Для поиска нужного реферата введите его тему ниже:

Курсовая работа: «Татар дөнья тел картинасында кайгы эмоциональ концептының репрезентацияләнүе»



Примечания к работе

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word

Содержание

Кереш.3

Беренче бүлек. Татар тел белемендә эмоциональ концетларның өйрүнелү торышы.

1.1. Концепт терминының лингвистика фәнендәге аңлатмалары.5

1.2. Татар лингвокультурологиясендә эмоциональ концептларны өйрәнү.9

Икенче бүлек. Татар дөнья тел картинасында кайгы эмоциональ концептының репрезентацияләнүе.

2.1. Кайгы концептының сүзлекләрдә бирелеше.18

2.2. Татар халкының лирик җырларында, мәкальләрендә һәм фразеологик әйтелмәләрендә кайгы концептының чагылышы.20

Йомгак.26

Кулланылган әдәбият исемлеге.28

Введение (выдержка)

ХХI гасыр башында тел һәм мәдәниятнең бәйлелеген өйрәнү актуальләшеп китте. Галимнәрнең бу өлкәдә кызыксынып эшләүләре нәтиҗәсендә, ХХ гасыр ахырында тел берәмлекләренең милли-мәдәни семантикасын өйрәнә торган лингвокультурология фәне дөнья күрде.

Лингвокультурология – тел белеменең телдә миллилекне, мәдәниятне чагылдыру мәсьәләләрен өйрәнә торган юнәлеше. Әлеге фән кысаларында барлык телләрнең гомуми һәм үзенчәлекле якларын ачыкларга мөмкин. Бөтен телләргә дә хас гомуми сыйфатлар дигәндә, телнең антропоүзәкчел характерда булуы күз алдында тотыла. Беренчедән, тел – кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлыкка килгән күренеш, ягъни ул табигать тарафыннан кешегә хезмәт итү өчен яратылган. Икенчедән, тышкы дөнья, әйләнә-тирәлек күренешләре һәм объектларының телдә төрле категорияләргә бүленүе кешене күз алдында тотып башкарыла. [ 11; 411]

Лингвокультуралогиянең актуаль мәсьәләләре арасында халыкның фикерләү рәвешен формалаштыручы һәм чагылдыручы лингвоспецифик концептларны ачыклау һәм тасвирлау алдынгы урында тора. Әлеге юнәлешнең төп терминнарының берсе булып концепт тикшерелә.

Концепт структурасын тикшерү аша теге яисә бу милләтнең менталитетын, дөньяны танып белүен һәм мәдәниятенең асылын аңлап була. Кешенең эчке һәм хис-кичереш дөньясын чагылдыра торган концептларны өйрәнү аеруча кызыклы , чөнки алар ярдәмендә теге яки бу халыкның, иҗат әһеленең милли үзенчәлеген ачыклау мөмкинлеге дә арта. Алар теге яисә бу телнең антропоцентризм үзенчәлекләрен генә түгел, ә дөнья тел сурәтендә кеше аңының төрле аспектлар чагылышының универсаль закончалыкларын аерып чыгарырга да ярдәм итә. Татар халкының эчке халәте беренче чиратта халык авыз иҗатында чагыла.

Гасырлар дәвамында халык хәзинәсе буларак тупланган лирик җырларда, мәкальләрдә һәм фразеологик әйтелмәләрдә татар халкының тарихы белән берлектә эчке кичерешләре дә ачык чагылыш таба. Аеруча аның сагыш, кайгы-хәсрәт, моң тулы җырлары, авыр минутларда әйтеп куела торган мәкальләре һәм фразеологизмнары күп. Шуңа да карамастан алардагы кайгы хисенең бирелеше бүгенге көнгә кадәр монографик планда тикшерелмәгән. Бу фәнни эшебезнең актуальлеген билгели.

Курс эшенең төп максаты булып татар халкының эмоцияләр дөньясын характерлаучы «кайгы» конептының репрезентациясен тикшерү тора.

Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- концепт термины турында теоретик мәгълүмат туплау;

- татар халкының кыска һәм лирик җырланыннан, мәкаль һәм әйтемнәреннән, фразеологик әйтелмәләреннән “кайгы” концепты чагылган мисалларны анализлау;

- әлеге лексеманың татар халкының тел дөнья сурәтендә репрезентациясен ачыклау.

Курс эшенең өйрәнү объекты булып татар халкының лирик җырлары, мәкаль һәм әйтемнәре, фразеологизмнар тора; өйрәнү предметы итеп “кайгы” концепты алынды.

Курс эше кереш, ике бүлек, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

I бүлек С. А. Аскольдов [4;267 б.], Ю.С. Степанов [32;990 б.], Р.Р.Җамалетдинов [15;352 б.] һ.б. гыйльми хезмәтләренә таянып язылды. II бүлектә “кайгы” концептының тупланган мисаллар нигезендә ни рәвешле репрезентацияләнүе ачыкланды. Курс эшенең йомгаклау өлешендә төп нәтиҗәләр китерелде.

Выдержка из основной части

Беренче бүлек. Татар тел белемендә эмоциональ концетларның өйрүнелү торышы.

1.1. Концепт терминының лингвистика фәнендәге аңлатмалары.

Хәзерге лингвистика өчен телгә аралашу һәм танып белү чарасы итеп кенә түгел, ә милләтнең мәдәни коды буларак карау һәм яңа юнәлештәге тикшеренүләр, фәнни мәктәпләр оешу да хас. [16;5 б.] Яңа юнәлешләрнең берсе булып лингвокультуралогия фәне тора.

Телдә чагылыш тапкан лингвомәдәни үзенчәлекләрне, менталитетны ахырынача ачу – катлаулы гамәл. Бу мәсьәләне хәл итүне аларның асылын ачып бирә алучы төп концептларны билгеләүдән башка күз алдына да китереп булмый.

“Концепт” терминның асылы турында төрле карашлар бар; аңа билгеләмә дә төрлечә бирелә, дисскуссия әле дә дәвам итә. Шунысы үзенчәлекле: концепт термины соңгы вакытта тел белеме өлкәсендә генә түгел, әдәбият белеме, логика, фәлсәфә һәм культурологиядә дә бик еш кулланыла. Логика һәм математика фәненнән гуманитар фәннәргә үтеп кереп, концепт термины лингвокультуралогиядә аеруча киң таралыш ала. Лингвокультуралогия юнәлеше тарафдарлары (Н.Д.Арутюпова, А.Вежбицкая, С.Г.Воркачев, В.И. Карасик, Ю.С. Степанов, Л.О.Чернейко һ.б.) “концепт” төшенчәсен менталь берәмлек, ягъни нигезен аерым бер милләткә хас билгеләр тәшкил иткән термин итеп тикшерәләр. [7;23 б.]

Шунысын билгеләп үтик: татар теленең аңлатмалы сүзлегендә һәм лингвистик сүзлекләрдә концепт сүзе/төшенчәсе турында мәгълүматлар юк. Әдәбият белеме терминнар сүзлегендә исә ул түбәндәгечә шәрехләнә: Концепт (лат. conceptus – төшенчә. яралу) – «мәдәниятнең кеше күңеленә үтеп керүенә һәм кешенең мәдәнияткә якынаюына хезмәт итүче, кеше аңындагы мәдәни катлам». Концепт төшенчәсенең мәгънәсе мәдәни һәм мәдәниятара аралашуда ачыла. Әлеге сүзлектә нигездә әдәби концептлар турында сүз бара, мотив белән охшаш һәм аермалы яклары күрсәтелә.

В.З.Демьяноков “Понятие и концепт в художественной литературе и научном языке” [13;35 б.] исемле хезмәтендә “концепт” терминының башка телләрдә кулланылышын тикшерә һәм түбәндәге нәтиҗәләрне китерә:

1) conceptus сүзе фәнни латин телендә “төшенчә” буларак кулланылмый, сирәк кенә бары тик “яралган” мәгънәсендә кулланылган. Итальян һәм испан телләрендә әлеге термин матур әдәбият әсәрләрендә һәм фразеологизмнарда урын ала. Француз телендә концепт төшенчәсе очрамый диярлек;

2) немец телендә konzept, koncept рус телендәге “конспект” мәгънәсендә йөртелә. Инглиз телендә concept “төшенчә”не аңлатучы философик термин буларак Х1Х гасырның икенче яртысыннан, рус телендә – бу мәгънәдә 1920-1970нче елларда кулланыла.

