8-841-274-5838
(с 9-00 до 20-00 МСК)
Зачётик.Ру - каталог студенческих работ.

У нас можно недорого заказать курсовую, контрольную, реферат или диплом

Главная / готовые работы / Курсовые работы / Литература и лингвистика

ЛЕКСИКО-СЕМАНТИЧЕСКОЕ РАЗВИТИЕ ЭТИМОЛОГИЧЕСКОГО КОРНЯ *QUT «СЧАСТЬЕ; ДУША» В ТЮРКСКИХ ЯЗЫКАХ - Курсовая работа

Содержание

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

БОРЫНГЫ *QUT ТАМЫРЫНЫҢ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК ҮСЕШЕ

§ 1. Сүз тамырының лексик-семантик үсешен

татар тел белемендә тикшерелү дәрәҗәсе.8

§ 2. Кот сүзенә тарихи, этнолингвистик интерпретация.13

§ 3. Борынгы төрки телендә кот сүзенең куланылышы.19

§ 4. Хәзерге татар телендә кот сүзенең

лексик-семантик үсеше.24

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

*QUT>КОТ ТАМЫРЫНЫҢ ЛЕКСИК-СЕМАНТИК ҮСЕШЕ БУЕНЧА МАТЕРИАЛЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КУЛЛАНУ МЕТОДИКАСЫ ҺӘМ КҮНЕГҮЛӘР СИСТЕМАСЫ

§ 1. Кот тамырының лексик-семантик үсеше буенча

материалны татар теле дәресләрендә куллану методикасы.34

§ 2. Кот тамырының лексик-семантик үсеше буенча материалны

татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегү үрнәкләре.43

ЙОМГАК.50

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.53



Введение (выдержка)

Телнең җәмгыятьтә әһәмиятле һәм катлаулы функцияләр башкаруы аның берәмлекләренең төгәл оешуы, хәрәкәтчәнлеге, барлык өлешләренең дә закончалыклы тыгыз бәйләнеше ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүгенге көндә телнең даими үсеп-үзгәреп торучы системалы күренеш тәшкил итүе бәхәс тудырмый. Шуңа күрә системалылык хәзерге тел белеменең төп методологик принцибы булып тора.

«Система» төшенчәсенең мәгънә даирәсе бик киң: ярашу, организм, төзелеш, структура, оештыру, бердәмлек, җитәкләү һ.б. Мәсәлән, философ И. Кант система төшенчәсен түбәндәгечә билгели: «.система дигәндә мин бер идея белән берләшкән күп кенә белемнәрнең бердәмлеген аңлыйм» [29].

Лексик системаның төп берәмлеге булган сүз безне әйләндереп алган чынбарлыкның бөтен төрлелеген һәм катлаулылыгын чагылдырырга сәләтле. Һәм бу җәһәттән шундый сорау туа: теге яки бу телнең сүзлек байлыгын – универсумны ниндидер принципларга таянып, бер-берсе белән бәйләнешле өлешләргә таркатып буламы? Әйе. Гомум тел белеменең тарихында лексик берәмлекләрне системалы тикшерүнең бай тарихы бар. Бигрәк тә рус тел гыйлемендә бу өлкәдә зур казанышларга ирешелгән. Төрки, киңрәк – алтай гаиләсенә караган телләрнең лексик системаларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр соңгы дистә елларда гына дөнья күрә башлады. Өстәвенә, лексик берәмлекләрне тарихи-чагыштырма яссылыкта өйрәнү системалы бәйләнешләрне ныграк катлауландыра.

Сүз, билгеле булуынча, безне әйләндереп алган чынбарлыкны бөтен катлаулылыгы белән чагылдырырга сәләтле. Телнең төп элементы буларак, ул милли менталитетны формалаштыру һәм чагылдыру чарасы, кешегә тәэсир итү коралы булып хезмәт итә: сүз тудыра һәм җимерә, яралый һәм дәвалый, күтәрә һәм түбәнәйтә, раслый һәм кирегә кага һ.б. Сүз үзенең төзелеше ягыннан да, башка сүзләр белән бәйләнешү җәһәтеннән дә катлаулы система булып тора. Әмма бар сүзләрнең дә лексик-семантик системасы практик яссылыкта системалылык күзлегеннән җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән булып кала. Күрсәтелгән сәбәпләр кардәш телләр материалында лексик берәмлекләрнең семантик үсешен системалы тикшерүнең актуальлеген билгели.

Бүгенге көндә, үзара аралашканда, кешеләр яңадан-яңа сүзләр кулланалар, әмма алар ул сүзнең этимологиясенә, килеп чыгышына игътибар белдермиләр. Шунлыктан кот тамырының лексик-семантик үсешен югары уку йорты студентларының аерым бер тема дәрәҗәсендә системалы рәвештә фәнни яктан беренче тапкыр тикшерелүе эшнең яңалыгын тәшкил итә.

