алыйк.

- Укучылар, шундый кечкенә бал кортына мондый сәләт каян килгән соң?

- Коръәннән, Умарта кортлары сүрәсе, 68-69 аятьләр “ 68: Раббың бал кортларына вәхи кылды: “Ий бал кортлары тауларда, агачларда, кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! 69: Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!” – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт һәм дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар” (20 нче слайд күрсәтелә).

- Төркемдәге иптәшләрегез белән киңәшләшеп, алдыгыздагы кәгазьгә бүгенге дәрескә гомуми билге куясыз, дәрестән чыгып киткәндә, кәгазьне минем өстәлдә калдырасыз.

VI. Өйгә эш: 1) А.Алишның “Койрыклар” әкиятен укырга, эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә; 2) “Нечкәбил”әкиятенең ошаган өлешенә иллюстрация ясарга; 3) бал кортлары турында шигырь язарга.

Похожие работы
ОНОМАСТИЧЕСКОЕ ПРОСТРАНСТВО БАШКИРСКОГО МИФОЛОГИЧЕСКОГО ЭПОСА - Дипломная работа

ОБОГАЩЕНИЕ СЛОВАРНОГО ЗАПАСА УЧАЩИХСЯ НА УРОКАХ РУССКОГО ЯЗЫКА - Дипломная работа

ПЕРЕВОД АНГЛИЙСКИХ ЗАИМСТВОВАННЫХ СЛОВ НА РУССКИЙ ЯЗЫК - Дипломная работа

РАБОТА НАД СИНТАКСИЧЕСКИМИ СРЕДСТВАМИ ЯЗЫКА В АСПЕКТЕ РАЗВИТИЯ РЕЧИ - Дипломная работа

Изучение лингвометодических основ синтаксиса и морфологии в обучении связной речи в национальной школе - Дипломная работа

Развитие речи у дошкольников на занятиях - Курсовая работа

ОНОМАСТИЧЕСКОЕ ПРОСТРАНСТВО БАШКИРСКОГО МИФОЛОГИЧЕСКОГО ЭПОСА - Дипломная работа

ВОЗМОЖНОСТИ ПРИМЕНЕНИЯ ТЕСТОВ УЧЕБНЫХ ДОСТИЖЕНИЙ В ОБУЧЕНИИ ИНОСТРАННОМУ ЯЗЫКУ - Дипломная работа

ОРГАНИЗАЦИЯ УЧЕБНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО ИЗУЧЕНИЮ РАЗДЕЛА «СИНТАКСИС» В НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛЕ - Дипломная работа

Анализ применения лингвострановедческого материала в условиях билингвизма - Дипломная работа

Покупка готовой работы
Название: «УЧЕБНАЯ ПРАКТИКА ПО РОДНОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ»
Раздел: Рефераты по различным предметам
Тип: Отчет по практике
Страниц: 34
Год: 2016
Цена: 600 руб.

*

С условиями покупки работы согласен(-на).


Не нашли что искали?
Устали искать нужную курсовую, реферат или диплом?
Закажите написание авторской работы на Зачётик.Ру!


А так же: Отчёты по практике | Семестровые работы | Эссе и другие работы

Наши специалисты выполняют заказы по любым темам и дисциплинам.
Средний балл наших работ: 4,9
Мы помогли 8455 студентам.