Безнең илдә концепт төшенчәсе турындагы эзләнүләр лингвистикада беренчеләрдән булып С.А. Аскольдов башлый. [14;5 б.] Аның “Слово и концепт” мәкаләсендә концептка түбәндәге билгеләмә бирелә: “Концепт – ул фикер барлыкка китергән төзелмә, ул фикерләү барышында безнең өчен бер үк төрдәге күпсанлы предметларны алыштыра”. [4;267 б.] Ул концептның алыштыру вазифасын ассызыклап күрсәтә, концептның когнитив роленә басым ясый. Автор “танып-белү” характерындагы һәм “иҗади концептларны” аерып күрсәтә, шул рәвешле С.А.Аскольдов беренчеләренең гомуми характерына, күп санлы предметлардан торуына һәм соңгыларының индивидуальлегенә игътибар итә. Иҗади концептларга төшенчәләр, күзаллаулар, сизү-тоюлар, хис-тойгылар, хәтта ихтыяр чагылышлары, шулай ук ассоци атив характер хас. Концептның тышкы сыйфатламасы дип галим аның потенциальлеген атый.

Д.С.Лихачев С.А.Аскольдов фикерләрен дәвам итеп “концептосфера” теориясен тәкъдим итә. Аны ул түбәндәгечә билгели: аерым кешенең, шулай ук тулаем барлык телнең сүзлек запасында сакланучы мөмкинлекләр концептосфералар була. [23;38 б.]

Ю.С. Степанов “Константы. Словарь русской культуры” дигән гыйльми хезмәтендә концепт төшенчәсен җентекләп тикшерә, һәм аларның уйлынап кына калмыйча, кеше тарафыннан кичерелүенә, хис белән бәйләнгән булуына да басым ясый. Концепт аерым шәхеснең һәм тулаем тел бергәлегенең хис-кичерешләре, симпатия һәм антипатия белән бәйләнгән берәмлеге. Галим терминга түбәндәге билгеләмәне китерә: “Концепт ул – сүзгә кушылып китүче күзаллаулар, төшенчәләр, белемнәр бәйләме.” [32;40 б.] Ю.С. Степанов фикеренчә, концептка, бер яктан караганда, “төшенчә төзелешенә кергән бар нәрсә дә” керә, икенче яктан исә концепт структурасында “аны мәдәният факты итүче” барлык нәрсә дә күзәтелә. Ягъни ул катлаулы һәм берничә баскычлы структура. Концепт төзелешенең төрле баскычларында аның килеп чыгышы, этимологиясе, төрле заманча ассоцияцияләр, бәяләмәләр чагылыш таба. [32;990 б.]

Ю.С.Степанов концептның күпкырлылык идеясен, анда рациональ һәм эмоциональ, абстракт һәм конкрет компонентларны аерып күрсәтү фикерен алгы планга куя. Концептлар беренчел мәдәни төзелешләр булып торалар, алар кеше яшәешенең төрле өлкәләренә, аерым алганда, дөньяны күбесенчә төшенчәләр (фән), образлар (сәнгать) һәм эшчәнлек (гадәти тормыш) аша үзләштерү өлкәләренә үтеп керәләр. Бу очракта телнең лексик берәмлекләрендә түбәндәгеләрне каршы куярга мөмкин: 1) объектив потенциаль эчтәлек, яки концептны; 2) эчтәлек минимумын, гадәттә ул сүзлек билгеләмәсендә тәкъдим ителә һәм концептның әһәмиятен тәшкил итә; мәгънәви потенциальгә карата өлешчә һәм субъектив характерда була; 3) берничә юнәлештә ачыкланучы эчтәлек минимумының конкретлаштырылуын.