Борынгы төрки халыклар тормышында ук кот төшенчәсенә зур урын бирелгән. Шул ук чорда кешеләр бәхет, кеше рухы турында күп уйланганнар һәм төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. *Qut сүзе күпмәгънәле исем, «Борынгы төрки сүзлег»ендә ул түбәндәге мәгънәләрдә теркәлгән: 1. душа, жизненная сила, дух; 2. календарь элементы; 3. счастье, благо, благодать, благополучие; удача, успех; счастливый удел; 4. достоинство, величие; состояние истинного бытия, блаженства. XII гасырга караган Й. Баласагунлының «Кутадгу билиг» ядкаренең атамасында *qut тамыры билгеләнә: ул рус теленә «познание, ведущее к счастью» дип тәрҗемә ителә, димәк, татар телендәге «бәхет» мәгънәсенә туры килә. Бу дидактик характердагы әсәр шигъри формада язылган. Автор үзенең эше хакында болай ди: Kiţab atï urdum quţadγu bilig / quţaḍṣu oqïγlïqa tuţsu ęlig. – Я назвал книгу «Кутадгу билиг», / пусть читающим улыбнется счастье, пусть [она] направляет [их]. – Китапка атама бирдем «Кутадгу билиг» / укыганны бәхеткә таба алып барсын [25, 472].

Борынгы заманнарда *qut элементының киң кулланылышы бу сүзнең татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларында зур урын тотуы белән бәйле. Әлеге элемент һәрбер бәйрәмнең, вакыйганың аерылгысыз бер элементы булып торган. Әмма аларның һәрберсендә ул аерым үзенчәлекле бер роль үтәгән. Шуңа күрә, *qut тамырына полисемия хас.

Кот сүзенең иң кызыклы мәгънәләре – «рух, җан» булып тора. Шушы мәгънәләрендә ул хәзерге сөйләмдә киң таралыш тапкан. Мәсәлән: kот алыныу (ягъни калмау) – сильно испугаться – коты алыну, kоты бот буйына китте – он сильно испугался, душа в пятки ушла – коты бот буена җитте.

Курс эшенең максаты – татар телендә кот < *qut «счастье, душа» сүзнең функциональ-семантик үсешен тикшерү. Максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

• телнең сүзлек байлыгын, системалы тикшерү үзенчәлекләрен билгеләү;

• борынгы төрки сүзләрдә *qut тамырының кулланылышын тикшерү, лексик берәмлекләрне туплау;

• кардәш борынгы һәм хәзерге телләрдәге кот элементы булган сүзләрнең һәм фразеологизмнарның семантик үзенчәлекләрен билгеләү, аларга этимологик анализ ясау;

• хәзерге татар телендә этимологик кот тамыры белән бәйле лексик берәмлекләрнең схемасын төзү;

• этимологик кот тамырының семантик үсешен тасвирлаган схема төзү;

• кот тамырының борынгы һәм хәзерге антропонимик лексикада кулланылышын һәм кеше исемнәренә биргән мәгънәви төсмерен билгеләү;

• мәктәптә, этимологик кот тамырын кулланып, белем бирү мөмкинлеген тикшерү.

Хезмәтнең өйрәнү объекты – кот тамыры белән бәйле лексик берәмлекләр, өйрәнү предметы – кот тамыры белән бәйле лексик берәмлекләрнең семантик үзенчәлекләре, мәгънә үзгәреше, үсеше.

Фәнни эшнең теоретик әһәмияте борынгы төрки *qut тамырының һәм аның дериватларының мәгънәләрен тикшерүдән, бүгенге көнгә кадәр лексик-семантик үсешен күзәтүдән, хәзерге татар телендәге кот тамыры һәм аның ясалмаларының мәгънәләрен ачыклаудан, кот элементының төрки халыкларның мифологиясе һәм динендә алган урынын ачыклаудан гыйбарәт.

Тупланган фактик материаллар һәм чыгарылган нәтиҗәләр хәзерге лингвистиканың кайбер теоретик мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә, идеографик яссылыктагы сүзлекләр өчен нигез була ала, шулай ук лексикологик һәм этимологик тикшеренүләр үткәргәндә, татар телен һәм аның тарихын өйрәнгәндә, мәктәптә телнең төрле тармаклары белән танышканда кулланылырга мөмкин. Курс эшенең практик әһәмияте шуннан гыйбарәт.

Хезмәтнең методологик нигезен тарихи-чагыштырма метод тәшкил итә. Хезмәтне язу барышында күзәтү, чагыштыру, анализлау методлары кулланды.

Төрки телләрдә борынгы *qut>кот тамырының лексик-семантик үсешен тикшергәндә «Борынгы төрки сүзлек», «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (3 томда), татар әдәби теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләре, халык авыз иҗаты, борынгы язма истәлекләр төп чыганак булды.

Теманың апробациясе. Курс эшенең аерым өлешләре белән төрле фәнни-гамәли конференция һәм конкурсларда чыгыш ясалды: IV Акмулла көннәренә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция, МПДУда уздырылган «Идел буе халыкларының филологик проблемалары» дип аталган VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция, М. Акмулла ис. БДПУда «Өзлексез белем бирү системасы: мәктәп-педколледж-вуз» региональ фәнни-практик конференция һәм Стәрлетамакта уздырылган «Яшьләр. Прогресс. Фән.» VIII Вузара фәнни-гамәли конференция.

Конференцияләр нәтиҗәләре буенча чыккан җыентыкларда алдагы мәкаләләр бастырылды:

• Кот «счастье, душа» тамырының семантик үсеше (Уфа, 2009; Мәскәү, 2013);

• Төрки телләрдә этимологик *qut>кот тамырының үсеше (Уфа, 2013)

• Этимологик кот тамырының антропонимикада чагылышы (Уфа, 2013);

• Борынгы төрки *qut тамырының функциональ-семантик үсеше (Стәрлетамак, 2013)

Тикшерелгән тема буенча М.Акмулла ис. БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасының «Мәрҗәннәр» түгәрәге утырышында фикер алышу булды һәм төп нәтиҗәләре «Илһам» газетасында бастырылды.

Курс эшенең темасы белән М. Акмулла ис. БДПУның филологик белем бирү һәм культура арадаш коммуникацияләр институтында уздырылган инновацион проектлар конкурсында чыгыш ясалды һәм нәтиҗәләр буенча әлеге хезмәт III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.



Основная часть (выдержка)

§ 2. Кот тамырының лексик-семантик үсеше буенча материалны

татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегү үрнәкләре

Күнегү 1

Тәкъдим ителгән сүзләрне укыгыз. Тар һәм киң әйтелешле сузыклар булган сүзләрне аерып, ике баганага күчереп языгыз.

Болын, колхоз, котыру, коры, эшче, музыка, коткаручы, Ока, котлау, электр, торт, болыт.

Күнегү 2

Составында саңгырау тартыклар гына булган калын сүзләрне язып алыгыз.

Коткы, болыннар, коткаручы, көннәр, сакчы, бакча, колхоз, коточкыч, ташу, каен, күке, шалкан, котылу.

Күнегү 3

Сүзләрне иҗекләргә бүлегез. Басымлы иҗекне күрсәтегез. Башта нечкә к, г авазлары, соңыннан калын к, г авазлары кергән сүзләрне күчереп алыгыз.

Орлык, котыру, котылгысыз, каләм, гүзәллек, котлау, галим, кимсетелгәннәр, котырынган, үзенчәлекле, котанай.

Күнегү 4

Сүзләрне укыгыз. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне генә язып алыгыз.

Китап, болытлар, коткаручы, хәтта, табигать, котаймас, өлгереш, тормыш, котсызландыру, каләм, сәгать, котырту, чәчәк, шигырь.

Күнегү 5

Авазларга бирелгән характеристикалар ярдәмендә сүзләр төзеп языгыз.

а) саңгырау тартык; нечкә сузык; яңгырау, борын тартыгы; яңгырау, борын тартыгы; нечкә сузык; яңгырау тартык.

Җавап: көннәр;

б) саңгырау тартык; тар әйтелешле, калын, тел арты сузыгы; саңгырау тартык; яңгырау тартык; калын, тел арты сузыгы; калын сузык.

Җавап: котлау.

Күнегү 6

Бирелгән сүзләрне таблицага языгыз:

Котлау, болыт, көннәр, котлы, очкын, кошчык, киндер, котсызлык, укытучы, котырган, котылгысыз.

Нинди аваз әйтелә,

шул ук хәреф языла Бер төрле аваз әйтелә,

икенч төрле хәреф языла


Күнегү 7

Бирелгән сүзләрне морфемаларга бүлегез һәм кушымчаларның төрләрен билгеләгез.

Авылдашларымнан, котсызландру, аваздаш, коткару, эшләткәннәр, котылдыргыч, бакчачылыкны, көтүче, уракка, котылгысыз.

Күнегү 8

Бирелгән сүзләргә кушымчалар ялгап, төрле мәгънәле сүзләр языгыз, кушымчаларның төрләрен билгеләгез.