Лингвистика фәнендә кайбер тикшерүчеләр концепт төшенчәсен гамәли фәлсәфә төшенчәләре буларак аңлаталар. Мәсәлән, Н.Д. Арутюнова концептлар милли традицияләр һәм фольклор, дин һәм идеология, тормыш тәҗрибәсе һәм сәнгать образлары, тойгылар һәм кыйммәтләр системасының үзара йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр, дип билгели. Аның фикеренчә, концептаар кеше белән дөнья арасында арадашлык вазифасын башкаручы мәдәни катлам барлыкка китерә. [ 3;3 б.]

Слышкин фикере буенча, концепт – ул фәнни тикшеренү коралы. Ул – мәдәният, аң һәм тел белеме өлкәләрендәге тикшеренүләрнебергә туплау бурычын үтәүче берәмлек. Шул ук вакытта концепт турыдан-туры тел белеме өлкәсенә дә, мәдәнияткә дә карамый. [31;343 б.]

Телне логик анализлау белән шөгыльләнүче Р.И.Павиленис концептуаль системага аңлатманы түбәндәгечә бирә: концептуаль система телдә булмаган һәм телдәге текстларның төп аңлатмалары контекстын тәшкил итә. Аның фикеренчә, концептлар – фикерләрнең һәм белемнәр-когнитив төп кече системаларын тәшкил итүче мәгънәләр. Концептлар шәхеснең, танып-белү тәҗрибәсен төрле дәрәҗәләрдә һәм дөньяны танып-белүнең, аңлап җиткерүнең төрле аспектларында чагылдыручы үзара бәйләнгән мәгълүматлар системасы. [31;323 б.]

“Краткий словарь конгенитивных терминов”та: “Концепт—сүзләр һәм экстралингвистик чынбарлык арасындагы арадашчы. Сүз мәгънәсе бары тик төзүче концептларга гына кайтарып калдырылырга тиеш түгел. Мөгаен, кон -цептлар турында сүз мәгънәсе белән туры килгән төшенчәләр дип сөйләү дөрес рәк булыр. Тамга белән билгеләнгән концепт сүз мәгънәсе булып әверелә”—дип билгеләп үтелә. [31;245 б.] Шулай итеп, концепт—күп катламлы кушма төзелмә, аның логик аерып күрсәтерлек үзәге һәм социомәдәният һәм лингвомәдәният фоны белән билгеләнгән төрле катламнары бар.

Димәк, бүгенге көндә дә концепт термины турында төрле карашлар яши, дискуссияләр бара. Лингвистикада концепт төшенчәсе, аның асылы турындагы фикерләр/күзаллаулар күпмедер күләмдә аерыла. Кайберләре аның төзелешенә, элементалрының роленә зур әһәмият бирәләр, икенчеләре эчке ягына, күзаллаулар чагылышы, хис-кичерешләргә/психология бирелешенә нигезләнеп өйрәнәләр.

Заключение (выдержка)

Вакытлар үтү белән җәмгыятьтәге үзгәрешләр фәнни тикшеренүләр артуына һәм яңа юнәлешләр барлыкка килүенә китерә. ХХ гасыр ахыры-ХХI гасыр башында татар лингвистикасы да үзенең яңа тикшеренүләр баскычына аяк баса. Фән үз кысыларында гына яшәүдән туктап, телне халык психологиясе һәм мәдәнияте кысаларында тикшерә башлый. Нәтиҗәдә лингвокультурология фәне барлыкка килә. Аның асылын концептуаль анализ тәшкил итә.

Туган тел һәр халыкның, һәрбер милләтнең тарихи үткәне, бүгенге яшәеше һәм киләчәк язмышы өчен гаять әһәмиятле факторларның берсе. Телдәге һәр күренешне өйрәнү, аның асылына төшенү халык туган теле тел һәм мәдәнияте арасындагы бәйләнеш дәрәҗәсен өйрәнү мөһим роль уйный. Телдә чагылыш тапкан лингвомәдәни үзенчәлекләрне, менталитетны ахырынача ачу – катлаулы гамәл. Бу мәсьәләне хәл итүне аларның асылын ачып бирә алучы төп концептларны билгеләүдән башка күз алдына да китереп булмый. Аеруча кешенең эчке халәтен, аның хис-кичерешләрен белдергән эмоциональ концептларны халыкның рухи дөньясын, дөньяга карашларын тулырак ачарга мөмкинлек бирә. Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, татар халкында сагыш, хәсрәт, кайгы, җан, мәхәббәт, бәхет, моң һ.б. шундый концептлар татар халык иҗатының үзәгендә торалар. Фәнни эшебездә кайгы концептының репрезентацияләнү юллары тикшерелде.