Кот, сүз, аш.

Күнегү 9

Түбәндә бирелгән сүзләргә кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр языгыз һәм алар белән җөмләләр төзегез.

Юл, кот, таш.

Күнегү 10

Бирелгән сүзләрне морфемаларга бүлегез һәм нинди сүз төркемнәренә караганын билгеләгез.

Ак, агар, аксыл, аксакал; кот, котыру, котлау, котсыз, коточкыч.

Күнегү 11

Түбәндәге сүзләр ярдәмендә таблицаны тутырыгыз.

Көт, көньяк, котлау, аллы-гөлле, АКШ, кот очу, өс-баш, коткаручы, колхоз, коточкыч, су, котсыз, котырган.

Тамыр

сүз Ясалма

Сүз Кушма

Сүз Парлы

сүз Тезмә

сүз Кыскартылма

Сүз


Күнегү 12

Бирелгән кушымчалар арасында кайсыларын кот тамырына ялгап яңа сүз барлыкка китерергә мөмкин?

-кы, -лык, -чы, -даш, -ым, -ды, -сыз, -ты, -лы, -нан, -быз, -ма.

Күнегү 13

Текстны укып чыгыгыз һм сорауларга җавап бирегез.

Туй үткәрү йолалары төрле төбәктә төрлечә булган. Килгән кодаларның һәм яшь парның китүе дә төрле тәртиптә. Чиләбе өлкәсендә беренче олауга кияүнең ата-анасы утыра. Алар артындагысына – башка кодалар. Капка ачылып китүгә башкода, ягъни кияүнең әтисе, чаптырып кына капкадан чыгып китәргә омтыла, әмма «Кот! Кот!» диешеп, аның атын туктаталар. Бу – башкортларның «кодалар, килен белән бергә, йортның, авылның иминлек-кот-бәрәкәтен алып китәргә мөмкин» дигән ышануларына бәйләнгән. Шуның өчен кияүнең әти-әнисе капкадан чыгып барганда «кот бирәләр», «кот тараталар»: төркем арасына тимер акча, кәнфит, җеп яисә башка шуның ише вак-төяк ыргыталар. Кодалар кот калдырмый гына чыгып ычкыну ягын караса, җирле ир-ат ат өстендә аларны куа китә һәм нәтиҗәдә барыбер кот калдыртуга ирешә. (Айрат Галимҗанов “Сөембикә” журналы №10/2006)

1. Текстны укып чыгыгыз.

2. Текстаггы кот сүзенә аңлатма бирегез.

3. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән кот сүзенең мәгънәләрен язып алыгыз.

4. Кот сүзенә синонимнар уйлап языгыз.

Күнегү 14

Түбәндәге сүзләргә антонимнар табып языгыз.

Коточкыч, җылы, матур, уңган, куркак.

Күнегү 15

Бирелгән сүзләрдән синонимик ояларны төркемләп языгыз һәм доминантны билгеләгез.

Матур, нәфис, коточкыч, куркыныч рәхимсез, сылу, чибәр, дәһшәтле, гүзәл, коточкыч, күркәм, ямьле.

Күнегү 16

Түбәндә бирелгән фразеологизмнарны аңлатыгыз, шуларны кулланып биш җөмлә төзегез.

Теңкәне корыту, кот очу, чәчләр үрә тору, ис-акыл китү, кот алыну, колак салмау, кот ботка җитү, кәкре каенга терәтү.

Күнегү 17

Түбәндәге фразеологизмнары мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлеп языгыз.

Күздән югалу, телне тыю, җилгә очу, кот очу, зиһен таралу, борчак ату.

Күнегү 18

Җөмләләрне укыгыз. Җөмләләрдә фразеолгизмнарны табыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

1. Аның Ямантау, Ирәмәл кебек кот чыгарлык зурлары һәм биекләре дә, Ирәйдек кебек далага сеңеп юкка чыгучылары да бар.

2. «Үлемем якынлаша микәнни?» дип уйлады еш кына би, коты алынып.

3. Йөзе тәмам агарынган, күзләре зур булып ачылган Мөнирә, коты очып, почмакка сыенды.

Күнегү 19

Бирелгән фразеологизмнарны рус теленә тәрҗемә итегез.

Күз карасы кебек саклау;

Коты алыну;

Тел кычыту;

Ачу тоту.

Күнегү 20

XIII гасырга караган Угыз-каган турындагы эпик эчтәлекле истәлектән җөмләне тәрҗемә итегез.

Męn sęŋä bašumnï qutumnï bęrä męn.

Күнегү 21

Орхон-Енисей язмаларыннан китерелгән җөмләне татар теленә тәрҗемә итегез.