Без тикшергән проблемага бәйле фәнни әдәбият һәм гамәли чыганаклар белән танышканнан һәм анализлаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Лингвистикада концепт төшенчәсе турында төрле карашлар йөри. Аны төрле яктан якын килеп тикшерәләр, асылын ачалар, шуңа да әлеге термин буенча бердәм билгеләмә юк. Кайберләре аның төзелешенә, элементалрының роленә зур әһәмият бирәләр, икенчеләре эчке ягына, күзаллаулар чагылышы, хис-кичерешләргә нигезләнеп өйрәнәләр. Без исә “Краткий словарь когнитивных терминов” дигән хезмәттә китерелгән билгеләмә таянып эш иттек: “Концепт – сүзләр һәм экстралингвистик чынбарлык арасындагы арадашчы. Сүз мәгънәсе бары тик төзүче концептларга гына кайтарып калдырылырга тиеш түгел. Мөгаен, концептлар турында сүз мәгънәсе белән туры килгән төшенчәләр дип сөйләү дөресрәк булыр. Тамга белән билгеләнгән концепт сүз мәгънәсе булып әверелә”.

2. Концептлар – идеяләрдә чагылган төшенчәләрнең вербальләштерелгән символик образлары, алар тел вәкилләренең чынбарлык объектлары турындагы менталь күзаллауларын, индивидуаль һәм иҗтимагый аң берәмлекләрен, үзенә когниция актларын, булган белемнәрне, халыкның социо-мәдәният һәм тарихи тәҗрибәсен туплаган дөнья тел күренешенең билгеләр ярдәмендә формалаштырылган кисәкләрен чагылдыралар.

3. Хәзерге лингвистикада концепт катлаулы һәм күпкырлы, күпаспектлы төзелмә буларак аңлашыла. Ул билгеле бер мәдәният өчен әһәмиятле була һәм шул тел вәкилләренең күмәк аңында чагылыш таба, шулай ук чынбарлыкның билгеле бер өлкәсендә урын ала һәм теге яки бу формаларында гәүдәләнә.

4. Күпчелек тикшерүчеләр концепт структурасын тикшерү барышында милләтнең менталитетына, дөньяны танып белүенә һәм культурасына үтеп керү мөмкинлекләрен асызыклыйлар. Бүгенге көндә төрки халыкларның милли культурасы концептуаль яссылыкта чагыштырмача аз өйрәнелгән. Татар лингвокультурологиясе һҽм концептологиясе өлкәсендә Р.Р.Җамалетдинов, И.И.Мусина, Г.А.Садриева, Л.Р.Гарипова, Э.М.Зиангирова, Л.Х.Шәяхмәтова, Р.Р.Закирова, Ф.Х.Хәсәнова, Д.Х.Хөснетдинов һ.б. актив эшчәнлек алып баралар.

5. Кешенең эчке дөньясы аспектларын тасвирлау бу дөньяның концептуаль системасы үсешенең нинди булуына бәйләп башкарыла; әлеге система, үз чиратында, билгеле бер лингвомәдәният структурасының һәм кеше психикасының никадәр танып-беленүен чагылдыра. Эмоциональ концептлар биредә аерым үзенчәлекле урын алып тора.

6. Кеше яшәеше өчен мөһим булган эчке һәм тышкы күренешләрне бәяләүче, шәхси кичереш формасында чагыла торган күренешләрне хис –кичерешләр (эмоцияләр) дип атыйлар. Хис-кичерешләр әйләнә-тирә дөньяны чагылдыралар. Хис-кичерешләрнең үзенчәлекле сыйфатларының берсе – аларның танып-белү күренешләре һәм кешенең табигый теле белән тыгыз бәйләнештә торуы. Һәрбер хис тел ярдәмендә әйтеп бирелә һәм язуга төшерелә ала.