Ügriŋä qutluɤ adɤïr męn.

Күнегү 22

Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен ачыклагыз һәм килеш белән төрләндерегез.

Коткаручы, котлык, кешелеклелек.

Күнегү 23

Бирелгән сүзләрне тартым белән төрләндерегез. Барлыкка килгән сүзләр белән биш җөмлә төзегез.

Коткаручы, ишек, кот, бит, фабрика, котлык.

Күнегү 24

Җөмләләрне укып чыгыгыз. Сыйфатларның нинди сүз төркемен ачыклаганын һәм җөмләдә нинди кисәк булуын билгеләгез.

1. Соңгы берничә айда башка сыймаслык коточкыч хәлләр бер-бер артлы булып кына тора.

2. Яшь усакның яшел яфраклары әкрен җилдә тибрәләләр.

3. Җәйге кояш үзенең көләч нурларын яшел урман өстенә сибә.

Күнегү 25

Бирелгән тамыр сүзләргә кушымчалар ялгап сыйфатлар барлыкка китерегез.

Акыл, иртән, коткаручы, кич, болын, котлау, тын, гыйнвар.

Күнегү 26

Борынгы төрки телендә кот тамыры ике мәгънәгә ия: 1. рух, 2. бәхет. Кот сүзенең беренче мәгънәсенә сыйфатлар уйлап языгыз. Барлыкка килгән сүзтезмәләр белән 3 җөмлә төзегез.

Мәсәлән: Кот (рух): эчкерсез,.

Күнегү 27

Түбәндәге фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез, шул сүзләр белән 4 җөмлә языгыз.

Котлау, коткару.

Күнегү 28

Ребусны чишегез һәм барлыкка килгән фигыль белән 2 җөмлә төзегез.


Күнегү 29

Коткару сүзеннән төрле фигыль формалары барлыкка китереп, алар белән җөмләләр төзегез.

Күнегү 30

Бирелгән рәвешләр белән җөмләләр төзегез, алар төрле сүз төркемен ачыклап, җөмләдә төрле кисәк булып килсен.

Коточкыч, котылгач, котырып.

Күнегү 31

Җөмләне укыгыз. Ияртүче сүз белән иярүче сүзләрне парлап язып алыгыз һәм сүзләр арасындагы бәйләнеш төрләрен ачыклагыз.

Өйнең читәне буйлап котырып кычыткан үскән. (Ә. Еники)

Күнегү 32

Мисалларны укып, синтетик җөмләләрне табыгыз һәм язып алыгыз. Иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында бәйләүче чараларны билгеләгез һәм җөмләләрнең схемаларын төзегез.

1. Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә. (мәкаль) 2. Ул кайтып кергәндә, ихатада Галимҗан Габдрахман хаҗи белән сөйләшеп тора иде. (С. Поварисов) 3. Борыннан килгән шундый йола бар: юлчылар бер-берсен ташламыйлар (Ә. Бикчәнтәев) 4. Ул сөйләгәч, халыкның аптыравы шатлыкка, хәер-догага әйләнә. (Г. Ибраһимов)

Күнегү 33

Җөмләләрне күчереп языгыз, тиңдәш кисәкләрне табыгыз һәм асларына сызыгыз һәм аларның үзара нинди чара ярдәмендә бәйләнештә торуын ачыклагыз.

1. Җәймә чаклы гына болытлар ни кушылмый, ни таралмый. (Х. Сарьян)

2. Җил-буран йә ач бүре булып улый, йә котырган эт кебек чиный, йә яшь бала шикелле елый. (С. Поварисов)

3. Монда күкләр күкри, монда космос та бар, монда котырган илләр дә, җәһәннәм дә, фәрештә дә — бар да бар. (Р. Батулла)

4. Каршы яктагы кечкенә тәрәзәдән күз шоп-шома иттереп төшеп киткән хәтфә төслә үләннәр берлән ябылган, аллы-гөлле чәчәкләр берлән бизәклән гәнсырттан түбән таба тәгәри иде. (Г. Исхакый)

Күнегү 34

Җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен билгәләгез. Һәр җөмләнең азагында тыныш билгесенең куелышын аңлатыгыз.

1. Узган атнада коточкыч берничә көн уздырдым. (Г. Бәширов) 2. Тик ниндирәк һөнәр сайларга соң? Безнең Чукмарлыда кемнәр генә юк! Аларның һәрберсенең үзе белә торган һөнәре бар. Минем әтием, ул хәзер алтмышка якынлашып килә инде, гомер буе морҗачы булган. Мин әтиемнең бу һөнәрен, әлбәттә, бик яратам. (Г. Галиев)

Күнегү 35

Мәкальләрне аңлатыгыз. Җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз һәм схемаларын төзегез. Бер мәкальне тема итеп сайлап, инша языгыз.

1. Баласыз өйдә кот юк.

2. Яхшы туса - илгә кот, яңгыр яуса - җиргә кот.

3. Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

4. Ике уйла, бер эшлә.

5. Кем эшләми, шул ашамый.



Заключение (выдержка)

Сөйләмнең иң мөһим якларының берсе – семантика. Телнең бөтен системасы, аның берәмлекләре, төрле белдерү чаралары кешенең фикерләү эшчәнлеген чагылдыра. Объектив мәгънәне күрсәтүче буларак, сүз иң башта бердәнбер предмет, сыйфат һ.б. шундыйларны белдерә; алга таба ул гомум классларны белдерә алган идеягә – төшенчәгә күчерелә. Гомумиләштерү бертөрле генә түгел, ә аз булса да охшашлыкка ия, уртаклыгы булган предмет-күренешләрне дә берләштерә ала.

Тел билгесе төрле предмет-күренешләргә тагылмый, киресенчә, сүзнең мәгънәсе үзенең үсеше нәтиҗәсендә, гомумиләштерүгә сәләте аркасында ясалмаларын барлыкка китерә.

Семантик үсешнең нигезендә бер-берсе белән бәйләнгән конвергенция һәм дивергенция күренешләре ята. Шулар нигезендә омонимия һәм синонимия, антонимия мөнәсәбәтләре килеп чыга.

Күп кенә галимнәр күрсәтүенчә, «тарихи чагыштырма тел белеме шулкадәр баба теленә якынайды ки, лингвистлар аның реконструкциясен бик якын күрәләр». Бүгенге көндә бу эшне башкаруда компьютер техникасы ярдәмгә килә. Билгеле булуынча, баба теле аннан ясалган күпсанлы тел формалары өчен нигез булып тора. Димәк, баба телендәге уртак сүзъясагыч тамырларны эзләргә кирәк. Бу тамырлар бүгенге телләрнең лексик системасы өчен нигез булып торалар һәм төрле вариацияләрдә яшиләр.

Курс эш этимологик *qut>кот тамырының тарихын, этнолингвистик интерпретациясен, төрле юллар белән барлыкка килгән дериватларны, бүгенге көндә татар телендә тоткан урынын һәм укыту процессында куллану мөмкинлеген ачыклауга багышланды. Күрүебезчә, *qut тамыры татар телендә генә түгел, башка кардәш телләрдә дә киң кулланылыш тапкан. Кардәш телләрдәге тикшерелгән тамырдан барлыкка килгән сүзләрнең фонетик яктан аермалары булса да, семантик яктан алар тәңгәл киләләр. Мәсәлән казах халкында qut сүзенең төп мәгънәсе, Көньяк Себер төркиләренеке кебек үк, «жизненная сила», «душа», «дух», «зародыш» мәгънәләренә тәңгәл килә. Борынгы заманда үткәрелгән һәрбер йолада да бу тамыр зур роль уйнаган.

Шулай ук *qut тамырының борынгы төрки телендә кулланылышы һәм аңардан ясалган дериватлар тикшерелде. *qut тамырыннан барлыкка килгән ясалма сүзләрнең дә саны байтак кына. Мәгънәләре буенча бу дериватлар шул ук «счастье, душа» дигәнне аңлаталар яки шул мәгънәләргә якын торалар. Бу сүзләрнең күпчелеге морфологик ысул, ягъни тамырга аффикс кушу юлы белән барлыкка килгән. Мәсәлән, qutad дериваты «Борынгы төрки сүзлег»ендә становиться счастливым; выпадать на долю, улыбаться (о счастье) диеп аңлатыла. Күрүебезчә, бу ясалма сүзнең мәгънәсе бәхет мәгънәсенә тәңгәл килә.

Кот тамырының бүгенге көндәге мәгънәви төсмерләре, лексик-семантик үсеше, ялгызлык исемнәр составында тоткан урыны да каралды. Тикшерелгән тамырга кушымчалар ялгану ярдәмендә ясалган яңа сүзләр саны да байтак. Аларның күбесе бәхет, юньле кыяфәт, ямь мәгънәсенә якын. Мәсәлән, коткару фигыле хәтәр яисә авыр хәлдәге затны шул хәленнән чыгару, нормаль, хәвефсез хәлгә китерү дигәнне аңлата. Мисал итеп үлемнән коткару сүзтезмәсен китерергә мөмкин. Бу ясалма сүз катып калган сүзтезмәләр рәтендә дә күзәтелә. Мәсәлән коткару хезмәте дигәненә игътибар итик. Ул көнкүрештә еш була торган афәтләрдән, яисә берәр эш урыныда ихтимал булган бәла-казалардан коткарырга махсус хәзерләнгән һәм һәрдаим әзер торган хезмәтне аңлата. Безнең ата-бабаларыбыз исем кешенең тормышында зур роль уйный дип санаганнар, шуңа күрә дә инде үз составында кот элементы булган кеше исемнәре дә бик күп. Мәсәлән: Котан – бәхетле, бәхет иясе; Коткилә – бәхет килә; Котлы – бәхетле, мактаулы, хәерле, исән-имин һ.б.