7. Эмоцияләр – кеше эшчәнлеген булдыра һәм эш-гамәлләрен тәртипкә китерә торган хис-кичерешләр. Ул төп мотивларга һәм шәхес ихтыяҗларына кызыксынуларына буйсына. Эмоциональ концептлар нигезен кеше тормышындагы мөһим вакыйгаларга карата туган хис-тойгыларның (эмоцияләрнең) телдәге чагылышы.

8. Без тикшереп үткән кайгы концепты җырларда, мәкаль-әйтемнәрдә һәм фразеологизмнарда берничә юл ярдәмендә репрезентацияләнә. Ул күбрәк сыйфат, исем, фигыль сүз төркеменнән булган дериватлар ярдәмендә бирелә.

9. “Кайгы” лексемасы белән бәйле хис (сагыну, борчылу, хәсрәтләнү, газаплану), ут, кара урман, кара елан, кара төн кебек синтагматик бәйләнешләрне аерып күрсәтергә мөмкин.

10. Кайгы эмоциясе җырларда пространствода хәрәкәт итә һәм визуальләштерелә, ягъни кеше күзенә чалына торган төсләр, мимкалар ярдәмендә белдерелә.

11. Кайгы концепты мәкальләрдә һәм фразеологизмнарда еш кына “кайгы” лексемасының синонимнары һәм антонимнары ярдәмендә бирелә. Шул рәвешле ике төрле хис-кичереш арасында контраст туа һәм эмоцияләр ачыграк, тулырак итеп аңлашыла.

Шулай итеп, анализланган материал нигезендә, лингвомәдәни “кайгы” концептының халык иҗатында төрлечә репрезентацияләнә, тышкы һәм эчке билгеләргә ия була ала торган эмоциональ күренеш икәнлеген билгеләдек.

Список литературы

1. Антонимнар сүзлеге : (хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән) / Ф. С. Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 2005. – 235 б.

2. Анохин П. К. Эмоции / П.Х. Анохин // Психология эмоций: Тексты. — М., 1984. — С. 173.

3. Арутюнова Н.Д. Введение / Н.Д.Арутюнова // Логический анализ языка. Ментальные действия. – М., 1993. – С.3-5.

4. Аскольдов С.А. Слово и концепт / С.А. Аскольдов //Русская словестность: антология. – М.: Academia, 1997. – С. 267-279.

5. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов, Н.М.Йосыпова, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйлаҗев, Г.Р.Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

6. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача татар-этимологик сүзлеге / Р.Г.Әхмәтьянов. – Казан: Татар кит. нәшр., 2001. – 272 б.

7. Бозташ Х. Понятие лингвокультурного концепта в современном языкознании / Х.Бозташ // Гуманистическое наследие просветителей в культуре и образовании: материалы VIII Международной научно-практической конференции - 13 декабря 2013 г.- Уфа: Изд-во БГПУ, 2014. – С. 23-25.

8. Вежбицкая А. Понимание культур через посредство ключевых слов / А.Вежбицкая. – М.: Языки славянских культур, 2001. – С. 15-30.

9. Вежбицкая А. Сопоставление культур через посредство лексики и грамматики / А.Вежбицкая. – М.: Языки славянской культуры, 2001. – 272 с.

10. Вежбицкая А. Язык. Культура. Познание / Анна Вежбицкая. – Москва: Русские словари, 1997. – 411 с.

11. Веккер, Л. М. Психические процессы:  В 3-х т. / Л.М.Веккер. – Л.: Изд-во Ленинградского университета, 1974. – Т. 1. – 334 с.

12. Гарипова Л.Р. Концепты татарской языковой картины мира: репрезентации в лексеме дөнья / Л.Р.Гарипова. – Автореф.дис. на соис. канд. филол. наук. – Казань, 2007. – 25 с.

13. Демьяноков В.З. Понятие и концепт в художественной литературе и научном языке / В.З.Демьяноков // Вопросы филологии. – М., 2001. – №1 (7). – С.35-46.

14. Җамалетдинов Р.Р. Татар лингвокультуралогиясе. Концепт / Р.Р. Җамалетдинов // Язык-культура-этнос: сборник научных трудов, посвященный 10-летию со дня основания кафедры общей лингвистики и лингвокультурологии КФУ / Под ред. док. филол. наук, проф. Р.Р.Замалетдинова. – Казань: Отечество, 2013. – Б. 5-16.

15. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре / Р.Р.Җамалетдинов. – Казан: Мәгариф, 2006. – 352 б.

16. Закирова Р.Р. Концепт “Моң” в татарской языковой картине мира: автореф. на соис. канд.филол. наук. / Р.Р.Закирова. – Казань, 2008. – 24 с.

17. Замалетдинов Р.Р. Вербализация концептов КҮҢЕЛ (ДУША), ЙӨРӘК(СЕРДЦЕ) (на материале татарского языка) / Р.Р.Замалетдинов // Актуальные проблемы лингвокультурологии и лингводидактики: материалы международной научно-методической конференции, посвященной юбилею доктора педагогических наук, профессора Раисы Губайдулловны Давлетбаевой. – Уфа: изд-во БГПУ, 2015. – С. 136-145.

18. Замалетдинов Р.Р. Татарская лингвокультурология: концепты духовного мира человека / Р.Р.Змалетдинов, Г.Ф.Замалетдинова, Р.С.Нурмухаметова, З.А.Мотыгуллина, Р.Р.Данилова, А.Ш.Василова, Р.Р.Закирова, Ф.Р.Сибгаева, Ф.Х.Габдрахманова / Под общей редакцией проф. Р.Р.Замалетдинова. - Казань: ИПК "Бриг", 2012. – 300 с.

19. Замалетдинов Р.Р. Татарская лингвокультурология: концепты материального мира человека / Р.Р.Замалетдинов, Л.Р.Мухаметзянова, Д.Х.Хуснутдинов / Под общей редакцией проф. Р.Р.Замалетдинова. – Казань: Отечество, 2012. – 196 с.

20. Замалетдинов Р.Р., Замалетдинова Г.Ф., Нурмухаметова Р.С., Саттарова М.Р. Репрезентация эмоциональных концептов в татарском языке / Р.Р.Замалетдинов // Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад: сборник материалов Международной научно-практической конференции (13-15 мая 2014 г.). – 2014. – С.217-221.

21. Красавский Н.А. Этимологический анализ синонимического ряда «страх» (на материале немецкого языка) / Н.А. Красавский // Когнитивные аспекты языковой категоризации: сб. науч. тр. Рязань: Изд-во РГПУ, 2000. – С. 83–90.

22. Краткий словарь когнитивных терминов. – М.: Филол. ф-т МГУ им. М. В. Ломоносова, 1997. – 245 с.

23. Лихачев Д.С. Концептосфера русского языка / Д.С.Лихачев // Русская словесность: От теории словесности к структуре текста: антология / Под ред. В.П.Нерознака. – М., 1997. – С.38-46.

24. Нурмухаметова Р.С. Лингвокультурологические методы исследования концептов / Р.С.Нурмухаметова // Языковые и культурные контакты народов Республики Башкортостан в условиях двуязычия: всерос. науч. конф.: труды и матер. Уфа: РИЦ БашГУ, 2007. – С.111-115.

25. Нурмухаметова Р.С. Этнолингвистическая характеристика эмотивов "бәхет-кайгы" в современном татарском языке / Р.С.Нурмухаметова // Булат Сулейманов – основоположник литературы сибирских татар: сборник материалов Всероссийской научно-практической конференции с международным участием. – Тюмень, 2015. – С. 164-166.

26. Павиленис Р.И. Понимание речи и философия языка / Р.И.Павиленис // Новое в зарубежной лингвистике. – Вып. 17. Теория речевых актов. – М.: Прогресс, 1986. – С.380- 388.

27. Саттарова М.Р. "Бәхет" лексемасының лингвомәдәни эчтәлеге / М.Р.Саттарова // Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад: Материалы международной научно-практической конференции (Казань, 14-15 мая 2014 г.). – Казань, 2014. – Б. 44-47.