Этимологик кот тамырының лексик-семантик үсеше буенча материалны татар теле дәресләрендә уңышлы кулланырга мөмкин. Техника һәм интернет зур үсеш алган чорда милли проблемалар, телебезне саклап калу проблемасы үсә. Шунлыктан, мәктәптә укыту процессында татар телен кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау-төшендерүне тәэмин иткәндә, лексик анализга һәм аның бер мөһим төре булган этимологик анализга тиешле урын биру, һичшиксез, зарур. Болай эшләу, сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләрен тирәнрәк ачарга мөмкинлек тудыру белән бергә, укучыларга матур әдәбият әсәрләре телендә сүзләрнең сурәтләү-художество чарасы буларак кулланылышларын калкурак сиземләттерә, сүзләрнең тел тарихы һәм халык тарихы белән тыгыз мөнәсәбәттә булуларын аңлатырга булышачак.

Укыту процессында татар теленең тармакларын өйрәнү максаты белән кот сүзен һәм аның дериватларын төрле дәрес типларында киң куллану мөмкинлеге булуы тасвирланды. Этимологик тамырны тикшерү мәсьәләсен мәктәпләрдә булган тел түгәрәкләрендә дә күтәрергә мөмкинлек бар. Бу укучыларның фәнни һәм иҗади эшчәнлеген арттыруга хезмәт итә.

Тел берәмлегенең эчке ягы яки сүзнең эчтәлеге буларак, лексик мәгънә аның аерылгысыз өлеше. Мәгънә телнең төп семасиологик категориясен тәшкил итә. Мәгънәдән башка кешелеккә билгеле булган бер генә тел дә яши алмый. Шуңа күрә телне өйрәнүнең төп бурычы – төшенчәләрне, тамырларны тикшерү һәм аларны тормышта куллану.



Литература

1. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности VII века. – Алма-Ата, 1971. – 380 с.

2. Алексеев Н.А. Ранние формы религии тюркоязычных народов Сибири. – Новосибирск, 1980. – 317 с.

3. Апресян Ю.Д. Лексическая семантика. – М., 1974. – 367 с

4. Арутюнова Н.Д. К проблеме функциональных типов лексического значения // Аспекты семантических исследований. – М., 1980. – 357 с.

5. Антонов Н.К. Материалы по исторической лексике якутского языка. – Якутск, 1971. – 173 с.

6. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. – М., 1981. – 144 с.

7. Ахметьянов Р.Г. Сравнительные исследования татарского и чувашского языков: Фонетика и лексика. – М., 1978. – 248 с.

8. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар китап нәшр., 2001. – 272 б.

9. Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан, 2003. – 67 б.

10. Баскаков Н.А. Душа в древних верованиях тюрков Алтая: термины, их значение, этимология // Советская этнография – № 5. – 1973. – 180 с.

11. Башkорт халыk ижады (йола фольклоры). – Т. I. – Өфө, 1995. – 560 б.

12. Бережан С.Г. Семантическая эквивалентность лексических единиц. – Кишинев, 1973. – 372 с.

13. Блумфилд Л. Язык. Семантические изменения. – Режим доступа: http://www.classes.ru/grammar/142.Bloomfieldlanguage/source/worddocuments/xxiv.htm.

14. Богданов В.В. Семантико-синтаксическая организация предложения. – Л., 1977. – 204 с.

15. Будагов Л.З. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. – Т. I. – СПб. Т.I. – 1869. – 418 с.; Т. II. – СПб. – 1871. – 426 с.

16. Валиханов Ч.Ч. Следы шаманства у киргизов // Собрание сочинений в 5-ти т. – Т. I, Алма-Ата, 1961. – 396 с.

17. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000. – 455 б.

18. Васильев Л.М. Современная лингвистическая семантика: Учебное пособие для вузов. – М.: Высш. шк., 1990. – 176 с.

19. Васильев Л.М. Теория семантических полей // Вопросы языкознания. – 1971. – № 5.

20. Вейнрейх У. О семантической структуре языка. – Вып. 5. – М., 1970. – 28 с.

21. Гак В.Г. К проблеме семантической синтагматики. – М., 1972. – 395 с.

22. Ганиев Б.Т. Язык: Учебное пособие. – Уфа, 2001. – 272 с.

23. Гарипов Т.М. О семантической дифференциации коррелирующих слов в близкородственных языках // Проблемы семантики. – М., 1974. – 375 с.

24. Добродомов И.Г. Проблемы изучения булгарских лексических элементов в славянских языках. – Москва, 1974. – 156 с.

25. Древнетюркский словарь. – Л., 1969. – 678 с.

26. Дыбо А.В. Семантическая реконструкция в алтайской этимологии. Семантические термины. – М., 1996. – 389 с.

27. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б.

28. Казахско-русский словарь / Под ред. Р.Г. Сыздыковой, К.Ш. Хусаина. – Алма-Ата, 2002. – 222 с.

29. Кант И. Критика чистого разума. Режим доступа: http://www.modernlib.ru/books/kant_immanuil/kritika_chistogo_razuma/read

30. Карутц Р. Среди казахов и туркмен на Мангышлаке. – СПб., 1919. – 188 с.

31. Кубрякова Е.С. Типы языковых значений. Семантика производного слова. – М., 1981. – 248 с.

32. Леонтьев А.А. Семантическая структура слова. – М., 1971. – 217 с.

33. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. – М.-Л., 1951. – 452 с.

34. Мусаев К.М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении. – М., 1975. – 358 с.

35. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков. – М.:Наука, 1984. – 206 с.

36. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан, 1999. – 221 б.

37. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика. – М.: Наука, 1997. – 800 с.

38. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык – основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – 912 с.

39. Татар грамматикасы. – I том. – М.: Инсан – Казан: Фикер. – 1998. – 510 б.

40. Татар грамматикасы. – II том. – М.: Инсан – Казан: Фикер. – 2002. – 448 б.

41. Татар грамматикасы. – III том. – М.:Инсан – Казан:Фикер. – 1999. – 510 б.

42. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Т. II – Казан: Татар китап нəшр., 1979. – 454 б.

43. Толковый словарь казахского языка – Т.6. – Алма-Ата, 1982. – 626 с.

44. Традиционное мировоззрение тюрков Южной Сибири (Человек. Общество). – Новосибирск: Наука, 1989. – 243 с.

45. Тюркская лексикология и лексикография. – М., 1971. – 312 с.

46. Уфимцева А.А. Слово в лексико-семантической системе языка. – М.: Наука, 1968. – 272 с.

47. Халиуллина Н.У. Методологические основы изучения лексических систем родственных языков: учебное пособие по общему языкознанию. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2007. – 176с.

48. Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества. – Уфа, 2003. – 172 с.

49. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря): Словарь. – Уфа: Восточный университет, 2004. – 200 с.

50. Шайхулов А.Г. Лексические взаимосвязи кыпчакских языков Урало-Поволжья в свете их историко-культурной общности (аспекты системно-идеографической характеристики на общетюркском фоне). – Уфа, 1999. – 225 с.

51. Шаханова Н.Ж. Языки культуры и проблема переводимости: древнетюркский «qut», древнеиранский «farn» // Аль-Фараби: философско-политологический и духовно-познавательный журнал. – № 1, 2003. – 124 с

52. Щербак А.М. Историческое развитие лексики тюркских языков. – М., 1961. – 278 с.

53. Этимологический словарь тюркских языков: Общетюркские и межтюркские основы на букву "Қ" / Л. С. Левитская, А.В. Дыбо, В.И. Рассадин. – М., 2000. – 378 с.

Электрон ресурслар:

54. http://ru.wikipedia.org/wiki/семантика

55. http://tapemark.narod.ru/les/438a.html



Примечания

Работа проходит антиплагиат Форматы: Word.

Информация о работе
Страниц: 56
Тип: Курсовая работа
1300 p.
Не нашли что искали? У нас Вы можете заказать
Контрольная работа
от 100 p.
cрок: от 1 дня
Реферат
от 600 p.
cрок: от 1 дня
Курсовая работа
от 1000 p.
cрок: от 3 дней
Дипломная работа
от 6000 p.
cрок: от 6 дней
Отчет по практике
от 1000 p.
cрок: от 3 дней
Решение задач
от 150 p.
cрок: от 1 дня
Лабораторная работа
от 200 p.
cрок: от 1 дня
Доклад
от 300 p.
cрок: от 2 дней
Заказать работу очень просто!
Вы оформляете заявку
Получаете доступ в лк
Вносите предоплату
Автор пишет работу
Получаете уведомление
о готовности
Вносите доплату
Скачиваете готовую
работу из лк
X
X