28. Сибгаева Ф.Р. "Мэхэббэт" (любовь) как лингвокультурный эмоциональный концепт татарской языковой картины мира: ассоциативный аспект / Сибгаева Ф.Р. // Язык - культура - этнос: Сборник научных трудов. – Казань: Отечество, 2013. – С. 230-235.

29. Сибгаева Ф.Р. Особенности определения лексико-семантического поля эмоциональных концептов / Ф.Р.Сибгаева / /Филологические науки. Вопросы теории и практики. – № 4(15). – 2012. – С. 98-101.

30. Симонов П.В. Эмоциональный мозг / П.В.Симонов – М.: Наука,1981. – 143 с.

31. Слышкин Г.Г. Лингвокультурные концепты и метаконцепты: дис. . д-ра. филол. наук: 10.02.19 / Г.Г.Слышкин. - Волгоград, 2004. – 323 с.

32. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры / Ю. С. Степанов. – 2-е изд., испр. и доп. – Москва: Академический проект, 2001. – 990 с.

33. Страхов И. Психологический анализ в литературном творчестве: пособие для студентов педагогических институтов. Ч.1. / И.Страхов. - Саратов: Саратов. гос.пед.инст., 1973. – 56 с.

34. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – 3 томда. – Т.2. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1979. – 726 б.

35. Ханбикова Ш.С. Синонимнар сүзлеге : 25 меңгә якын синонимик берәмлек / Ш. С. Ханбикова, Ф. С. Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 1999. – 256 б.

36. Хөснетдинов Д.Х. М. Гафури әсәрләрендә "Хәсрәт" концепты / Д.Х.Хөснетдинов // Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар. - Казан: Вестфалика, 2012. - Б.63-64.

37. Хуснутдинов Д.Х. Фразеологические единицы концепта "җир" в татарской языковой картине мира / Д.Х.Хуснутдинов // Филологические науки. Вопросы теории и практики. – № 3(21). – 2013. – С. 200-202.

38. Хуснутдинов Д.Х. Языковая репрезентация концепта "Җир" в паремиологических единицах / Д.Х.Хуснутдинов // Филология в полиэтнической и межконфессиональной среде: состояние и перспективы. Сборник научных статей. – Выпуск 6. – Казань: РИИ, 2015. – С. 370-371.

39. Шәяхмәтова Л. Хәзерге татар лингвомәдәниятендә "ана" концептының ассоциатив кыры / Л.Шәяхмәтова // Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: Казан университетының шәрәфле профессоры М.З.Зәкиевнең 85 яшлек юбилеена багышланган IV Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 17-19 октябрь, 2013 ел). - Казан: Ихлас. - 320 б. - Б.122-123.

40. Шаяхметова Л.Х. Мифологический и историко-этнографический объемы концепта "Ут" / Л.Х. Шаяхметова // Сб. материалов Республиканской заочной научно-практической конференции с участием регонов РФ "Татарская лингвокультурология: проблемы, поиски и решения". – Казань, Вестфалика. – 2011. – С.294 - 303.

41. Шаяхметова Лилия Х., Шаяхметова Лейсан Х., Мухаметзянова Л.Р. Репрезентация концепта «благополучие» в английской и татарской лингвокультурах / Л.Х.Шаяхметова // Научный альманах, № 8 (10). – Тамбов, 2015. – С. 1707-1711.

42. Шмелев А.Д. Русский язык и внеязыковая действительность / А.Д.Шмелев. – М., 2002. – 90 с.

Покупка готовой работы
Название: «Татар дөнья тел картинасында кайгы эмоциональ концептының репрезентацияләнүе»
Раздел: Рефераты по различным предметам
Тип: Курсовая работа
Страниц: 33
Год: 2016
Цена: 1600 руб.

*

С условиями покупки работы согласен(-на).


Не нашли что искали?
Устали искать нужную курсовую, реферат или диплом?
Закажите написание авторской работы на Зачётик.Ру!


А так же: Отчёты по практике | Семестровые работы | Эссе и другие работы

Наши специалисты выполняют заказы по любым темам и дисциплинам.
Средний балл наших работ: 4,9
Мы помогли 8472 студентам.